«Яшь туристлар җыры» текстындагы лексик-грамматик материал
методическая разработка (6 класс) по теме

Ахмадуллина Айгуль Гумаровна

Тема: «Яшь туристлар җыры» текстындагы лексик-грамматик материал.

Дәреc тибы:  Лексик-грамматик күнекмәләр камилләштерү

Максат: 1) а) учак ягып, түшәп сүзләрен өйрәнү;

 б)  мендек, шаян, юлдаш, сәяхәт сүзләрен сөйләмдә кул­лана белү;

2)Укучыларның эзлекле фикерләү сәләтен, монологик- диалогик сөйләмне үстерү;

3) Композитор иҗатына хөрмәт тәрбияләү;

4) МРК: Салих Сәйдәшев, Шәйхи  Маннур иҗатларына күзәтү.

Дәреcкә куелган бурычлар: яңа сүзләрнең 1) тәрҗемәсен

                                                                         2) әйтелешен

                                                                         3) язылышын өйрәнү

Скачать:


Предварительный просмотр:

Рус төркемендә татар теленнән дәрес эшкәртмәсе (6 сыйныф)

Төзеде: Әхмәдуллина А.Г. Әлмәт, МБОУ – “СОШ №6”

Тема: «Яшь туристлар җыры» текстындагы лексик-грамматик материал.

Дәреc тибы:  Лексик-грамматик күнекмәләр камилләштерү

Максат: 1) а) учак ягып, түшәп сүзләрен өйрәнү;

 б)  мендек, шаян, юлдаш, сәяхәт сүзләрен сөйләмдә куллана белү;

2)Укучыларның эзлекле фикерләү сәләтен, монологик- диалогик сөйләмне үстерү;

3) Композитор иҗатына хөрмәт тәрбияләү;

4) МРК: Салих Сәйдәшев, Шәйхи  Маннур иҗатларына күзәтү.

Дәреcкә куелган бурычлар: яңа сүзләрнең 1) тәрҗемәсен

                                                                         2) әйтелешен

                                                                         3) язылышын өйрәнү

Җиһазлау: Дәреcлек  111-112 битләр (Р.З.Хәйдәрова, З.Р.Нәҗипова” Татар теле”) методик кулланма 34 бит, мультимедиа проектор: композиторларның портретлары, “Тартымлы исемнәрнең килеш белән төрләнеше” таблицасы (слайдта), “Хәл фигыль” таблицасы (слайдта), hәрбер укучыда таратма таблицалар җыентыгы.

Дәреc барышы:

  1. Оештыру моменты.1) Исәнләшү

                                   2) Дәрестә уңай халәт тудыру.  Бер-береңә комплиментлар әйтү.

                                   3) Дәреснең темасын, максатын әйтү.

- Бүген без дәрестә С. Сәйдәшевнең Ш. Маннур шигыренә иҗат иткән “Яшь туристлар җыры”ндагы яңа сүзләрне  өйрәнербез.

  1. Өй эшен тикшерү( Слайдта С.Сәйдәшев портреты)

 - Ә хәзер өй эшен искә төшерик.

а)   С. Сәйдәшев биографиясен  искә төшерү   ( 1-2 укучы).

-  С. Сәйдәшев кем ул?

- Ул кайда туган?

- Аның беренче укытучысы кем була?

- Ничә яшендә ул гармунда уйнарга өйрәнә?

- С. Сәйдәшев нинди музыка иҗат иткән?

б) 111 бит, 1 нче күнегүне телдән эшләү

  1. Актуальләштерү

1) Аудирование үткәрү

А) Прослушайте и укажите слова с мягким произношением:

җыр, учак, ялан, үлән,  менә, урман, юлдаш, килә.

Б) Прослушайте и повторите эти слова, добавляя к каждому подходящие местоимения мин, син, ул:

… чыктым, … йөри, … күрәсең, … кайта, … мендем.

2)  а) Исемнәрнең тартым белән төрләнешен кабатлау.

