Коммуникатив технология нигезендә дәрес планы үрнәге. (Хәйдәрова Р.З., “Татар теле” 8 нче сыйныф, 38-39 нчы дәресләр)
план-конспект урока (8 класс) на тему

Мостафина Илсөяр Габдрахман кызы

Коммуникатив технология нигезендә дәрес планы үрнәге. (Хәйдәрова Р.З., “Татар теле” 8 нче сыйныф, 38-39 нчы дәресләр)

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл kommunikativ_tekhnologiya_nigezend.dres_konspekty.1.docx31.18 КБ

Предварительный просмотр:

   Коммуникатив технология нигезендә  дәрес планы үрнәге.

(Хәйдәрова Р.З.,  “Татар теле” 8 нче сыйныф, 38-39 нчы дәресләр)

                      Текст.

            Ш.Галиев. “Безнең йорт малайлары”

Өч сикереп, бер атлап

Чыктык ишегалдына.

Сагынышкан Сашалар,

Азат, Фәрит бар монда.

Океан – диңгезләр кичкән

Гитара чирттерәләр,

Испанча да, французча да

җырларны сиптерәләр!

Открыткалар – әкәмәт,

Карыйбыз өелешеп,

Сувенирлар – галәмәт,

Бүләбез сөенешеп.

Хосе, Әхмәтләр белән

Төшкән фотолар да күп,

Кочаклашып басканнар

Менә шулай, безнең күк.

 

Бу текстны өйрәнү өчен циклда 3 сәгать бирелгән:

1 нче дәрес - ЛГКФ

2 нче дәрес - ЛГКК

3 нче дәрес - Д/М сөйләм дәресе

Диалогик, монологик  сөйләм күнекмәләре  формалаштыру (Д/м)

                   дәресенең үрнәк планы

Тема: “ Ш.Галиев.”Безнең йорт малайлары” шигыре буенча

              телдән сөйләм күнекмәләре.

Дәрес тибы: Д/ М сөйләм дәресе

Дәрес максатлары:

Укытучы өчен :

       Ш.Галиевнең “Безнең урам малайлары”дигән шигыре белән таныштыру    

       һәм укучыларны үзләренең яшьтәшләре, алар арасындагы милләтара    

       дуслык   турында диалогик, монологик сөйләм төзергә өйрәтү.

Укучы өчен: 

шигырь эчтәлеге нигезендә үзләренең яшьтәшләре, алар арасындагы милләтара  дуслык турында сөйләшергә һәм сөйли белергә өйрәнү.

Җиһазлау: Р.З. Хәйдәрова” Татар теле”, (61-62 нче битләр); дәрескә әзерләнгән презентацион материаллар.

                           Дәрес барышы:

I. Оештыру.

1) Уңай психологик халәт тудыру:

- Хәерле көн, укучылар! Хәлләрегез ничек?

- Укучылар, дәресебезне  башлыйбыз һәм Шәүкәт Галиев иҗатын өйрәнүне дәвам итәбез. Бер укучы(көтмәгәндә килеп чыгып) Шәвәли ролендә:

  • Һайт!

Мин – Шәвәли,

Шук малай,

Үткен малай,

Ут малай!

Татар малай!

Татарча да сөйләшәм,

Урысча да беләм мин,

Милләтемне сөям мин!

Урысны да яратам,

Үзбәкне дә яратам,

Казахны да яратам,

Французны, испанны,

Инлглизләрне, болгарны...

Шулай булгач, әйдәгез,

Сөендереп дусларны,

Сез бүгенге дәрестә

Матур дуслык турында

       Яхшы итеп сөйләгез!

- Укучылар, сез Шәвәли белән килешәсезме?

II. Өй эше тикшерү. (1 нче слайд.  Ш.Галиевнең портреты һәм

         “Дуслык өләшүче шагыйрь” сүзләре)

 

1. Беренче уку бурычын хәл итү. 

Диалоглар  аша Ш.Галиевнең биографиясен искә төшерү, шагыйрьнең тормышы, иҗаты турында  турында бер-берсенә дөрес итеп сорау бирү, үзара сөйләм оештыру күнекмәләрен камилләштерү.

Укучыларның  диалогларда репликаларны дөрес куллануы, иң кызыклы сораулардан, репликалардан файдалануы  билгеләнә бара.

2.Берничә укучының  Ш.Галиевнең “ Нинди зур туган җиребез!”, “ Көчле сүз”, “ Телләр белүче каләм” шигырьләрен сөйләве.

