Бәйләнешле сөйләм үстерү дәресе. 10 сыйныф. Рус мәктәбендә укучы татар төркемнәре өчен.
план-конспект урока (10 класс) на тему

Гимадеева Нурия Рашидовна

Дәреснең темасы: "Мәңгелек мәхәббәт"

Дәреснең максаты:

1.Тукайның мәхәббәт шигырьләре белән таныштыру.

2.Балаларның танып –белү активлыгын һәм эзләнү нәтиҗәсендә барлыкка килгән күнекмәләрне үстерү.

3.Әдип иҗатына хөрмәт хисләре тәрбияләү.

Җиһазлау :

Компьютер, мультимедия.Тукай китапларыннан күргәзмә, Укучылар көче белән чыгарылган “Тукай һәм мәхәббәт” исемле стенгазета.                

Тукай тормышыннан алынган фотосурәтләр,видеокүренешләр,сәнгать әсәрләре,Тукай сүзләренә язылган җырлар.

Кулланылган әдәбият исемлеге:

“Тукай турында истәлекләр”китабы, Мирсәй Гариф  “Мәңгелек мәхәббәт”китабы,(2006)

Казан Дәүләт Университетының татар әдәбияты һәм теле кафедрасында расланган “Габдулла Тукай.Тормыш юлы һәм иҗаты”исемле интерактив китап кулланылды. (Дәрес буе күрсәтелгән фотосурәтләр,видеокүренешләр,сәнгать әсәрләре,Тукай сүзләренә язылган җырлар- барысы да шушы интерактив китаптан алынды ), Р.Гаташның шигырьләр җыентыгы” Бу сиңа кылган догам”

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon tukay_hm_mkhbbt._dbiyat_drese.doc95.5 КБ

Предварительный просмотр:

Дәрес темасы:          Мәңгелек мәхәббәт.

(Рус мәктәбендә укучы татар балаларына.

10нчы сыйныф укучылары өчен

бәйләнешле сөйләм үстерү дәресе)

югары категорияле татар теле һәм әдәбияты

укытучысы  Гимадеева Нурия Рәшит кызы

Дәреснең максаты:

1.Тукайның мәхәббәт шигырьләре белән таныштыру.

2.Балаларның танып –белү активлыгын һәм эзләнү нәтиҗәсендә барлыкка килгән күнекмәләрне үстерү.

3.Әдип иҗатына хөрмәт хисләре тәрбияләү. 

Җиһазлау :

Компьютер, мультимедия.Тукай китапларыннан күргәзмә, Укучылар көче белән чыгарылган “Тукай һәм мәхәббәт” исемле стенгазета.                

Тукай тормышыннан алынган фотосурәтләр,видеокүренешләр,сәнгать әсәрләре,Тукай сүзләренә язылган җырлар.

Кулланылган әдәбият исемлеге:

“Тукай турында истәлекләр”китабы, Мирсәй Гариф  “Мәңгелек мәхәббәт”китабы,(2006)

Казан Дәүләт Университетының татар әдәбияты һәм теле кафедрасында расланган “Габдулла Тукай.Тормыш юлы һәм иҗаты”исемле интерактив китап кулланылды. (Дәрес буе күрсәтелгән фотосурәтләр,видеокүренешләр,сәнгать әсәрләре,Тукай сүзләренә язылган җырлар- барысы да шушы интерактив китаптан алынды ), Р.Гаташның шигырьләр җыентыгы” Бу сиңа кылган догам”

Дәрес барышы.

(экранда Тукайның балалык чорына багышланган видеосурәт белән башланып китә)

Укытучы. Тау башына салынгандыр безнең авыл,

                 Бер чишмә бар, якын безнең авылга ул;

                 Авылыбызның ямен, суы тәмен беләм,

                 Шуңа күрә сөям җаным- тәнем белән.

