Р.Фәхреддин мирасын укыту- тәрбия процессында файдалану
материал (11 класс) по теме

Хабибуллина Гульзира Замиловна

Р. Фәхретдин мирасын дәрестә, дәрестән тыш эшчәнлектә киң файдаланабыз. Аның " Бары тик эш дәвамлы булганда гына , нәтиҗәле була "дигән фикере белән тулаем килешеп, А. Яхин программасы белән дәресләрдә әсәрләргә анализ ясыйбыз.Әдәбият укытучысының олы бурычы- гүзәл холыклы кеше тәрбияләү. Мавыктыргыч дәресләрдә генә укучылар үзләрен шәхес итеп тоялар. Әдәплелек, тәрбиялелек кебек гүзәл сыйфатлар тәрбияләүдә Р. Фәхреддин хезмәтләренең әһәмияте искиткеч зур роль уйный. Мәшһүр галимебезнең хезмәтләре ата- бабаларыбызның бай акыл хәзинәсенә нигезләнгән зур чыганак булып тора Тәрбия эшенең нечкәлекләренә һәм үзенчәлекләренә тукталып, галим аны чорларга бүлеп карый.

 Гаиләдә булган тәрбия – “беренче” тәрбия.

Мәктәптә булган тәрбия – “ икенче” тәрбия.

Анннан соң булган тәрбия- “ өченче” тәрбия ди.

        Бу тәрбияләрдән беренчесе - аналардан, икенчесе - мөгәллимнәрдән, өченчесе - шулай ук мөгаллимнәрдән һәм укылачак китаплар һәм газеталар, дус мөгаләмәдә булачак затлардан өйрәнәләр,” дип яза.

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon khabibullina_g.doc43 КБ

Предварительный просмотр:

Хабибуллина Г.Җ.

Зәй муниципаль районы муниципаль бюджет учреждениесе “4 нче урта гомуми белем мәктәбе”,Зәй шәһәре.

Р.Фәхреддин мирасын укыту- тәрбия процессында файдалану

                                                                    Гыйлем юлы - бик  кадерле юлдыр,

                                                                  ләкин мәшәшкатьле һәм авырдыр.

                                                          Шулай булса да,очы- бәхеткә,

       Ахыры камиллекә барып туктыйдыр”.

Р.Фәхреддин.

       Р.Фәхреддин- тырышлыкның, хезмәт сөючәнлекнең матур бер үрнәге булып тора. Р.Фәхреддин карашларында гыйлем- мәгърифәт гаять мөһим урынны били.Үз эшчәнлегенең асылын ул “ милләтебезне укытуда һәм гыйлем” өйрәтүдә күрә [6,21]. Аның фикеренчә,“гыйлемнән башка байлык,
байлыктан башка гыйлем булмас. Ягъни, гыйлемсез милләт баемас вә алга китмәс, баемаган милләт гыйлем өйрәнә алмас” [6,23].

         Әдәбият укытучысының олы бурычы- гүзәл холыклы кеше тәрбияләү. Мавыктыргыч дәресләрдә генә укучылар үзләрен шәхес итеп тоялар. Әдәплелек, тәрбиялелек кебек гүзәл сыйфатлар тәрбияләүдә Р. Фәхреддин хезмәтләренең әһәмияте искиткеч зур роль уйный. Мәшһүр галимебезнең хезмәтләре ата- бабаларыбызның бай акыл хәзинәсенә нигезләнгән зур чыганак булы

         Эш практикамда Альберт Яхин  программасын уңышлы дип саныйм. Бу программаның эчтәлеге иҗади эштән   гыйбарәт. Ә иҗади эшне минутлар белән чикләп тә, сузып та булмый. Аеруча әһәмияткә ия булганы – баланың үзлегеннән фикер йөртүе. Альтернатив программа татар мәгърифәте традициясен дәвам итә һәм шул ук вакытта яңа таләпләргә дә таяна. Әсәрләр кыска булуы, бүгенге  көндә актуаль булуы белән аерылып тора.

