Ялган әйткән тотылыр ( Ф. Яруллинның « Кояштагы тап» хикәясе буенча)
план-конспект урока (6 класс)

Хасянова Гадения Газизяновна.

       Дәресе эшкәртмәсе  рус  мәктәбенең 6 нчы сыйныфы өчен төзелде. Яңа белемнәр формалаштыру дәресе бәйләнешле сөйләм үстерүгә, хикәяне анализлап, үзеңдә уңай сыйфатлар тәрбияләүгә юнәлтелгән. Дәрестә  ялганның тискәре сыйфат булуына басым ясала. Дәрес эшкәртмәсе укытучыларга белем һәм тәрбия бирү процессын уңышлырак итәргә ярдәм итә. Дәрес яңа белемнәр генә биреп калмый, ә укучыларда тырышлык, хезмәт сөючәнлек кебек сыйфатлар тәрбияли, һәрвакыт әниләрне хөрмәт итәргә, аларга ярдәм итәргә кирәклекне ассызыклый.

 

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon yalgan_ytkn_totylyr.doc70 КБ

Предварительный просмотр:

Ялган әйткән  тотылыр

( Ф. Яруллинның   « Кояштагы тап» хикәясе буенча)

Предмет: татар әдәбияты  (6нчы сыйныф)

Дәрес тибы: яңа белемнәрне үзләштерү дәресе.

Планлаштырылган нәтиҗәләр:

Метапредмет җаваплылык хисләре, һәр эшне ахырына кадәр җиткерә белү теләге тәрбияләү.

Предмет ─ Ф. Яруллинның тормыш юлы һәм иҗаты турында белешмә бирү,

«Кояштагы тап» хикәясен өйрәнү, «притча» теоретик төшенчәсен истә калдыру.

Шәхескә кагылышлы әниләргә карата шәфкатьлелек, хөрмәт хисләрен үстерү, ялганның тискәре сыйфат булуын аңлату.

Предметара  бәйләнеш: рус әдәбияты

Эшне оештыру: Фронталь, төркемнәрдә, индивидуаль

Материал:  Татар әдәбияты: рус телендә төп гомуми белем бирү оешмалары өчен дәреслек  (татар телен өйрәнүче укучылар өчен). 6 нчы с-ф. Ике кисәктә. 2 нче кисәк/ Ә.Р.Мотыйгуллина, Р.Г.Ханнанов, Э.Х.Гыйззәтуллина; [рәссамы Диләрә Нәүрүзова]. ─ Казан: “Мәгариф-вакыт” нәшр., 2014. ( 2нче кисәк, 30 34битләр), эш дәфтәрендә 38 39 битләр.

Җиһазлау: Ф.Яруллинның портреты, китаплар күргәзмәсе, презентация.

Технологик карта

Дәрес этаплары

Укытучы эшчәнлеге

Укучы эшчәнлеге

Универсаль уку гамәлләре (УУГ)

Оештыру

Мотивлаштыру

Хәерле иртә, укучылар! Кәефләрегез ничек? Әйдәгез әле, бер-беребезгә матур теләкләр телик.

Сыйныф эшкә әзерләнә

( укытучыны сәламлиләр, сорауларга  җавап бирәләр, сөйләм эшчәнлегенә кушылалар)

ШУУГ: укытучы һәм сыйныфташ-

ларыңны хөрмәт итү; КУУГ: укытучы һәм сыйныфташлар белән уку эшчәнлеген оештыруда хезмәттәшлек итү;

РУУГ: эш урынын оештыру.

Белемнәрне актуальләштерү

Өй эшен тикшерү

( Өй эше:  әниеңнең портретын яса һәм аның турында сөйлә). Такта янына чыгып, һәрбер укучы үзенең

әнисе турында сөйли.

─ Ә сез буш вакытларыгызда әниләрегезгә булышасызмы? Аңа ничек ярдәм итәсез?

Өйдә нәрсәләр эшлисез?

Һәрбер укучы үзе ясаган рәсемен күрсәтеп, әнисе белән таныштыра.

Укучылар ничек булышулары

турында сөйлиләр.

КУУГ: үз фикереңне тулы һәм төгәл итеп әйтә белү; башкаларның фикерләрен тыңлый, аңлый белү.

Уку мәсьәләсен кую

Без бүген нәрсә турында сөйләшербез  икән? (Ф. Ярулинның  “Кояштагы тап”  хикәясе белән танышырбыз).

33 биттәге рәсем буенча әңгәмә.

Бирелгән сораулардан чыгып, дәреснең темасын билгелиләр

(─ Без танышачак герой  да  эшләргә яратамы? )

ТБУУГ: танып белү мәсьәләсен мөстәкыйль ачыклау; КУУГ:

үзенең карашын әйтә һәм дәлилли белү; РУУГ: дәреснең темасын формалаштыру

Уку мәсьәләсен адымлап чишү

 ─ Бүгенге дәреснең герое  сезнең  яшьтәшегез булыр.  Аны алда укылган әсәрләрнең геройлары белән чагыштырырсыз.