    Кечкенә генә бер авылда, гади генә бер йортта нәни җан иясе дөньяга килә. Бу сабый ата- анасының көтеп алынган мәхәббәт җимеше була. Аңа әнисе зур өметләр баглап: “Җан Габдуллам, якутым, гәүһәрем”,- дип күкрәгенә кысып сөя торган була.

     Ләкин бу сабыйга ата –ана мәхәббәтен озак татырга туры килмәгән, язмыш аңа авыр сынаулар әзерләп куйган: ятимлек ачысы, нәүмизләнеп кулдан – кулга йөрү, авыру газаплары... һәм бары 27 ел гомер.

      Анасының кайчандыр теләгән теләкләре тормышка аша, шул кыскагына гомер эчендә дә ул татар халкының якутына, гәүһәренә әйләнеп гомерлеккә уелып кала.

Димәк, бүгенге дәрестә сүз кем турында барачак?

Укучылар. Габдулла Тукай турында.

Укытучы. Сез аның иҗаты, тормышы юлы турында яхшы беләсез. Ә бүген иҗатының бер өлешенә - саф мәхәббәт ачысы, дөньяда сөйгән кешең булып та, бергә була алмау газаплары чагылган шигырьләренә тукталып китәрбез.

Дәреснең темасы да “ Тукай һәм мәхәббәт “ дип атала.

Тактага күз салыгыз әле, анда Тукайның “Утырышу” шигыреннән алынган юллар язылган:

Укучы. Минемчә, тик яратылган ул сөелергә,

            Сөяргә һәм куанырга, сыенырга.

            Күргән саен минем төсле гашыйкларга:

            “ Бу минеке булмас!”- диеп көенергә.

Укытучы. Дәреснең эпигрофы итеп алынган бу шигырь юллары сездә нинди фикерләр тудыра? Бу шигырь кемнәргә багышланган?

Укучылар фикере. Хатын –кызларга багышланган. Шигырьдә Тукайның хатын – кызларга булган мөнәсәбәте чагыла.

Укытучы. Ә соңгы юлы ике юлы белән нәрсә өйтергә теләгән икән шагыйрь?

Укучылар фикере. Үзе турында яза.Яраткан кешесенә мәхәббәтен аңлата алмый, шуңа көенә, эчтән газаплана.

Укытучы. Дөрес, укучылар.

      Без бүген Тукайның тормышка ашмаган сагышлы саф мәхәббәте турында    сөйләшербез.

  Сезгә өй эше итеп Тукайның мәхәббәт темасына караган шигырьләрен, истәлекләрен табып килергә кушкан идем. Таптыгызмы? Кайсыгыз башлый?

 Укучы “Мәхәббәт” шигырен укый. Бу вакытта экранга “ Мәхәббәт” шигыре чыгарыла. Аста сүзлек.( Иҗаты-1908-“Мәхәббәт”)

Укытучы. Бу шигырьдә нинди мәхәббәт турында сүз бара?

Укучылар фикере. Яшерен, газаплы мәхәббәт турында сүз бара. Мәхәббәт Тукайны илһамландырган, юкса ул мондый матур шигырьләр язмас иде.

Укытучы. Мәхәббәт... Изге мәхәббәт... Кемнәрне утларга салмаган да,утларда яндырмаган ул?!Ходай җир йөзендә бар нәрсәне парлы итеп яраткан. Шундый күркәм юлларны язган шагыйрь үзе яратканмы? Аның мәхәббәте нинди булган?Әлбәттә, яраткандыр.Яратмаса, бу шигырьләр әдәбият мәйданында пәйда булыр идемени?!

    Матурлыкны таный һәм нечкә итеп бәяли белүче,күңеле кешеләргә карата җылы хисләр белән тулы шагыйрь Габдулла Тукайның мәхәббәт шигырьләрен укыгач, ике төрле фикер туа. Мәхәббәт турындагы шигырьләрне чын –чынлап яраткан кеше генә яза ала дибез. Ә бит Тукай турында икенче төрле фикерләр дә очрый. Кайбер истәлекләрдә “Тукай хатын – кызлар белән очрашырга яратмаган, хатын – кызлар булган мәҗлесләрдә булмаска тырышкан” дигән фикерләр дә очраштыргалый.

