2 сыйныф (татар төркеме). Татар теле дэресе конспекты һәм презентациясе.
план-конспект урока на тему

2 сыйныфта "Фигыль сүз төркемен гомумиләштереп кабатлау" дигән темага үткәргән дәрес конспекты һәм презентациясе.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл konspekt_uroka.docx19.54 КБ

Предварительный просмотр:

Сыйныф: 2 (татар төркеме)

Тема: Фигыль сүз төркемен гомумиләштереп кабатлау.

Максат: 1. Укучыларның орфографик һәм сөйләм күнекмәләрен үстерүне дәвам итү.  

2. Укучыларда фигыльнең морфологик билгеләре буенча белемнәрен камилләштерү.

3. Туган якта яз матурлыгынкүрә, кошларга игътибарлылык һәм рәхмәт хисе тәрбияләү.

Җиһазлау: презентация, фигыль сүз төркеме буенча таблица, биремле карточкалар,  уен өчен - сыерчык оялары макеты (2 данә), сүзләр язылган карточкалар.

Дәрес планы.

I. Оештыру өлеше. Укучылар белән исәнләшү, һава торышы һәм яз турында әңгәмә.

II. Актуальләштерү. Бирелгән өзектә күп нокталар урынына терәк сүзләрне кулланып, фигыльләрне куеп язу.

III. Дәреснең темасын һәм максатын хәбәр итү.

IV. Төп өлеш.

1. Кошлар чыгарган тавышлар буенча яңа сүзләр өйрәнү. (Күгәрчен гөрли, әтәч кычкыра

тавык кыткылдый, каз каңгылдый,үрдәк бакылдый, сыерчык сайрый)

2. “Кошларга оялар ясадык ” уенын уйнау. Фигыльләрнең барлык һәм юклыкта килүен кабатлау һәм нәтиҗә ясау.

3. Карточкаларда эшләү. Фигыльләрдә төшеп калган кушымчаларны язу.

4. “Фигыль” темасы буенча тест эшләү.

V. Рефлексия.

VI. Өй эшен бирү һәм билгеләр кую.

Дәрес барышы.

I. Оештыру өлеше. Укучылар белән исәнләшү, һава торышы һәм яз турында әңгәмә.

  1. Исәнмесез, укучылар!
  2. Исәнмесез!
  3. Кәефләрегез ничек?
  4. Кояшлы иртә кебек.

Татар телен, туган телне өйрәнергә,  дип килдек.

  1. Укучылар, бүген кайсы число?
  2. Атнаның кайсы көне?
  3. Елның  кайсы фасылы?
  4. Урамда көн нинди?

II. Актуальләштерү. Бирелгән өзектә күп нокталар урынына терәк сүзләрне кулланып, фигыльләрне куеп язу.

  1. Укучылар презентациядә дә яз турында өзек бирелгән. Әйдәгез, дәфтәрләргә числоны, “Сыйныф эше”н язып, күп нокталар урынына терәк сүзләрне файдаланып, шул өзекне күчереп язабыз.

Ямьле яз (нишли?)  ... .

Яз көне бөтен табигать (нишли?)  ... .

Бөтен җирне кояш (нишли?)  ... .

Карлар (нишли?)   ...   ,

сулар (нишли?)   ... .

Тып-тып тамчылар (нишли?) ... .

Җылы яктан кошлар (нишлиләр?)  ... .

Без аларга оялар (нишлибез?)  ... .

Терәк сүзләр: уяна, куябыз, эри, тама,килә, җылыта, кайталар, ага.

Нәтиҗә: төшеп калган сүзләр нәрсәне белдерәләр? (Эш-хәл, хәрәкәтне). Андый сүзләр нинди сүз төркеменә карый? (Фигыль сүз төркеменә).

III. Дәреснең темасын һәм максатын хәбәр итү.

  1. Укучылар, без бүген дәрестә фигыль сүз төркемен гомумиләштереп кабатларбыз.

IV. Төп өлеш.

1. Кошлар чыгарган тавышлар буенча яңа сүзләр  өйрәнү. (Күгәрчен гөрли, әтәч кычкыра

тавык кыткылдый, каз каңгылдый,үрдәк бакылдый, сыерчык сайрый).

А) табышмакларның җавапларын табу. (Күгәрчен, әтәч, тавык, каз,үрдәк, сыерчык).