Укытучы бүгенге дәрестә хезмәт, эш, тәрбиялелек турында сөйләшәячәкләрен әйтә.

Ф.Ярулинның тормыш юлы, иҗаты белән таныштыра, китапларын,

презентация  күрсәтә.

Дәреслектә укытучы сөйләгән нинди фактлар турында язылган?  Ә нәрсәләр турында әйтелми? Ф.Яруллин кем ул? Ул кайчан туган? Язучы кайда туган? Ул кайларда укыган? Беренче  шигырьләре кайда  басыла?

1. Автор белән танышу.

Дәреслектәге белешмәне укыйлар, укытучы белән әңгәмә коралар.

ТБУУГ: нәтиҗә ясау,гомумиләштерүКУУГ: башкаларның фикерләрен тыңлый, аңлый белү, үз фикереңне дәлилләп башкаларга җиткерә белү; РУУГ:

уку мәсьәләсен дөрес аңлауны бәяләү,планлаштыруП: Ф.Ярулинның тормышы һәм иҗаты турында белү.

   Текстны укуга әзерлек.

Сүзлек белән эш: яңа сүзләрне дөрес итеп укыганны тыңлау, кабатлау һәм истә калдыру.

Фразеологик  сүзтезмәләр белән җөмләләр төзү (Каф тавының артында; иреннәрем көеп чыкты; күкрәгенә кыскан).

Укучылар яңа сүзләрне кабатлыйлар, үзләре укыйлар, җөмләләр төзиләр.

Укытучының сорауларына җавап бирәләр.

ШУУГ: укытучы һәм сыйныфташларыңны хөрмәт итү; хезмәтне яратырга өйрәнү;

ТБУУГ: укылган тексттан кирәкле информацияне табып аера белү;

КУУГ: башкаларның фикерләрен тыңлый, аңлый белү, үз фикереңне дәлилләп башкаларга җиткерә белү; РУУГ: үз эшчәнлегеңне контрольгә алу, үзбәя.

   “Кояштагы тап” хикәясен уку. Эчтәлек буенча әңгәмә кору.

─ Хикәядә төп геройлар кемнәр? Малайның әнисе көннәр буе нишләгән? Малай нишләгән? Әнисе малайга нинди эш кушкан? Бу ─ бик авыр эшме? Малай ни өчен тыңламаган? “Кояштагы тап” хикәясендәге малай ошадымы? Ни өчен? Ни өчен хикәя “Кояштагы тап” дип атала? Чынлыкта кояшта тап бармы?  

    Мәкальләрне русчага тәрҗемә итү:

* Яңгырдан соң кояш бар,

Ялганнан соң оят бар.

* Туры әйткән котылыр,

Ялган әйткән тотылыр.

  Теоретик материал белән эш. Укытучы «притча» теоретик теоретик төшенчәсе турында аңлата, укучылар дәреслектәге белешмәне рус һәм татар телендә укыйлар.

- “Кояштагы тап” хикәясен притча дип буламы? Ни өчен?

Укытучы укыганны тыңлыйлар, ишетеп аңларга тырышалар, мөстәкыйль укыйлар.

Сорауларга җавап бирәләр.

Укучылар нәтиҗә чыгара.

( Кешеләрне ялганларга ярамый).

ШУУГ: активлыкка, мөстәкыйль фикер йөртүгә өйрәнү; хезмәтне ярату хисләре булдыру;

ТБУУГ: укылган тексттан кирәкле информацияне табып  аера белү;

КУУГ: башкаларның фикерләрен тыңлый, аңлый белү, үз фикереңне дәлилләп башкаларга җиткерә белү;

РУУГ: үз эшчәнлегеңне контрольгә алу;

П:  “Кояштагы тап” хикәясенең эчтәлеген белү, «притча» теоретик теоретик төшенчәсе

Күзләрне ял иттереп алыйк  (күзләр өчен гимнастика ясыйбыз).

    5нче бирем, 34 бит. Җөмләлрне  хикәя эчтәлеге тәртибендә урнаштырырга.

5. Әсәрне  өлешләргә бүлү, һәр өлешкә исем кушу.

Әсәргә план төзү.

   

Биремнәрне үтәү.

План белән чылбыр буенча сөйләү. ( Бер укучы башлый, калганнары дәвам итә).

ШУУГ: активлыкка, мөстәкыйль фикер йөртүгә өйрәнү; хезмәтне ярату хисләре булдыру.

ТБУУГ: төп фикерне аерып чыгара белү;

КУУГ:башкаларның фикерләрен тыңлый, аңлый белү, үз фикереңне дәлилләп башкаларга җиткерә белү; РУУГ: мөстәкыйль эшли  белү; үзбәя.