         Сез ничек уйлыйсыз, чыннан да шулай микән?

Укучы. Мөмкинме. Менә бер истәлек.

                “Тукай хатын- кыз булган җирдән кача торган иде. Кыш көннәре, кич саен диярлек, Фатихларга барыла иде.1908 елның май урталарында булса кирәк, “Әльислах” идарәсенә чит шәһәрдән ике кыз килеп чыга. Сүз Бәдриҗиһан һәм Зәйтүнә Мәүлүдовалар турында бара. Бу кызлар һәр көнне диярлек идарәгә йөри башлыйлар.Тукай белән танышасы,аны күрәсе килүләрен белдерәләр...    Очрашкач, Тукай аларга салкын гына кул биреп,бер сүз дә дәшми,күз дә салмый чыгып китә. Шул китүеннән Тукай яңадан идарәгә керми,тәмам күздән югала...    Шагыйрьгә илһам учагы булып китте. Шул күрешү, танышу турында ул беренче мәхәббәт шигыре дә яза.Ул “Кулың” шигыре.

 (экранда шигырьнең тулы варианты күрсәтелә, сүзлек чыга.  Иҗаты-1908-“Кулың”)

Укытучы. Бу шигырь белән безне кем таныштырып китә?

Укучы  укый.

Укытучы. Бу шигырьгә нинди хисләрен салган шагыйрь?

Укучылар Фикере. Бу кызны беренче күрүдә үк Тукайның күңелендә мәхәббәт хисе уяна. Кызны фәрештә белән тиңли, кулы фәрештә кулы кебек шифалы, ди.

Укытучы. Татар халкының элек – электән килгән матур гореф – гадәтләреннән берсе- яратуны ачыктан – ачык күрсәтмәгәннәр. Яшертен генә хат язышканнар, кичке уеннарда, аулак өйләрдә очрашканнар. Вәгъдә билгесе итеп, кулъяулык бирешкәннәр.  Тукай да кызга карата бөреләнгән яшертен хисләрен шигырьләренә салган һәм шигыре ахырына Тукай дип түгел,  “Шүрәле “ дип куйган. Шундый шигырьләренең берсен Айрат Арсланов башкаруында тыңлап үтик әле.

(Видео – Тукай мәктәптә - медиа – “ Кызык гашыйк””)

Видеоязмада А.Арсланов укый.

       Әйдәгез әле,укучылар, стәлекләрне укуыбызны дәвам итик.Тагын очрашамы ул бу кызлар белән? 

Укучылар  истәлекләрне укуны дәвам итәләр.

       Бу кызларның берсе белән ул тагын бер тапкыр ерактан гына “очраша”. “Екатеринский трамвае берлә үтеп барганда,тәрәзәдән, редакциягә кереп, Тукай белән күрешкән туташ килгәне күренде.”- дип яза Таһир Мәхмүтов. Тукай,аны күрү белән баш иде һәм әллә нинди сабыйлык кызаруы берлә кызарып китте.” 

Укытучы. Тукайны сабыйлык кызаруы белән кызарткан,Тукайның күңелендә шундый матур шигырьләр тудыруга сәбәпче булган туташ кем соң ул? Бу туташ Тукайның тормышына кайчан килеп керә? Әйдәгез,Тукай тормышын яңадан бер күздән кичерик әле.   

Мин сезгә җөмләләр әйтәм, ә сез аларны тәмамлагыз. Бер укучы тактада җавапларын яза. (экранда Тукайның тормыш юлын сурәтләгән видеосурәтләр укытучы сораулары белән үрелеп бара )

 Укытучы. .Дөньяга беренче аваз салган авыл – (Кушлавыч)

                   Димәк, кайчан, нинди гаиләдә туа инде Тукай?

