8 нче сыйныфның рус төркемендә туган (татар) телдән үткәрелгән ачык дәрес эшкәртмәсе.
план-конспект урока (8 класс)

Резеда Ганиева

"Ел укытучысы" бәйгесе кысаларында 8 нче сыйныфның рус төркемендә туган (татар) телдән үткәрелгән ачык дәрес эшкәртмәсе.

Скачать:


Предварительный просмотр:

Татарстан Республикасы Ютазы муниципаль районы

муниципаль бюджет белем бирү учреждениесе

“Ютазы гомуми урта белем бирү мәктәбе”

Әдәп кагыйдәләрен үтәү кирәкме?

8 нче сыйныфның рус төркемендә

үткәрелгән ачык дәрес эшкәртмәсе.

Үткәрүче: 1 нче категорияле татар

теле һәм әдәбияты укытучысы

Ганиева Резеда Галимулла кызы.

2022 нче ел

Тема: Әдәп кагыйдәләрен үтәү кирәкме?

Дәреc тибы: Лексик күнекмәләр камилләштерү, диалогик сөйләм, монологик сөйләм.

Максат:

Укытучы өчен:

- Гомумиләштереп нәтиҗә ясый белү

-Әдәп кагыйдәләре белән таныштыру

- Әдәпле булуга карата уңай мөнәсәбәт тудыруга йогынты ясау

Укучылар өчен:

- Текстны дөрес һәм сәнгатьле уку күнекмәләрен камилләштерү , әдәп кагыйдәләрен өйрәнү, үз фикереңне белдереп, сөйләшүдә катнашу

- Үз фикереңне аңлата, дәлилли белү, киңәшләр бирә белү

- Әдәпле булу - кирәкле эш булуын аңлау

Планлаштырылган нәтиҗәләр:

Шәхси:

Төркемнәрдә эшләгәндә, бер-берсенә игътибарлы булырга өйрәтү, җаваплылык хисе тәрбияләү.

Метапредмет:

Танып-белү:

Уй-фикерне язма һәм әйтмә формада аңлап һәм ирекле оештыру;

Коммуникатив:

Аралашу максатына һәм шартларына туры китереп, үз фикереңне җитәрлек дәрәҗәдә тулы һәм төгәл итеп әйтә белү;

Регулятив:
Хәл ителергә тиешле уку бурычын кую.

Предмет:

Өйрәнелгән әдәп кагыйдәләрен сөйләмдә дөрес куллану

Чыганаклар: дәреслек, текстлар, Р.З. Хайдарованың “Сборник ситуативных упражнений»

Җиһазлау: методик кулланма, мультимедиа проектор,ноутбук, биремле карточкалар, кәгазь битләре.

Дәреc барышы:

#1052;отивлаштыру.

Максат: уңай психологик халәт тудыру. Исәнләшү, дежур укучы рапорты, кәефләрне сорау, комплиментлар ясау, рәхмәт сүзләре әйтү

1) Исәнләшү.

-Исәнмесез, укучылар! Кәефләрегез ничек?

-Дәресебезне башлыйбыз. Әйдәгез бер-беребезгә карап елмайыйк, комплиментлар әйтик.

3) Бер-берсенә комплиментлар әйтү.

-Син бүген бик матур.

-Син бик тырыш, акыллы, әдәпле.

#1040;ктуальләштерү

Максат: яңа белем алуга әзерлекне тикшерү, аның темасын формалаштыру.

1)Алдагы дәрестә өйрәнгән лексиканы кабатлау. Укучылар бирелгән сүзләрнең тәрҗемәсен табарга тиеш.

-Укучылар, әйдәгез узган дәресләрдә өйрәнгән сүзләрне искә төшереп китик әле. Моның өчен без грамматик уен уйнап алырбыз. Әгәр дә без сүзләрнең дөрес тәрҗемәсен тапсак, сүз сандыкка төшәчәк.

Кагыйдәләр-правила

Әдәпле-вежливый

Игътибар-внимание

Гаеп-вина

Канәгать-довольный

Әдәп кагыйдәләре-правила вежливости

(Презентация буенча уен үткәрү. 3-8 нче слайдлар).

