"Тәтеш дигән бер матур кала бар...", 7 сыйныф сөйләм үстерү дәресе
план-конспект урока

Гасимова Светлана Иргиз кызы

Тәтеш шәһәре һәм районы турында  тупланган  материалларны кулланып, сөйләм телен үстерү дәресе.

Скачать:


Предварительный просмотр:

“Тәтеш дигән бер матур кала бар…”

Методик максат: Тәтеш шәһәре һәм районы буенча тупланган туган якны өйрәнү материалларын кулланып, сөйләм телен үстерү.

Бурычлар: 1) Ш зат тартым кушымчалы сүзтезмәләрне  (II һәм III тип изафә конструкцияләрне) сөйләмдә куллану осталыгын ныгыту;

 2) социолингвистик һәм тел компетенциялелеген булдыру;

 3) туган якның тарихы һәм иҗтимагый тормышына кызыксыну уяту.

Дәрес тибы: комбинировать ителгән.

Җиһазлау: -Тәтеш күренешләре төшерерлгән слайдлар;

- кроссворд;

       - тест;

       - Тәтеш чишмәләре турында легенда;

       - Тәтеш турында җыр;

- «Татарика», Р. Шагаевның «Тәтеш ягы – Тау ягы” китаплары.

Кулланылган технология: коммуникатив-үстерешле    өйрәтү элементлары  кертелгән шәхесне үстерү технологиясе.

Дәресне үткәрү формасы: интерактив такта кулланылган мультимедиалы презентация.  

Дәрестә кулланылган укыту формалары һәм ысуллары

Дәрес этаплары      

1

Оештыру әлеше. Укучыларның дәрескә әзерлекләрен тикшерү.

2

Фонетик зарядка:

На-ну- ни –нинди

Ча-чи- чу- чуаш

Го-гый-га- болгар

Ти-те-тә-Тәтеш

Актуальләш

терү

3

Укучы һава торышы турында сөйли

Монолог

4

Кроссворд чишү:

а) Без яши торган Республика.

б) Лилиядә бер дә юк, Ләйләдә ике.

в) Сез кем булырга укыйсыз?

г) Россиянең иң зур елгасы.

д) Тәтеш районында яшәүче халыкларның берсе.

     

т

а

т

а

р

с

т

а

н

ә

у

к

ы

т

у

ч

ы

и

д

е

л

ч

у

а

ш

     

 Дәреснең темасы һәм максаты белән таныштыру.

Әйткәнне аңлау.

Язу.    

                                                     

5

Татарча дөрес язу өстендә эшләү.

-Тактада язылган җөмләләрне укыгыз.

  Без Т...т..штә яшиб...з.  Ул б...рынгы ш...һ...р. Т...т...ш зур т...гел, л...кин бик матур.

-Спишите их, вставляя пропущенные буквы.

Грамматик категорияләрне ныгытуга багышланган өстәмә бирем.

-Найдите глагл(ы). Определите форму времени. Проспрягайте устно в настоящем и в прошедшем определенном времени.

Уку, әзерлекле язу.

Сөйләшү.

6

Тест Сез Тәтешне беләсезме?”

 а) тәкъдим ителгән биремнәр белән мөстәкыйль танышу:

1. Тәтеш районының башлыгы ...

а) Зотов Н.И.          б) Ибәтов М.М.

2) Тәтеш районында ... авыллары бар.

а) татар, рус, мари, удмурт

б) рус, чуаш, мордва, татар

3. Тәтешкә ... яшь.

а) 250                 б) 227

4. Олы Тархан авылында … урманы табигый һәйкәл санала.

а) каен           б) имән

5. Тәтештә күренекле кешеләр яшәгән: ... Гыйлем Камай, ... Светлана Бемина, ... Станислав Говорухин, ... Бакый Урманче, ...Ибраһим Гази һәм башкалар.

а) язучы    б) химик  в) атучы

г) рәссам   д) режиссер

б) дәфтәрләрдә эшләү;

в) тикшерү.

Эчтән уку.

Репродуктивязу.

Кычкырып уку, татар теленнән рус теленә тәрҗемә итү.

7

Сөйләмдә Ш зат тартым кушымчалы сүзтезмәләрне (II и III тип изафә конструкцияләр)  куллану осталыгын ныгыту.

1. Слайдлар күрсәтеп, сүзтезмәләрне әйтә бару: чәй йорты, Идел елгасы, Тәтеш таулары, елга вокзалы, ату стенды, район хастаханәсе, балалар бакчасы, педагогия училищесы, банк бинасы, Тәтеш музее һ. б.

2. Өстәмә биремнәр:

а) Күрсәтелгән слайдлар буенча әйтелгән сүзтезмәләрне дәфтәрләргә языгыз.

б) 3 сүзтезмә белән җөмләләр төзегез.

3. Дәфтәрләр алмашып тикшерү.

