Ризаэддин Фәхреддин мирасын тәрбия процессында куллану үзенчәлекләре
методическая разработка на тему

Хәмәтҗанова Гөлинә Илдар кызы

Минем фәнни эшем

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon tezis.doc33.5 КБ

Предварительный просмотр:

Ризаэддин Фәхреддин мирасын тәрбия процессында куллану үзенчәлекләре

Хәмәтҗанова Гөлинә Илдар кызы

Татарыстан Республикасы Яшел Үзән районы

“Әйшә гомуми урта белем бирү мәктәбе”

муниципаль бюджет белем бирү учреждениесе

татар теле һәм әдәбияты укытучысы

Халык телендә хөрмәт белән “Риза казый” дип йөртелгән атаклы акыл иясе Ризаэддин Фәхреддин галим, журналист, әдип, филолог, тарихчы, археограф, публицист, педагог, тарбияче, моралист, философ, рухани, ислам белгече һәм киң җәмәгать белгече буларак билгеле. Шуңа күрә аның иҗади мирасын өйрәнгәндә эшчәнлегенең күбрәк кайсы ягына әһәмият бирүен әйтүе дә кыен. Ул, нинди генә кыен шартларда яшәсә дә, халыкка файда китерерлек эшләр башкарудан, тирән эчтәлекле китаплар язудан туктамаган. Мәгьлүм булганча,  галим үзе исән вакытта 147 китап бастырган.

Әлеге фәнни эшне башкару алдыннан без дә үзебезнең алга Ризаэддин Фәхреддин иҗатын, уку-укыту өлкәсендәге эшчәнлеген өйрәнүне төп максат итеп куйдык. Моңа ирешү өчен түбәндәге бурычлар билгеләнде:

- укытучы буларак эшчәнлегенә күзәтү ясау;

- шәхес тәрбияләүдә Ризаэддин Фәхреддин методын куллану;

- Ризаэддин Фәхреддиннең тәрбия өлкәсендәге зур эшчәнлегенең бүгенге көндә актуальлеген ачу.

Ризаэддин Фәхреддин безнең өчен беренче чиратта укытучы, тәрбияче буларак атаклы. Галим фикеренчә, балага тәрбия бик кечкенә чактан ук бирелә башларга тиеш. Ул баланы бернинди орлык чәчелмәгән җир яки һичбер бизәк ясалмаган чиста кәгазь белән чагыштыра. Димәк, без “Ни чәчсәң, шуны урырсың” дигән мәкальне онытмыйча, балаларга гүзәл тәрбия бирергә омтылырга тиешбез.

XX йөз башларында Ризаэддин Фәхреддиннең бу әсәрләреннән искелек калдыклары дип көлсәләр дә, хәзерге заманда галимнең иҗатына башка караш барлыкка килде. Аның мирасын халыкка кире кайтардылар. Бу өлкәдә галим Әнвәр Хәйри күп көч куйды, китапларын тәрҗемә итеп бастырып чыгару өстендә эшләде. Алардан бала тәрбияләү өчен бик күп файдалы киңәшләр алырга мөмкин. Шул исәптән, Ризаэддин Фәхреддин иҗатында укытучылар өчен дә кулланма, методик ярдәмлек булырлык нәрсәләр бар. Безнең фикеребезчә, аларны укучыларга тәрбия бирү процессында куллану һич тә комачау итми.  Сыйныф сәгатьләре үткәргән вакытта Ризаэддин Фәхреддин хезмәтләре буенча темалар алу бик отышлы, чөнки аларда төрле-төрле әдәп-әхлак мәсьәләләре аерым-аерым күтәрелеп чыккан. Мисал өчен, киенү әдәбе буенча малайлар өчен, кызлар өчен, олылар өчен булган китапларында киңәшләр бирә. Шулай ук аның китапларында һөнәр сайлау, ашау-эчү, гаилә кору буенча киңәшләр, исерткеч эчемлекләрнең зарары, гаделлек һ.б.кебек күркәм сыйфатлар турында да материаллар бар.

