Рус төркемнәрендә укучы төрле милләт балаларында толерантлык тәрбияләүдә Ризаэддин Фәхреддин мирасын куллану . (Мастер – класс)
методическая разработка на тему

Конспект мастер-класса для учителей татарского языка, работающих в русскоязычных группах

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл riza_fhreddin.docx45.83 КБ

Предварительный просмотр:

Татарстан Республикасы  “Лениногорск муниципаль районы”

муниципаль берәмлегенең “7нче урта гомуми белем бирү мәктәбе”

муниципаль гомуми белем бирү учреждениесе

Рус төркемнәрендә укучы төрле милләт балаларында    толерантлык  тәрбияләүдә Ризаэддин Фәхреддин

 мирасын куллану .

(Мастер – класс)

                    Әзерләде:

                                                               югары квалификацион категорияле

                                                                    татар теле  һәм әдәбияты укытучысы

                                                         Батталова Миләүшә Заһит кызы

Эшчәнлек адымнары

Эшчәнлек эчтәлеге

Искәрмә

1

Кереш

     Исәнмесез, хөрмәтле коллегалар! Белем бирүдә федераль дәүләт стандартларын гамәлгә кую чорында, мәктәпләрдә рус телле балаларга татар теле укыту процессында бик күп проблемалар хәл итәргә туры килә. Мәсәлән, ничек итеп рус телле төркемнәрдә ФДБС таләпләрен истә тотып,  яңа укыту технологияләрен кулланып, шул ук вакытта халкыбыз мирасына да тиешле игътибар биреп милли үзаң, толерантлык тәрбияләргә? Дәреслектә бирелгән материал, класстан тыш уку материалын һәм программа таләпләрен бер дәрестә берләштереп буламы?

 

2

Актуальләштерү

       Р.Фәхреддиннең “Балаларга үгет-нәсыйхәт”,  “Тәрбияле бала”,  “Шәкертләр әдәбе”, “Гаилә”, “Тәрбияле ана” һ.б. әсәрләрен төрле сыйныфларда өстәмә әдәбият итеп барлык татар теле һәм әдәбияты укытучылары да куллана.  Чөнки бу китапларда Р.Фәхреддин халкыбызның күп гасырлар дәвамында яшәп килгән гаиләдәге тәрбия чараларын, күптөрле күркәм гореф-гадәтләрен, ата-баба йоласы буларак буыннан-буынга күчеп сакланып  калган өлгеләрне, гомумән, халык педагогикасы ядкәрләрен бергә туплап биргән.        Татар халкының горурлыгы булган гали зат, гаҗәеп киң карашлы, тирән энциклопедик белемле, милли тарихка һәм үз чорының рухи тормышына караган бихисап күп хезмәтләр иҗат иткән бөек галим Ризаэддин Фәхреддиннең хезмәтләре шәхес  тәрбияләүдә мөһим һәм кирәкле чыганак дип уйлыйм.

         Яшь буынны яхшы сыйфатлы мәдрәсәләрдә укытып һәм югары әхлак сыйфатларына ия булган мәдәниятле кешеләр итеп тәрбияләп, олы тормыш юлына әзерләү гамәлен Р.Фәхреддин җәмгыятьнең иң изге, иң җаваплы, иң мөһим эше итеп карый. Укытучыларның вазифалары – гыйлем өйрәтү, укыту белән генә чикләнмичә, мәктәп балаларының күңелләренә яхшы гадәтләр, тырышлык, гүзәл холык, тугрылык, бер-берсенә карата ихтирамлылык сыйфатларын тәрбияләүне дә үз эченә ала дип саный Риза Фәхреддин.

        Рус төркемнәрендә төрле милләт балалары укый. Аларны бер-берсен аңлап, хөрмәт итеп, киләчәктә дә дус-тату яшәргә өйрәтү – безнең турыдан-туры бурычыбыз. Хәзерге заманда  иң актуаль, илебездә генә түгел, бөтен дөньяда көн үзәгендә торучы проблемаларның берсе – толерант шәхес тәрбияләү.

        Р.Фәхреддин “Әдәбе тәгълим” китабына эпиграф итеп түбәндәге юлларны китергән: “Балаларыгызны үзегезнең заманыгыздан башка бер заман өчен укытыгыз, чөнки алар сезнең заманыгыздан башка бер заманда яшәү өчен дөньяга килгәннәр”. Нинди тирән мәгънәле сүзләр!

 Киләчәгебез тыныч булсын дисәк, без бу турыда бүген уйларга тиеш .

     

   Экранда Р.Фәхреддин турында презентация бара

3

Мотивлаш

тыру

     Дуслар! Бүгенге дәресебездә без барыбыз өчен дә бик мөһим тема турында сөйләшербез. Бөек татар галиме, педагог, мәгърифәтче Р.Фәхреддин сүзләренә игътибар итегез әле!   “Без дөньяга мәңге торып һәм башка милләтләр белән берлектә җир йөзеннән файдаланыр өчен килгән милләтмез” – дигән ул. Бу сүзләргә нинди мәгънә салды икән? Берлектә яшәргә, шул ук вакытта милләтне саклап,  башкалардан аерылып торырга тиеш дигәнне аңлата бу сүзләр. Бу фикер кайсы милләт турында? Әлбәттә, һәр милләт турында шулай әйтеп була.

