Р. Вәлиеваның “Туган көндә” хикәясендәге лексик- грамматик материал.
план-конспект урока (5 класс) по теме

5 нче сыйныфның рус төркеме өчен  дәрес эшкәртәсе

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл tema.docx20.67 КБ

Предварительный просмотр:

Тема: Р. Вәлиеваның “Туган көндә” хикәясендәге лексик- грамматик материал.

Максат: 1 –Яңа сүзләр белән таныштыру.

-Исемнәргә кушымчалар ялгану тәртибен искә төшерү.

2. –Чагыштыру, охшашлык, аерма таба белү, гомумиләштерә алу, нәтиҗә ясый белү.

-Хәтерне үстерү.

3. Иптәшләреңә, укытучыга игътибарлы булу, аларны ихтирам итү.

Тип: ЛКФ

Җиһазлау:  Дәреслек. (94-95 б.), проектор

Дәрес барышы

I. Оештыру моменты.

-Укучылар, исәнмесез!

-Кәефләр  ничек?

-Елмаегыз!

-Бер-берегезгә комплемент әйтегез!

-Укытучыга комплемент әйтегез!

 II.   Актуальләштерү.

- Үткән дәрестә нәрсә өйрәндек?

(“Ак калач” уенын уйнадык, тизәйткеч, санамышлар өйрәндек)

-Өйгә нәрсә бирелде?

(Табышмакларның җавабын табарга)

  1. Искә төшерәбез! Кем әзер?

(Укучыларның җавабы бәяләнә)

            – Укучылар “Ак калач ”уенын кайчан, кайда уйныйлар әле?    

  1. Синең туган көнең кайчан?
  2. Бәйрәм итәсезме?
  3. Туган көндә нишлисез?
  4. Туган көн нинди бәйрәм?
  5. Киләсе дәрестә без Р. Вәлиеваның “Туган көндә” хикәясен укыячакбыз. Фәридәнең туган көне турында.  Дөресрәге, Фәридәнең туган көн бәйрәме булмый. Ни өчен икән?  Моның турында без икенче дәрестә белербез.

III.              Ә хәзер, хикәяне аңлар өчен, яңа сүзләр белән танышырбыз.

                  ризыклар  [ризыкълар]

                  искиткеч  [искиткэч]

                  такты  [таокъты]

                  уздырмыйбыз [уздырмыйбыз]

                  иске [искэ]

                  карт [къаорт]

                  сүзсез [сүссес]

                  бераз [бэраз]

                  борчылу [борчолу]

                  чыкмасын [чыкъмасын]

а) Cүзлекләрдән 1 рәт беренче 5 сүзне, 2 рәт икенче 5 сүзне тәрҗемә итә.

  1. Нинди сүз эзлисез?

Такты- тагарга (так- ты)

Уздырмыйбыз- уздырырга (уздыр-мый-быз)

Чыкмасын- чыгарга (чык-ма-сын)

Тактада тәрҗемәләре языла.

Сүзлек белән эшкә нәтиҗә ясала.

ә) Сүзләрне укытучы артыннан дөрес әйтелеш белән кабатлау

б) -Логик парларын табыгыз һәм укыгыз

Ризыклар                               бәйрәмне

Искиткеч                                матур

Иске                                        әби

Карт                                        әни

Уздырмыйбыз                      утырды

Сүзсез                                     уйлады

Чыкмасын                              диде

Борчулы                                 бант

Такты                                      тәмле

Бераз                                      күлмәк

в) Сүзтезмәләрне дөрес әйтелеш белән кабатлау.

г) Җөмләләрне кабатлау

Өстәлдә ризыклар күп.- Өстәлдә ризыклар искиткеч күп.

Фәридә бант такты.- Фәридә ак бант такты.

Әби утырды.- Әби сүзсез утырды.

д) Тәрҗемә итегез.

День красивый.- День удивительно красивый.

Много кушания (еды).-  На столе много кушания (еды). -На столе удивительно много кушания (еды).

Бабушка старая.- Наша бабушка старая.

е) Скажите о том, что:

  1. не проводите день рождение.
  2. скоро придут гости
  3. мама испекла торт

2 нче күнегү , 94 бит.(телдән)

Кунакларыгыз  (тактада)

  1. Кушымчаларын билгеләгез.

(Кунак-лар-ыгыз)

  1. Бу нинди кушымчалар?

(-лар- күп. сан;       -ыгыз- тартым кушымчасы)

 Тәрҗемә итегез.

Кунаклар

Кунакларыгыз

Вашим гостям

Кушымчалар нинди тәртиптә ялганган?

 (кунак -лар -ыгыз -га)

Кагыйдәне уку.

Кушымчаларны дөрес ялга, тәрҗемә ит.

ризык                                                              -ыбыз           -ләр

бәйрәм                                                                     -ны

туган көн                                                      -ем                    -егез

күлмәк                                                                       -лар                  -нән

Җөмлә төзе.

3 нче күнегү

- телдән

- язма

- тикшерү

4нче күнегү

-   телдән

IV. Йомгаклау.

  1. Дәрестә нишләдек?

Белемнәрне бәяләү

Өй эше

Яңа лексиканы өйрән, сүзлек диктантына әзерлән.

 


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

“Язгы каникул” хикәясендәге лексик-грамматик материал.

План-конспект урока татарского языка в 5 классе. Автор УМК Р.З. Хайдарова....

«Яшь туристлар җыры» текстындагы лексик-грамматик материал

Тема: «Яшь туристлар җыры» текстындагы лексик-грамматик материал.Дәреc тибы:  Лексик-грамматик күнекмәләр камилләштерүМаксат: 1) а) учак ягып, түшәп сүзләрен өйрәнү; б)  мендек, шаян, ю...

Татар теле. (рус төркеме) 9 нчы сыйныф, "Бер маҗара"әсәрендәге лексик/грамматик материал.

Дәрес эшкәртмәсе 9 нчы сыйныфның рус төркемнәрендә Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыкларының мәктәпләрдә урта һәм тулы белем алу стандартлары салынды, “Рус телендә урта (тулы) гомуми белем бирү мәкт...

Тема : "Әхмәт нигә елады" хикәясендәге лексик- грамматик күнекмәләрне камилләштерү.

Тема : "Әхмәт нигә елады" хикәясендәге лексик- грамматик күнекмәләрне камилләштерү.Максат: Әхмәт нигә елаганын әйтә белү.   1.Белем бирү максаты: . Укучыларның татар...

“Минем дустым бар” хикәясендәге яңа лексик-грамматик материал

ldquo;Минем дустым бар” хикәясендәге яңа  лексик-грамматик материал...