Әлеге шигырьләрдә  нәрсә турында сүз барганлыгын ачыклау(туган җиргә мәхәббәт, туган телне ярату, милләтләр дуслыгы)

- Димәк, Ш.Галиев – дуслык өләшүче шагыйрь.

Ш. Яңа сүзләр белән таныштыру.( 2 слайд.Шәүкәт Галиев. “Безнең йорт

                                                                малайлары)

Тактада транскрипция билгеләре белән язылган яңа сүзләр:

ишегалдына - [ишэгалдына]

сагынышкан- [сагынышкан]

дөнья - [дөнйа]

өелешепз - [өйөлөшөп]

сөенешеп- [сөйөнөшөп]

кочаклашып  - [кочаклашып]

бүләбез -/бүләбэс]

халыкара - /халыгара/

1.Тактада язылган яңа сүзләрнең мәгънәсен ачыклау (семантизацияләү).

2. Яңа сүзләрнең әйтелеше өстендә эш (укытучы артыннан хор белән һәм аерым-аерым кабатланыла):

- яңа сүздәге үзенчәлекле авазларны әйтү;

- сүзне кабатлау;

- сүзтезмә әйтү: ишегалдына чыгу, сагынышкан малайлар, дөньядагы илләр,өелешеп карыйлар,сөенешеп сөйләшәләр,кочаклашып торалар, бүләкләрне бүләбез, халыкара дуслык һ.б.

- 2-3 сүздән торган, ләкин яңа сүз кергән җөмләләр әйтү: 1) Малайлар ишегалдына чыктылар.2)Сагынышкан малайлар очраштылар.3) Дөньяда төрле илләр бар.4) Малайлар өелешеп фотолар карыйлар.5)Дуслар сөенешеп сөйләшәләр.6) Алар кочаклашып басканнар.7) Без открыткаларны бүләбез.һ.б..

3.Яңа сүзләр кулланып, ситуатив күнегүләр белән эшләү:

 Скажите что:

- мальчики вышли во двор;

-  соскучиившиеся мальчики;

- в мире много стран;

- радостно разговаривают;

- стоят обнявшись;

- делим открытки;

- международная дружба.

4. “Дөрес тәрҗемәне табыгыз!” уены. (3 слайд. “Дөрес тәрҗемәне

                                                                      табыгыз!”)

 Шәвәли образындагы укучы:

- Мин – Шәвәли,

  Шук малай,

 Үткен малай,

Ут малай!

Татар-  малай!

Татарча да сөйләшәм,

Урысча да беләм мин,

Хәзер сезнең татарча

    Белүне тикшерәм мин!

Балалар экрандагы  сүзләрнең  тәрҗемәсен әйтәләр,  Шәвәли җитәкчелегендә   дөреслиләр(сүзләрнең тәрҗемәсе бутап бирелгән).

 - ишегалды – мир

 - сагынышкан – обнявшись

 - дөнья – двор

 - өелешеп – обрадовавшись

 - сөенешеп – столпившись

 - кочаклашып – соскучившиеся

 - бүләбез – международный

IV. Яңа сүзләрне сөйләмдә куллануны ныгыту.( 4 слайд. Яшүсмерләрнең

                                                                            бергәләп  төшкән фоторәсеме)

 1. Ш.Галиевнең “Безнең йорт малайлары” шигырен уку.

 - Укучылар, шигырьне уку сезгә ни өчен кирәк?

 - Сәнгатьле укырга өйрәнү өчен.

  Шигырьне укып күрсәтү.

  Укучыларның шигырьне укуы.

  2.Бирелгән сорауга җавап бирү:

    -Шигырьдә нинди малайлар турында сүз бара?

(- әтиләре чит илдә эшли торган малайлар турында;

- яшьтәш малайлар турында;

- төрле милләт малайлары турында:

- бер йортта торучы малайлар турында.)

 3. “Бу раслаулар дөресме?”Дөрес раслауларны билгеләү. 

   - Дәреслекнең 62 нче битендәге 5 нче биремне карагыз, дөрес раслауларны билгеләгез. Җавапларны чиратлашып әйтегез.

 

    Төркемнәрдә эшлиләр.

Дәреслекнең 62 нче битендәге 5 нче биремне үтиләр: дөрес раслауларны билгелиләр. 

    5 слайд. “Дөрес раслаулар”. 

Экранда бирелгән дөрес раслауларны укыйлар:

- Малайларның әти-әниләре чит илдә эшли.

