Ф. Яруллинның “Яралы язмышлар” әсәре буенча дәрес-конференция план-конспекты,11 класс,татар әдәбияты.Тема. "Һәрбер ятим - җәмгыятьнең күз яше".
методическая разработка (11 класс) по теме

Зайнутдинова Резеля Юриковна

укуДәрестә укучыларны күренекле язучы, шагыйрь һәм

 др аматург Ф. Яруллин иҗаты, балалар йортында тәрбияләнүчеләр язмышы һәм тормышы белән таныштыру; укучыларның әсәргә анализ ясау  күнекмәләрен, мөстәкыйль һәм иҗади фикерләү сәләтләрен, бәйләнешле сөйләү телләрен үстерү;укучыларның күңелләрендә шәфкатьлелек, миһербанлылык кебек күркәм     сы  йфатлар тәрбияләү планлаштырыла.

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon f.yar_._yaraly.doc50 КБ

Предварительный просмотр:

Ф. Яруллинның “Яралы язмышлар” әсәре буенча дәрес-конференция,

XI кл ,татар әдәбияты дәресе.

  Тема.   Һәрбер ятим-җәмгыятьнең күз яше.

  Максат: укучыларны күренекле язучы, шагыйрь һәм

             драматург Ф. Яруллин иҗаты, балалар

             йортында тәрбияләнүчеләр язмышы һәм

             тормышы белән таныштыру;

             укучыларның әсәргә анализ ясау    

             күнекмәләрен, мөстәкыйль һәм иҗади

             фикерләү сәләтләрен, бәйләнешле сөйләү

             телләрен үстерү;

             укучыларның күңелләрендә шәфкатьлелек,

            миһербанлылык кебек күркәм сыйфатлар    

            тәрбияләү.

  Җиһазлау: “Мин сине ничек яраттым” китабы,Казан,”Ак Барс”нәшр;ҖҮҖ

                    2004 ел,язучының портреты,

                   Ф.Яруллин китапларыннан күргәзмә,

                   “Сабантуй” газетасы, “Мәйдан”

                   журналы һ.б.

                              Дәрес барышы.

  1. Оештыру моменты

Дәреснең темасы, максаты,эпиграфы (Дөньяны тотып торучы иң зур көч-Мәхәббәт һәм Мәрхәмәт.) белән таныштыру

  1. Белемнәрне актуальләштерү

Ф.Яруллин тормышын, иҗат юлын искә төшерү (ике укучы чыгыш ясый,күргәзмә белән таныштыра)

  1. Яңа тема
  1. Әсәрнең эчтәлеген бер җөмлә белән, 10-15 җөмлә белән кыскача сөйләү.
  2. Әсәргә анализ ясау.

 - Әсәрдәге охшаш вакыйгаларны табу һәм аларны берләштереп, гомумиләштереп I өлеш итеп исем бирү. Әсәрне шулай ике өлешкә генә берләштерү ( I өлеш – шәфкатьсезлек, гаделсезлек, II өлеш – игелеклелек, кешелеклелек).

- Бу өлешләр арасында нинди бәйләнеш? ( каршылык, чагыштыру).

- Шәфкатьсезлек, гаделсезлек өлешенә кергән вакыйгаларны табып күрсәтү.

- Игелеклелек, кешелеклелек өлешенә кайсы вакыйгалар керә?

- Шушы ике өлеш бер-берсе белән каршылыкта тора. Әсәрнең буеннан буена шәфкатьсезлек белән игелексезлек чагыштырыла.

Ф.Яруллин үзе дә бу турыда болай ди: “Җирдә һәрвакыт матурлык белән ямьсезлек, биеклек белән түбәнлек, мәрхәмәт белән явызлык янәшә яши. Кеше җанында гомер буе яхшылык белән яманлык тартышы бара. Шушы тартышта кайсы көч җиңеп чыкса, кеше шушы юлдан китә.”

Автор бу әсәрендә нинди проблемалар күтәрә? Мисаллар белән аңлатыгыз. ( ятим балалар проблемасы, җәмгыятьтәге гаделсезлек, кешеләрдәге шәфкатьсезлек, әхлаксызлык, рухи бушлык, милләт язмышы һ.б. проблемалар)

- Шушы проблемалар арасында кайсысы иң аянычлысы итеп сурәтләнгән? Ни өчен? (иң аянычлысы – ятим балалар язмышы, чөнки балалар – безнең киләчәгебез, милләтебез киләчәге. Ә  бала чактан ук шәфкатьсезлек, гаделсезлек күреп үскән балаларның күңелендәге ташны кем эретер, алар нинди кеше булып үсәр дә җәмгыятебезнең киләчәге нинди булыр һ.б.)