       “Бары тик эш дәвамлы булганда гына нәтиҗәле була”дигән бөек фикер иясе. “Әдәбе тәгълим” китабына тукталыйк.Тәрбия эшенең нечкәлекләренә һәм үзенчәлекләренә тукталып, галим аны чорларга бүлеп карый.

 Гаиләдә булган тәрбия – “беренче” тәрбия.

Мәктәптә булган тәрбия – “ икенче” тәрбия.

Анннан соң булган тәрбия- “ өченче” тәрбия ди.

        Бу тәрбияләрдән беренчесе - аналардан, икенчесе - мөгәллимнәрдән, өченчесе - шулай ук мөгаллимнәрдән һәм укылачак китаплар һәм газеталар, дус мөгаләмәдә булачак затлардан өйрәнәләр,” дип яза.

        Мөстәкыйль рәвештә логик фикерләргә өйрәнү.

Логик фикер ярдәмендә әдипнең иҗади фикер төзелешен, табышын өйрәнү, димәк, укучыларга  иҗади фикерләү үрнәкләрен  дә өйрәтү.

Анализ нәтиҗәсендә әсәрнең эчтәлеге табу.

Каршы якларны табу- әсәрне икегә бүлү дигән сүз.

 Еракка куйсаң- якыннан алырсың.

  Әдәпкә күнсәң, адәм булырсың, яманга күнсәң әрәм булырсың

         Уңай образларны күрсәтү,  тискәре образларны сүрәтләү белән укучыны    тормыш матурлыгы турында уйланырга этәрә.

Искелек калдыклары булган һәм бернинди кабәхәтлекләрдән дә чирканмый торган персонажлар белән янәшәдә белем- мәгърифәткә омтылычу яшьләр, яңа кешеләр тагын да сафрак, тагын да күркәмрәк булып күренә. “ Әсма” повесте.

Гадәти фикерне каршылыкка китерүнең максаты – образ иҗат итү, ягъни күзгә күренеп торган эчтәлек белән канәгатьләнмичә, тагын бер эчтәлек, авторның уе, хисе,бәясе,дөньяга карашы кергән эчтәлек тудыру.

          Сәлимә, яки Гыйффәт”исемле романында “ гыффәтле” Сәлимә белән әдәпле шәкерт бәхетле гаилә төзиләр. Романда язучы, тормыш өчен дин белемен өйрәтү генә җитми, бәлки фәнни белемнәрне үзләштерү кирәк дигән фикер әйтә.Чын кеше булу өчен , гыйлем белән бергә күркәм холык һәм кешелекле булу, яшьләрне халыкка хезмәт күрсәтерлек итү өчен , мәдрәсәләрдә укыту – тәрбия ысулларын үзгәртеп кору кирәк дип саный.

           “ Әсма, яки Гамәл вә җәза” романында төп мәгънә- яхшылыкбүләге – бәхет,начар эшләрнең җәзасы- түбәнлек, хурлык булып тора. Маҗаралы сюжетка  һәм кискен конфликтка корылган бу әсәрне  Р. Фәхретдин, милләтне мәгърифәтле итү, идеяләре белән бергә, намуслы хезмәт, югары әхлакый сыйфатлар, мәрхәмәтлелек  кебек гомумкешелек кыйммәтләрен раслый, мәкер һәм явызлыкларны кире кага.

         Г. Тукай. “Баскыч”     

 Сөялгән, өй түрендә бар иде гаять тә зур баскыч,

Кырыклап басмасы бар – бик авыр һәм дә озын баскыч.

Кирәклектә  бәрабәр булсалар да басмалар бергә,

Югары басма тиңләшми  түбәнге басмалар берлә.

Югары басма мәгърур : “ Мин югары, сез түбәнсез, ди,

Ничек гали минем урным, түбәнгеләр, күрәмсез?”-ди.