- Азат Алжирдан кайткан.

- Фәрит Кубадан кайткан.

- Малайлар гитарада уйный.

- Малайлар французча, испанча җырлыйлар.

- Малайлар сувенирлар алып кайтканнар.

- Малайлар чит илдәге дусларына хат язачаклар. 

                         Релаксация.

      (З.Минхаҗеваның “Туган авылым” җырын җырлау)

  - Укучылар, без шигырь эчтәлеге буенча  төрле милләттән булган  яшьтәш малайлар турында сөйләшәбез. Ул малайлар безнең Татарстанда яши дип аңлыйбыз. Ә сезнең яшьтәшләр Татарстаныбызда гына, Россиядә генә түгел, башка ерак илләрдлә дә яшиләр бит. Һәм һәр малайга, һәр кызга үз теле, үз иле, үз туган ягы якын. Сезгә дә үзегез яшәгән район, авыл кадерле, чөнки туган җирдә безнең әти-әни, дәү әни, дәү әтиләр, туганнарыбыз, дусларыбыз, иптәшләребез. Сез минем белән килешәсезме?

     Әйдәгез, хәзер ял итеп алыйк, бергәләп өйрәнгән  “Туган авылым” җырын җырлыйк. 

4) Бирелгән сорауларга җавап бирү.

 - Укучылар, дәреслекнең 62 битендәге 6 нчы биремне табыгыз.Бирелгән сораулар буенча сез шигырьнең эчтәлеген сөйләргә өйрәнерсез.

Әйдәгез, төркемнәргә бүленеп, ярышып эшләгез- сорауларга җавапларны киңәшләшеп эзләгез. 

Төркемнәрдә эшлиләр.  Сорауларга җаваплар бирәләр. 

5)Экранда бирелгән сораулар буенча шигырнең эчтәлеген сөйләтү.( 6 слайд.    “Сораулар буенча эчтәлек сөйләгез”)

 Һәр төркемнән 1 укучы экранда бирелгән сораулар буенча эчтәлек сөйли.

Эчтәлекне  иң яхшы сөйләүчене билгелиләр, дәлиллиләр.

6)Бер  укучының монологик сөйләме. “Минем абыем”.(презентация)

                                                                   (7 слайд.”Минем абыем”)

( Укучының чит илдә укучы абыйсы, аның дуслары турында монологик  сөйләме)

Укучы:

- Ә хәзер мин укытучы булып алам.

“ Минем абыем” хикәясе буенча  сорауларга җавап бирегез. (Текст  экранда бирелгән:

                                            Минем абыем
   Минем абыемның исеме – Ирек. Ул – студент. Мисырда укый. Каһирә(Каир) шәһәрендә Айнуль Шамс университетында рус-гарәп бүлегендә белем ала. Аның теләге – тәрҗемәче булу.
   Абыем сөйләвенчә, Мисырга укырга күп илләрдән киләләр: Россиядән, Кытайдан, Һиндстаннан, Малайзиядән,Сириядән, Ираннан, Төркиядән, Косоводан һәм башка бик күп җирләрдән. Төрле милләт яшьләре – татарлар, башкортлар, казахлар, кытайлар,гарәпләр, японнар - бер-берсе белән танышалар, аралашалар, телләр өйрәнәләр. Алар үзара дус, тату яшиләр, бер-берсенә ярдәм итәләр.
  Студентлар буш вакытларында футболга, волейболга йөриләр, спорт белән шөгыльләнәләр. Нил елгасында көймәдә йөзәләр. Тарихи урыннарга сәяхәт итәләр.
  Абыемның төрле милләттән дуслары күп. Алар – акыллы, тәрбияле, белемле яшьләр.)

- Абыем – кем?

- Ул кайда укый?

- Аның теләге – нинди?

- Мисырга укырга кайлардан киләләр?

- Бу яшьләрнең милләте нинди?

- Алар үзара ничек яшиләр?

- Буш вакытларында нишлиләр?

- Алар нинди яшьләр?

- Укучылар, иптәшегезнең абыйсы турындагы хикәясе “Безнең урам малайлары” шигыренә охшаганмы? Нинди охшашлыклар бар? 

7)- Укучылар, сезнең  дә дусларыгыз, иптәшләрегез бар. Алар белән дуслык мөнәсәбәтләрегез турында сөйләгез.

 Укучыларның “Минем дусларым” темасына монологик сөйләм төзүе.

