”Укыту – тәрбия процессында Г.Ибраһимов мирасын файдалану”(Рус мәктәпләрендә укучы татар балалары белән Г.Ибраһимов иҗатын өйрәнү)
статья на тему

Александрова Миннегуль Имамовна

Татарстан Республикасы Питрәч муниципаль районы Питрәч муниципаль бюджет белем бирү учреждениесе “ Аерым фәннәрне тирәнтен өйрәтүче  Питрәч беренче урта гомуми белем бирү мәктәбе”.

 

 

 

                                         Г.Ибраһимов исемендәге

                 республика фәнни – гамәли конференциясе.

 

 

 

 

Чыгышның темасы :”Укыту – тәрбия процессында Г.Ибраһимов мирасын файдалану”(Рус мәктәпләрендә укучы татар балалары белән Г.Ибраһимов иҗатын өйрәнү)

 

Катнашучы:  Александрова Миннегөл Имам кызы

 

                          

 

 

       Г.Ибраһимов – классик әдип һәм журналист, күренекле җәмәгать һәм дәүләт эшлеклесе, галим һәм укытучы, татар телендәге дәреслекләр авторы, тел белгече, тарихчы һәм сәясәтче, татар прозасында аерым бер урын алып торучы зур талант иясе. Ул- әдәбиятыбызга үзенең беренче хикәяләре белән килеп кереп, шактый зур әдәби мирас калдырган язучыларыбызның берсе. Г.Ибраһимов  1907 нче елда “Зәки шәкертнең мәдрәсәдән куылуы ” дигән беренче хикәясен яза. Бу хикәядә Г.Ибраһимов иске кадим мәдрәсәләренең эчке тәртипләрен, уку-укыту программаларын, укыту рәвешен көлке объекты итеп сурәтли.  Үзен  чолгап алган тирәлеккә карап кешенең үзгәрүен- башта тыйнак, тәртипле тырыш Зәкинең усал, каты күңелле шәкерткә әйләнүен күрсәтә.  Хикәяне беренче тапкыр Ф.Әмирхан үзе оештырган газетада бастырып чыгара. Бу уңыштан соң язучы ныклап иҗат эше белән шөгыльләнә башлый. Утыз еллык иҗат гомерендә Г.Ибраһимов егермеләп хикәя, бер пьеса, дүрт роман, өч повесть, биш йөзгә якын тәнкыйть һәм публицистика мәкаләләре язып калдырган. Заманында тел һәм әдәбият буенча уннан артык дәреслек бастырып чыгаручы да ул. Аның “ Татар сарыфы”, ”Татар имлясы”, ”Яңа әдәбият”, ”Татар телен ничек укытырга”, ”Әдәбият дәресләре ” исемле китаплары, татар теле һәм әдәбияты буенча  беренче җитди теоретик һәм методик хезмәтләр буларак, озак еллар буе мәктәпләрдә дәреслек - кулланма рәвешендә укылып йөриләр. Гомумән алганда, Г.Ибраһимов- гаҗәеп бай  әдәби һәм фәнни мирас калдырган бөек шәхесләрнең берсе. Мирас зур, әсәрләр күп. Ләкин безнең укучыларбыз аның әсәрләрен нинди күләмдә өйрәнә соң? Без,татар теле һәм әдәбияты укытучылары, үзебезнең дәресләребездә, сыйныфтан тыш үткәрелгән  чараларда  аның иҗатына җитәрлек дәрәҗәдә игътибар бирәбезме, аның мирасыннан үзебезнең эшебездә җитәрлек күләмдә файдаланабызмы? Ә бу эшләрне башкару, үтәү өчен безнең андый мөмкинлекләребез бармы ? Бу сорауларга җавап бирү өчен мин иң элек татар теле һәм әдәбиятын укыту өчен төзелгән программаларга мөрәҗәгать иттем. Мин рус мәктәпләрендә укучы татар балалары белән эшлим, шуңа күрә сүз дә шул  төркемнәрдә Г.Ибраһимов иҗатын өйрәнү һәм өйрәтү, эшемдә бу зур мирасны куллану турында барачак.. Без әлегә “Рус телендә урта (тулы ) гомуми белем бирү мәктәбендә татар телен һәм әдәбиятын укыту программа”сы нигезендә эшлибез.Ул 2010 нчы елда “Мәгариф” нәшриятында басылган. Программада Г.Ибраһимов иҗатын өйрәнү төрлечә каралган. 5 нче сыйныфларда язучы иҗатын һәм “Яз  башы” хикәясен өйрәнүгә өч сәгать вакыт бирелә. Бу вакыт эчендә без әдипнең  тормыш юлы турында кыскача  белешмә бирергә, әсәрне өйрәнергә, анализларга тиешбез. Әсәр кыскартылып бирелә. Бу аңлашыла да, 3 сәгать вакыт  эчендә әсәрне тулысынча укып чыгып, анализларга мөмкин түгел. 6 нчы сыйныфларда Г.Ибраһимов программада бөтенләй юк. Ә 7 нче сыйныфларда язучының иҗатын һәм бер әсәрен өйрәнү   өчен биш сәгать вакыт каралган. Монда да иҗаты турында белешмә бирергә һәм бер хикәясен – “”Алмачуар”ын өйрәнергә кирәк. Тагын өстәмә рәвештә сыйныфтан тыш уку өчен ”Табигать балалары” хикәясе бирелә. 