Рус мәктәпләренең 5 нче сыйныф рус төркемнәрендә "Сүз төркемнәре иленә сәяхәт" темасына үткәрелгән ачык дәрес эшкәртмәсе
план-конспект урока (5 класс) на тему

Вагизова Гулия Наилевна

Өйрәнелгән грамматик  материалны кабатлау, белемнәрен системага салу  максатыннан үткәрелгән дәрес эшкәртелмәсе.

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon achyk_dres.doc835 КБ

Предварительный просмотр:

Сүз төркемнәре  иленә  сәяхәт

        Хәзерләде: Вагыйзова Г.Н.

        Круглое Поле гомуми урта

        белем бирү мәктәбенең

        1 категорияле татар теле

        Һәм әдәбияты укытучысы

Дәреснең темасы: “Сүз төркемнәре  иленә  сәяхәт»

Дәреснең максаты: өйрәнгән грамматик материалны кабатлау, системага салу.

Бурычлар:

1.Белем бирү:

  1. исем, сыйфат, фигыль сүз төркемнәрен, өйрәнгән лексик-грамматик материалны  кабатлау;
  2.  Г.Тукай, М. Җәлилнең тормыш һәм  иҗатын чагылдырган  материал  белән эш.

2. Үстерү:

  1. укучыларның фикерләүләрен, хәтер, игътибарлылыкларын  үстерү;
  2. сөйләм телләрен үстерү.

3.Тәрбияви:

  1. татар халкының бөек язучылары Г.Тукай, М. Җәлилнең тормыш һәм  иҗатларын өйрәнүгә  кызыксыну, хөрмәт хисләрен уяту;
  2. дуслык, бердәмлек, ярдәм итә белү кебек уңай сыйфатлар  тәрбияләү;
  3. укуга җаваплы караш булдыру.

Җиһазлау:

1этапка: Г.Тукай портреты, «Шүрәле» балетыннан өзек, рәсемнәр(һәр балага өләшү өчен), поезд рәсеме, поезд тавышы яздырылган диск, “Шүрәле” рәсеме, перфокарточкалар,чәчәкләр, DWD –проектор, компьютер;

2 этапка: рәсемнәр:кояш, болыт, тактада сыйфатлар, DWD –проектор, компьютер, тактада сыйфатлар;

3этапка: М.Җәлилнең һәйкәле, индивидуаль карточкалар, DWD –проектор, компьютер,  М.Җәлилнең  иҗатын яктырткан методик әсбап-диск (фотоальбомы, шигырьләре һ.б.), кызыл ромашка рәсеме.

Дәреснең тибы: темага бәйле рәвештә лексик һәм граммтик күнекмәләрне камитлләштерү.

Дәрес формасы: дәрес-сәяхәт

                      Дәрес барышы

I.Оештыру. Уңай  психологик халәт тудыру.

1. Исәнләшү:

-Исәнмесез, укучылар!

-Исәнмесез, саумысез!

-Хәерле иртә, балалар!

-Имин үтсен, көнегез!

-Кәефләрегез ничек?

- Кояшлы иртә кебек.

Татар телен, Тукай телен өйрәнергә дип килдек.

2. Деҗур укучы белән әңгәмә.

3. Дәрес мәсьәләсен кую.

Укытучы:

-Укучылар бүген без сүз төркемнәре   иленә сәяхәт итәрбез. \Путешествие в Страну «Части речи». Сез нинди сүз төркемнәрен  беләсез?

Укучылар җавабы:

-Исем, сыйфат, фигыль.

-Безнең тема: “Сүз төркемнәре  иленә cәяхәт”.

Безнең максат (цель): Исем, сыйфат, фигыль сүз төркемнәрен кабатлау (повторить части речи), ныгыту.

Безнең девиз: без булдырабыз. \ Мы можем.