- Ә ни өчен соң ятимнәр саны артканнан арта бара? Сәбәпләрен әсәрдән дә табып күрсәтегез.

- Автор, балаларның күңелләре кайнар ком кебек, бөтенесен үзенә сеңдерә, дигән җөмләне берничә кат кабатлый. Ул моның белән нәрсә әйтергә тели икән?

- Ә бала өчен ата-ана назыннан да кадерле нәрсә юк. Иң тирән мәхәббәтне дә, иң кирәкле киңәшне дә алар бирә, иң туры юлны да алар күрсәтә. Балага ни дәрәҗәдә ата-ана назы кирәклеген әсәр буенча сурәтләп күрсәтегез.

- Миңсылу апа күпме үксезләрнең яшен сөртә. Ул нинди юллар белән аларның яралы йөрәкләрен дәваларга тырыша?

- Ни өчен ул бу балаларга бөтен күңел җылысын бирә?

- Миңсылу апаны без, бөек ана, милләт анасы, дип атый алабыз. Ни өчен? ( гомер буе игелек кылып яшәгән, үз улларын чын кешеләр итеп тәрбияләгән, ятим бала алып үстергән, сугыш ветераны, Сталин төрмәләрен кичкән, инвалид язучы Р.Мәҗитовны үз баласыдай күреп тәрбияләгән, соңгы юлга озаткан һ.б.)

- Миңсылу апа ничек шул хәтле игелекле була алды икән? ( бала чагы ятимлектә үтә, ләкин әбисе белән бабасы аңа бөтен күңел җылысын бирәләр, тормыш юлында, авыр вакытларда мәрхәмәтле кешеләр очрап, аңа ярдәм кулы сузалар һ.б.)

- Автор, бәхет тәмен без бәхетсезлек аша беләбез, ди. Сез бу фикер белән килешәсезме? Әсәр буенча җавабыгызны дәлилләгез.

- Миңсылуның капма-каршысы булган шәфкатьсез кешеләр дә күп сурәтләнелә. Әсәрдән мисаллар китерегез.

- Болар турында укыгач, укучылар, сезнең күңелдә, каян килә бу юньсезлек, моның тамыры кая барып тоташа, дигән сораулар тугандыр. Бу – җәмгыятебезнең озак еллардан бирле килгән яман чире. Ә чирне дәвалау өчен аңа дөрес диагноз куярга, чыганагын белергә, аңа каршы көрәшергә кирәк. Ф.Яруллин бу әсәрендә бик күп чагыштырулар, мәкаль һәм әйтемнәр аркылы җәмгыятебезнең шушы чирләрен дәвалау юлларын күрсәтә. Укучылар, аңлатып күрсәтегез әле, ул нинди чирләр һәм ул чирләрне ничек дәвалап була икән?(Укучылар әсәрне уку барышында дәфтәрләренә язып барырга тиешләр иде.Дәфтәрләреннән түбәндәге һәм башка мәкаль һәм әйтемнәрне,гыйбрәтле фикерләрне уку,аңлату)

1.Ризыкны рәнҗетү-ата-анаңны рәнҗетү.

2.Өлкәннәрне хөрмәт иткән кешенең генә ризыгы мул,бәхете зур була.

3.Сабый күңеленнән сизгер,сабый күңеленнән нечкә берни дә юк.

4.Озак вакыт тышка чыгармый торсаң, кеше күңелендә наз үлә.

5.Кеше иң беренче үз өендә кадерле булырга тиеш.

6.Дөньяда бик саваплы ике нәрсә бар: берсе-мохтаҗлар белән ри-

зыгыңны бүлешү,икенчесе-үксезләргә,ятимнәргә ярдәм итү.

7.Исем кешегә бер генә бирелә.

8.Һәрбер ятим-җәмгыятьнең күз яше.

9.Җирдә һәрвакыт матурлык белән ямьсезлек,биеклек белән түбәнлек,мәрхәмәт белән явызлык янәшә яши.Кеше җанында гомер

буе яхшылык белән яманлык тартышы бара.Шушы тартышта кайсы көч җиңеп чыкса,кеше шул юлдан китә.