Дәрес вакытында исә, Ризаэддин Фәхреддиннең әдәп-әхлак турындагы язмаларын, китапларыннан өзекләрне күбрәк тел дәресләрендә алырга мөмкин. Без аларны төрле темаларны өйрәнгәндә грамматик анализ өчен материал буларак куллана алабыз. Сүз төркеме, авазлар составы, җөмлә кисәкләре, җөмлә төзелеше һ.б. тикшергәндә ул текстлар тикшерү материалы булып кына калмыйча, тәрбия чарасына да әйләнә.

        Ризаэддин Фәхреддин фәнни китаплар язу белән беррәттән әдәби әсәрләр дә иҗат иткән. Мәктәп программасында аның иҗаты татар мәктәпләрендә 9 нчы сыйныфта өйрәнелә. Бу әсәрләрнең дә укучыларга тәрбия бирүдә роле гаять зур.

Югарыда әйтелгәннәргә гомуми йомгак ясасак, мондый нәтиҗәләр чыгара алабыз: Ризаэддин Фәхреддин халыкны белемле һәм тәрбияле итү өлкәсендә күп эшләгән. Ул балаларны тәрбияләүне бик яшьтән башларга кирәклеген искәртә һәм бу процессны берничә чорга бүлеп, үз хезмәтләрендә һәрберсе буенча да аерым киңәшләр бирә, күркәм холык, матур гадәтләр, дөрес яшәү рәвеше алып баруны пропагандалый. Аның матур әдәбият өлкәсендә язылган әсәрләре дә шушы максатны тормышка ашыруга хезмәт итә. Гомумән, олуг мәгърифәтче, галим Ризаэддин Фәхреддин шәхес формалашуда тәрбиянең ролен югары бәяли һәм үзе дә бөтен гомерен халкыбызның белемен, әхлагын күтәрүгә багышлый.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

“Ризаэддин Фәхреддин мирасын татар теле дәресләрендә файдалану тәҗрибәсеннән.” ( Гади, ике компонентлы һәм катлаулы кушма җөмләләргә синтаксик анализ ясау өчен, Ризаэддин Фәхреддиннең тәрбияви темага фикерләреннән тупланган карточкалар комплекты).

Бүгенге көндә күп укытучылар катнаш (интегрированный) дәресләргә ешрак мөрәҗәгать итә. Чыннан да, татар теле дәресләрендә шушы алымны кулланып, укучыларга шактый күп әдәби-фәнни материалны да җиткерер...

Ризаэддин Фәхреддин мирасын дәрестә һәм дәрестән тыш чараларда куллану.

Ризаэддин Фәхреддин мирасын дәрестә һәм дәрестән тыш чараларда куллану....

Укыту – тәрбия процессында Ризаэддин Фәхреддин хезмәтләрен куллану

Дәресләрдә  бөек педагогыбыз - Ризаэддин Фәхреддинның хезмәтләрен куллану ....

Презентация "Җырларны тәрбия процессында куллану"

"Җырларны тәрбия процессында куллану"...

Балаларга әхлак, әдәп тәрбиясе бирүдә Ризаэддин Фәхреддин мирасын файдалану

Балаларга әхлак, әдәп тәрбиясе бирүдә бөек мәгърифәтче, галим Ризаэддин Фәхреддиннең үгет-нәсыйхәтләрен файдалануымны сезнең белән уртаклашасым килә....

Рус төркемнәрендә укучы төрле милләт балаларында толерантлык тәрбияләүдә Ризаэддин Фәхреддин мирасын куллану . (Мастер – класс)

Конспект мастер-класса для учителей татарского языка, работающих в русскоязычных группах...

Ризаэддин Фәхреддин мирасын балаларга рухи-әхлаки тәрбия бирүдә файдалану

   Ризаэддин Фәхреддин дә: “Әхлак белән әдәбият бергә булырлар. Бер кавемнең әдәбияты нинди рәвештә булса, әхлагы да шул рәвештә булыр,”- дип язып калдырган [1:135]. Чынла...