II.  Дәрес  мәсьәләсен чишү.\ “Сәяхәткә чыгу”

Поездга утыру. \слайд№1)

  (Позд тавышы ишетелә,поезд рәсеме слайдтта бирелә №2)

Укытучы:                                                      

-Укучылар, сәяхәткә чыгу өчен, мин поездны сайладым. Без Круглое Поледа яшибез, станция якын. Поездга утыру өчен билетлар алырга кирәк. Мин сезгә билетлар (предметлы рәсемнәр)өләшәм, ә сезгә предметның исемен атарга, сорау куярга  һәм тартым, сан белән төрләндерергә кирәк./биремне аңлаганнармы, русчасын сорарга\

Исемнең грамматик категорияләрен искә төшерү\слайд№3)

Рәсемнәр таратыла(өстәл, урындык, алма, дәфтәр, китап, чәчәк, груша, агач һ.б.ш.)    

Мәсәлән:

1. өстәл-нәрсә?

2.  минем өстәлем        безнең өстәлебез

синең өстәлең        сезнең өстәлегез

аның өстәле        аларның өстәлләре

3. өстәл-өстәлләр

Поезд тавышы, сәяхәт башлана.

1 тукталыш \Чәчәкләр аланы.Уртада Шүрәле рәсеме. \слайд№3)

Укытучы:

-Балалар, без беренче тукталышка җиттек-“Чәчәкләр аланы”на\ “ Цветочная поляна”

Кинәт музыка яңгырый- «Шүрәле» балетыннан

Укытучы:

-Нәрсә  бу!? Качкынмы, җенме? Я өрәкме, нәрсә бу?                   

Укучылар:

-Шүрәле.        

Укытучы:

-Ул кайсы әкияттән безгә килгән? Кем язган аны?

Укучылар:

-“Шүрәле” әкиятеннән, Г.Тукай язган.

Укытучы:

-Балалар, Шүрәле ярдәм сорый – аның кулы кысылган бит, бик авырта ди. Бүтән кешеләрне кытыкламаска  сүз бирә. Булышабызмы?\ Поможем Шүрале? Обещает быть хорошим.


Перфокарточкалар белән эш.\слайд №4/



Бирем:килешләр дөрес куелган дип уйласагыз “+”



, әгәр дөрес түгел икән “- “ куярга


Шүрәле “Чәчәкләр аланы”ннан балаларга перфокарточкалар белән эштән соң чәчәкләр бүләк итә:

 -кызыл чәчәк-“5”;

-алсу чәчәк-“4”;

-шәмәхә чәчәк –“3”;

-“2”-чәчәк юк.

Исемнәрнең килеш белән төрләнешен тикшерү

I.

     1. Шүрәленең-И.к.                                       Тикшерү\слайд №5\

2. Габдулла-Б.к.

3. Егеткә-Ю.к.

4. Утынны-У-в.к.

5. Урманнан-Ч.к.

I

           II

III

1.

+

+

+

2.

+

-

-

3.

+

+

+

4.

-

                -

+

5.

+

+

+

II.

    1.Тукайга- Ю.к.

    2.Балтаның-Т.к.

    3. Төне-Б.к.

    4. Айдан-У-в.к.

    5. Әкиятне-Т.к.

III.

  1. Шүрәлеләр-Б.к.
  2. Мөгезе-Ч.к.
  3. Урман сарыгыннан-Ч.к.
  4. Кулының-И.к.
  5. Былтырда-У-в.к.

Нәтиҗә :     /слайд №4/-исемнәрнең төрләнеше таблицасы

Укытучы:

-Укучылар кайсы сүз төркемен кабатладык?

  1. исемнең соравы-кем, нәрсә?
  2. грамматик категорияләре:сан, тартым, килеш белән төрләнә;
  3. предметны белдерә.

Менә Шүрәлне коткардык, ул сезгә рәхмәт әйтте. Әкияттә очрашырбыз диде. Нәтиҗәләр буенча чәчәкләр бирелә.

Укытучы:

 -Габдулла Тукайның тагын нинди әсәрләрен беләсез?

Укучылар җавабы.

Укытучы:

-Бөек язучыбызның тууына язын 125ел тула. Районыбызның исеме дә Тукай  исемен данлый, без ,Тукайлылар, моны онытмаска тиеш!