Бер адәм килде дә  шул чакта, әйләндерде баскычны:

Түбәнге басмалар менде, югарысы түбән төште.

          Шигырьне ике өлешкә бүләбез.

Баскычның араталары үз-үзләре белән каршылыкка килә.Башта өстә була, аннары аска төшә.

Нинди юл белән? Баскычны әйләндерү юлы белән.

Мәгънә табабыз.Шагыйрь безгә бу шигыре белән ниләр әйтә?

Баскычта, аның басмалары да, баскычны әйләндерү дә, җәмгыять , язмыш, кешеләрнең биләгән урыны мәгънәсен алалар. Мактануның нәтиҗәсе- хурлык. Мактану – үзе үк нәтиҗәсез оттыру.

Чыгышымны йомгаклап “ ... Йөзләрчә адәмнәрнең көче җитмәгән бер хезмәтне – күркәм холыккамил кылыр.маллар белән сатылып алынмаган хәтерләр – гүзәл холык белән алыныр..” дип йомгаклыйсы килә.

Әдәбият

1.Фәхретдин Р. Балаларга үгет – нәсыйхәт.-Казан,2011.

2.Мәшһүр мәгърифәтче – галим, педагог Р. Фәхретдин мирасын укыту- тәрбия процессында файдалану.2 кисәк-Казан,2006.

3. Мәшһүр мәгърифәтче – галим, педагог Р. Фәхретдин мирасын укыту- тәрбия процессында файдалану.4 кисәк-Казан,2008.

4. Минһаҗева Г. Олыласаң олыны- олылалар үзеңне// Мәгариф.-1997.-№7

5. Фәхретдин Р. Сәлимә яки гыйффәт//Татар мәгърифәтчелек әдәбияты.Хрестоматия. – Казан:Татар. кит.нәшр,.1979.Б.264-311


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Укыту-тәрбия процессында Ризаэддин Фәхреддин хезмәтләрен файдалану.

Ризаэддин хәзрәткә киң сәләтлелек һәм күпьяклы эшчәнлек хас. Аның иҗади мирасын өйрәнгәндә эшчәнлегенең күбрәк кайсы ягына әһәмият бирүен әйтүе дә кыен: тәгълим-тәрбия эшендә, тарих фәнендә, әдәбиятта...

Укыту – тәрбия процессында Ризаэддин Фәхреддин хезмәтләрен куллану

Дәресләрдә  бөек педагогыбыз - Ризаэддин Фәхреддинның хезмәтләрен куллану ....

”Укыту – тәрбия процессында Г.Ибраһимов мирасын файдалану”(Рус мәктәпләрендә укучы татар балалары белән Г.Ибраһимов иҗатын өйрәнү)

Татарстан Республикасы Питрәч муниципаль районы Питрәч муниципаль бюджет белем бирү учреждениесе “ Аерым фәннәрне тирәнтен өйрәтүче  Питрәч беренче урта гомуми белем бирү мәктәбе”....

авторская программа " Укыту-тәрбия процессында Утыз Имәни иҗатын куллану"

9-11 класс укучылары өчен электив курс прграммасы . программаның максатлары, бурычлары, үткәрү формалары бирелгән....

Ризаэддин Фәхреддин мирасын балаларга рухи-әхлаки тәрбия бирүдә файдалану

   Ризаэддин Фәхреддин дә: “Әхлак белән әдәбият бергә булырлар. Бер кавемнең әдәбияты нинди рәвештә булса, әхлагы да шул рәвештә булыр,”- дип язып калдырган [1:135]. Чынла...

УКЫТУ-ТӘРБИЯ ПРОЦЕССЫНДА КҮПМӘДӘНИЯТЛЕ ШӘХЕС ТӘРБИЯЛӘҮ НИГЕЗЛӘРЕ

Мәкаләдә күпмәдәниятле  тәрбия бирүнең нигезләре бирелә. Мәктәптә нинди эш алымнарын алып баруы турында күрсәтелә....