Фәнис Яруллинның "Кояштагы тап" әкияте. 5нче сыйныфта укучы рус мәктәбенең татар балалары өчен.
методическая разработка (5 класс) по теме
Фәнис Яруллинның "Кояштагы тап" әкияте белән таныштыру. Әкият арткылы ялганлау, әнисенә дорфа эндәшү начар гадәт икәнен төшендерү.
Скачать:
Вложение | Размер |
---|---|
f.yarullin_koshtagy_tap.doc | 51 КБ |
Предварительный просмотр:
Рус мәктәпләрендәге татар балаларына. 5нче сыйныф.
Фәйзрахманова Ризидә Саттаровна, Казандагы 110нчы лицейның беренче квалификация категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы.
Дәрес темасы: Фәнис Яруллинның “Кояштагы тап” әкияте.
Дәреснең максаты: Фәнис Яруллинның “Кояштагы тап” әкияте белән таныштыру; әкият арткылы ялганлау, әнисенә дорфа эндәшү начар гадәт икәнен төшендерү; әкият эчтәлеген ачу; логик фикерләү сәләтләрен үстерү; сөйләм телен баету; уку күнекмәләрен камилләштерү; әсәрдә күтәрелгән мәсьәләләргә укучыларның үз карашларын булдыру; газиз әниләргә ихтирам, мәхәббәт тәрбияләү.
Дәрес тибы: яңа материал өйрәнү.
Җиһазлау: Фәнис Яруллинның портреты, китаплары, аудиоязма, компьютер, нотбук, сенсор тактасы, экран, проектор.
Дәрес барышы.
I. Оештыру өлеше.
1. Исәнләшү.
Укытучы. Исәнмесез! Хәерле көн! Хәерле булсын безнең дәресебез. Хәерле булсын безнең һәр эшебез. Сез әле генә “Сез иң гүзәл кеше икәнсез” дигән җыр тыңладыгыз.
Бу җырның сүзләрен Фәнис Яруллин язган, ә музыкасын Хәйретдинов иҗат иткән. Җырны Миңгол Галиев башкара.
2. Фонетик күнегү.
Яңгыр, караңгы, диңгез, зәңгәр, коңгырт, күңелле, уңыш, соңгы, кыңгырау, яңгырау, саңгырау, таң, моң, соң, миң, уң, яңа, аңа, миңа, сиңа.
Өч миң чыккан
Миңнурның уң яңагына.
Күрдем әле яңа гына.
Әйтерсең лә барлык миңнәр
Аңа гына.
II. Белемнәрне актуальләштерү: компьютер ярдәмендә тест сорауларына җавап бирү.
Укытучы. Үткән дәрестә Фәнис Яруллинның тормыш юлы һәм иҗаты белән таныштык. Хәзер өй эшен ничек үзләштердегез, шуны тикшерәм. Тест сорауларына җавап бирергә кирәк.
Тест сораулары.
1.Ф. Яруллинның туган районы:
а) Арча;
ә) Баулы;
б) Биектау;
в) Буа.
2.Язучының туган елы:
а) 1948;
ә) 1930;
б) 1938;
в) 1937.
3. Язучының беренче китабының исеме:
а) “Мин тормышка гашыйк”;
ә) “Аерылмас дустым”;
б) “Сулыш”;
в) “Җилкәннәр җилдә сынала”.
4. Кайсы әкиятне Ф. Яруллин язган?
а) “Сертотмас үрдәк”;
ә) “Нечкәбил”;
б) “Зәңгәр күлдә ай коена”;
в) “Чукмар белән Тукмар”.
5. Фәнис Яруллинга ничәнче елда Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премиясе бирелә?
а) 1996;
ә) 1990;
б) 1995;
в) 1998
6. Фәнис Яруллинның хатынының исеме ничек?
а) Нурания;
ә) Илсөя;
б) Гөлсөя;
в) Нурсөя.
(Укучылар тест сорауларына җавап бирә).
III. Уку мәсьәләсен кую һәм чишү.
Укытучы. Без бүген Фәнис Яруллинның “Кояштагы тап” дигән әкиятен үтербез.Өйдә укып килергә тиеш идегез. Башта сүзлек эше.
- канәгатьсезлек - недовольство
- өтеп - яндырып, көйдереп
- шомлы - куркытырлык
- кылган - эшләгән
- мөлдерәмә яшьле - яшь тулы.
- Каф тавы- Кавказ тавы
Укытучы. Әкияттәге вакыйгаларны шартлы рәвештә өлешләргә бүлеп үтербез.
1. Малайның әнисе тырыш.
Әкиятнең беренче абзацын укытучы укый.Укып бетергәч, укучыларның ни дәрәҗәдә аңлауларын тикшерү максатыннан, сыйныфка сораулар бирә.
Укытучы.Малай кем белән яшәгән?
