"Минем дустым" 4 нче сыйныф өчен әдәби уку дәресе (рус төркеме)
план-конспект урока

Ханова Рамиля Расимовна

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл achyk_dres_minem_dustym.docx34.17 КБ

Предварительный просмотр:

2 нче санлы урта мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы:

Ханова Рәмилә Рәсим кызы

4 нче сыйныфның рус төркеме өчен әдәби уку дәресе.

ТЕМА: «Минем дустым»

Максат:

Танып -белү максаты: дустың турында сөйли, дустыңның уңай һәм тискәре сыйфатлары турында әйтә белү күнекмәләрен формалаштыру, диалогик, монологик сөйләмгә чыгу.

Үстерү максаты: логик фикерләү, күзәтүчәнлек, хәтер үсешенә уңай йогынты ясау.

Тәрбия максаты: коллективта эшләү, үзара ярдәмләшү, дуслык хисен тәрбияләү өчен шартлар тудыру.

Җиһазлау: презентация, ноутбук, экран, проектор, төрле биремнәр язылган карточкалар, таратма материал.

Материал: 4 нче сыйныф өчен Татар теле дәреслеге (Р.З.Хәйдәрова, 2-бүлек)

Дәрес барышы.

I.Оештыру өлеше.

Уңай халәт тудыру.

-Исәнмесез, укучылар! Хәерле көн! Утырыгыз.

Бүгенге әдәби уку дәресен мин алып барырмын. Минем исемем – Рәмилә Рәсимовна.

Слайд №2

- Тактага карагыз әле. Кояш безгә елмая. Безнең дә дәресебез кояш кебек якты, кызыклы булыр дип уйлыйм!

-Укучылар, сезнең өстәлләрдә үзбәя карталары ята. Сез һәр эшкә үзегезгә билге куярсыз. Шуңа күрә, дәрестә тырышыгыз һәм актив булыгыз. Cез иң яхшы, иң актив, иң акыллы укучылар!

П. Актуальләштерү.

1) Укучылар, сезнең алда  конвертлар. Алар эчендә мозайка. Әйдәгез әле, конвертларны ачыгыз, рәсемнәрне җыегыз. Рәсемдә кемнәр бар? (парларда эшләү)

  • Рәсемдә балалар бар.
  • Рәсемдә малайлар, кызлар бар.
  • Рәсемдә дуслар бар.
  • Алар нишлиләр?
  • Алар уйныйлар.
  • Алар чана шуалар.
  • Алар дәрес әзерлиләр.

Рәсемнәр артында мәкальләр бар, аларны укыгыз. Слайд №3

  • Йөз сум акчаң булганчы, йөз дустың булсын
  • Дустың үзеңнән яхшырак булсын.
  • Дуслык - зур байлык.

2)Уку мәсьәләсен кую.

Бу мәкальләр кемнәр турында?

Дуслар турында.

Дуслык турында.

-Яхшы. Димәк, укучылар, бүгенге дәрестә без нәрсә турында сөйләшербез дип уйлыйсыз?

- Дуслар турында.

-Әйе, дәресебезнең темасы “Минем дустым”.

Үзбәя.Укучылар,  үзегезгә җавапларыгыз өчен үзбәя карталарына билге куегыз.

-Әйдәгез әле, уен уйнап алыйк. Сезнең парталарда алмалар. Һәр алмага сыйфатлар язылган.   Яхшы дус нинди була? Слайд №4

Шул алмаларны гына тактадагы агачка куегыз. Выберите только такие яблоки, качествами которых обладает хороший друг.

-Яхшы дус әйбәт була.

-Яхшы дус ярдәмчел була.

-Яхшы дус батыр була.

-Яхшы дус игътибарлы була.

-Яхшы дус юмарт була.

-Яхшы дус эшчән була.

-Яхшы дус тәртипле була.

-Яхшы дус тырыш була.

-Ни өчен сары  алмаларны элмәдегез? Димәк, яхшы дус нииди булмый? Слайд №5

- Яхшы дус ялкау булмый.

- Яхшы дус куркак булмый. Һ.б.

- Әйдәгез, без ул алмаларны агач астына куябыз. Безнең алмагач та начар

сыйфатлы алмаларны яратмый. Шуңа курә алар коелганнар. (Агач астына сары алмаларны беркетәләр).

-Димәк, яхшы дус нинди була? Хор белән укыйбыз.

Әйбәт, ярдәмчел, игътибарлы, эшчән, батыр, юмарт, тәртипле, тырыш.

-Дөрес. Сезнең дусларыгыз да шундый сыйфатларга ия булсын.

Үзбәя.Укучылар,  үзегезгә җавапларыгыз өчен үзбәя карталарына билге куегыз.

