“ Мәктәптә Белем бәйрәме” текстындагы лексик-грамматик материал“ ( Хәйдәрова Р.З., Татар теле, 5 нче сыйныф)
план-конспект урока (5 класс) на тему

Мостафина Илсөяр Габдрахман кызы

5 нче сыйныфның рус төркеме өчен татар теленнән дәреснең технологик кртасы.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл mktpt_belem_byrme_1.docx22.69 КБ

Предварительный просмотр:

“ Мәктәптә Белем бәйрәме” текстындагы лексик-грамматик материал“ темасы буенча

дәреснең технологик картасы.( Хәйдәрова Р.З., Татар теле, 5 нче сыйныф)

Укытучы

Мостафина Илсөяр Габдрахман кызы

Предмет

Татар теле

Тема

“ Мәктәптә Белем бәйрәме” текстындагы лексик-грамматик материал“

Планлаштырылган нәтиҗәләр

Шәхескә кагылышлы: мәктәпкә укуга карата уңай мөнәсәбәт булу.

Метапредмет:

Танып-белү УУГ:аңлап уку күнекмәләрен формалаштыру, анализлау, чагыштыру, текстның эчендә ориентлаша белү.  

Коммуникатив УУГ:фикерне ачык һәм дөрес итеп әйтү; сыйныфташлар һәм укытучы белән үзара хезмәттәшлек итү.

Регулятив УУГ: мәктәп турында сөйләм төзүдә үзбәя һәм коллективка бәя бирү.

Предмет буенча: ” Мәктәптә Белем бәйрәме” темасы буенча яңа лексик берәмлекләрнең мәгънәсен аңлау, аларны сөйләмдә куллана белү; диалогик һәм монологик сөйләм төзи белү.

Дәреснең тибы

Яңа белемнәрне формалаштыру

Төп төшенчәләр

Яңа сүзләр

Предметара бәйләнеш

Рус теле, география, биология

Эшне оештыру

Фронталь, төркемдә, парларда, индивидуаль

Чыганаклар

Дәреслек:Татар теле, 5 нче сыйныф, 79-80 битләр.

Хәйдәрова Р.Р., Казан, 2014 ел.

Дәрес этаплары

Укытучы эшчәнлеге

Укучылар эшчәнлеге

Универсаль уку гамәлләре(УУГ)

Оештыру.

Мотивлаштыру

 ( 1-2 мин.)

Уңай психологик халәт тудыра.

- Хәерле иртә ( көн), укучылар!Бүген кәефләрегез ничек? “Мәктәп” темасына презентация, дәреснең темасын хәбәр итә.

Сыйныф эшкә әзерләнә.(укытучыны сәламлиләр, аның белән әңгәмәгә керәләр, сорауларга җавап бирәләр, сөйләм эшчәнлегенә кушылалар).

- Исәнмесез! Хәерле иртә(көн)!Сезгә дә яхшы кәеф телибез!

Шәхескә кагылышлыУУГ: сыйныфташларга һәм укытучыга ихтирам, уңыш һәм уңышсызлыкларның сәбәбен ачыклау.

Метапредмет:

Коммуникатив УУГ:сорауларга җавап бирү, әңгәмәдә катнашу.

Регулятив УГГ:дәреснең темасын һәм максатын формалаштыру.

Фонетик зарядка

“ Мәктәптә Белем бәйрәме” тексты буенча баганалап бирелгән сүзләрне укыта, сүзтезмәләр төзетә:

Гаҗәп – [гъәҗәп]

Яңа – [йаңа]

Котлый –[ къотлой]

Күңелсез – [күңелсес]

Яңгыр – [йаңгъыр]

Күңелле – [күңелле]

Табигать – [табигъәт]

Бирелгән сүзләрне кулланып, сораулар бирә.

-Көн ничек матур?

-Табигать нәрсә белән котлый?

- Узган ел ни өчен күңелсез булды?

-Мәктәптә нинди музыка уйный?