3. Проблема китереп чыгару.

2)Укучылар, мин кичә Кирлемән исемле бер малайны очраттым һәм бер күренешкә тап булдым. Шуны карап китик әле.

(Видеоязма карау).

- Укучылар, бу видеоязмада сүз нәрсә турында бара?

(Көтелгән җавап:

- Бу видеоязмада сүз үзен әдәпсез тотучы укучы турында бара.)

-Әдәпле кеше нинди була?

(Җаваплар: Кешеләр белән дөрес аралаша белә; кешеләргә игътибарлы, шәфкатьле; үзенең якыннары, дуслары турында кайгыртып яши, аларга ярдәм итәргә әзер тора.

Әдәпле бала тәмле телле, игътибарлы, тәрбияле, ярдәмчел, мәрхәмәтле була.)

4. Проблеманы чишү юллары

-Димәк, бүгенге дәрестә сүз нәрсә турында барачак?

( Бүген дәрестә әдәп кагыйдәләре турында сөйләшербез).

Дәреснең максатын эйттерү:

-Без дәрестә нәрсәләр эшләрбез? (Өйрәнгән сүзләрне кабатларбыз, аларны сөйләмдә кулланырга өйрәнербез.)

Планны тормышка ашыру/яңа белемне куллану.

Максат: әдәп кагыйдәләре кирәклеген аңлау

Дәреслекнең 36 нчы битендәге 6 нчы күнегү биремен укучыларның ничек аңлавын ачыклый (“Ялкын” журналына җибәрелгән Эльвираның хаты)

Текстны чылбыр буенча уку.

Эльвира нинди журналга хат язган?

Кем әдәп кагыйдәләрен кирәксез дип саный?

Эльвираның иптәш кызы нинди?

Иптәш кызлары аннан кайчан читләшә башлады?

Эльвираның иптәш кызы үз-үзеннән канәгатьме?

Бу кызның төп гаебе нәрсәдә?

Кызга нинди киңәшләр бирер идегез?

Ишетеп аңлау күнегүләре.

(Җөмләнең башын тыңлыйлар, дәвам итәләр)

Үзбәя.

-Укучылар, әдәпле кеше нинди сүзләр куллана?

-Сез нинди тәмле, тылсымлы сүзләр беләсез?

(Исәнмесез!, Хәерле көн!, Рәхмәт!, Гафу итегез! Һ.б)

Биремле физминутка.

5. Үз-үзеңне тикшерү өчен мөстәкыйль эш.

Максат: үзләштергән белемнәр буенча нәтиҗә ясау.

1төркем.Диалогик сөйләм. (Шәхси карточкалар)

Вставьте пропущенные реплики в диалоге.

1 (Девочка зовёт сходить вместе с ней в магазин, купить платье)

-Оля,минем белән кибеткә барыйк әле.

.

-Мин үземә күлмәк эзлим.

-Муса Җәлил урамындагы кибеттә матур күлмәкләр бик күп.

.

-Анда озын буйлы кызларга да, кечкенә буйлы кызларга да, ябык һәм таза кызларга да күлмәкләр күп .

.

2 (Ребята обсуждают мальчика или девочку из класса )

.

-Юк,бигрәк ябык бит ул, ошамый.

.

-Әйе шул, кызларга да тупас эндәшми, булыша.

3. (В класс пришёл новый мальчик.Вы общаетесь на эту тему.)

-Айгөл, син беләсеңме, безнең сыйныфка яңа егет килде?

?

-Башка шәһәрдән.

-Нинди соң ул?

.

-Характеры нинди?

.

2 төркем. Ситуатив күнегү (шәхси карточкалар).

  • Поинтересуйтесь у друга о его делах и здоровье.
  • Посоветуйте другу быть воспитанным.
  • Посоветуйте другу вести себя хорошо в столовой.
  • Извинитесь перед другом за то, что вы не пришли к нему.
  • Извинитесь перед библиотекарем за то, что не принесли вовремя книгу.
  • Посоветуйте другу уважать старших.

6. Төркемнәрдә эш.

