8 нче сыйныф эш программасы
рабочая программа (8 класс) на тему

Гарипова  Гузалия  Хабибрахмановна

Татар теленнэн 8 нче сыйныф очен эш программасы

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл tatar_telennn.docx30.39 КБ

Предварительный просмотр:

ТАТАР ТЕЛЕННӘН

8 нче сыйныф өчен

ЭШ ПРОГРАММАСЫ

Татар теле һәм әдәбияты укытучысы: Г.З.Садыкова

2011-2012нчы уку елы

1. Аңлатма язуы

Рус телле балаларга татар телен укытуның төп максаты: укучыларны татарча аралашырга өйрәтү,татар теленең орфоэпик, орфографик.лексик, грамматик нигезләрен системалы рәвештә үзләштерү,телдән һәм язма сөйләм осталыгы һәм күнекмәләрен камилләштерү, татар теленә хөрмәт тәрбияләү, бу телнең дәүләт теле буларак әһәмияте зур булуына төшендерү.

Бу максатка ирешү өчен, түбәндәге бурычларны хәл итү сорала:

  1. татар сөйләмен тыңлап аңларга күнектерү;

  2. татар этикеты тәгъбирләрен кертеп, бирелгән ситуация буенча диалогик сөйләм оештырырга өйрәтү;

  3. программада күрсәтелгән лексик темалар буенча телдән яки язмача монологик сөйләм булдыруга ирешү;

  4. карап чыгу, танышу, өйрәнү, эзләнү максаты белән уку төрләрен кулланып, төрле жанрдагы текстларны аңлап уку күнекмәләрен үстерү;

  5. татар телендәге сөйләмне фонетик, лексик, грамматик яктан дөрес төзергә күнектерү;

  6. татар халкының фән, мәгариф, сәнгать, мәдәният өлкәсендәге казанышлары, күренекле шәхесләре белән таныштыруны дәвам итү;

  7. халыкларның үзара аңлашып, тату яшәвенә омтылыш тәрбияләү.

Татар теленнән эш программасы рус телендә сөйләшүче балаларны Р.З.Хәйдарованың коммуникатив технология нигезендә татарча сөйләшергә өйрәтү өчен төзелгән укыту-методик комплексына таянып төзелде. Укыту-методик комплексы Мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан расланган татар теле .һәм татар әдәбияты программаларына нигезләнеп төзелде. (Ф.
С. Сафиуллина; К.С. Фәтхуллова. Рус телендә сөйләшүче балаларга татар теле укыту программасы. Казан, 2003; Р.З. Хәйдәрова, Р.Л. Малафеева. Рус телендә сөйләшүче балаларга татар әдәбияты укыту буенча сынап карау программасы 1-11. Казан, 2003.)

Укыту-методик комплексы түбәндәге компонентлардан тора:

1. Дәреслек: Татар теле , 8 нче сыйныф. Р.З.Хәйдәрова, Р.Л. Малафеева; Казан, Мәгариф, 2008 ел.

2. Укытучылар өчен методик кулланма: Рус телендә сөйләшүче балаларга татар теле, уку дәресләре оештыру. 8 сыйныф. Р.З.Хәйдәрова, Р.Л.Малафеева, К.Г.Сәлимҗанова, Яр Чаллы,2008.

3. Рус мәктәпләрендәге рус төркеме укучыларына татар теленнән гомуми белем бирүнең дәүләт стандарты. Казан, 2005

4. Ф. С. Сафиуллина; К. С. Фәтхуллова. Рус телендә сөйләшүче балаларга татар теле укыту программасы. Казан, 2003;

5. Р.З. Хәйдәрова, Р.Л. Малафеева. Рус телендә сөйләшүче балаларга татар әдәбияты укыту буенча сынап карау программасы. Казан,2003.

Программа елга 105 сәгатькә исәпләнә, сәгатьләр күләме атнага 3 сәгать.