8-9 нчы сыйныфларда әдипнең иҗатын өйрәнүгә программада   бер сәгать тә каралмаган. 10 нчы сыйныфларда да программа буенча Г.Ибраһимов иҗатын өйрәнүгә бер сәгать тә юк. 11нче сыйныфларда әдипнең тормыш юлын һәм “Казакъ кызы” романын өйрәнү өчен ике сәгать вакыт бирелгән иде. Алдагы елларда без ФГОС (федераль дәүләт белем стандарты) буенча эшли башлаячакбыз. Бу программада да Г.Ибраһимов иҗатын өйрәнү өчен  дәресләр саны буенча әллә нинди үзгәрешләр юк. 5 нче сыйныфларда бер сәгать өстәлә, дүрт сәгать вакыт  бирелә, 7 нче сыйныфларда үзгәреш юк, биш сәгать көенчә калдырылган. 8,9,10,11 нче сыйныфларда да сәгатьләр саны шулай ук үзгәрешсез. 11нче сыйныфларда Г.Ибраһимов иҗаты аерым бер тема итеп бирелми , ә бәлки аерым чорлар әдәбиятына күзәтү ясаганда гына әйтелеп үтелә. Бу,минемчә, шундый зур әдәби  мирасы булган язучының иҗатын  өйрәнү өчен бик аз. Дөрес, без татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә укучыларны мөмкин булганча аның  иҗаты белән күбрәк таныштырырга тырышабыз. Әдипнен әсәрләре аша балаларда кешеләргә, хайваннарга, табигатькә  карата мәрхәмәтле булырга өйрәтәбез. 5 нче сыйныфта үтелә торган “Яз башы” хикәясен өйрәнгәндә геройларның психологиясенең, уй-кичерешләренең, табигать күренешләренең сурәтләнешенә игътибар итәбез, фикер алышабыз. Әсәрдә авыл балаларының җәйге шөгыльләре, балыкка барулары, авыл балаларына хас булган төрле тылсымлы көчләргә ышануы ачык, аңлаешлы, ышандырырлык   итеп тасвирлана. Бу әсәр аша укучыларда табигатьне ярату, аны саклау, гүзәллек, матурлык хисләре тәрбияләүне бурыч итеп куябыз. Әсәрдә бирелгән табигать күренешләре хикәянең төп герое – Салих образын ачуда да  зур урын  алып тора.  Салих- мәдрәсә шәкерте. Ул туган авылын, иптәшләрен сагынып  тәүге ялга кайткан. Ул – табигать баласы, аның күңеле иркенгә,табигать кочагына ашкына.Салих образы аша безгә автор табигатьнең матур яклары белән бергә куркыныч, дәһшәтле чакларын да ачып бирә. Кеше табигать баласы, табигать аңа рәхимле булса аңа да рәхәт, табигать көчен күрсәтсә, кеше үзен табигать каршында көчсез итеп тоя башлый. Бу хикәя аша автор кешене табигатнең аерылгысыз бер өлеше итеп сурәтли. Әсәрдә кеше хисе, психологик кичерешләр табигать күренешләре белән бәйләп сурәтләнә. Ә пейзажны рәссамнарча оста, таләпчән тасвирлау хикәяне мавыктыргыч һәм бербөтен итә.  Хикәяне өйрәнгәндә Г.Ибраһимовның тормыш юлына, балачагына игътибар итәбез. Әдип үзе дә авыл баласы, ул да балачакта иптәшләре белән урманга – җиләккә , елга - күлләргә - балыкка, болын- яланнарга ат көтәргә йөрергә яраткан. Балачак истәлекләре  соңыннан аның әсәрләрендә чагылыш тапкан. Дәрестә үткәрелгән бу чагыштырулар әдипнең тормышы юлын истә калдырырга да, әсәрне аңларга да ярдәм итә. Бу дәресләрнең төп максаты –хикәяне аңлап уку, авторның язу үзенчәлеген, хикәяләү осталыгын күзәтү; әсәрдә күтәрелгән мәсьәләләргә укучыларның үз карашларын булдыру һәм укучыларда табигатьне ихтирам итү, гүзәллек хисе тәрбияләү. Гомумән, ТР Фәннәр академиясе хакыйкый әгъзасы филология фәннәре докторы Дания Заһидуллина сүзләре белән әйтсәк :”Яз башы” хикәясе табигать күренешләрен һәм кеше кичерешләрен янәшә куеп тасвирлаган, гаҗәеп көчле табигать сурәтләре тудырган, әсәр тукымасына халык легендаларын урнаштырган әсәр буларак үзенчәлекле.” Гомумән, Г.Ибраһимов үзенең әсәрләрендә пейзаж, табигать күренешләрен сурәтләүгә зур игътибар бирә. Аның пейзаж сурәтләү осталыгы турында Г.Бәширов биргән бәяне әйтеп үтү дә җитә.”Табигатьне аңлауда Г.Ибраһимов минем беренче остазым булды,”-дип яза ул.