- Хәзер менә бу таблицага игътибар итик. (Килеш белән төрләнеш таблицасы өстендә эш)

- Сез инде беләсез: татар телендә исемнәр килеш белән төрләнәләр. Барлыгы ничә килеш бар? (6). Алар рус телендәге падежлар белән туры киләме? (2 се генә туры килә)

Татар телендә исемнәр тартым категориясен дә алалар. Бу очракта килеш кушымчалары бераз үзгәрә. Хәзер шуны карап, искә төшереп китик  (“Исемнәрнең тартым белән төрләнеше” таблицасы буенча эш)

б) 112 бит, 2 нче күнегүне язмача эшләү

  1. Яңа  төшенчәләр формалаштыру
  1. Сүзлек эше. Яңа сүзләр өйрәнү:

                        Учак ягып  [учақ йåғып] – разжигая костёр                  

Түшәп        [түшәп] – стеля (траву)

Мендек [мэндэк] - поднимались

Шаян [шåйан] – озорной (ветерок)

Юлдаш [йулдаш] - спутник

Сәяхәт  [сәйәхәт] – путешествие, поход

Бу сүзләр слайдта.

 Аларны семантизацияләү һәм берәм-берәм  транскрипциясен һәм тәрҗемәсен күрсәтә бару. Укучылар сүзлек дәфтәрләренә яза баралар.

  1. “Хәл фигыль» таблицасы өстендә эш.

  1. Физминутка   Менә минем уң кулым, (күрсәтә бару)

                          Менә минем сул кулым,

                          Менә минем уң аягым,

                          Менә минем сул аягым,

                           Менә идән, менә түшәм,

                           Менә шулай зу-ур үсәм.

  1. Ныгыту

  • Бу сүзләр белән ситуатив күнегүләр эшләү.

Сообщи, что:

- разжигая костёр вы ночевали в лесу;

-вы с классом поднимались на гору Зай;

- путешествие по городу Елабуга было интересным;

  • Ситуатив күнегүләр эшләү (алар карточкаларда) 7, 8 нче күнегүләр.

Как скажете о том, что:

  • вы вчера были в походе

Как скажете о том, что:

  • вы катались на лыжах

Как скажете о том, что:

  • летом вы часто ходите в поход

Как скажете о том, что:

  • вы умеете разводить костёр

Как скажете о том, что:

  • вы поднимались на высокую гору

Спросите у друга:

  • идёт ли он в поход

Спросите у друга:

  • умеет ли он разводить костер

Спросите у друга:

  • красивы ли их родные края

  1. Йомгаклау

- Без бүгенге дәрестә нинди яңа сүзләр өйрәндек?

- Алар безгә ни өчен кирәк булачак?

- Салих Сәйдәшев кем ул?

  1. Өй эше  яңа сүзләрне ятларга, алар белән җөмлә төзергә.

Билге кую

- ДәреснеС.Сәйдәшев музыкасын тыңлап тәмамлыйк.

Үзанализ.

Без бу дәрестә Салих Сәйдәшев иҗатын өйрәнүне дәвам итеп, аның  Ш. Маннур сүзләренә иҗат иткән “Яшь туристлар җыры” текстындагы  яңа сүзләр белән таныштык. Тематик план буенча бу дәрес циклның 2 нче дәресен үз эченә алды Шушы сәбәпле дәрестә яңа сүзләр дә өйрәнелде, Салих Сәйдәшев иҗатын тирәнрәк күзаллау максатыннан аның музее буенча сәяхәт - презентация карау оештырылды.

Дәрескә 4 максат куелган иде:

1) а) учак ягып, түшәп сүзләрен өйрәнү;

 б)  мендек, шаян, юлдаш, сәяхәт сүзләрен сөйләмдә куллана белү; тартымлы исемнәрнең килеш белән төрләнешен кабатлау;

2)Укучыларның эзлекле фикерләү сәләтен, монологик- диалогик сөйләмне үстерү;

3) Композитор иҗатына хөрмәт тәрбияләү;

4) МРК: Салих Сәйдәшев иҗатына күзәтү.

