"Тавык, Тычкан һәм Көртлек" әкиятендәге лексик - грамматик материал. 5 нче сыйныфның рус төркемендә коммуникатив технологиягә нигезләнеп үткәрелгән дәрес эшкәртмәсе (2нче дәрес)
план-конспект урока (5 класс) на тему

Исламова Миляуша Хасановна

" Тавык, Тычкан һәм Көртлек" әкиятен өйрәнүгә  5 сәгать каралган. Коммуникатив технологиягә нигезләнеп төзелгән 1нче һәм 2нче дәрес эшкәртмәләре 5нче сыйныфның рус төркемендә Р.З.Хәйдәрова дәреслеге белән эшләүче укытучыларга методик ярдәм буларак тәкъдим ителә

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon tavyk_2_nche_dres.doc65.5 КБ

Предварительный просмотр:

2 нче дәрес

Тема: “Тавык, Тычкан һәм Көртлек” әкиятенең эчтәлеге белән таныштыру.

Тип:  Л Г К К

Максат: 1) а)“Тавык, Тычкан һәм Көртлек” әкиятенең эчтәлеге белән таныштыру,

           б) Хәзерге заман хикәя фигыльнең барлык-юклык формаларын сөйләмдә камилләштерү

               2) Әкият геройларының сөйләмен чагыштыру аша юклык формасы – мый/-ми кушымчалары белән ясала дигән нәтиҗә ясау

               3) Уңай герой үрнәгендә өйдә булышырга теләк уяту.

Җиһазлау:  дәреслек, 63-64 нче битләр, рәсемнәр.

Дәрес барышы

  1. Дәресне оештыру
  2. Өй эшен тикшерү
  1. «Ипи ничек пешә» хикәясен чылбыр буенча җөмләләп укыту
  2. Рәсем-табышмак (укучылар такта янына чыгып, өйдә ясаган рәсемнәрен күрсәтәләр, калганнар бу рәсемгә туры килгән җөмләне әйтәләр).

    III      Актуальләштерү

  1. Как скажешь о том, что:
  1. мама замешивает хлеб;
  2. папа затапливает печку;
  3. ты ставишь хлеб в печку;
  1. Дөрес әйтегез:

        Тавык [таоwык], тычкан [тычкан], көртлек [көртлөк], беркөнне [бэркөннө], арпа [аорпа], кытаклап җибәрде [кытаклап җибәрдэ], яга [йаог а], куя [куйа] 

  1. Әкиятнең эчтәлеге белән таныштыру
  1. Тактага язылган арпа, көртлек, кытаклап җибәрде сүзләренең тәрҗемәләренә игътибар иттерү
  2. «Тавык, Тычкан һәм Көртлек» әкиятен укытучы кычкырып укый
  3. Әкиятне һәр укучы эчтән укый
  4. Текстны чылбыр буенча уку
  1. Материалны ныгыту
  1. Найди в тексте предложения о том, что:
  • Курица, Мышь и Куропатка жили вместе;
  • однажды Курица нашла крупинку ячменя;
  • Курица от радости закудахтала;
  • Курица кричит: «Ячмень нашла, ячмень нашла».
  1. Ике раслауның кайсысы дөрес?
  1. Арпа бөртеген Тавык тапты.

Арпа бөртеген Тычкан тапты.

  1. Тегермәнгә Кәртлек барды.

Тегермәнгә Тавык барды.

  1. «Ипине кем изә?» – дип сорады Тычкан.

«Ипине кем изә?» – дип сорады Көртлек.

  1. «Ипине мин измим», - диде Тавык.

«Ипине мин измим», - диде Тычкан.

  1. Икмәк бик тәмле булды.

Арпа бөртеге бик тәмле булды.

  1. «Мин ашамыйм», - диде Тычкан.

«Мин ашыйм», - диде Көртлек.

  • Бу эшләрне кем эшләде?   Күпнокталар урынына әкият героеның исемен куеп, дәфтәреңә күчереп яз.

   ...арпа бөртеге тапты. ...тегермәнгә барды. ...он алып кайтты. ...ипи изде.

  1. Түбәндәге сораулар буенча текстны абзацларга бүлеп уку
  1. Арпа бөртеген кем тапты?
  2. Тегермәнгә бөртекне кем алып барды?
  3. Онны кем алып кайтты?
  4. Ипине кем изде?
  5. Мичкә кем якты?
  6. Ипине кем пешерде?
  7. Ипине кем ашады?
  1. Ситуатив күнегүләр үтәү
  1. Спроси друга:
  • Кто принес муку?
  • Кто замесил хлеб?
  • Кто затопил печку?
  • Кто поставил хлеб в печку?
  1. Сообщи другу о том, что:
  • однажды Курица нашла крупинку ячменя;
  • Курица испекла вкусный хлеб;
  • Куропатка и Мышка не помогают Курице;
  • ты помогаешь маме.
  1. Дәрескә йомгак
  1. Өйгә эш итеп әкиятне сәнгатьле укырга бирелә һәм сәнгатьле укуны бәяләү таблицасы буенча бәяләнәчәге әйтеп җибәрелә.
  2. Без бүген нинди әкият укыдык? Әкият сезгә ошадымы? Сез кемгә охшар идегез?
  3. Укытучының йомгаклау сүзе.
  4. Билгеләр кую.

 


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Р. Вәлиеваның “Туган көндә” хикәясендәге лексик- грамматик материал.

5 нче сыйныфның рус төркеме өчен  дәрес эшкәртәсе...

6 сыйныфның рус төркеме өчен, Р.З. Хәйдарова дәреслеге буенча, коммуникатив технологиягә нигезләнгән дәрес конспекты.

Татар әдәбиятына кертелгән "Татарстан - мөстәкыйль дәүләт" темасы буенча дәрес үткәргәндә бүлек буенча инде йөрәнелгән материал кабатлап ныгытыла. Яңа материал өйрәттерелми, ә тәкъдим ителә, чөнки тек...

“Язгы каникул” хикәясендәге лексик-грамматик материал.

План-конспект урока татарского языка в 5 классе. Автор УМК Р.З. Хайдарова....

8нче сыйныфның рус төркемендә сингапурча укыту методын кулланып үткәрелгән дәрес эшкәртмәсе.

Бу дәресем түбәндәге эш төрләреннән тора:-         Лексиканы кабатлау, ныгыту; сөйләмдә куллану;-         Җөмләләрне дөр...

"Тавык, Тычкан һәм Көртлек" әкиятендәге лексик - грамматик материал. 5 нче сыйныфның рус төркемендә коммуникатив технологиягә нигезләнеп үткәрелгән дәрес эшкәртмәсе

" Тавык, Тычкан һәм Көртлек" әкиятен өйрәнүгә  5 сәгать каралган. Коммуникатив технологиягә нигезләнеп төзелгән 1нче һәм 2нче дәрес эшкәртмәләре 5нче сыйныфның рус төркемендә Р.З.Хәйдәрова дәресл...

Тема: «Тавык, Тычкан һәм Көртлек» әкиятендәге яңа лексика.

Тема: «Тавык, Тычкан һәм  Көртлек» әкиятендәге  яңа  лексика....