      7 нче сыйныфларда өйрәнү өчен “Алмачуар” хикәясе бирелә. 1922 нче елда язылган бу хикәя язучы иҗатында аерым бер урын тота. Әсәр кеше һәм табигать гармониясе турында. Хикәянең төп герое шулай ук авыл малае – Закир. Закир образы аша укучыларда кешелеклелек, ярдәмчеллек, хайваннарны ярату кебек сыйфатларны тәрбияләргә була. Закир үз туган авылын яратучы, саф күңелле, әлегә гаделлек белән гаделсезлекне үзенчә аңлаучы  һәм гаделсезлеккә үзенчә бәя бирүче һәм көрәшүче бала. Ул атлар ярата. Закир Алмачуар өчен барысын да эшләргә әзер. Ул аны карый, ашата, өйрәтә, аны сабантуйга – ярышка әзерли. Әтисенә Алмачуарны эшләтергә, сабанга җигәргә дә бирми; елый, тарткалаша, теләгенә ирешә. Барысы да яхшы кебек. Сабантуйда Күк бияне Алмачуар узып китә. Ләкин шатлык кайгы белән алмашына- ат үлә. Монда Закирның бөтен кичерешләре аеруча оста сурәтләнә. Бу хәл аның күңелендә мәңге төзәлмәс яра булып кала. Әсәрне өйрәнгәндә шулай ук әдипнең тормышына, балачаганы әйләнеп кайтырга, аның тормышын Закир тормышы белән чагыштырырга мөмкин. Язучы үзе дә бу әсәре турында: “Атлар ярату миңа әтидән күчкән булса кирәк. “Алмачуар” хикәям үз тормышыннан алып язылган дисәм дә була,” – дип искә ала. Г.Ибраһимов “Алмачуар” хикәясендә халкыбызның гореф-гадәтләрен, бәйрәмнәрен, татар кешесенең атка һәм җиргә булган мөнәсәбәтен, тырыш хезмәтен сурәтли. Әсәрне укыганда укучыларны намуслы, гадел булырга, хезмәтне яратырга, гореф-гадәтләрне сакларга өйрәтелә. КДУ  профессоры Азат Әхмәдуллин бу әсәргә түбәндәгечә бәя бирә “...Сабый баланың җанлы табигать вәкиле- атка мәхәббәтен кызыклы итеп, билгеле бер дәрәҗәдә психологик тирәнлектә гәүдәләндергән әсәр укучының яшь үзенчәлекләренә дә туры килә, баланы рухи баета.” 7 нче сыйныфта класстан тыш уку өчен “Табигать балалары ” хикәясе бирелә. Бу хикәя 1914 нче елда языла. Билгеле, бу әсәр югары сыйныфларда өйрәтелсә яхшырак булыр иде. Бу хикәясендә дә автор авыл яшьләренең тормышын җанлы, мавыктыргыч итеп сурәтли. Әсәр физик хезмәткә, крестьяннарның күркәм гадәтләренә уңай караш тәрбияли. Хикәя авыл яшьләренең бер- берсенә эчкерсез мәхәббәтен тасвирлавы белән дә отышлы, чөнки инде ул  14 – 15 яшьләрдәге балаларда уяна башлаган табигый хисләргә билгеле бер күләмдә җавап бирә.