Дәреснең максаты җыр текстын өйрәнү өчен яңа сүзләр белән танышу, андагы сүзләрне башка ситуацияләрдә куллана белергә өйрәтү булганга, дәрескә сүзле карточкалар, ситуатив күнегүләр әзерләргә туры килде.

Дәрес укучылардан хәл-әхвал сорашу белән башланып китте. Иртән комплимент ишетү, көн буена күңел күтәренкелеген тәэмин итә, укучыларда бер-берсенә хөрмәт тәрбияли.  Дәреснең максатын әйтү – укучыларны игътибарлы булуга стимуллаштыра. Шунлыктан аларга дәреснең максаты әйтелде. Өй эше тикшерелгәннән соң, актуальләштерү этабында ишетеп аңлауга күнегүләр үткәрелде.Ишетеп аңлауга күнегүләр рус укучыларына сөйләмне аңлауга күнекмә бирә, шул сәбәпле мин дәрес саен ишетеп аңлауга күнегүләр үткәрәм.Дәреслекнең 2 нче күнегүен эшләү өчен исемнәрнең килеш, тартым категориясен, тартымлы исемнәрнең килеш белән төрләнешен искә төшереп китү кирәк булу сәбәпле шул таблицалар белән эш оештырылды.

Дәрес вакытының төп өлеше яңа сүзләр өйрәнүгә, грамматиканы тирәнтен кабатлауга, өйрәнгән сүзләрне төрле ситуацияләр буенча җөмлә төзегәндә куллануга сарыф ителде.Ситуатив күнегүләр дәрес барышында еш кулланылды. Дәрес азагында алар аерым карточкаларда  бирелде. Болай эшләү укучыларның дәрес материалын ничек аңлауларын белү өчен уңайлы булды.

Дәреснең йомгаклау өлешендә дәрестә үтелгән материалны аңлауны тикшерү максатыннан сораулар бирелде һәм укучыларның тулы җавабы дәреснең максатына ирешкәнлекне исбатлады.

Дәрес С.Сәйдәшевнең репертуарыннан музыка тыңлау белән тәмамланды.

Дәрес сөйләмә характерда, чөнки 70% күнегү сөйләмне имитацияләде.


Предварительный просмотр:


Подписи к слайдам:


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Р. Вәлиеваның “Туган көндә” хикәясендәге лексик- грамматик материал.

5 нче сыйныфның рус төркеме өчен  дәрес эшкәртәсе...

“Язгы каникул” хикәясендәге лексик-грамматик материал.

План-конспект урока татарского языка в 5 классе. Автор УМК Р.З. Хайдарова....

Материал по чтению и лексико-грамматике для подготовки к ОГЭ

Тест 2 по теме "Досуг и увлечения молодежи"...

Татар теле. (рус төркеме) 9 нчы сыйныф, "Бер маҗара"әсәрендәге лексик/грамматик материал.

Дәрес эшкәртмәсе 9 нчы сыйныфның рус төркемнәрендә Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыкларының мәктәпләрдә урта һәм тулы белем алу стандартлары салынды, “Рус телендә урта (тулы) гомуми белем бирү мәкт...

“ Мәктәптә Белем бәйрәме” текстындагы лексик-грамматик материал“ ( Хәйдәрова Р.З., Татар теле, 5 нче сыйныф)

5 нче сыйныфның рус төркеме өчен татар теленнән дәреснең технологик кртасы....


 

Комментарии

Ахмадуллина Айгуль Гумаровна

Шушы дэрескэ аудиязма.Эдрэн дингез. Салих Сэйдэшев музыкасы
http://nsportal.ru/audio/audio/voenno-patrioticheskie-pesni/vals-salikh-...
А также видеоматериал, но не про Салиха Сайдашева, а про Абдрахмана Апсалямова, который сопровождается музыкой Салиха Сайдашева, называется "Вальс". аудиозапись "Вальс"а я пыталась загрузить на сайт, но у него размер большой, поэтому не загружается. А эту видеозапись можно использовать как аудио. Мы с учениками на данном уроке прослушали эту мелодию: http://www.youtube.com/watch?v=Rh-oKb6r2U0