“Минем дустым бар” хикәясендәге яңа лексик-грамматик материал
план-конспект урока (5 класс)

Зарипова Алинә Әнис кызы

“Минем дустым бар” хикәясендәге яңа  лексик-грамматик материал

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл minem_dustym_bar_5_syynyf.docx19.99 КБ

Предварительный просмотр:

Тема: “ Минем дустым бар” хикәясендәге яңа  лексик-грамматик материал

Дәрес максатлары:

Укытучы өчен:

  1. “ Минем дустым бар”хикәясе буенча  “ чын, таныш, дуслаш, дуслык, шаян,гадел,игътибарлы,бергә” сүзләре белән таныштыру;исемнәрнең тартым белән төрләнешен  кабатлау;

1.чагыштыра,нәтиҗә ясый белү кебек фикерләү сәләтләрен үстерү;

2.дуслыкны хөрмәт итәргә өйрәтүне дәвам итү, дусларга карата игътибарлы булырга омтылыш тудыру.

Укучы өчен:

1.дустың турында сөйләү өчен кирәк булган лексик материалны өйрәнү;

2.дустың турында сөйләү өчен кирәк булган грамматик материалны искә төшерү;

Җиһазлау: дәреслек ( Хәйдәрова Р.З.- 76-77 нче битләр); методик ярдәмлек,дәрескә әзерләнгән презентацион материаллар ; тактада транскрипция үрнәкләре; кагыйдәләр

Дәрес тибы: яңа белемнәрне ачу.(Л,Г.күнекмәләр формалаштыру).

Кулланылган структуралар:

- Таймд раунд робин

- Файнд Самуан

- Фэн-эн-пик

Дәрес барышы:

I. Мотивлаштыру-ориентлаштыру этабы.

1.Дәресне оештыру моменты.

   -Исәнмесез, укучылар.Әйдәгез,килгән кунаклар белән исәнләшәбез.

-Хәлләрегез ничек?-яхшы.

- Кәефләрегез яхшымы?-Яхшы.

-Дежур укучы белән әңгәмә:

-Бүген сыйныфта кем дежур?

-Бүген ничәнче число?

-Бүген 17 нче февраль, сишәмбе.

-Һава торышы белән таныштырып кит әле безне.Урамда салкын ,көн болытлы,явым-төшем юк .(кар ява).Җирдә ап-ак кар ята,юлларда бозлавык.

II/Фонетик күнегүләр.Бергә әйтәбез:а-ә,у-ү,о-ө,ы-э,и.

1.Тыңлагыз һәм- Ә- авазы кергән сүзләрне күрсәтегез.

-Су сибә,сөйли,аңлата,эшчән,урамда,дәрес,әдәпле укытучы. Бергә,гадел,пешерә, шәфкатъле.

III.Ишетеп аңлау күнегүләре.1.Тыңлагыз һәм артык сүзне табыгыз.игътибарлы,ярдәмчел,көз,намуслы,тырыш күңелле ,юмарт.Ни өчен көз сүзе артык?Бу –ел фасылы.Кешеләргә,дусларга хас сүзләр.

2.Тыңлагыз,үрнәк буенча үзгәртегез :авыл-авылда.шәһәр-шәһәрдә,урам-урамда,урман-урманда,тәнәфес-тәнәфестә,кунак-кунакта,мәктәп-мәктәптә.Сез нинди кушымчалар куеп әйттегез?-Ур.в.килеше.

IV.Белем күнекмәләрен актуальләштерү.

-Бүген син мәктәпкә кем белән килдең?-Саша белән.-2 раза.

-Саша нинди малай?

-Ул тәрбияле малай.

-Роман,ә син мәктәпкә кем белән килдең_

- Спроси, Настя сегодня с кем в школу пришёл?-2 раза.

-Скажи,что ты сегодня в школу пришёл с другом.

-Бүген мәктәпкә мин дустым белән килдем.-2 раза.

-Синең дустың яхшымы?

-Әйе,минем дустым- яхшы .

Ярослав,:дус булыр өчен нинди булырга кирәк?

-игътибарлы,намуслы,шәфкатьле булырга кирәк.

-Тагын(ещё) :алдашмаска кирәк.

-Кешеләрбер-берсе белән ни өчен дуслашалар?-Чөнки дуслар белән күңелле;

-Дуслар бер-берсенә булышалар.

V.Cүзлек белән эш.Тактада.

Оныта-[о н о т  а] -забывает

Онытмый-[онотмый]-не забывает

I.Өй эшен тикшерү. Файнд Самуан структурасы.(“Тавык,Тычкан һәм Көртлек” тексты  буенча) Әгәр әкияттә геройлар бик дус  яшәсәләр, әкият ничек үзгәрер иде? Яңа әкият язып карагыз дигән идем .(75 бит 5 нче күнегү)

Укытучы:75 бит 7 күнегүдәге сорауларга җавап алу.