Тематик планда дәрес типларының исемнәре кыскартылып күрсәтелде:

ЛКФ - лексик күнекмәләр формалаштыру

ЛКК - лексик күнекмәләр камилләштерү

ГКФ - грамматик күнекмәләр формалаштыру

ГКК - грамматик күнекмәләр камилләштерү

ЛГКК - лексик-грамматик күнекмәләр камилләштерү

Д/с - диалогик сөйләм

М/с - монологик сөйләм.

8 нче сыйныфны тәмамлаучы укучыларның ел ахырына лексик - грамматик минимумы:

  1. Җөмләнең баш һәм иярчен кисәкләрен таба һәм аера белү күнекмәләрен үстерү эшен активлаштыру.

  2. Кушма исем һәм кушма фигыль хәбәрле җөмләләрне дөрес аңларга һәм рус теленә тәрҗемә итәргә күнектерү.

  3. Сыйфат фигыльнең заман формаларын сөйләмдә дөрес куллануга ирешү.

  4. Хәл фигыльнең төрләрен гамәли үзләштерү эшен дәвам итү.

  5. Өйрәнелгән затланышлы һәм затланышсыз фигыльләрнең морфологик формаларын кабатлау.

  6. Аналитик фигыльләрнең мәгънә төсмерләрен аңлап кулланырга һәм рус теленә тәрҗемә итәргә өйрәтү.

  7. Фигыльнең төшем һәм йөкләтү юнәлешләре белән таныштыру.

  8. Бәйлек һәм бәйлек сүзләрнең төркемчәләрен сөйләмдә һәм язуда куллану күнекмәләрен тирәнәйтү.

  9. Тәрҗемәле, омонимнар, антонимнар, синонимнар, фразеологик һәм башка төр сүзлекләрдән файдаланырга күнектерү.

10. Сөйләмдәге актив ымлыклар һәм аваз ияртемнәре белән таныштыру.

11. Бер составлы фигыль җөмләнең актив кулланыштагы төрләрен гамәли үзләштерү (билгеле үтәүчеле, билгесез үтәүчеле, гомуми үтәүчеле, үтәүчесез җөмләләр).

12. Атау җөмләләрне танып белергә һәм сөйләмдә кулланырга күнектерү.

13. Диалогик сөйләмдә еш очрый торган сүз җөмләләр белән таныштыру.

14. Тулы һәм ким җөмләләрне аера белергә гадәтләндерү.

15. Җыйнак һәм җәенке җөмләләрне сөйләмдә куллану күнекмәләрен системалаштыру.

16. Татар һәм рус җөмләләрендә сүз тәртибенең үзенчәлекләрен аңлап, сөйләм оештыруга ирешү.

17. Туры сөйләмне дөрес төзергә күнектерү; тыныш билгеләрен куярга өйрәтү.

18. Фразеологик берәмлекләрнең мәгънәләрен аңлап, сөйләмдә куллануга ирешү.

19. Актив үзләштерелгән сүзләрнең синонимнарын, антонимнарын кулланып, җөмләләр төзергә өйрәтү.

Укыту программасының үзләштерелүен тикшерү

1. Дәреслектәге «Белемегезне тикшерегез» биремнәре.

2. Р.Н. Фәтыйхова. Татар теленнән диктантлар, контроль эшләр, тестлар. Рус телендә сөйләшүче гомуми урта белем бирүче мәктәпнең 5-9 сыйныфлары өчен ярдәмлек. Казан -Гыйлем, 2009.

3. Сафиуллина, К.С.Фәтхуллова, Н.Г.Сазонова. Татар теленнән контроль эшләр һәм тестлар. Гомуми урта белем бирүче рус мәктәпнең 5-11 сыйныфлары өчен. Казан-Тарих, 2003.

4. Диктантлар җыентыклары (төрле авторлар).

Татар теленнән укыту-тематик планлаштыру :

8 нче сыйныф

Укытучы Садыкова Гөлнур Зариф кызы

Сәгать саны: 105 сәг.

Барлыгы: 105 сәг.; атнага: 3 сәг.