10. Дөньяда берни белән алыштырмаслык байлык бар-ул ата-ана назы.

11.Дөньяны тотып торучы иң зур көч-Мәхәббәт һәм Мәрхәмәт!

12.Кешенең кадере булмаган илдә бервакытта да үсеш булмаячак.

13. Бала җаны һәрвакыт ачыш көтә.

14.Сүз ташны эретә.

15.Бәхет тәмен без бәхетсезлек аша беләбез.

16.Байлыкның байлыгы-елмаю.һ.б.

-Ә хәзер,укучылар,әсәрдән язып алган чагыштыруларны укып,алар-

га аңлатма биреп китик әле

1.Бәхет бит ул куркак кош кебек.

2...үсемлекләрне дә бит кабат-кабат күчереп утырта башласаң,мантый алмый,корый.Хәер, үсемлекләргә без кешеләргә караганда рәхимлерәк карыйбыз.Вакытлы-вакытсыз тамырларыннан

кузгалтмыйбыз.Агачларны я яз,я көз генә күчерәбез.Ә кеше җаны түзсен генә,көз димибез,яз димибез-йолкыйбыз да икенче җиргә

тыгабыз.

3.Язмыш бит ул төш кебек:яхшыга юрасаң-яхшы,яманга юрасаң,

  яман була.

4.Үчле кеше-көчсез кеше.

 5.Авыру кеше-артык кеше.

6.Кайнана-тормыш агачының артык ботагы.

7.Безнең балалар теплицадагы чәчәкләр кебек:гүзәллекләрдән мәх-

 рүм,тамырларын тирәнгәрәк җибәрә алмыйлар...

8.Ятим балалар-сатып алучысын көтеп кибет киштәсенә тезелгән кур чаклар кебек.

9.Әбиләр-гаилә өстенә килгән кара болытларны канатлары белән

читкә куып торучы фәрештәләр булган.

- Укучылар, әсәрнең икенче кисәгендә вакыйгалар кайда бара?  

- Миңсылу апа Америкага ничек барып чыга?

- Балаларның Америкадагы тормышын сурәтләү авторга ни өчен кирәк булды икән?

- Миңсылу апа бездәге һәм Америкадагы җәмгыятьне, халык тормышын чагыштырып нинди фикергә килә? Ни өчен? ( кешенең кадере булмаган илдә бервакытта да үсеш булмаячак, ди һ.б.)

- Моннан берничә ел элек ятим балаларга тәрбия бирү мәсьәләсендә җәмгыятебездә формаль караш яшәп килде. Янәсе, алар безнең илдә хөкүмәт тәрбиясендә, һәм алар бик яхшы тәрбияләнәләр...

 Ләкин соңгы бер-ике елда хөкүмәтебез, бу юнәлештә үз хатасын аңлап, бала гаиләдә тәрбияләнергә тиеш, ата-ана, гаилә тәрбиясеннән дә дөресрәк, яхшырак тәрбия юк, дигән фикергә килде һәм кайбер уңай карарлар кабул итте. Ул нинди карарлар?

- Ф.Яруллин әйткәнчә, дөньяны тотып торучы иң зур көч – мәхәббәт һәм мәрхәмәт. Дөньяда бик саваплы ике нәрсә бар: берсе – мохтаҗлар белән ризыгыңны бүлешү, икенчесе – үксезләргә, ятимнәргә ярдәм итү. Шуны аңлаучы миһербанлы җаннарыбыз да бик күп икән! Аларның изгелеген күрә белергә генә кирәк. Бу турыда матбугатта да күп язалар, радио-телевидениедә дә бик күп сөйлиләр, ул миһербанлы җаннар безнең арабызда да яшиләр. Укучылар, сез шундый мәрхәмәтле эшләр, мәрхәмәтле кешеләр турында ниләр сөйли аласыз? ( газета – журнал материалларына күзәтү ясау: район буенча, авылдашларыбыз Габдулла бабайлар гаиләсе, Гәрәева Сафия апа,ятим балалар алып үстерүче Гафиятуллин Марс, Билалов Идрис гаиләсе һ.б.турында укучылар чыгышы)

-Бәхеткә каршы,ятим сабыйларны үзләренә сыендырган,аларга кү-

ңел җылыларын кызганмый биргән киң күңелле кешеләр арабызда

күп әле.Әсгать Галимҗанов- шундый игелекле кешеләрнең берсе. (“Татарстан яшьләре” газетасы  №            һәм “Мәгариф”

журналы №           буенча таныштыру) .