Югары сыйныфларда Г.Ибраһимов әсәрләре аерым тема булып бирелми. Аның тормышы һәм иҗаты турында билгеле бер чор әдәбиятын өйрәнгәндә генә әйтеп үтелә. Мәсәлән, 10 нчы сыйныфта, Г.Исхакый иҗатын өйрәнгән вакытта аңа Г.Ибраһимовның мөнәсәбәте турында әйтеп үтмичә мөмкин түгел, чөнки әдип Г.Исхакыйны олы әдип итеп таный, аның иҗатын югары бәяли. Г.Ибраһимов башка язучыларның да иҗаты белән кызыксына, үз фикерләрен  әйтә. Мәсәлән, аның Ф.Борнаш, Ш.Бабич шигырьләренә, М.Максуд нәсерләренә, М.Фәйзи драмаларына бирелгән бәяләре шул хакта сөйли, аның гыйлми – тәнкыйди эшчәнлеген күрсәтә.  20 нче гасыр башы әдәбиятын өйрәнгәндә дә Г.Ибраһимов иҗатына тукталмыйча булмый. Чөнки 20 нче йөз башы әдәбиятында прозаның төп юнәлешен, асылын иң беренче чиратта Г.Исхакый, Ф.Әмирхан, Ш.Камаллар белән беррәттән Г.Ибраһимов иҗаты билгели. Ә инде 11нче сыйныфларда, 1917 елдан соңгы әдәбиятны өйрәнгәндә,(аңа барлыгы 2 сәгать вакыт каралган) Г.Ибраһимовның “Яңа кешеләр” драмасы  турында  кыскача гына мәгълүмат бирелә. Автор язучы-художник буларак,татар совет әдәбиятында беренчеләрдән булып революция, гражданнар сугышы вакыйгаларын сурәтли.  Бу драма революцияләр чоры тәрбияләгән яңа кешеләр  образын тудыручы беренче әсәрләрдән була . Бу драмада  автор сыйнфый каршылыкны, милли көрәшне сурәтли. Көрәш аша, эзләнүләр, каршылыклар аша яңа кешеләрнең илне якты киләчәккә илтәчәгенә ышаныч белдерә.  Әсәр безгә шул чорда җәмгыятьтә барган үзгәрешләрне,гражданнар  сугышы чорында татар авылы кешеләренең тормышын тулырак аңларга ярдәм итә.

      Алдагы сыйныфларда Г.Ибраһимовның тормышын һәм иҗатын өйрәнгәндә аның авыр тормышы, шәхес культы корбаны булуы, төрмәләрдә утыруы турында өстән-өстән генә әйтелеп үтелә. Ә инде 11нче сыйныфларда 50нче еллар әдәбиятын өйрәнгән выкытта шәхес культының фаш ителүе, аның корбаннарынын берсе булган Г.Ибраһимов турында да мәгълүмат тулырак бирелә.