Укучы.Малай әнисе белән генә яшәгән.
Укытучы.Аның әнисе нинди кеше булган?
Укучы. Тырыш, эшчән, чөнки кояш белән бергә торган, бергә яткан.
Укытучы. Улы аның хәленә кергәнме?
Укучы. Юк, ул көне буе урамда уйнап йөргән, әнисенә булышмаган.
2.Әнисе малайдан су алып кайтып бирергә үтенә.
Икенче абзац укучылардан рольләргә бүлеп укытыла.
Укытучы. Авыру әнисе малайга нинди эш кушкан?
Укучы.Әнисе малайга чишмәдән берәр чиләк су алып кайтып бирче дип үтенә.
Укытучы. Малай әнисенә ничек җавап бирә?
Укучы. Малай әнисенә дорфа җавап бирә.Үзең алып кайта алмадыңмыни, дип.
Укучы.Малайның җавабы белән сез килешәсезме? Ә сез ничек җавап бирер идегез?
Укучы. Мин малайның җавабы белән килешмим.Әни кешеләргә тупас эндәшергә ярамый, чөнки алар безне тапканнар, ашаталар, киендерәләр, карыйлар. Мин малай урынында булсам, хәзер, әнием, алып кайтып бирәм , дип әйтер идем.
Укытучы. Әнисе суны кайдан алып кайтырга кушкан? Аның суы нинди?
Укучы.Әнисе суны Көймә тавы артындагы чишмәдән алып кайтырга куша. Аның суы тәмле дә, салкын да, шифалы да, ди.
3. Дөнья ямьсезләнгән.
Әкиятнең бу өлешен укучылар иллюстрацияләргә карап сөйлиләр.
Укытучы. Малай кабат урамга чыккач, дөнья нишләгән?
Укучы.Дөнья коточкыч ямьсезләнеп киткән.
Укытучы. Малай нинди начарлык эшләгән?
Укучы. Малай әнисен алдалый. Ул суны ерак чишмәдән алып кайтмый, ә якын чишмәдән алып кайта.
Укытучы. Бу яман эшне нәрсә күрә?
Укучы. Бу начар эшне кояш күреп тора.
4.Яманнан кояш та ояла.
Соңгы өлешне укучылар рольләп укыйлар.
Укытучы. Кояшның каралу сәбәбен әни кеше ничек аңлата?
Укучы. Кемдер бу дөньяда ялган эш эшләгән, кояшның оялудан йөзе каралган.
Укытучы. Малай үзенең хатасын аңлаганмы?
Укучы. Малай үзенең хатасын аңлый, ул әнисеннән гафу үтенә.
Укытучы. Малай гафу үтенгәч, бар нәрсә элекке хәленә кайткан, бары кояштагы кара тап кына бөтенләй бетеп җитмәгән. Ни өчен дип уйлыйсыз?
Укучы. Начарлыкны гафу үтенеп кенә бетереп булмый.
Укытучы. Язучы Ф. Яруллин моны ничек аңлата? Шул юлларны табып укыгыз?(укучылар китаптан өзекне табып укыйлар)
Физкультминутка.
Кояш арыды, ял итә (кулларын партага куеп, башларын кул өстенә куеп йоклыйлар)
Кояш уяна, елмая.(торып басалар, кулларын югары күтәрәләр һәм өскә карыйлар)
Кинәт җил чыкты.(уңга, сулга чайкалалар)
Күк күкри башлады.(кул чабалар)
Яңгыр ява башлады(бармак очлары белән партага бәргәлиләр)
Яңгыр бетте, кояш балкый.(кулларны өскә күтәреп, тирән сулыш алалар һәм утыралар)
Укытучы.Әкиятне өлешләргә бүлеп карап чыктык. Әсәр өстендә эшне дәвам итәбез.
Бу әсәр нинди төр әкияткә керә?
Укучы. Әдәби әкият, авторы билгеле.
Укытучы. Фәнис абыегыз әкиятләр турында менә нәрсә дип язган: ”Әкиятләр кешене батырлыкка,матурлыкка өйрәтә. Әгәр әкият укыган баланың явызлыкка каршы йодрыклары йомарлана икән, ул инде тормышка битараф булып үсмәячәк. Әгәр аның җәберсетелгән әкият геройларын кызганудан күзләреннән яшь килә икән, аның күңеленә мәрхәмәт,шәфкать тамыр җибәрәчәк. Көн саен әнкәсенең әкиятләрен тыңлап йокыга киткән баладан да бәхетлерәк кеше юк, минемчә.Әкият-ул кешене туган көненнән алып ахыргы көненәчә озата баручы тормыш фәне. Дөньяда кеше яшәгән вакытта әкият тә яшәячәк.”
Укытучы. Бу әкият безне нәрсәгә өйрәтә?
Укучы. Бу әкият безне ялганламаска, әниләрнең сүзен тыңларга, гафу үтенә белергә, дорфа сөйләшмәскә өйрәтә.