Экранда: “Без дөньяга мәңге торып һәм башка милләтләр белән берлектә җир йөзеннән файдаланыр өчен килгән милләтмез” (Р.Фәхреддин)

Фронталь фикер алышу

4

Проблеманы кую ситуациясе тудыру

Нәрсә белән аерыла соң төрле милләтләр?

  •  Тел
  • Кием
  • Традиция
  • Мәдәният һ.б.

    Экранда төрле милли кием үрнәкләре

    Куелган сорауга җаваплар тыңлана.

5

Проблеманы адымлап чишүне оештыру

1.- Әлбәттә, иң беренче күзгә ташланган аерма – бу милли кием. Бүгенге көндә милли кием  ни өчен кирәк? Сыйныфташларыгыз әзерләгән кечкенә видеосюжетны карап китик әле.

2.- Айдар нәрсә дип әйтте? Милли кием һәр халыкның җанын, күңелен чагылдыра, диде.

3.- Без бүген бу киемнәрне күрәбезме? Дөрес, бәйрәмнәрдә, концертларда, һ.б. Ә үзебез киябезме? Әйдәгез, милли кием элементларын искә төшерәбез.

4. Хәзер уйнап алабыз. Сезнең алдыгызда кием элементлары төшкән рәсемнәр. Үзегезгә берсен сайлап алыгыз. Сез бу киемне киясезме? Кайчан киясез? Бер җөмлә төзегез. Хәзер 1нче төркемдә утыручылар торып кулга-кул тотыналар һәм бер түгәрәк ясап басалар. 2нче төркемдә утыручылар тышкы түгәрәк ясап басалар. Музыка уйный башлагач, ике түгәрәк төрле якка әйләнә, мүзыка туктагач, туктыйсыз һәм каршыгызга туры килгән иптәшегезгә үзегезнең җөмләгезне әйтәсез. Музыка дәвам иткәч, тагын әйләнәсез һәм тагын сөйләшеп аласыз. Уен тәмамлангач, урыннарга утырып, фикер алышыгыз. Сез элек ничек уйлый идегез? Хәзер ничек уйлыйсыз? Кайсы милли кием элементы хәзер дә киелә? Фикерләрегезне әйтегез.

(Милли киемнәр төрле булса да, барыбыз өчен дә хас күлмәк, яулык, алъяпкыч бар икән)

5. Безнең икенче аермабыз  - тел дигән идек. Без ничек телне өйрәнәбез?    Кечкенәдән бишек җырлары тыңлыйбыз, әкиятләр ишетәбез. Охшаш әкиятләребез бармы? Бар, төп геройлары да бер төрле, мәсәлән, Су анасы – Русалочка, Леший – Шүрәле, Колобок – Камыр батыр һ.б.. Әкиятләр ни өчен кирәк? Балага тәрбия бирү өчен.

6. Халык авыз иҗатының тагын бер бик тәрбияви жанры бар. Бу мәкальләр.  Сезнең алдыгызда 3 мәкаль һәм Р.Фәхреддиннең 3 фикере. Аларны укыгыз һәм тәңгәл китерегез. Хәзер әйтегез, ә рус телендә бу мәкальләрнең эквивалентлары бармы? Кайсы төркем тизрәк җавапны әзерләр икән?

      Гыйлем һәм тәрбия авырлыкларын хәзерге вакытта ихлас һәм мәхәббәт белән чәчсәгез, киләчәктә файдалы җимешләрен дә үзегез җыярсыз. ( Ни чәчсәң — шуны урырсың)

     Күп сөйләшүдә зарар күп, вә аз сөйләшүдә файда күп икәнлеген белдерерләр   (Аз сөйлә,күп эшлә)

     Бер тарыдан ботка булмаса да, күп тарыдан ботка була   (Ил төкерсә, күл була).

     Дөньяда кеше белми кала торган эш булмас     (Без капчыкта ятмый, Кырын эш кырык елдан соң да беленә)

-   Димәк, мәкальләр төрле телләрдә дә бар. Алар барысы да халыкның тәрбия чарасы булып тора.

7. Тәрбияле кеше нинди була соң ул? 1нче төркем тәрбияле кызларга характеристика бирә, 2нче төркем  гомүмән тәрбияле кешене тасвирлый.  Сезнең алдыгызда 4әр кәгазь бите ята, шуларның һәрберсенә бер сүз язып, аны иптәшләрегезгә әйтегез һәм өстәл уртасына куегыз. А хәрефе каршындагы укучы башлый.

