УКЫТУ-ТӘРБИЯ ПРОЦЕССЫНДА КҮПМӘДӘНИЯТЛЕ ШӘХЕС ТӘРБИЯЛӘҮ НИГЕЗЛӘРЕ
статья

Багавиева Гульгенэ Мунировна

Мәкаләдә күпмәдәниятле  тәрбия бирүнең нигезләре бирелә. Мәктәптә нинди эш алымнарын алып баруы турында күрсәтелә. 

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon statya._bagavieva_g.m._175_shk.na_tat.yaz_.doc48.5 КБ

Предварительный просмотр:

УКЫТУ-ТӘРБИЯ ПРОЦЕССЫНДА КҮПМӘДӘНИЯТЛЕ ШӘХЕС

 ТӘРБИЯЛӘҮ НИГЕЗЛӘРЕ

        Баһавиева Гөлгенә Мөнир кызы,

Казан шәһәре Совет районының “175 нче урта гомуми белем мәктәбе”

 гомуми белем муниципаль бюджет учреждениесе

Хәзерге вакытта халыкның хокукый һәм икътисадый аңы үсү белән беррәттән, аның милли аңы да үсә, үзгәрә. Бу исә мәктәпнең укучыларга милли мәдәниятне, әдәбият, сәнгатьне һәм башка милләтләр мәдәниятен, әдәбиятын, сәнгатен үзләштерүне, алар белән танышуны, аларны өйрәнүне таләп итә. Һәм бары тик мәгариф системасы аша гына яшь буынны социальләштерүне, шуның белән бергә гражданлык иминлеген, социаль тыныч яшәүне, ягъни безнең илнең киләчәген тәэмин итәргә мөмкин. Менә шуны истә тотып, хәзер дәресләрне күпмәдәниятле шәхес тәрбияләү принцибына нигезләнеп үткәрергә тырышабыз. Күпмәдәниятле белем бирү- укучыларны этник, гомуммилли мәдәният белән тирәнтен таныштыру, күп мәдәниятле полиэтник мохиттә яшәргә әзерләү һәм өйрәтү ул. Татарстан Республикасы - күп милләт яши торган төбәк. Шуңа күрә һәр кеше алдына башка милләт кешеләре белән дус яшәү, гомумкешелек кыйммәтләре, башка халыклар мәдәнияте белән таныштыру, үз милләтеңнең телен, мәдәниятен, милләт традицияләрен саклау һәм үстерү бурычын куябыз.  

Рәсәй президенты В.В. Путин да  2012 нче елның 12 нче декабрендә Федераль  собраниега булган юлламасында да бу мәсьәләнең мөһимлегенә басым ясады: “Без Рәсәй Федерациясендә яшәүче һәрбер милләткә зур хөрмәт белән карыйбыз, карарга тиешбез һәм караячакбыз да. Безнең  матурлыгыбыз һәм көчебез -күпмилләтлелегебездә”,-диде ул.  

Бүгенге көндә Татарстан җәмәгатьчелеге алдында иң әһәмиятле проблемаларның берсе булып балаларга күптармаклы мәдәни һәм күпмәдәниятле белем бирүне үстерү тора.  Башка милләт халыкларына карата ихтирам хисе тәрбияләү максатыннан, мәктәпләрдә күпмәдәнияле белем бирү турындагы карар кабул ителде.  Татарстан Республикасының мәгариф һәм фән министрлыгының гомуми белем бирү мәктәпләрендә укучыларның Рәсәй гражданлыгы бердәмлеген формалаштыру нигезе буларак күпмәдәниятле белем бирү турындагы карары нигезендә мәктәп һәм балалар бакчаларында күпмәдәниятле белем бирү моделен сынап карау өчен эксперименталь мәйданчыклар булдырылды.

Татарстанда 2011 елның 1 сентябрьдән “комплектлары (УМК) Күпмәдәниятле белем бирү моделе” сериясенең укыту-методик 50 гомуми белем бирү мәктәбендә һәм 10 балалар бакчаларында эксперименталь класслар һәм группаларда кулланыла башлады. Татарстан Республикасы мәгариф министрлыгы һәм Мәгарифне үстерү институты тарафыннан 1 нче класслар өчен укыту-методик комплектлары әзерләнде. Ул комплектка рус һәм татар телендәге дәреслек, эш дәфтәре, диагностик материал, аудиодиск, хрестоматия һәм укытучы өчен методик кулланма кертелгән.   

Күпмәдәниятле белем бирү федераль программасы нигезендә 2011-2014 елларда  башлангыч сыйныфларда, 2015-2019 елларда тулы булмаган гомуми һәм 2020-2021 елларда урта  гомуми белем бирүче мәктәпләрдә күпмәдәниятле укыту моделе кулланылачак. Башлангыч сыйныфта, урта  звенода предметлар татар һәм рус телләрендә өйрәнелә. Өлкән сыйныфларда профильле укыту  татар, рус һәм инглиз телләрендә алып барылырга мөмкин.