Планлаштырылган контроль эшләр_4________,зачет_______, тестлар_3______,

Административ контроль эшләр__5___________________________

Планлаштыру Ф. С. Сафиуллина; К. С. Фәтхуллова. Рус телендә сөйләшүче балаларга татар теле укыту программасы. Казан, 2003 нигезендә төзелде

Дәреслек Татар теле китабы .Рус телендә урта гомуми белем бирүче мәктәпнең 8 нче сыйныфы өчен дәреслек Р.З.Хәйдарова, Р.Л Малафеева, Казан , Мәгариф 2008 ел.

8 нче сыйныф (атнага 3 дәрес)

Сәг.сан.

Үткәрү вакыты

ТЕМА

Дәрес тибы

Лексика

Укучыларның эшчәнлек төре

Көтелгән нәтиҗәләр

Контроль

Өй

План буенча

Фак-тик үтәлеш

эше

Р.Вәлиева. "Мәктәбем” (3 сәгать)

1

1

1нче сентябрь – Белем көне.

2

3

2

Хикәя фигыльнең хәзерге эаман формасы

ГКК

"Мәктәп”темасына кагылышлы лексика

Күнегүләр эшләү

Чөнки, шуңа күрә теркәгечләрен сөйләмдә куллана белү

Каюм Насыйри. “Әбугалисина” (5 сәгать)

4

1

Каюм Насыйриның биографиясе буенча лексик-грамматик материал

ЛКФ

Фарсы, гарәп, мәдрәсә, фикерирекле, аңлатмалы

Дәреслек, сүзлек белән эш, нәтиҗә ясау

Исем ясаучы

Кушымчаларны кабатлау

5

1

Каюм Насыйриның "Әбүгалисина" әсәрендәге лексик-грамматик материал

ЛКФ

Гыйлем, үткен, гомер, хәбәр, үлә, игезәк,туганнар, борын заман

Дәреслек, сүзлек белән эш, нәтиҗә ясау

Хикәя

Фигыльнең заман формаларын искә төшерү

6

1

Тестлар үтәү .Кечкенә күләмдәге диктант язу

Тикшерү

Диктант язу

Тыңлап хатасыз яза белү

Диктант

7

1

Хәл фигыль, аның ясалышы

ГКК

Гыйлем, үткен, гомер, хәбәр, үлә, игезәк, туганнар, борын заман

Җөмләләр төзү

Күнегүләр эшләү

Хәл фигыль формаларын искә төшерү, сөйләмдә куллана белү

8

1

Тезмә фигыль

ГКФ

Гыйлем, үткен, гомер, хәбәр, үлә, игезәк, туганнар, борын заман

Җөмләләр төзү

Күнегүләр эшләү

Тезмә фигыльнең ясалышын искә төшерү

В. Нуриев. “Өлгерәм әле” (8 сәгать)

9

1

Билгесез үткән заман хикәя фигыльнең зат-сан белән төрләнеше

ГКК

Җөмләләр төзү

Күнегүләр эшләү

Затланышлы, затланышсыз фигыльләр; билгесез үткән заман хикәя

Фигыльләрне искә төшерү, сөйләмдә куллана белү

10

1

Билгеле киләчәк заман хикәя фигыль

ГКК

Билгеле киләчәк

заман хикәя фигыль

Җөмләләр төзү

Күнегүләр эшләү

Фигыльләрнең ясалышын истә калдыру, сөйләмдә куллана белү

Рус телле балаларга
уку дәресләрен укытуның төп максаты: укучыларны татарча аралашырга өйрәтү, лексик, грамматик нигезләрен системалы рәвештә үзләштерү,телдән һәм язма сөйләм осталыгы һәм күнекмәләрен камилләштерү, татар теленә хөрмәт тәрбияләү, бу телнең дәүләт теле буларак әһәмияте зур булуына төшендерү.

Бу максатка ирешү өчен, түбәндәге бурычларны хәл итү сорала:

1. татар сөйләмен тыңлап аңларга күнектерү;

2. татар этикеты тәгъбирләрен кертеп, бирелгән ситуация буенча диалогик сөйләм оештырырга өйрәтү;

3. программада күрсәтелгән лексик темалар буенча телдән яки язмача монологик сөйләм булдыруга ирешү;

4. карап чыгу, танышу, өйрәнү, эзләнү максаты белән уку төрләрен кулланып, төрле жанрдагы текстларны аңлап уку күнекмәләрен үстерү;

5. татар халкының фән, мәгариф, сәнгать, мәдәният өлкәсендәге казанышлары, күренекле шәхесләре белән таныштыруны дәвам итү;

6. халыкларның үзара аңлашып, тату яшәвенә омтылыш тәрбияләү.