III. Яңа белем һәм күнекмәләрне формалаштыру.

1)- Сезнең парталарда кояш рәсеме бар. Кояшта диалог бирелгән. Кояшны алыгыз, парларда диалогларны язып бетерегез. (парларда эшләү)

1) -Синең дустың бармы?

-...

-Аның исеме ничек?

-...

-Ул ничәнче сыйныфта укый?

-...

- Дустың нинди?

- ...

2) -Синең дустың бармы?

-...

-Аның исеме ничек?

-...

-Сез кайда дуслаштыгыз?

-...

- Ул нинди?

- ....

3) -Синең дустың бармы?

-...

-Аның исеме ничек?

-...

-Ул кайда яши?

-...

- Дустың нинди?

- ...

(Һәрбер төркемнән берәр пар җавапларын чыгып укый)

Үзбәя.Укучылар,  үзегезгә диалог төзегән өчен үзбәя карталарына билге куегыз.

-Яхшы. Бүгенге дәрестә без дуслык, дуслар турында сөйләшүне дәвам итеп, яңа сүзләр белән танышырбыз, текст  та укырбыз. 

2) Сүзлек өстендә эш. Слайд №6

- Әйдәгез, яңа сүзләр белән танышыйк. Игътибар белән экранга карагыз, сүзләрне бергәләп укыйбыз, авазларны дөрес әйтергә тырышабыз.

Бер өйдә - в одном доме

Заманча – современный

Бию түгәрәге – танцевальный кружок

Сүзләрне сүзлекчәгә язып куялар.        

-Укучылар, әйдәгез яңа сүзләр белән җөмләләр төзеп карыйк. (укучылар җавабы)

3) Текст белән эш

 - Укучылар, 8 нче биттәге 5 күнегүне, “Минем дустым” дигән текстны табыгыз.

  • Текстны чылбыр буенча тәрҗемә белән укыйбыз.

- Яхшы, текстны барыгыз да аңладыгызмы?

-Ә хәзер, кем минем белән ризалаша, шул укучылар басалар, ә кем ризалашмый утырып калалар.

  • - Кемнәрнең дуслары бар?(басалар)
  • - Кем шәһәрдә дуслашты?

  • -Кем авылда дуслашты?
  • - Кем балалар бакчасында, дуслашты?
  • - Ә кем мәктәптә дуслашты?
  • -Яхшы.

IV. Яңа белем һәм күнекмәләрне ныгыту.

  • Мин сезгә русча җөмләләр әйтәм, ә сез тексттан шул җөмләләрне табып укыйсыз.
  1. Найдите в тексте предложения, где говорится о том, что:
  • Мы с ней подружились на летних каникулах в деревне.
  • Меня зовут Айсылу.
  • Айгуль и я живем в Казани, мы живем в одном доме и учимся в одной школе
  • Она учится в пятом классе, а я в четвёртом.
  • Мы ходим вместе в танцевальный кружок.
  • Алсу апа учит нас татарским, русским, молдаванским, современным танцам.
  • Алсу очень трудолюбивая.
  • После уроков мы вместе катаемся на лыжах, вместе делаем уроки.

Үзбәя.Укучылар,  үзегезгә җавапларыгыз өчен үзбәя карталарына билге куегыз.

2) Җөмләләрне хикәя эчтәлеге тәртибендә урнаштыру. Слайд №7

- Дәреслектәге 7 күнегүне табыгыз. Җөмләләрне хикәя эчтәлеге тәртибендә урнашты-рыгыз. (2 минут вакыт бирәм). Сезнең алда карточкалар бар, шуларга җөмләләрнең саннарын хикәя эчтәлеге тәртибендә языгыз. (Язып бетергәч, укучылар партадашлары белән битләрен алмашалар да тикшереп чыгабыз, билге куялар.)

1.Без аның белән авылда җәйге каникулда дуслаштык. 2.Без бергә чаңгы шуабыз, бергә дәрес әзерлибез. 3.Без бергә бию түгәрәгенә йөрибез. 4.Без бик дуслар. 5.Мин сезгә    дустым турында сөйлим. 6.Аның исеме - Айгөл.

Балаларның җаваплары. Слайд №8

1 җөмлә: 5.Мин сезгә дустым турында сөйлим.

2 җөмлә. 6.Аның исеме - Айгөл.

3 җөмлә. 1.Без аның белән авылда җәйге каникулда дуслаштык.

4 җөмлә. 4.Без бик дуслар.

5 җөмлә. 3.Без бергә бию түгәрәгенә йөрибез.

6 җөмлә. 2.Без бергә чаңгы шуабыз, бергә дәрес әзерлибез.

  • Афәрин! Булдырдыгыз!