- Рус телендә мондый сүзләр еш кулланыламы?

Сүзләрне башта пышылдап, аннан соң хор белән кычкырып укыйлар, индивидуаль рәвештә сүзтезмәләр төзиләр.

Сүз, сүзтезмәләрне кулланып, сорауларга җавап бирәләр.

Көн гаҗәп матур

Табигать кояшлы көн белән котлый.

Узган ел яңгыр яуды, күңелсез булды.

Мәктәптә күңелле музыка уйный.

Рус телендә мондый сүзләр еш кулланыла (удивительно,

веселый,

 природа ).

Шәхескә кагылышлыУУГ:эшләп карау һәм гамәлләрдә үзеңне сынау.

Метапредмет:

Танып-белү УУГ: синтез (өлештән бөтен тудыру)

Коммуникатив УУГ:башкаларның сөйләмен аңлау.

Регулятив УГГ:хаталарны табып төзәтү, үзконтроль, үзбәя.

Предмет буенча:

Тема буенча лексик берәмлекләрнең мәгънәсен аңлау;өйрәнелгән лексик-грамматик берәмлекләрне кулланып, җөмләләр төзү.

 

Яңа белемнәрне формалаштыру

Үрнәк буенча җөмләләр төзетә.

( Көн бик матур)

Сорауларга җавап таптыра:

-Мәктәптә нинди бәйрәм?

-Балалар кемнәргә чәчәкләр бүләк итәләр?

-Укытучылар һәм укучылар бәйрәмгә ничек киенгәннәр?

- Көзен кайсы чәчәкләр бакчада озак үсә?

Үрнәк буенча җөмләләр төзиләр:

1) Көн гаҗәп матур.

2)Табигать матур.

3)Күңелле музыка уйный.

4)Яңгыр яумый.

Сорауларга җавап бирәләр:

-Мәктәптә Белем бәйрәме.

-Балалар укытучыларга чәчәк бүләк итәләр.

-Укытучылар һәм укучылар бәйрәмгә матур киенгәннәр.

-көзен кашкарыйлар, хризантемалар һ.б. бакчада озак үсә.

Метапредмет:

Танып-белү УУГ: үрнәк буенча эшләү; аңлау; анализлау; чагыштыру, нәтиҗә ясау.

Коммуникатив УУГ:фикерләрне ачык һәм дөрес әйтү; уку хезмәттәшлеген планлаштыру.

Регулятив УГГ: эшне башкарып карау; эш нәтиҗәләрн бәяләү, хаталарны төзәтү.

Предмет буенча:

.яңа сүзләрне үзләштерү; яңа лексик берәмлекләрнең мәгънәсен аңлау.

Монологик сөйләмне камилләштерү

Төркемнәрдә эш:

Тактада язылган текстны сөйләтү.

Монологик сөйләм күнекмәләрен үстерү, камилләштерү.

Көн гаҗәп матур.

Көн җылы, кояшлы.Без матур киемнәр кидек һәм мәктәпкә киттек.

Мәктәптә безне укытучылар көтә.

Төркемнәрдән 1 кеше хикәяне сөйли.

(Көн гаҗәп матур.

Көн җылы, кояшлы.Без матур киемнәр кидек һәм мәктәпкә киттек.

Мәктәптә безне укытучылар көтә.)

Метапредмет:

Танып-белү УУГ: бирелгән текст буенча эшләү, аңлап һәм ирекле сөйли белү, төп төшенчәләрне аеру.

Коммуникатив УУГ: үзара хезмәттәшлек итү, монолог төзи белү.

Регулятив УГГ: кабул ителгән карарны мөстәкыйль рәвештә бәяләү, үзгәрешләр кертү.

Рефлексия

Дәрес, дәрестә туган авырлыклар турында сорый, дәрескә нәтиҗә ясый, укучыларның эшенә бәя бирә.

Өй эшен аңлата.