Бу экспериментка безнең мәктәбебез дә керде. Экспериментта эшләүче укытучыларыбыз, милли мәгариф буенча директор урынбасары Татарстан Республикасы мәгарифне үстерү институтында белем күтәрү курслары уздылар. Бүгенге көндә 1 нче сыйныфлар гына укыту-методик комплектлары белән тәэмин ителгән.

Күпмәдәниятле уку-укытуның нигезе, инде әйткәнчә, – уку процессында укучыларны төрле милләтләрнең мәдәниятләренә  якынайту, аралаша белү һәм төрле милләтле  дәүләттә яшәргә өйрәтү. Милләтләр берлеге проблемасы һәр мәктәптә дә бар, шуңа күрә күпмәдәниятле белем бирү эксперимент сыйныфлар белән генә чикләнмәскә тиеш.

Безнең мәктәбебездә дә төрле милләт балалары укый: удмуртлар, марилар, әрмәннәр, әзербайҗаннар, үзбәкләр, афганнар, аварлар, таджиклар, чувашлар, башкортлар, татарлар һәм руслар. Бу укучыларда үзләренең милләтләренә карата горурлык хисе, милли үзаң мәктәп күләмендә тәрбияләнергә тиеш.

Күпмәдәниятле тәрбия бирү татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә бик уңышлы тормышка ашырыла. Сыйныфларда төрле милләт балалары утыра. Укытучы бу балаларга татар милләте турында мәгълүмат бирә, йолалары, бәйрәмнәре, күренекле кешеләре белән таныштыра. Милләтләрнең бер-берсенә карата булган түземлелек хисләрен тәрбияләүдә матур әдәбият дәресләренең әһәмияте гаҗәеп дәрәҗәдә зур. Әдәби геройлар, аларның кылган эш-гамәлләре, яшәү ысуллары үрнәгендә бала үзен әйләндереп алган дөнья белән генә чикләнеп калмый, башка милләт вәкилләренең дә мәдәниятен, сәнгатен аңлау һәм кабул итү дәрәҗәсенә ирешә. Аерым халыкларга хас гореф-гадәтләрнең, бәйрәмнәрнең, яшәү рәвешләренең гомумкешелек кыйммәте булуына төшенә.

Тәрбияви өлкәдә фольклор әсәрләре аеруча мөһим роль уйный. Халык авыз иҗатында халыкның әхлакый идеаллары, әдәплелек, дуслык, туган илгә булган чиксез мәхәббәте, гаделлек, сафлык кебек сыйфатлар бары да чагылыш таба.

Укучыларда  милләтара  дуслык,  хөрмәт,  түземлелек  тәрбияләүгә дәресләрдә генә ирешеп булмый, әлбәттә, класстан тыш чараларның да әһәмияте зур. Шул исәптән мәктәбебездә күпмәдәниятле шәхес тәрбияләүгә караган төрле чаралар үткәрәбез. Мәсәлән, “Халыклар дуслыгы” фестивале уздырылды. Һәр класста “Без тату гаилә”,  “Тынычлык һәм дуслык дәресе” дигән темаларга сыйныф сәгатьләре, ә олы сыйныфлар өчен рус телендә “От диалога культур – к культуре диалога” мәсьәләсенә караган диспут үткәрелде. Фестиваль кысаларында рәсемнәр, балаларның туган телендә сөйләнгән шигырьләр, “Толерант кеше. Нинди  ул?”темасына иншалар, “Таныш булыйк” темасына презинтациялар бәйгесе узды. Һәр сыйныф безнең мәктәптә укучы милләт вәкилләре турында информация туплады һәм үзләре сайлап алган милләт турында “Халыклар мирасыннан” дигән күргәзмә оештырды.

     Район, шәһәр, республика һәм бөтенрәсәй күләмендә уздырыла торган  чараларда актив катнашабыз. Мәсәлән, һәрберебезгә таныш  булган «Татар егете»,  «Татар кызы», “Мин бит татар малае”, “Көз сылуы Сөмбелә” . Күптән түгел мәктәбебездә Яңа гасыр телевидениесенең “Без - Тукай оныклары” тапшыруы кунакта булды. Укучылар  үзләре иҗат иткән, танылган шагыйрьләребезнең шигырьләрен туган телдә сәнгатьле итеп сөйләделәр.

Укучыларыбыз белән бергә рус һәм татар театрларына йөрибез, музейларга, күргәзмәләргә бик теләп барабыз. Бу үз чиратында, үз халкының һәм бүтән милләтләрнең мәдәниятенә, гореф-гадәтләренә ихтирам тәрбияли.