Укытучы. Әни кеше нинди?
Укучы.Әни кеше тырыш, сизгер, акыллы.
Укытучы. Малайга нинди сыйфатлар хас?
Укучы. Малай ялкау, алдаша, дорфа җавап бирә, үз хатасын таный, гафу үтенә белә.
Укытучы. Малайның нинди сыйфатлары сезгә ошый яки ошамый?
Укучы. Миңа малайның әнисен ялганлавы ошамады. Шулай ук тупас сөйләшүе дә.
Укучы. Малайның үз хатасын тануы ошады.Чөнки үз хатаңны тану бик авыр, ул үзенә күрә бер батырлык эшли.
Укытучы. Сүзләрнең синоним парларын табыгыз?(Укучылар сенсор тактасында синонимнарның парларын табып, ук белән тоташтыралар)
шифалы куркыныч
эшләгән яманлык
начарлык шомлы
горизонт алдалый
файдалы офык
ялганлый кылган
Укытучы. Хәзер мәкальләрнең икенче өлешен тап.
1. Әткәм- шикәр, бала күңеле далада.
2. Ана җылысы- газиз нәрсә булмас.
3. Ана күңеле балада, кояш җылысы.
4. Ана өчен баладан әнкәм-бал.
Укытучы. Чынлап та, дөньяда бер генә ялган да эзсез калмый. Начар эш-гамәлләр үзеңә начарлык булып кайта. “Ялганчының өе янган, берәү дә ышанмаган”, - диелә татар халык мәкалендә. Димәк, ялганчы кешенең бер сүзенә дә ышанмый башларга мөмкиннәр.Син мәкальдә әйтелгән фикер белән килешәсеңме? Ни өчен ялганчының өе януына берәү дә ышанмаган?
Укучы. Ул бер тапкыр яганлаган, икенче тапкыр яганлаган, ә өченче тапкыр дөресен әйтсә дә, ялганчы кешенең бер сүзенә дә кешеләр ышанмый башлыйлар.
IV. Дәрескә йомгак ясау.
Укытучы. Бу әкият аша язучы нәрсә әйтергә тели?
Укучы. Алдашу, ялганлау начар гадәт. Син начарлык эшлисең икән, үз хатаңны таный белергә тиеш, гафу үтенергә тиеш.
V. Өй эше.
Укытучы.Сабак алган әлеге малай , киләчәктә нинди кеше булыр дип улыйсыз? Әкиятне үзегез дәвам итеп карагыз.
По теме: методические разработки, презентации и конспекты
“Саңгырау тартык [т] авазы һәм Т,т хәрефләре” темасына дәрес конспекты һәм презентациясе (1 нче сыйныфта белем алучы татар балалары өчен)
Әлеге дәрес эшкәртмәсе рус мәктәбендә 1 нче сыйныфта белем алучы татар балаларына “Саңгырау тартык [т] авазы һәм Т,т хәрефләре” темасын өйрәткәндә кулланылырга мөмкин...
“Я, я хәрефе” темасына дәрес конспекты (1 нче сыйныфта белем алучы татар балалары өчен)
Әлеге дәрес эшкәртмәсе рус мәктәбендә 1 нче сыйныфта белем алучы татар балаларына “Я, я хәрефе” темасын өйрәткәндә кулланылырга мөмкин...
2 нче сыйныфта укучы татар балалары өчен укудан һәм татар теленнән тематик план (дәреслек авторы Ягъфәрова Р.Х.)
2 нче сыйныфта укучы татар балалары өчен укудан һәм татар теленнән тематик план (дәреслек авторы Ягъфәрова Р.Х.)...
Рус мәктәбенең 4 нче сыйныфында укучы татар балалары өчен татар теленнән йомгаклау контроль эше
Грамматик биремле контроль диктант....
”Укыту – тәрбия процессында Г.Ибраһимов мирасын файдалану”(Рус мәктәпләрендә укучы татар балалары белән Г.Ибраһимов иҗатын өйрәнү)
Татарстан Республикасы Питрәч муниципаль районы Питрәч муниципаль бюджет белем бирү учреждениесе “ Аерым фәннәрне тирәнтен өйрәтүче Питрәч беренче урта гомуми белем бирү мәктәбе”....
Рус мәктәбенең 4нче сыйныфында укучы татар балалары өчен татар теленнән тестлар.
Рус мәктәбенең 4нче сыйныфында укучы татар балалары өчен татар теленнән тестлар....
“Я, я хәрефе” темасына дәрес конспекты (1 нче сыйныфта белем алучы татар балалары өчен)
Әлеге дәрес эшкәртмәсе рус мәктәбендә 1 нче сыйныфта белем алучы татар балаларына “Я, я хәрефе” темасын өйрәткәндә кулланылырга мөмкин...