Татар әдәбиятыннан эш программасы рус телендә сөйләшүче балаларны Р.З.Хәйдарованың коммуникатив технология нигезендә татарча сөйләшергә өйрәтү өчен төзелгән укыту-методик комплексына таянып төзелде. Укыту-методик комплексы Мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан расланган татар теле .һәм татар әдәбияты программаларына нигезләнеп төзелде. (Ф.
С. Сафиуллина; К.С. Фәтхуллова. Рус телендә сөйләшүче балаларга татар теле укыту программасы. Казан, 2003; Р.З. Хәйдәрова, Р.Л. Малафеева. Рус телендә сөйләшүче балаларга татар әдәбияты укыту буенча сынап карау программасы 1-11. Казан, 2003.)

Укыту-методик комплексы түбәндәге компонентлардан тора:

1. Дәреслек: Татар теле , 8 нче сыйныф. Р.З.Хәйдәрова, Р.Л. Малафеева; Казан, Мәгариф, 2008 ел.

2. Укытучылар өчен методик кулланма: Рус телендә сөйләшүче балаларга татар теле, уку дәресләре оештыру. 8 сыйныф. Р.З.Хәйдәрова, Р.Л.Малафеева, К.Г.Сәлимҗанова, Яр Чаллы,2008.

3. Рус мәктәпләрендәге рус төркеме укучыларына татар теленнән гомуми белем бирүнең дәүләт стандарты. Казан, 2005

4. Ф. С. Сафиуллина; К. С. Фәтхуллова. Рус телендә сөйләшүче балаларга татар теле укыту программасы. Казан, 2003;

5. Р.З. Хәйдәрова, Р.Л. Малафеева. Рус телендә сөйләшүче балаларга татар әдәбияты укыту буенча сынап карау программасы. Казан,2003.

Программа елга 35 сәгатькә исәпләнә, сәгатьләр күләме атнага 1 сәгать.

Тематик планда дәрес типларының исемнәре кыскартылып күрсәтелде:

ЛКФ - лексик күнекмәләр формалаштыру

ЛКК - лексик күнекмәләр камилләштерү

ГКФ - грамматик күнекмәләр формалаштыру

ГКК - грамматик күнекмәләр камилләштерү

ЛГКК - лексик-грамматик күнекмәләр камилләштерү

Д/с - диалогик сөйләм

М/с - монологик сөйләм.

СӨЙЛӘМ ЭШЧӘНЛЕГЕ ТӨРЛӘРЕНӘ ӨЙРӘТҮГӘ ТАЛӘПЛӘР:

ТЫҢЛАП АҢЛАУ

ДИАЛОГИК СӨЙЛӘМ

МОНОЛОГИК СӨЙЛӘМ

УКУ

Өч минутлык текстны тыңлап, аның эчтәлеге буенча әңгәмә (полилог) кору;

Диктор сөйләмен тыңлап аңлау күнекмәләренә ия булу.

Укылган (тыңланган) текстның эчтәлеге буенча фикер алышуда катнашу;

Кара-каршы сөйләшү барышында аралашу максатына ирешә һәм үз фикереңнеалу;

Тәкъдим ителгән ситуация буенча сөйләшү үткәрү (һәр укучының репликалар саны уннан ким булмаска тиеш).

Табигать күренешләрен, кешеләрне тасвирлый белү;

Сәяси-иҗтимагый вакыйгалар һәм мәдәният яңалыклары турында хәбәр итү (җөмләләр саны уникедән ким булмаска тиеш);

Укылган (тыңланган) текстның эчтәлеген эзлекле сөйләп бирү.

Фәнни-популяр стильдәге текстларны, диалогларны тиешле темпта уку, эчтәлеген аңлау һәм сөйли алу;

Шигырьләрне сәнгатьле итеп уку һәм яттан өйрәнү күнекмәләренә ия булу.