Укучы фикере. Ул 1886 елның 26 апрелендә хәзерге Арча районы Кушлавыч авылында  мулла гаиләсендә дөньяга килә.

Ләкин Тукайга ата- ана җылысын озак татырга туры килми. 4 айлык чагында әтисе Мөхәммәтгариф үлеп китә.Әнисе тол кала.

Укытучы.  Ана назын, мәхәббәтен азга гына булса да  сизеп, тоеп калган авыл- (Сасна)             Сасна белән бәйле чоры турында кем әйтә?

Укучы фикере. Кечкенә Апушны бер карчыкка калдырып, әнисе Мәмдүдә Сасна авылына кияүгә чыга.Озакламый баласын үз янына алдыра.Тукай ана мәхәббәтен тоеп яши башлагач кына,әнисе дә үлеп китә.Аны бабасы авылына Өчлегә кайтаралар.

   Укытучы. “Артык кашык” булып, шактый гына газаплар күргән авыл – (Өчиле)        Өчиле тормышын кем искә төшерә?

Укучы фикере. Өчиледә бабасының тормышы да җиңелдән булмый.Ятим бала күп балалы гаиләгә сыймый. Бары Саҗидә апасы гына җылы мөнәсәбәттә була.Тукай тормышында кулдан – кулга күчеп йөрү чоры башлана. Аны Казанга Печән базарына алып китәләр.

Укытучы. Асрамага биреп, шунда бала – чагының шактый гына күңелле якларын күреп – татып калган урын – (Казан)

             Ямщик аны Печән базарына китереп җиткерде, шуннан ...?

Укучы фикере. Ямщик печән базарында: “Асрамага бала бирәм, кем ала?”- дип кычкырып йөргәндә, кечкенә Апушның бәхетенә Мөхәммәтвәли абзый килеп чыга. Шулай итеп, Казанның Яңа бистәсендә Мөхәммәтвәли абзый белән Газизә апа тәрбиясендә ике ел торгач, әти - әнисе авырып китү сәбәпле, аны яңадан Өчилегә кайтаралар. Монда ул озак тормый, аны яңадан асрамага биреп җибәрәләр.

Укытучы.  Яңадан бабасы авылы – ( Өчиле).  Һәм менә бәхетенә Сәгъди абзый Тукайны уллыкка ала. Шигырьләрендә җырланган матур табигате, яхшы күңелле кешеләре белән Тукайның күңелендә мәңгелеккә уелып калган

 урын – (Кырлай).    Кырлай тормышы нинди була ?   

Укучы фикере.  Кырлай чоры – кечкенә Апуш күңелендә бик тирән эз калдыра. Сәгъди абзый гаиләсенең җылысын тоеп, балачагының матур мизгелләрен шушы авылда уздыра. Шагыйрь үзе: “Кырлай авылы минем дөньяга күзем ачылган урын”,- ди.

Укытучы. 11 яшендә ерак шәһәргә, апасы белән җизнәсе чакыруы белән китә. Бу нинди шәһәр? ( Уральск)

 Әйтегез әле, Тукай иҗатын  кайсы чорларга бүлеп өйрәнәбез?                     

 Укучылар. Уральск чоры һәм Казан чоры.

Укытучы. Уральск чоры нинди вакыйгалар белән бәйле икән?

Укучы..Шагыйрь булып формалашуга – Җаек чоры зур йогынты ясый.Ата –ана назыннан мәхрүм калган Тукай, туганнарының җылысын тоеп яши башлый. Биредә ул “Мотыйгия” мәдрәсәсендә укый, рус классында белем ала.

1905 елгы азатлык хәрәкәтендә катнаша,листовкалар тарата.Типографиядә эшли.Алдынгы карашлы кешеләр белән аралаша. Журналист булып таныла.