     /слайд №7,8,9 Тукай иҗаты буенча/

Укытучы үзенең Г.Тукайга багышлап язган шигырен укып үтә.

Поезд тавышы, сәяхәт дәвам итә.

2 тукталыш \Тактага кояш беркетелгән, аның өстендә болыт\


Укытучы:

-Балалар, бу тукталышта нигәдер караңгы,  әйдәгез, кояшны чакырабыз:

\Хәрәкәтләр белән  чакыралар\физминутка

Кояш, чык, чык!


Майлы ботка бирәбез.


Майлы ботка казанда,


Тәти кашык базарда.


Укытучы:

-Юк, чыкмый, кояшны болыт каплаган, кояшка тизрәк ярдәм итәргә кирәк.

Бирем: сыйфат дәрәҗәләрен билгеләргә кирәк. 2 командага бүленәбез, тиз генә командага исем уйладык. Кайсы команда җиңә, кояш шул якка чыга.

 Эшләр тактада эшләнә.

1 команда        2 команда

Ап-ак   -                                                             Күксел-

Алсу   -                                                              Әчкелтем-

Яшькелт-        Кып-кызыл-

Дөм караңгы -                                                    Карарак-

Тәмлерәк-        Зәңгәр-

Ямь-яшел-        Сап-салкын-

Кояш (1 нче команда җиңсә) уң яки сул(2нче  команда җиңсә) якка чыга; яисә  уртага чыга -   “ дуслык” җиңә.\слайд №10-тикшерү\


Нәтиҗә:  /слайд №11  сыйфатларның үзенчәлекләре таблицасы/

  1. Сыйфатның соравы- нинди? Кайсы?
  2. предметның билгесен белдерә;
  3. 4 дәрәҗәсе бар.

Поезд тавышы, сәяхәт дәвам итә.

3 тукталыш


Укытучы:

-Бу кемнең һәйкәле?

- Муса Җәлил һәйкәле.

Укытучы:

-Әйе, әлеге тукталышта Муса Җәлилне искә алыйк. Сез аның нинди әсәрләре белән таныш? Аның турында ниләр беләсез? \ М.Җәлилнең  иҗатын яктырткан методик әсбап-диск ачыла: язучының портреты күрсәтелә\

Укучылар җавабы.

Укытучы:

 -Ә бу чәчәкне таныйсызмы?

Укучылар:

-Әйе, кызыл ромашка!

Укытучы:

 -“Кызыл ромашка”ның  сезнең белемегезне тикшерәсе килә.

Безнең бәхетебез өчен һәлак булганнарның  йөзен кызартмыйк.

\Пусть гордится М.Джалиль  нашими знаниями.\

Ә хәзер, дәфтәрләрне ачтык, бүгенге числоны язабыз, атнаның___көне, сыйныф эше.

Укучыларга индивидуаль карточкалар таратыла.

Биремне аңлату: Фигыльләр бирелгән, затланышлы булса-зат-санын билгеләргә, фигыль затланышсыз булса- “затланышсыз” дип язарга.


                                          Үрнәк-  слайд№12


Барабыз-затланышлы,Iз.к.с .         Килергә кирәк-затланышсыз


Укучылар эшләгән арада, компьютерда М.Җәлилнең  шигыренә язылган җыр куела\тыныч кына

1)Туктаган-               3)Сөйләдек-                    5)Бирим әле-

   Барды-                            Киләчәк                                    Йөгермәде-

   Ашыйм әле-                   Калырга кирәк-                       Язсалар-  

2)Җырласа-        4)Ала-              6)Укымый-

   Язарга кирәк-                 Килсә-              Чыктыгыз-

    Барасың-                        Бирдек-               Бармыйм әле-

Тикшерү: укыйлар, хата булса, төзәтәләр.\слайд№13


Нәтиҗә: /слайд №14  фигыльләрнең үзенчәлекләре таблицасы/

  1. Фигыльләрнең  соравы- нишли? нишләде? нишләячәк?