     Бүгенге көндә районыбызда 31 гаилә  39 баланы опекунлыкка, ә 14 гаилә 25 баланы үз гаиләсенә тәрбиягә алган. Тагын 20 гаилә тәрбиягә бала алырга чиратта тора. Ә яңа Салманда эшләп килүче балалар приютында бүгенге көндә 27 бала тәрбияләнә.

      Шунысы да сөенечле: Рузалия Сәлимҗановна Камалова  җитәкчелегендәге район опекунлык һәм попечительство бүлеге балигъ булмаган балаларның, аеруча балалар йортларында тәрбияләнүчеләрнең, бүтән ятимнәрнең торакка, шәхси милеккә хокукларын яклауга бик зур әһәмият бирә.

       

-Без,киләчәгебез балалар кулында,дип бик еш кабатлыйбыз.

Бу ,дөрестән дә, шулай.Гомер тиз уза ,бүген балаларыбыз күпнәрсә-

дә безгә бәйле булса,рольләр алышынганны сизми дә калырбыз.Олыгайган көнебез имин,матур булсын ,дибез икән,бү-

ген үк балаларыбызның иминлеге һәм бәхете хакында кайгырту-

ны беренче урынга куярга тиешбез.

     Ф.Яруллинның “Яралы язмышлар”әсәрен укыганда, аның хатын-

кызга багышлап язылган бер шигыре искә төште,шуны сез дә тың-

лагыз әле:

         

             Матурлап,чистартып,агартып

              Үтәләр гел шулай көннәре.

              Аклыкка,пакьлеккә куанып,

              Җилләрдә җилферди керләрең.

Әгәр дә бер әмәл тапсалар

Керләнгән җаннарны юарга,-

Шикләнми тоттырыр идем мин

Аларны тик синең кулларга,-

Юарга,юарга,юарга.

Әйе,Миңсылу апа,Нурсөя апа кебек асыл затларыбызның мәхәббә-

те,мәрхәмәте генә коткара ала  ятимнәр күз яшенә күмелгән бу дөньяны.Ф.Яруллин да болай ди:”Дөньяны тотып торучы иң зур

көч-Мәхәббәт һәм Мәрхәмәт”

IV Йомгаклау өлеше.

    Дәрес буенча нәтиҗә ясау,билгеләр кую,өй эше бирү.

    Өй эше (ирекле):

  1. “Дөньяны тотып торучы иң зур көч-Мәхәббәт һәм Мәрхәмәт”

темасына сочинение язу яисә

 2.Ф.Яруллинның “Яралы язмышлар” әсәре буенча сочинение-

   реклама язу.

                               


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

"М. Хасанов. "Язгы аҗаган" әсәренә анализ" темасына план-конспект. 11 класс, татар төркеме

" М. Хасанов "Язгы аҗаган" әсәренә анализ" темасына план-конспект 11 сыйныф татар подгруппасы өчен....

Т.Миннуллинның "Авыл эте-Акбай" әсәрен өйрәнү буенча класстан тыш уку дәресе план-конспекты, дәрескә презентация

Т.Миңнуллинның "Авыл эте-Акбай" әсәре буенча класстан тыш уку дәресе өчен дәрес үрнәге бирелә.Әсәр татар мәктәпләренең 7 класслары өчен тәкъдим ителә. Биредә дәреснең план- конспекты һәм презентациясе...

"Фигыльнең хәзерге һәм үткән заманы" темасы буенча 3 сыйныф өчен план-конспект

ФГОС буенча төзелгән татар теленнән ачык дәрес өчен план-конспект...

Муса Җәлилнең "Көз җитте" шигырен өйрәнү буенча план-конспект

План-конспект рус телле укучылар өчен тәкъдим ителә...

Ялган әйткән тотылыр ( Ф. Яруллинның « Кояштагы тап» хикәясе буенча)

     Дәресе эшкәртмәсе  рус  мәктәбенең 6 нчы сыйныфы өчен төзелде. Яңа белемнәр формалаштыру дәресе бәйләнешле сөйләм үстерүгә, хикәяне анализлап, үзеңдә уңай сыйфатла...

Ялган әйткән тотылыр ( Ф. Яруллинның « Кояштагы тап» хикәясе буенча презентация)

Презентация  Ф. Яруллинның   « Кояштагы тап» хикәясен үткәндә кулланыла....