Укытучы.     “Мондадыр безнең бабайлар түрләре, оҗмахлары        

      Монда хикмәт, мәгърифәт һәм монда гыйрфан, монда нур;

Монда минем нечкә билем, җәннәтем һәм монда хур...”- дип кая

ашкынып кайта Тукай?    (Казанга)

  Ничәнче елда Казанга килә?          

Укучы. 1907 ел.Тукай, зур өметләр баглап, Казанга килә.Ул биредә фикердәш һәм якын дуслар таба.Җиң сызганып эшкә керешә. “ Әльислах” газетасында эшли.Фатих Әмирхан,Галиәсгар Камал аның ышанычлы дусларына әвереләләр. “Яшен”, “Ялт – Йолт” журналларында эшли. Болгар номерларының  берсендә яшәп иҗат итә.    

     Тактага күз салыгыз әле, нәрсә килеп чыкты?  

( Схема:  Кушлавыч – Сасна - Өчиле – Казан - Өчиле -  Кырлай – Уральск – Казан.)

Укытучы.   Рәхмәт, утырып тор. Нәкъ шушы чордаТукай үзенең гомерлек мәхәббәтен таба. Игътибар белән фотосурәткә карагыз әле. Бу туташ – Зәйтүнә Мәүлүдова. Шушы туташка Тукай үзенең мәхәббәт шигырьләрен багышлаган да инде.    (экранда Зәйтүнә портреты)                        

Укытучы. Зәйтүнә Мәүлүдова Чистай шәһәрендә зыялы гаиләдә туып- үскән 15 яшьлек кыз.1908 елның язында, Казанга абыйсы янына кунакка килә. Ярыйсы гына укымышлы,матур әдәбият белән яхшы таныш,Тукайның язганнарын яратып өлгергән.Шагыйрьнең үзен күрергә,танышырга теләгән.Шул теләк аны “Әльислах” редакциясенә - Тукай янына китерә.

   Әле генә сез укыган истәлекләрдә әйтелеп киткән кызларның берсе- кара кашлы,үткен күзле,матур гына борынлы, күз карашында әллә нинди үзенә тарта торган көч булган,матур тавышлы туташ менә шушы Зәйтүнә була. Шушы чибәргә карата Тукай күңелендә мәхәббәт бөрләнә дә инде.  

         “Сөям дә, сөймим дә, яратам да, яратмыйм да”, - дип язып куя ул менә бу шигыре алдыннан.

( Укытучы  “Татар кызларына” шигыреннән  өзек укый.)

Сөям сезнең сызылган кашыгызны,

Тузгыган сачегезне, башыгызны.

Яратам тәмле, татлы сүзегезне,

Зөбәрҗәт төсле күзегезне.

Сөям кәүсәрдин әхлил иренегезне,

Бу мактауга ризалык бирдегезме?

          Зәйтүнә дә бу шигырьләрнең аңа багышланганын күңеле белән сизә.

Сирәк кенә булса да берәр ел күрешеп, сөйләшеп йөриләр.

       Кинәт Зәйтүнә Чистайга кайтып китә.Тукайның Зәйтүнә туташ Казаннан киткәннән соңгы халәтен күз алдына китерү кыен түгел. Аңа кинәт кояш сүнгән, дөньяның яме киткән кебек тоела. Бу мәхәббәтен күпләрдән яшерсә дә, 1912 елның көзендә дусларыннан берсенә Зәйтүнәне һаман яратуы, оныта алмавы, сагынуы турында сөйләгәне билгеле.

         Зәйтүнә дә Тукайны оныта алмаган, күрәсең. Р.Гаташның истәлекләргә нигезләнеп язылган ”1912 ел. Зәйтүнәнең Тукайга багышланган догасы” исемле шигыре  моңа ачык дәлил.