2. Укудан укыту-тематик планлаштыру :

8 нче сыйныф

Сәгать саны:.70

Барлыгы70 атнага:2 сәг

Планлаштыру Ф. С. Сафиуллина; К. С. Фәтхуллова. Рус телендә сөйләшүче балаларга татар теле укыту программасы. Казан, Мәгариф, 2003 ;

Р.З. Хәйдәрова, Р.Л. Малафеева. Рус телендә сөйләшүче балаларга татар әдәбияты укыту буенча сынап карау программасы. Казан, 2003. нигезендә төзелде .

Дәреслек: Татар теле . 8 нче сыйныф. Р.З.Хәйдарова, Р.Л.Малафеева. Казан, Мәгариф,2008 ел.

Коммуникатив методика нигезендә төзелгән дәреслек белән эшләү өчен
татар әдәбиятыннан тематик план.

Дәреслек авторлары: Р.З.Хәйдәрова, Р.Л.Малафеева, 2006 е

Мәгълүмат һәм белем бирү чыганаклары:

1. “Мәгариф турында” Россия Федерациясенең Законы (“Закон об образовании” Закон Российской Федерации)

2. “Мәгариф турында” Татарстан Республикасы Законы (6,7,10,32 статья).

3. Рус мәктәпләрендәге рус төркеме укучыларына татар теленнән гомуми белем бирүнең дәүләт стандарты. Казан,2005

4. Ф. С. Сафиуллина; К. С. Фәтхуллова. Рус телендә сөйләшүче балаларга татар теле укыту программасы. Казан, 2003;

5. Р.З. Хәйдәрова, Р.Л. Малафеева. Рус телендә сөйләшүче балаларга татар әдәбияты укыту буенча сынап карау программасы. Казан,2003.

6. Дәреслек: Татар теле , 8 нче класс.Р.З.ХәйдароваЛ.Д.Белоусова,Э.Н.Хәбибуллина, 2006 ел.

7. Укытучылар өчен методик кулланма: Рус телендә сөйләшүче балаларга татар теле, уку дәресләре оештыру. 8 сыйныф. Р.З.Хәйдәрова, Р.Л.Малафеева, К.Г.Сәлимҗанова, Яр Чаллы,2008.

8.Диктантлар җыентыгы (төрле авторлар)

9. Вәлиева Ф.С., Саттаров Г.Ф. Урта мәктәп һәм гимназияләрдә татар телен укыту методикасы, К..: Раннур н-ты, 2000 ел.

10. Нигъмәтуллина Р.Р.Татар теле өйрәнүчеләргә кагыйдәләр һәм күнегүләр. К.: “Мәгариф”, 2005.

11. «Фән һәм мәктәп», «Мәгариф» журналлары, “Мәгърифәт”, “Ачык дәрес” газеталары

Коммуникатив методика нигезендә төзелгән дәреслек белән эшләү өчен
татар әдәбиятыннан тематик план.

Дәреслек авторлары: Р.З.Хәйдәрова, Р.Л.Малафеева, 2006 ел

Сәг.сан.

Үткәрү вакыты

ТЕМА

Дәрес тибы

Лексика

Укучыларның эшчәнлек төре

Көтелгән нәтиҗәләр

Контроль

Өй

эше

План буенча

Фактик үтәлеш

Р. Вәлиева. “Мәктәбем” (1 сәгать)

1

1

Р Вәлиева. «Мәктәбем»

ЛГКК

"Мәктәп”темасына кагылышлы лексика

Шигырьне сәнгатьле уку күнекмәләрен булдыру

Шигырь яңгырашын ишетү

Шигырьне сәнгатьле укый белү, эчтәлеге буенча әңгәмә булдыру

Шигырьне сәнгатьле укый белү

Каюм Насыйри. “Әбугалисина” (

2

1

Каюм Насыйринең биографиясе

ЛГКК

Фарсы, гарәп, мәдрәсә, фикерирекле, аңлатмалы

Язучының биографиясен сөйләү

Монологик сөйли белү

Биографияне сөйли белү