II. Уку мәсьәләсен кую.

1.Кереш әңгәмә.

2. Укучылар, ә хәзер тактага карыйк әле.

III Уку мәсьәләсен өлешләп чишү.

 Тактада транскрипция билгеләре белән язылган яңа сүзләр:Сүзлеккә язабыз.

Чын - [чын]-настоящий

таныштык-[тåныштык]-познакомились

дуслаштык-[дуслаштык]-подружились

дуслык-[дуслық]-дружба

шаян-[шåйан]-озорной

гадел-[ғәдэл]-справедливый

игътибарлы-[ихтибарлы]-внимательный

бергә-[бэргә]-вместе

  1. Тактада язылган яңа сүзләрнең мәгънәләрен ачыклау.(семантизацияләү).
  2. Яңа сүзләрнең әйтелеше өстендә эш.(укытучы артыннан хор белән һәм аерым-аерым кабатланыла):

–яңа сүздәге үзенчәлекле авазларны әйтү;

  • сүзне кабатлау;
  • сүзтезмәләр  әйтү: Чын дус,мәктәптә таныштык,лагерьда дуслаштык,зур дуслык,шаян дус,гадел дус,игътибарлы укучы,
  • 2-3 сүздән торган, ләкин яңа сүз кергән җөмләләр әйтү.Таймд-Раунд-Робин структурасы. Һәр төркемдә берәр җөмлә төзеп язалар һәм бер-бер артлы укыйлар.

Физминут. Физкультминут.                                                                  Бер уңга, бер сулга,                                                                          Әйләнәбез урында.                                                                                  Бер алга, бер артка,                                                                                  Атлап торыйк урында.                                                                          Утырыйк чүгәләп,                                                                                  Ял итик бергәләп.                                                                                  Бераз гына ял итик тә,                                                                 

Аннан без эшләп китик

Исемнәрнең тартым белән төрләнешен кабатлау.Дәфтәрдә эшләү.76 бит 3 күн.Тактага чыгып язалар.

Яңа сүзләр кулланып ситуатив күнегүләр белән эшләү.

Скажите что:

  - ты познакомился с другом в школе;

 - у тебя настоящий друг;

 - друг должен быть внимательным;

 - вы вместе играете ;

 -вы вместе готовите уроки;

5. Яңа сүзләрне тәрҗемәсе белән дәфтәргә язу; берничә сүзне татарча-русча сүзлектән карау.

6. Дәреслек буенча эш.Үзбәя.

106 нчы бит, 5 нче күнегү.Үзбәя.

Фэн-эн-пик  структурасы. Бер-берегезгә дуслык турында сораулар бирегез. Сорауларга җавап бирү. Синең дустың бармы? Ул нинди дус? Сез кайда таныштыгыз? Чын дус нинди була? Сез бер-берегезгә булышасызмы?

Модельләштерү.

IV. Рефлексив бәяләү этабы. Үзбәя

1. Рефлексия.

-Укучылар, бүген нинди яңа әйбер белдек?

-Ә хәзер ,укучылар, бүген эшләгән эшегезне бәяләгез .Уйлагыз.

2. Өй эше язабыз: Сезгә 2 вариантта өй эше тәкъдим итәм. Берсен сайлап эшләгез.

          1.Дустың турында   4 җөмлә язарга.

2.  77 нче бит 6 нчы күнегү.

-Укучылар, бүгенге дәресне “5”легә кемнәр үзләштерде? Кемнәр үз эшчәнлегенә “4” ле куя, кемнәр “3”ле куя?

-Сау булыгыз, укучылар!


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

урок татарского языка "МИНЕМ ДУСТЫМ"

Сингапур методын кулланып төзегән дәрес эшкәртмәсе...

Р.З.Хайдарова дәреслеге буенча 4 нче сыйныф өчен дәрес конспекты. Минем дустым

4 нче сыйныф рус төркеме өчен дәрес конспекты. Минем дустым...

Тема: “ Минем дустым бар”. Сыйфат дәрәҗәләре.

Дәрес максатлары:Укытучы өчен:1) “ Минем дустым бар” темасы буенча лексик-грамматик материалны ныгыту; сыйфат һәм сыйфат дәрәҗәләре турында беренчел мәгълүмат бирү; исемнәрнең тартым белән төрләнешен ...

Минем дустым

4 сыйныф рус төркемеТЕМА: “Минем дустым”Максат: Укучыларның текст эчтәлеге белән танышуы.Яңа сүзләрне сөйләмдә дөрес кулланырга өйрәтү.Укучыларның тыңлап аңлау, диалогик һәм монологик сөйл...

татар теленнән дәрес эшкәртмәсе. «Минем дустым» темасы буенча лексик-грамматик материал.

laquo;Минем дустым» темасы буенча лексик-грамматик материал....