 Шигырьне  укучы укый. (Р.Гаташ”  Бу сиңа кылган догам” 12 бит. “1912.Зәйтүнәнең Тукайга багышланган догасы” шигыре)

Укытучы. Зәйтүнәнең Тукайга мөнәсәбәте нинди була? Ул Тукайны онытканмы?

Укучылар фикере. Юк. Зәйтүнә Тукайны яраткан.

Укытучы. Нигә бергә була алмадылар икән? Тукай байлыкта, муллыкта яшиме, укучылар? (юк)Тукайның кыяфәтен тасвирлап бирегез әле.

Укучылар. Ябык кына, бала –чага кыяфәтле. Бер күзенә ак төшкән була.

Укытучы. Хәзер шушы җавапларыгызны эпигрофның соңгы ике юлы белән бәйләгез. Нинди нәтиҗә килеп чыга?

Укучылар фикере. Тукай үз кыяфәтеннән үзе оялган, читенсенгән. Шуңа Зәйтүнәгә тиң булмам, дип уйлаган. Димәк Тукайның оялчанлыгы, икеләнүе аркасында алар бергә була алмаганнар, күрәсең.

Укытучы. Шуның өчен генә китеп бара микән Зәйтүнә Казаннан?Зәйтүнә

туташның Казаннан китүенә Тукай канәгать сыман йөри.Ләкин дуслары борчыла,чөнки шәхси тормышында тәртипсезлек арта төшә. Һәм дуслары аны өйләндерергә телиләр.Кыз да табалар,ризалыгын да алалар,фатир да табыла.Кызганычка, бу эш булмый кала. Һәм моңа Тукай үзе сәбәпче була.Ул килми генә.

      Әйе,Зәйтүнәне бу туташ та, башкалар да алмаштыра алмыйлар.Зәйтүнә - ул Тукайның мәхәббәте. Бу очракта Тукайга Зәйтүнәгә булган яратуын аңлатырга  кирәк булгандыр, бәлки. Юк шул, тагын акыл эшкә керешә,ялгыз калу файдасына тагын бер сәбәп өстәлә.Ул нинди сәбәп икән? Кем ничек уйлый? Бу 1911-1912 еллар була.

Укучылар. Авыруы сәбәп булгандыр. Тукай бу чорда каты авырый.

Укытучы. Дөрес уйлыйсыз. Р.Ишморат та үзенең “ И мөкатдәс моңлы сазым!” әсәрендә бу сәбәпне күрсәтеп уза.

 Р.Ишморатның “И мөкатдәс моңлы сазым!..” драмасыннан өзек күрсәтелә.

 (Р.Ишмора. “Моңлы сазым” җыентыгы. 68 бит. 4 минут)

Укытучы. Күңелебезгә якын ике яшь кешенең кавышуын, Тукаебызның күпкәме,азгамы бәхетле булуын никадәр генә теләсәк тә, ачы хакыйкатьне танырга мәҗбүр булабыз:алар арасындагы мөнәсәбәтнең шул рәвешле очлануы, кояшның чыгуы һәм вакыты җиткәч офыкка кереп югалуы кебек үк зарури хәл иде. Тукайның тәрбиясе, холкы, җәмгыятьтә  һәм  әдәбиятта тоткан урыны аны шәхси бәхеттән баш тартырга,үз кулы белән читкә тибәрергә мәҗбүр итә.

    1912-1913 еллар-Тукай тормышында өметсезлеккә бирелү чоры.Нинди үзгәрешләр була соң?

Укучы. Бу елларда Тукайның сәламәтлеге начарлана бара.Әстерхан,Уфа шәһәрләренә барып дәваланып та кайта.Сәламәтлеге бик нык какшагач,соңгы дәрәҗәгә җиткән сырхау белән хастаханәгә керә.Соңгы көннәренә кадәр язу эшен ташламый, “Ялт-Йолт” журналына мәкаләләр,фельетоннар яза. Ләкин мәхәббәт турындагы шигырьләре инде күренми.