  1. Эш яки хәлне белдерә;
  2. Төрләнеше:

         -заманы бар

         -зат-сан белән  төрләнә:затланышлы-3(+1), затланышсыз-4;


  -барлык-юклык формалары бар

Укытучы:

-Сез Муса Җәлил турында ниләр беләсез?

Ситуатив күнегү: составьте предложения о Мусе Джалиле

сообщите о том, что:

  1. он герой;
  2. патриот;
  3. где родился?
  4. какие стихи он писал? и т.д.
  5. Укытучы:

- Әйдәгез аның һәйкәленә чәчәкләр куябыз.

\һәр укучы 1әр җөмлә әйтә. Чәчәген һәйкәлгә  куя. куя.

(Шүрәле “Чәчәкләр аланы”нда бүләк иткән чәчәкләрне)

 Бер минутлык тынлык. МЕТРОНОМ

М.Җәлилнең фотоальбомын карау

Поезд тавышы, сәяхәт төгәлләнә.

III. Рефлексия.

  1. Өй эше.

1)Дәфтәрегездә язылган фигыльләр белән җөмләләр төзергә.

2) Киләсе дәрескә Г.Тукай яки М.Җәлилгә карата берәр шигырь иҗат итеп карарга.Уңышлы килеп чыккан шигырьләр район газетасына җибәреләчәк.

  1. Йомгаклау.

Укытучы:

-Менә, укучылар, безнең“Сүз төркемнәре  иленә  сәяхәт» ахырына якынлаша, кайтырга вакыт. Сезгә сәяхәт ошадымы?

Укучылар җавабы.

  1. Укучыларның дәрестә катнашуын бәяләү.

-укучыларга билгеләр куела;

-эшчәнлеккә нәтиҗә ясала, рәхмәт әйтелә.

Ахырда  М.Җәлилнең һәм Г. Тукайның   шигыренә язылган җырлар куела


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Саннарга морфологик анализ ясау. 6 нчы сыйныфта үткәрелгән ачык дәрес планы

Татар мәктәпләрендә 6 нчы сыйныфта "Саннарга морфологик анализ" темасы үтелә.Дәреснең максаты:Мөстәкыйль сүз төркеме буларак саннарга морфологик анализ ясый белү күнекмәләре булдыру;б) санның граммати...

Иячен урын җөмлә(Сингапур структуралары кулланып үткәрелгән ачык дәрес)

Иячен урын җөмлә(Сингапур структуралары кулланып үткәрелгән ачык дәрес)...

“Микъдар саннары” 5 нче Б сыйныфының рус төркемендә үткәрелгән ачык дәрес эшкәртмәсе

Тема:СанМаксат: укучыларга сан турында тулы мәгълүмат бирү,түбән сыйныфларда  өйрәнгәннәрне ныгыту; саннарны анализлауга кызыксыну уяту, тирәнтен өйрәнү ихтыяҗы тудыру, саннарның т...

"Ашханәдә"3 нчесыйныфта үткәрелгән ачык дәрес план-конспекты

quot;Ашханәдә"3 нчесыйныфта үткәрелгән ачык дәрес план-конспекты...

5 нче сыйнының татар төркемендә үткәрелгән ачык дәрес Н.Дәүлинең”Бәхет кайда була?” шигыре.

Дәрес темасы.Н.Дәүлинең”Бәхет кайда була?” шигыре.Максат һәм бурычлар.Нәби Дәүлинең тормыш юлы һәм иҗаты турында мәгълүмат бирү.Язучының “Бәхет кайда була?” шигырен укып анализ...

Муса Җәлилнең "Ана бәйрәме" балладасы буенча үткәрелгән ачык дәреснең план-конспекты

Тема:  Муса Җәлилнең “Ана бәйрәме” әсәре.Максатлар:  “Ана бәйрәме” шигыренә анализ ясау...

8 нче сыйныфның рус төркемендә туган (татар) телдән үткәрелгән ачык дәрес эшкәртмәсе.

quot;Ел укытучысы" бәйгесе кысаларында 8 нче сыйныфның рус төркемендә туган (татар) телдән үткәрелгән ачык дәрес эшкәртмәсе....