Ә) тавышлары буенча “Алар нишли?” дигән сорауга җаваплар табу:

Күгәрчен нишли?( гөрли)

 Әтәч нишли? (кычкыра)

Тавык шишли? (кыткылдый)

Каз шишли? (каңгылдый)

Үрдәк нишли? (бакылдый)

Сыерчык нишли? (сайрый).

2. “Кошларга оялар ясадык ” уенын уйнау. Фигыльләрнең барлык һәм юклыкта килүен кабатлау һәм нәтиҗә ясау.

- Укучылар, тиздән, ишеткәнегезчә, шундый матур сайраучы сыерчыклар килер. Әйдәгез, без аларны менә шушы ояларга урнаштырыйк эле. Тактада ике сыерчык оясы күрәсез. Беренче ояга барлык формасында, икенче ояга юклык формасында килгән сүзләрне урнаштырырга кирәк.(10 сыерчык шаблоны артына 10 сүз беркетелгән.).

Нәтиҗә ясау. Фигыльләр барлык һәм юклык формаларында киләләр.

3. Ял итү. МАРТ.

Җылы яктан кошлар кайта,

Түбәдән тамчы тама.

Көндез безгә җылы була

Суыта кичкә таба.

Тамчылар бии тып та тып,

Тамчылар сикерәләр,

Аларны булмый туктатып,

Алар яз китерәләр.

4. Карточкаларда эшләү. Фигыльләрдә төшеп калган кушымчаларны язу. (12 вариантта)

Хәзерге замандагы фигыльләргә кушымчаларны куеп бетерегез:

Мин уйный...

Син уйный...

Ул уйный...

Без уйный...

Сез уйный...

Алар уйный...

Нәтиҗә: Фигыльләр 3 заманда төрләнәләр.

5. Тестлар эшләү һәм дәфтәрләрне бер-берсе белән алмаштырып тикшерү.

1). Фигыль нәрсәне белдерә?

  1. А) предметның билгесен
  2. Ә) предметның эшен, хәлен, хәрәкәтен
  3. Б) предметның исемен

2). Фигыль нинди сорауларга җавап булып килә?

  1. А) Кем? Нәрсә?
  2. Ә) Нинди? Кайсы?
  3. Б) Нишли? Нишләде? Нишләр? 

3). Очалар сүзе нинди сүз төркеменә керә?

  1. А) сыйфат
  2. Ә) исем
  3. Б) фигыль

4). Юклык формасында булган фигыльләр рәтен тап:

  1. А) гөрли, бакылдый, кыткылдый
  2. Ә) җырламый, кычкырмый, сайрамый
  3. Б) көлә, сикерә, шатлана

V. Рефлексия.

VI. Өй эшен бирү һәм билгеләр кую.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

11нче сыйныф (татар төркеме) татар әдәбиятыннан эш программасы.

11нче сыйныфның татар төркеме өчен татар әдәбиятыннан эш программасы....

1нче сыйныф, рус төркеме,татар теле

1нче сыйныф, рус төркеме,татар теле.Тема: Кемне? Нәрсәне? Кемгә? сораулары....

1 нче сыйныф (татар төркеме) өчен татар теле дәресләрен календарь – тематик планлаштыру

Планлаштыру   нигезләнде:1.Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының төп укыту планына;2. Азнакай муниципаль районы муниципаль бюджет гомуми белем  учреждениесе  “Азнак...

2012-2013 нче уку елында 1 нче сыйныф (татар төркеме) өчен татар теле дәресләрен

Планлаштыру   нигезләнде:1.Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының төп укыту планына;2. Азнакай муниципаль районы муниципаль бюджет гомуми белем  учреждениесе  “Азнак...

"Кышкы уеннар" 4нче сыйныф(рус төркеме) татар теле дәресе

Дәреснең темасы: “Кышкы уеннар”.Максатлар:  1. “Кыш”  темасына караган лексиканы искә төшерү, “Кышкы уен” тексты аша уенга чакыра белү, кышкы уеннар, кар бабай ясау турында сөйли белү күнекм...

3 нче сыйныф-рус төркеме- татар теле

Рус мәктәбендә укучы 3 нче сыйныфларның рус төркеме өчен татар теленнән дәрес планы....