5. Эш дәфтәрендәге биремнәр:

 (1- 2 биремнәр,  37-38 битләр)

1нче бирем. Ф. Яруллинның биографиясенә төшеп калган сүзләрне куеп язалар.

2нче бирем. Текст эчтәлегенә туры килгән җөмләләргә « + »,  туры килмәгән җөмләләргә «  » тамгасы куелар.

РУУГ: мөстәкыйль эшли  белү; үзбәя.

5.Теоретик материалны ныгыту.

«Ана сере»  притчасын укытучы укый.

«Ана сере» притчасындагы  Ана нинди? Нигә аны улы яратмый? Улы  дөрес эшлиме?  Нигә әнисенең бер генә күзе була? Улы үзенең гаебен таныймы? Ә  “Кояштагы тап” хикәясендәге малай ни өчен әнисеннән гафу үтенә?“Кояштагы тап” хикәясендәге һәм «Ана сере» притчасындагы әниләрдә уртак сыйфатлар бармы?

 Без бүген нинди фикергә килергә  тиеш?

(Әйе, укучылар,  без әниләребезгә һәрвакыт булышырга , ярдәм итәргә тиешбез)

6.Эш, хезмәт турындагы мәкальәрне иcкә төшерү.

Укучылар  тыңлыйлар.

Фикер алышу.

Дәрескә нәтиҗә чыгару.

Төркемнәрдә фикер алышу.

Тырышлык –зурлык, ялкаулык–хурлык. Эшләмәгән ашамый. Тирләп эшләсәң, тәмләп ашарсың. Тырышлык бәхет китерер, ялкаулык ачтан үтерер.

ТБУУГ: төп фикерне аерып чыгара белү;

КУУГ: башкаларның фикерләрен тыңлый, аңлый белү, үз фикереңне дәлилләп башкаларга җиткерә белү;

РУУГ: үзбәя.

Рефлексия

─ Бүгенге дәрес сине нинди булырга өйрәтте?

─ Автор безгә нәрсә әйтергә теләгән?

Бәяләү.

Укучылар үз эшчәнлекләрен бәялиләр.

ШУУГ: эшчәнлекнең максаты һәм нәтиҗәсе арасында бәйләнешне билгеләү, үз уңыш-уңышсызлыкларыңның сәбәбен ачыклау;

КУУГ:башкаларның фикерләрен тыңлый, аңлый белү, үз фикереңне дәлилләп башкаларга җиткерә белү; РУУГ: индивидуаль һәм төркемдәге эшне бәяли белү, хаталарны табып төзәтү; үзконтроль.

Өй эше

Өй эшен аңлату.

1. Притча турындагы теоретик төшенчәне истә калдырырга.

2. “Кояштагы тап” хикәясеннән  ошаган өзекне сәнгатьле укырга итеп укырга.

3. “Мин - өйдә булышчы”, телдән хикәя төзергә, яки  “Кояштагы тап” хикәясендәге һәм  «Ана сере» притчасындагы Әниләрне чагыштырырга

Үз фикерләрен әйтәләр, өй эшен язып алалар, сораулар бирәләр.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Ф.Яруллин "Кояштагы тап"әкияте.

1. Укучыларны Ф.Яруллинның тормышы һәм иҗат юлыбелән кыскача таныштыру; аларда әсәрләрен укуга кызыксыну уяту.«Кояштагы тап» әкиятенең эчтәлеген ачу; әсәрдә күтәрелгән мәсьәләләргә укучыларның ...

Фәнис Яруллинның “Кояштагы тап” әсәренә анализ

Фәнис Яруллинның "Кояштагы тап" әсәренә анализ...

Фәнис Яруллинның "Кояштагы тап" әкияте. 5нче сыйныфта укучы рус мәктәбенең татар балалары өчен.

Фәнис Яруллинның "Кояштагы тап" әкияте белән таныштыру. Әкият арткылы ялганлау, әнисенә дорфа эндәшү начар гадәт икәнен төшендерү....

Ф.Яруллин "Кояштагы тап"

Класстан тыш уку дәресе....

Начарлыктан тап кала (Ф. Яруллинның "Кояштагы тап" әкияте буенча дәрес)

”Начарлыктан тап кала” (Ф. Яруллинның “Кояштагы тап” әкияте буенча әдәбият дәресе планы)Предмет:әдәбият5 нче сыйныфДәреслек авторы: Ф.Ә. Ганиева, Л.Г. СабироваДәрес темасы:”Начарлыктан...

Ф.Яруллин “Кояштагы тап” әсәренә анализ.

31.01.2017 нче ел. Куст методик оешмасы .Татар әдәбияты дәресе. Дәреснең темасы: Ф.Яруллин “Кояштагы тап” әсәренә анализ....

Ялган әйткән тотылыр ( Ф. Яруллинның « Кояштагы тап» хикәясе буенча презентация)

Презентация  Ф. Яруллинның   « Кояштагы тап» хикәясен үткәндә кулланыла....