 Мәктәбебездә күпмәдәниятле белем һәм тәрбия бирү юнәлешендә "Әллүки" исемле балалар фольклоры түгәрәге эшләп килә. Аның җитәкчесе башлангыч сыйныф укытучысы Мусина И. Ф. Бу программа Мәгарифне үстерү институты тарафыннан тикшерелде һәм рецензияләнде. Түгәрәкнең төп максаты: республикабызда яшәгән төрле милләт халыкларының    уеннарын һәм әкиятләрен, табышмак һәм мәзәкләрен, мәкаль һәм әйтемнәрен, җырларын, бәетләрен, биюләрен, такмак-такмазаларын, кичке уеннарын, милли халык йолаларын, бәйрәмнәрен өйрәнү, чагыштыру.  Программа дүрт елга  төзелгән. Һәр елга аерым тема, максат һәм бурычлар куелган.    Беренче елны  - «Халык   уеннары һәм әкиятләре, табышмак һәм мәзәкләре, мәкаль һәм әйтемнәрен» өйрәнәләр. Икенче ел - «Халык җырлары, бәетләре»,   өченче ел -  «Милли халык йолалары, бәйрәмнәре »,   дүртенче ел - «Халык   биюләре, такмак-такмазалары, кичке уеннары» темаларын үзләштерәләр.

“Әллүки” түгәрәге төрле күләмдә уздырыла торган чараларда актив катнаша һәм югары нәтиҗәләребез дә күп.

        Укучыларга күпмәдәниятле белем бирүдә музейларның да өлеше зур. Безнең мәктәптә “Мәгариф тарихы” музее бар. Музей берничә юнәлештә эш алып бара: төрле телләрдә экскурсияләр үткәрү, күренекле шәхесләр белән очрашулар  оештыру, укучыларны төрле бәйгеләргә әзерләү. Музей укучыларга элек мәктәптә булган пионер, комсомол оешмалары турында туры мәгълүмат бирә һәм кызыксыну уята, толерантлык, патриотизм хисләре тәрбияли.

Бүгенге көндә илебездә яшәүче халыкның күбесе алдына милли мәдәниятнең мөһим бер элементы булган туган телне яклау, аны торгызу, үстерү һәм саклау, аннан файдалана белү мәсьәләсе иң мөһим мәсьәләләрнең берсе булып килеп баса. Чөнки тел ярдәмендә кешенең һәм иҗтимагый төркемнәрнең уй-фикерләре формалаша. Яңа телне өйрәнеп, укучы яңа милли мәдәният белән дә таныша, телдә тупланган киң рухи байлыкларны үзләштерә. Бер генә милләт тә үз мәдәнияте кысаларында гына бикләнеп кала алмый. Шуңа күрә бүгенге көндә күпмәдәниятле җәмгыятьтә яши алучы укучылар тәрбияләү- Милли мәгариф системасының яңа стандартларында да төп урында тора. Милли мәктәпләрдә белем алучы укучылар татар һәм рус мәдәнияте белән генә чикләнмәскә, әйләнә-тирәбездә яшәүче башка милләтләрнең мәдәнияте белән дә таныш булырга тиешләр. Шулай булганда гына без илебездә, Г.Тукай әйткәнчә, “тел, лөгать, гадәт вә әхлак алмашып” яши алырбыз.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Укыту-тәрбия эшендә Ризаэддин Фәхреддин хезмәтләре

Бу мәкаләдә укыту-тәрбия процессында Р.Фәхреддин мирасын кулланудагы эш тәҗрибәсе яктыртыла....

Ризаэддин Фәхреддиннең педагогик карашларын укыту-тәрбия эшчәнлегендә куллану.

Мəктəп, андагы укыту-тəрбия процессын Риза Фəхреддиннең бүгенге милли мəгариф өчен дə əһəмиятен югалтмаган педагогик хезмəтлəреннəн башка күз алдына китерү һич тə дөрес булмас иде. Чөнки галимнең өйрə...

Р.Фәхреддин мирасын укыту- тәрбия процессында файдалану

Р. Фәхретдин мирасын дәрестә, дәрестән тыш эшчәнлектә киң файдаланабыз. Аның " Бары тик эш дәвамлы булганда гына , нәтиҗәле була "дигән фикере белән тулаем килешеп, А. Яхин программасы белән дәресләрд...

Укыту-тәрбия процессында Ризаэддин Фәхреддин хезмәтләрен файдалану.

Ризаэддин хәзрәткә киң сәләтлелек һәм күпьяклы эшчәнлек хас. Аның иҗади мирасын өйрәнгәндә эшчәнлегенең күбрәк кайсы ягына әһәмият бирүен әйтүе дә кыен: тәгълим-тәрбия эшендә, тарих фәнендә, әдәбиятта...

Укыту – тәрбия процессында Ризаэддин Фәхреддин хезмәтләрен куллану

Дәресләрдә  бөек педагогыбыз - Ризаэддин Фәхреддинның хезмәтләрен куллану ....

”Укыту – тәрбия процессында Г.Ибраһимов мирасын файдалану”(Рус мәктәпләрендә укучы татар балалары белән Г.Ибраһимов иҗатын өйрәнү)

Татарстан Республикасы Питрәч муниципаль районы Питрәч муниципаль бюджет белем бирү учреждениесе “ Аерым фәннәрне тирәнтен өйрәтүче  Питрәч беренче урта гомуми белем бирү мәктәбе”....

авторская программа " Укыту-тәрбия процессында Утыз Имәни иҗатын куллану"

9-11 класс укучылары өчен электив курс прграммасы . программаның максатлары, бурычлары, үткәрү формалары бирелгән....