Текст эчтәлегеннән һәм әдәплелек нормаларын үзләренчә аңлаганнан чыгып, брошюралар ясыйлар.

1 нче төркем “Мәктәптә әдәп кагыйдәләре”

2 нче төркем “Өйдә әдәп кагыйдәләре”.

Үзбәя.

Ү

7. Рефлексия

Максат: үз эшчәнлегеңә кире кайтып бәя бирү.

Дәрес башында Кирлемән биргән сорауга кире әйләнеп кайтыйк әле.

Әдәп кагыйдәләрен үтәү кирәкме?

(Җаваплар: Әдәп кагыйдәләрен үтәү һәрвакыт кирәк.

Әдәп кагыйдәләрен һәркайда үтәргә кирәк, өйдә дә, мәктәптә дә.

Өлкәннәрне хөрмәт итәргә кирәк. Тупас сүзләр әйтмәскә кирәк. Әдәпле булсаң, дусларың күп була. Һ.б.)

Укытучы:

-Әйе укучылар, Әдәп кагыйдәләрен һәрвакыт үтәргә тырышыгыз, шундый мәкаль бар: "Әдәп, әдәпнең төбе – яхшы гадәт”. Әдәпле булсагыз, сезне һәр җирдә хөрмәт итәрләр. Тормышыгызда бүгенге дәрестә алган белемнәрегез юл күрсәтүче йолдыз булып торсын. Әдәпле, бәхетле булыгыз.

Дәрестә катнашуыгыз өчен зур рәхмәт. Мин сезнең барыгызга да “бишле”ләр куям.

Сау булыгыз!


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

8нче сыйныфның рус төркемендә сингапурча укыту методын кулланып үткәрелгән дәрес эшкәртмәсе.

Бу дәресем түбәндәге эш төрләреннән тора:-         Лексиканы кабатлау, ныгыту; сөйләмдә куллану;-         Җөмләләрне дөр...

"Тавык, Тычкан һәм Көртлек" әкиятендәге лексик - грамматик материал. 5 нче сыйныфның рус төркемендә коммуникатив технологиягә нигезләнеп үткәрелгән дәрес эшкәртмәсе

" Тавык, Тычкан һәм Көртлек" әкиятен өйрәнүгә  5 сәгать каралган. Коммуникатив технологиягә нигезләнеп төзелгән 1нче һәм 2нче дәрес эшкәртмәләре 5нче сыйныфның рус төркемендә Р.З.Хәйдәрова дәресл...

"Тавык, Тычкан һәм Көртлек" әкиятендәге лексик - грамматик материал. 5 нче сыйныфның рус төркемендә коммуникатив технологиягә нигезләнеп үткәрелгән дәрес эшкәртмәсе (2нче дәрес)

" Тавык, Тычкан һәм Көртлек" әкиятен өйрәнүгә  5 сәгать каралган. Коммуникатив технологиягә нигезләнеп төзелгән 1нче һәм 2нче дәрес эшкәртмәләре 5нче сыйныфның рус төркемендә Р.З.Хәйдәрова дәресл...

8 нче сыйныфның татар төркеме өчен туган (татар) телдән контроль – үлчәү материаллары

  8 нче  сыйныфның татар төркеме өчентуган  телдән контроль – үлчәү материаллары...

4 нче сыйныфның татар төркеме өчен туган (татар) телдән контроль-үлчәү материаллары

4 нче сыйныфның татар төркеме өчен туган (татар) телдән контроль-үлчәү материаллары...

7 нче сыйныфның рус төркеме өчен туган (татар) телдән контроль-үлчәү материаллары

7 нче сыйныфның  рус төркеме өчен туган (татар) телдән контроль-үлчәү материаллары...

Татар мәктәпләренең 9 нчы сыйныфы өчен туган( татар) телдән " Гади җөмләдә тыныш билгеләре" темасына дәрес эшкәртмәсе һәм дәрескә презентация

Татар мәктәпләренең 9 нчы сыйныфы өчен туган( татар) телдән " Гади җөмләдә тыныш билгеләре" темасына дәрес эшкәртмәсе ФДББС таләпләренә туры китереп, яңа технологияләр, эш алымнары кулланып ...