Өй эшен 2 төркемгә бүленеп эшләргә:

1 нче төркем: 5 нче биттәге

 5 нче күнегүне язмача башкара.

2 нче төркем: дәфтәрдә язган диалог үрнәгендә үз диалогыңны төзергә.  

Үз фикерләрен әйтәләр.

Өй эшен язып алалар:

А) Дәреслек, 5 нче биттәге 5 нче күнегүне язмача эшләү.

Ә)Дәфтәрдәге диалог үрнәгендә яңа диалог төзү.

Шәхескә кагылышлыУУГ: эшчәнлекнең максат һәм нәтиҗәсе белән бәйләнешне билгеләү, бәяләү; үз уңыш – уңышсызлыкларының сәбәбен ачыклау.

   Метапредмет:

Танып – белү: дифференцияле биремне сайлау.

Коммуникатив УУГ:үз фикереңне дәлилли белү, сорауларга җаваплар бирү.

Регулятив УГГ: үзбәя, коллектив һәм индивидуаль эшне дөрес бәяли белү. 


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Татар теле 5 сыйныф

Бер атнада ничә көн? Бер атнада ничә көн? Бер атнада җиде көн. Җиде төрле исеме – Җидесендә яттан бел. Дүшәмбе,сишәмбе,чәршәмбе, Пәнҗешәмбе,җомга, Шимбә, якшәмбе – Онытма мәңге!.. Гөлшат Зә...

«Яшь туристлар җыры» текстындагы лексик-грамматик материал

Тема: «Яшь туристлар җыры» текстындагы лексик-грамматик материал.Дәреc тибы:  Лексик-грамматик күнекмәләр камилләштерүМаксат: 1) а) учак ягып, түшәп сүзләрен өйрәнү; б)  мендек, шаян, ю...

Коммуникатив технология нигезендә дәрес планы үрнәге. (Хәйдәрова Р.З., “Татар теле” 8 нче сыйныф, 38-39 нчы дәресләр)

Бу дәрес планы Хәйдәрова Р.З. дәреслеге буенча төзелгән. Дәреснең максаты коммуникатив технология нигезендә 8 нче сыйныф укучыларын  Ш.Галиевнең “Безнең урам малайлары”дигән шигыре белән таныштыр...

Коммуникатив технология нигезендә дәрес планы үрнәге. (Хәйдәрова Р.З., “Татар теле” 8 нче сыйныф, 38-39 нчы дәресләр)

Коммуникатив технология нигезендә дәрес планы үрнәге. (Хәйдәрова Р.З., “Татар теле” 8 нче сыйныф, 38-39 нчы дәресләр)...

УМК "Татар теле. 9нчы сыйныф:рус телендә гомуми белем бирү оешмалары өчен уку әсбабы (татар телен туган тел буларак өйрәнүче укучылар өчен)/Р.Х.Мирзаһитов, М.М.Шәкүрова, Н.Х.Мусаяпова;Татар.кит.нәшр..2017.-190 б.

Рус мәктәпләренең 9нчы сыйныфында  укучы татар телен туган тел буларак өйрәнүчеләр өчен уку әсбабы кушма җөмлә синтаксисы, текст һәм пунктуация, стилистика һәм сөйләм культурасы бүлекләреннән тор...

УМК .Татар теле. 10нчы сыйныф: рус телендә гомуми белем бирү оешмалары өчен дәреслек(татар телен туган тел буларак өйрәнүче укучылар өчен)/ Г.Р.Галиуллина, М.М.Шәкүрова, Н.Х.Мусаяпова; Казан: Татар.кит.нәшр.,2018.-112б.

10нчы сыйныф өчен Татар теле дәреслеге  рус мәктәбендә укучы татар телен туган тел буларак өйрәнүче укучылар өчен тузелгән. дәреслеккә рецензияне Ф.Ф.Харисов язган. Дәреслек 2018нче елда басмага ...

"Татар халык ашлары", татар теле, 3 сыйныф

Бу дәрес яңа материалны өйрәнүгә багышланган....