Яхшы сөйләүчене билгелиләр. 

8)Дәреслекнең 62 нче битендәге 7 нче биремне эшләү.

    Как скажете о том, что:

- ваш друг хорошо поет по- испански;

- отец вашего друга приехал с Кубы;

- вы смотрели фотографии друзей все вместе ?

9) Кроссворд чишү. (7 слайд. ”Дөрес чишелгән кроссворд.”) 

- Укучылар, бирелгән кроссвордны чишсәгез, сезгә таныш сүз килеп чыгар...

- Кроссворд сезгә таныш “дуслык” сүзен күрсәтте.

- Нәрсә ул дуслык?

- Укучылар, Шәүкәт Галиевнең шигыре,  шулай ук бүгенге дәрес сезне нинди булырга, нәрсәгә   өйрәтә?

V. Өй эше. 1)  62 бит, 8 нче бирем: “Безнең йорт малайлары”шигыреннән үзегезгә ошаган ике строфаны ятларга.

2) “Минем яшьтәшләрем” дигән темага кечкенә сочинение язарга.

   


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Коммуникатив технология нигезендә укыту процессын оештыру принциплары

Коммуникативтехнологиянигезендәукытупроцессыноештыруөчен, бутехнологиябилгеләгәнмаксатларгаһәмпринципларгатурыкилгәнпрограммаэчтәлегенсайлауталәпителә. Димәк, коммуникативтехнологиянигезендәукытупринц...

10 нчы рус телле укучылар өчен коммуникатив технология нигезендә төзелгән дәрес планы үрнәге.Тема: Киенә белү – үзе бер һөнәр .

Тема: Киенә белү – үзе бер һөнәрДәрес максатлары: Белем бирү максаты:  - зәвыклы киенә белү проблемасы  буенча  диалогик һәм монологиксѳйләмгә чыгу; -дөрес киенә белү каг...

БАШЛАНГЫЧ СЫЙНЫФЛАРДА ТАТАР ТЕЛЕ ҺӘМ ӘДӘБИЯТЫН КОММУНИКАТИВ ТЕХНОЛОГИЯ НИГЕЗЕНДӘ УКЫТУНЫҢ ӨСТЕНЛЕГЕ

Мәкаләдә рус телле балаларны татар теленә өйрәтү проблемасы яктыртыла. Бу эшне Р.З.Хәйдарованың коммуникатив технологиясенә нигезләнеп башкару иң отышлысы дип саныйм....

Коммуникатив технология нигезендә дәрес планы үрнәге. (Хәйдәрова Р.З., “Татар теле” 8 нче сыйныф, 38-39 нчы дәресләр)

Бу дәрес планы Хәйдәрова Р.З. дәреслеге буенча төзелгән. Дәреснең максаты коммуникатив технология нигезендә 8 нче сыйныф укучыларын  Ш.Галиевнең “Безнең урам малайлары”дигән шигыре белән таныштыр...

“ Мәктәптә Белем бәйрәме” текстындагы лексик-грамматик материал“ ( Хәйдәрова Р.З., Татар теле, 5 нче сыйныф)

5 нче сыйныфның рус төркеме өчен татар теленнән дәреснең технологик кртасы....

УМК "Татар теле. 9нчы сыйныф:рус телендә гомуми белем бирү оешмалары өчен уку әсбабы (татар телен туган тел буларак өйрәнүче укучылар өчен)/Р.Х.Мирзаһитов, М.М.Шәкүрова, Н.Х.Мусаяпова;Татар.кит.нәшр..2017.-190 б.

Рус мәктәпләренең 9нчы сыйныфында  укучы татар телен туган тел буларак өйрәнүчеләр өчен уку әсбабы кушма җөмлә синтаксисы, текст һәм пунктуация, стилистика һәм сөйләм культурасы бүлекләреннән тор...

УМК .Татар теле. 10нчы сыйныф: рус телендә гомуми белем бирү оешмалары өчен дәреслек(татар телен туган тел буларак өйрәнүче укучылар өчен)/ Г.Р.Галиуллина, М.М.Шәкүрова, Н.Х.Мусаяпова; Казан: Татар.кит.нәшр.,2018.-112б.

10нчы сыйныф өчен Татар теле дәреслеге  рус мәктәбендә укучы татар телен туган тел буларак өйрәнүче укучылар өчен тузелгән. дәреслеккә рецензияне Ф.Ф.Харисов язган. Дәреслек 2018нче елда басмага ...