4. Берничә укучыдан сорау.

5. Монолог «Тәтеш буйлап экскурсия».

6. Пресс-конференция (сайланган бер укучыга сораулар бирү).

Сүзтезмәләр төзү – татарча сөйләү

Язу.

Сөйләм үрнәкләрен дәрес куллану осталыгын ныгыту һәм логик фикерләү сәләтен үстерү.

8

Парлап мөстәкыйль диалогик сөйләм төзү. Ситуацияләр:                        

“Ял паркында”;

“Тәтеш базарында”;

“Педагогия училищесында»;

“Тәтеш автовокзалында”;

“Мәдәният йортында”;

“Район хастаханәсендә”.

Төзелгән диалогларны башкалар алдында тәкъдим итү һәм ситуация буенча укытучы сорауларына да җавап бирү.

Диалог.

Тәкъдим ителгән ситуацияләр

не русчадан татарчага тәрҗемә итү.

Сөйләү.

9

Ял минуты. Тәтеш турында җыр тыңлау.

Ишетеп аңлау

10

Работа над текстом “Тәтеш таулары”.

1. Әзерлек эше:

- Ничек уйлыйсыз, Тәтешкә беренче тапкыр килүчеләр нәрсәгә игътибар итәләр? (укучыларның җаваплары тыңлана, Тәтешнең үзенчәлеге – искитмәле таулары, андагы биек баскыч истә калуга басым ясала).

  1. Сүзлек эше (тактада яңа сүзләр слайды күрсәтелә):

а) укытучы әйтелешне күрсәтә, укучылар кабатлыйлар;

     б) укучылар яңа сүзләрне сүзлекләренә язалар.

3. Текстны беренче кат зиһенгә алу (алдан әзерләнгән көчле укучы укый):

Тәтеш тулары – Идел ярларының иң биек урыны. Атаклы Тәтеш чияләре язын тау битләрен ап-ак чәчәкләре белән каплыйлар.

Бу тауларның тарихта үз эзе бар. Иделнең уң як ярындагы тау башына урнашкан Тәтеш Болгар дәүләтенең “күзләре” булган. Агач манара башындагы сакчылар тирә-якны күзәткәннәр һәм хәбәрләрен Иделнең теге ягына, Болгар сакчыларына җибәреп торганнар... Халыкта бу таулар турында легенда да яши...

-Ничек уйлыйсыз, бу текст нәрсә турында?

4. Текст җөмләләрен чылбыр буенча укып, тәрҗемә итә бару.

5. Тексттан изафә сүзтезмәләр язып алып, аларда тартым һәм килеш кушымчаларын билгеләү.

Ишетеп аңлау, уку, тәрҗемә итү.

Язу, грамматик биремне үтәү.

11

Өй эше: текстны укырга, яңа сүзләрне өйрәнергә.

12

Дәресне йомгаклау.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

"Иламым - туган ягым" Бәйләнешле сөйләм үстерү дәресе.

Пейзажның матур әдәбиятта, сәнгатьтәге урынын билгеләү;    әдәбиятның рәсем сәнгате, җыр сәнгате белән тыгыз бәйләнештә булуын   танып – белергә өйрәтү...

Кош канаты белән, кеше дуслык белән көчле (бәйләнешле сөйләм телен үстерү дәресе)

Бу дәрес рус телендә белем бирүче мәктәпләрнең 6 нчы сыйныфында (татар төркемендә) үткәрү өчен тәкъдим ителә. Барлык эш төрләре дә укучыларның яшь үзенчәлекләрен истә тотып төзелгән. Әлеге дәрес эшкәр...

Бәйләнешле сөйләм үстерү дәресе "Сәламәт яшәү рәвеше"

Сәламәт яшәү рәвешенә этәрүче дәрес эшкәртмәсе...

Дәрес эшкәртмәсе .Г.Тукай"Карлыгач"Шигыре буенча бәйләнешле сөйләм телен үстерү дәресе

Бу дәрес Р.Р.Нигъматуллинаның "Татарча да яхшы бел" дәреслеге буенча төзелде....

Бәйләнешле сөйләм үстерү дәресе. 10 сыйныф. Рус мәктәбендә укучы татар төркемнәре өчен.

Дәреснең темасы: "Мәңгелек мәхәббәт"Дәреснең максаты: 1.Тукайның мәхәббәт шигырьләре белән таныштыру.2.Балаларның танып –белү активлыгын һәм эзләнү нәтиҗәсендә барлыкка килгән күнекмәләрне үстерү.3.Әд...

”Муса Җәлилнең тормышы истәлек, хатлар, шигырьләрдә” (Бәйләнешле сөйләм үстерү дәресе,6 нчы сыйныф)

Муса Җәлил иҗаты буенча 6 нчы сыйныфта бәйләнешле сөйләм үстерү дәресе...