Үзбәя.Укучылар,  үзегезгә җавапларыгыз өчен үзбәя карталарына билге куегыз.

Вакыт калса!!!

4)- Укучылар без бүген дәрестә дуслар турында сөйләшәбез. Кем план-схема

 буенча үзенең дусты турында сөйли ала? (индивидуаль эш)

Минем дустым.

1.Минем дустымның исеме ... .

2. Аңа ... яшь.

3. Ул ... сыйныфта укый.

4. Без .... (мәктәптә, балалар бакчасында, урамда) дуслаштык.

5. Минем дустым ... (яхшы, ярдәмчел, юмарт, эшчән, игътибарлы)

6. Без бик дус. Без бергә ... .

Һәр төркемнән 1 укучы җавап укый.

V.Рефлексия

  1. Нәтиҗә ясау.      

- Без бүген дәрестә кемнәр, нәрсә турында сөйләштек?

- Дуслар, дуслык турында.

-Сез нинди яңа сүзләр өйрәндегез? (Какие новые слова запомнили?)

-Шулай итеп,укучылар,өйрәнгәннәрдән чыгып, нәтиҗә ясыйбыз.

Чын (яхшы) дус нинди була?

-ярдәмчел, игътибарлы, юмарт, әдәпле һ.б.

-Бик дөрес әйтәсез укучылар!Чын дус һәрвакыт ярдәм итә. Без укыган хикәя дә моңа үрнәк!Сез дә дуслыкның кадерен белегез! Дусны табуы җиңел, саклавы авыр.

2. Үзбәя таблицасын тутыру.

- Укучылар, кем үзен дәрестә бик яхшы җавап бирдем, яхшы катнаштым дип уйлый,

алар үзләренә “5” куя.

Кем барысын аңладым, аз җавап бирдем дип уйлый, алар “4” куя.

Кем  аз аңладым, ләкин бик аз эшләдем дип уйлый, шул үзенә “3” куя.

Кем бернәрсә дә аңламады, “2” куя.

                                               Үзбәя таблицасы

Фамилия  Исем _________________________________

        +

Мин аңладым, бик яхшы эшләдем. -

Я понял(а), очень хорошо работал(а).

Мин аңладым,

аз эшләдем. –

Я понял(а), мало работал(а).

Мин  аңладым, бик аз эшләмәдем. –

Я  мало понял(а), очень мало работал(а).

1

Мәкаль - Пословица

2

Алмалар уены – игра с яблоками

3

Диалог төзү

4

Текстны аңлау

5

Биремне эшләү

6

Дус турында сөйләү

Билге- оценка

   Өй эше. Слайд №9

- Өй эше экранда. Сайлап алыгыз һәм көндәлекләрегезгә язып куегыз.

-Дустың турында сөйләргә. (Рассказать про своего друга)

-Укырга, эчтәлеген сөйләргә. ( Читать тест 8 стр., №5, пересказать)

-Укырга, сорауларга җавап бирергә. (Читать текст, ответить на вопросы стр.9, №6)

 Слайд №10

-Сау булыгыз, укучылар. Сез бик активлар, тырышлар!


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

"Сыйфатлар иленә сәяхәт" 7 сыйныф Татар теле дәресе(рус төркеме)

Максат:1.  Укучыларның сыйфат турында белемнәрен барлау һәм тирәнәйтү.2.          Сыйфатларны телдән һәм язма сөйләмдә урынлы кулланырга өйрәтү,...

Дәрес темасы: Кичерде Туфан берүзе ... (Рус мәктәбендә укучы 7 сыйныф укучылары өчен әдәбият дәресе)

Максат.1.Укучыларны Хәсән Туфанның тормышы һәм иҗат юлы белән таныштыруны дәвам итү;2.Шәхес культы чорын чагылдырган  шигырьләрен анализлау, ...

5 сыйныфта татар әдәбияты дәресе (рус төркеме)

Максат: Ә.Бикчәнтәеваның “Тәмле сүзләр” хикәясен  аңлап уку.Хикәя турында үз фикереңне әйтә һәм чагыштыра алу, аралаша белү сәләтен  үстерү.Татар теленә кызыксыну үстерү.Дус һәм тату булу кү...

презентация "Минем дустым" 4 нче сыйныф өчен әдәби уку дәресе (рус төркеме)

Р.З. Хәйдарованың 4 нче сыйныф дәреслеге буенча "Минем дусларым" бүлеген өйрәнгәндә  "Минем дустым"  темасына әдәби уку дәресе (рус төркеме) өчен презентация....

"Тәтеш дигән бер матур кала бар...", 7 сыйныф сөйләм үстерү дәресе

Тәтеш шәһәре һәм районы турында  тупланган  материалларны кулланып, сөйләм телен үстерү дәресе....