     Программага кертелгән материаллар Г.Ибраһимовны күп кырлы шәхес буларак, тулырак өйрәнерлек булмаса да, укучыларыбыз күпмедер дәрәҗәдә аның әсәрләре белән танышалар, аның әсәрләрен яратып, кызыксынып укыйлар. Авторның программада бирелгән барлык әсәрләре дә тәрбияви характерда. Г.Ибраһимов әдәбиятның төп максатын кешенең хисләрен тәрбияләүдә күрә.Аның әсәрләренең төп үзенчәлеге  теленең матурлыгында, төгәллегендә. Язучының әсәрләре аша укучыларда кешеләргә, хайваннарга карата мәрхәмәтлелек, михербанлык хисләре, табигатькә сакчыл караш, туган җирен, туган авылын  ярату тойгылары тәрбияләнә. Язучы үзенең әсәрләрендә  татар халкының милли бәйрәмнәрен, йолаларын , гореф – гадәтләрен саклап калырга өнди.Гомумән, Г.Ибраһимов  иҗаты бер укучыны да битараф калдырмый.  Әмма, минем фикеремчә, рус мәктәпләрендә укучы татар балалары белән шундый галим язучының тормыш юлын, аның әсәрләрен  тулырак күләмдә өйрәнсәк яхшырак булыр иде.

 

      Кулланылган әдәбият .

1.Ибраһимов Г.Әсәрләр. 8 томда.Казан:  Татарстан китап нәшрияты,1986.

2.Хәсәнов М. Галимҗан Ибраһимов тормышы һәм иҗат юлы. Казан: Татарстан китап нәшрияты,1974 ел.

3.”Мәгариф ”журналлары,2012 №№1,2; 2003 №7

4.Минһаҗев Л.И.,Мияссарова И.Х. Татар балалар әдәбияты,Казан-Тарих,2003.

 

 

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл konferentsiyalrd_yasalgan_chygyshlar.docx1.48 МБ

Предварительный просмотр:

По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Р.Фәхреддин мирасын укыту- тәрбия процессында файдалану

Р. Фәхретдин мирасын дәрестә, дәрестән тыш эшчәнлектә киң файдаланабыз. Аның " Бары тик эш дәвамлы булганда гына , нәтиҗәле була "дигән фикере белән тулаем килешеп, А. Яхин программасы белән дәресләрд...

Укыту-тәрбия процессында Ризаэддин Фәхреддин хезмәтләрен файдалану.

Ризаэддин хәзрәткә киң сәләтлелек һәм күпьяклы эшчәнлек хас. Аның иҗади мирасын өйрәнгәндә эшчәнлегенең күбрәк кайсы ягына әһәмият бирүен әйтүе дә кыен: тәгълим-тәрбия эшендә, тарих фәнендә, әдәбиятта...

Укыту – тәрбия процессында Ризаэддин Фәхреддин хезмәтләрен куллану

Дәресләрдә  бөек педагогыбыз - Ризаэддин Фәхреддинның хезмәтләрен куллану ....

2 нче сыйныфта укучы татар балалары өчен укудан һәм татар теленнән тематик план (дәреслек авторы Ягъфәрова Р.Х.)

2 нче сыйныфта укучы татар балалары өчен укудан һәм татар теленнән тематик план (дәреслек авторы  Ягъфәрова Р.Х.)...

авторская программа " Укыту-тәрбия процессында Утыз Имәни иҗатын куллану"

9-11 класс укучылары өчен электив курс прграммасы . программаның максатлары, бурычлары, үткәрү формалары бирелгән....

УКЫТУ-ТӘРБИЯ ПРОЦЕССЫНДА КҮПМӘДӘНИЯТЛЕ ШӘХЕС ТӘРБИЯЛӘҮ НИГЕЗЛӘРЕ

Мәкаләдә күпмәдәниятле  тәрбия бирүнең нигезләре бирелә. Мәктәптә нинди эш алымнарын алып баруы турында күрсәтелә....