    Төркемнәр әзер. Алдагы бирем шундый. 1нче төркем, “Яшьләргә бүләк” дип аталган борынгы Кытай трактатыннан бер өзек һәм Р.Фәхреддиннең әсәреннән бер өзекне укыгыз, чагыштырыгыз. Уртак якларын табыгыз. Тәрбияле кызларга нинди сыйфатлар хас, алардагы фикер сезнең фикергә туры киләме?

    2нче төркем шулай ук Р.Фәхреддиннең  әсәреннән бер өзекне борынгы Гарәп трактатыннан өзек белән чагыштыра һәм уртак якларын эзли, үз җаваплары белән тәңгәл килгән якларын эзли. Җавапларыгыз әзерме? В хәрефе каршында утыручы укучылар фикерләрен уртаклаша.

Димәк, төрле халыкларның тәрбиягә карата уртак таләпләре күп икән.

Экранда “Милли кием” дип аталган видеосюжет күрсәтелә.

Экранда милли кием элементлары.  Сүзлек белән эш.

Фикер алышу, җөмләләр язу

“Парлар табышу” уены

Эш төркемәрдә башкарыла, җавапны беренче әзер булган төркем башлый, икенчесе дәвам итә

Джод  тотс структурасы

Дәреслек һәм таратма материал белән эш.

6

Нәтиҗә ясап, проблема чишелешен  модельләштерү – ысул аерып алу

    Ә хәзер, дусларым, әйтегез әле. Бүгенге дәрестән соң сезнең төрле милләтләр турында фикерегез үзгәрдеме? Элек ничек  уйлый идегез һәм хәзер ничек уйлыйсыз? (Элек мин без бөтенләй төрле дип уйлый идем, ә хәзер охшаш якларыбыз күп дип уйлыйм һ.б.)

   Тактага карагыз әле. Анда Р.Фәхреддиннең 3 фикере язылган. Шуларның кайсысы бүгенге дәрескә йомгак була ала?

  “Дөньяда яшәргә һәм башкалар рәтендә тигез гомер сөрергә теләгән милләт үткән көннәрен һәм мәдәниятын белсен һәм үз тарихы белән дус булсын иде”

  “Өйрәтелмәгән ат ни арба тарта белмәгән вә ни сабан йөртә алмаган кебек, тәрбия бирелмәгән бала да һичбер эшкә ярамас”.

   “Алтыннан да кыйммәтле, оҗмах нигъмәтләреннән дә кадерле булган нәрсә — тәрбияле баладыр”.

   Дәрес ахырында шундый нәтиҗәгә киләбез: төрле милләтләрне саклап калу өчен, һәрберебез үз телебезне, тарихыбызны һәм мәдәниятыбызны саклап калырга һәм башка милләтләрне хөрмәт итәргә тиеш.

 Хөрмәтле коллегалар!  Нинди ысуллар белән генә эшләсәк тә, безнең максатыбыз бер – киләчәк буынны тәрбияләү. Бу җаваплы эшебездә барыгызга да иҗади уңышлар телим!

Экранда Р.Фәхреддин сүзләре.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Рус мәктәпләренең 5 нче сыйныф рус төркемнәрендә "Сүз төркемнәре иленә сәяхәт" темасына үткәрелгән ачык дәрес эшкәртмәсе

Өйрәнелгән грамматик  материалны кабатлау, белемнәрен системага салу  максатыннан үткәрелгән дәрес эшкәртелмәсе....

УКЫТУЧЫНЫҢ ШӘХСИ ИҖАДИ ЭШ ТЕМАСЫ: “Милли төбәк материалын дәресләрдә куллану һәм укучыларда милли үзаң тәрбияләү”.

Без соңгы елларда укыту һәм тәрбия процессын фикерләүдә күп очракта халык педагогикасына таянабыз. Халыкның педагогик осталыгы, аның тәрбияви байлыгы галимнәрне генә кызыксындырып калмады, прак...

Чыгыш. "Рус төркемнәрендә татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә матбугаттан файдалану"

Рус төркемнәрендә татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә матбугаттан файдалану...

Рус төркемнәрендә укучы балалар өчен татар теленнән контроль эшләр. (5-8нче сыйныфлар өчен)

ус төркемнәрендә укучы балалар өчен татар теленнән контроль  эшләр.                                   (5-8нче ...

"Федераль Дәүләт Белем Бирү Стандартларының эшчәнлекле ысулын кулланып, рус төркемнәрендә укучы балаларга татар телен укыту" исемле методик тема өстендә өзлекле эш

        Икенче буын  Федераль Дәүләт Белем  Бирү Стандартлары (ФДББС) замана таләпләренә җавап биреп, яңа иҗади эшләүче, эзләнүче, фикерләү сәләтләрен туплый белүч...

Ана теле һәм әдәбияты дәресләрендә тәнкыйди фикерләү технологиясе алымнарын куллану» Мастер-класс

Ана теле һәм әдәбияты дәресләрендә тәнкыйди фикерләү технологиясе алымнарын куллану мисалы буларак Сораулар ромашкасы алымы тәкъдим ителә....