     1913 ел,15 апрель- шагыйрьнең йөрәге тибүдән туктый.Тукайны соңгы юлга озатырга бик күп халык җыела.Шул көннән башлап,Тукайның Һәйкәлендә чәчәкләр өзелми.Шулай итеп, Тукайга мәхәббәтен халык үзе белдерә!  

(укучының сөйләве фотосурәтләр белән үрелеп бара,соңыннан “И мөкатдәс моңлы сазым!” җыры яңгырый.)

Укытучы. Ә Зәйтүнәнең тормышы ничек булып беткәнен белергә телисезме?

Чистайга киткәч тә, Зәйтүнәне кияүгә сораучылар күп була. Ләкин Зәйтүнә мин укырга телим дип, сүзендә нык тора.

 1913 ел. Зәйтүнә Тукайның үлгәнен ишетә. Истәлекләрдә: “ Бик еладым, әкрен генә йөткерә башладым, ябыктым. Әни мине профессорга күрен дип Казанга җибәрде.Казанга килгәч тә зиратка чаптым. Кабер янында Коръән укып, шактый утырдым”- дип язып калдыра.

      Шул уңайдан Р.Гаташның “ 1913 ел. Зәйтүнә Тукай каберендә” дигән шигыре бар. Тыңлап узыйк әле.( шигырьне укучы укый, экранга Тукай кабере рәсеме чыга.)

 ( Р.Гаташ “1913 елның җәе.Зәйтүнә-Тукай каберендә”.)

Укытучы. Зәйтүнә врачка күренә дә, Чистайга кайтып китә. “ Бернәрсәдән ямь тапмыйм, миңа бик күңелсез “, -дип язып калдыра ул шул чордагы халәтен. 

      Ләкин тормыш авырлыгы аркасында әнисе аны Троицкидагы “Расулия” мәдрәсәсенең хәлфәсе Кадыйр Расуловка кияүгә бирергә ризалык белдерә. Зәйтүнә тарафыннан истәлек дәфтәренә мондый сүзләр язылган: “Беттем, харап булдым!”. Кияүгә чыкса да, укытучылык эшен дәвам итә. Зәйтүнә 1932 елда Казан педагогия институтына укырга керә. Көндез укыта,кичен укый.

        Улы туа. Юанычы,куанычы булган улы-Атилла Расих хөрмәткә лаек язучы дәрәҗәсенә күтәрелә. Һәм,әнисе үтенече буенча, “Ямашев”романына Тукай белән әнисе арасында булган мәхәббәт вакыйгаларын кертеп җибәрә.Зәйтүнә ханым 64 яшендә вафат була.Үләр алдыннан: “Мөмкинлек булса,Тукай янынарак күмсәгез иде”,- ди. Кабер ташына Тукайның Зәйтүнәгә багышланган беренче шигыреннән юллар язылган:

                           “Очраган юлда,сине күргән,

                            иелгән ул бүген,

                           Ул шуңар да шатлана бит...”

Укытучы. Егет- кыз мәхәббәте моңсу бетсә дә, Тукай- халык мәхәббәтен яулаган шагыйрь. Менә гасырдан артык инде халык аны үзе белән бергә киләчәккә алып бара.

( экранда Тукай исеме белән бәйле урыннарның күренешләре чыгарыла. )

Йомгаклау.

Укучылар, Тукай белән Зәйтүнә мәхәббәтен нинди мәхәббәт дип әйтеп була инде?

Укучыларның нәтиҗәсе. Аларның мәхәббәте- мәңгелек мәхәббәт.

Ә хәзер дәрестә алган белемнәрегезне тикшерү максатыннан тестларга сораулар биреп алырсыз. ( Тукайның  шигырьләре буенча зур булмаган тест тәкъдим ителә)

Өй эше.  Тукайның саф  мәхәббәте, аның мәхәббәт шигырьләре турында туган уй – фикерләрегезне дәфтәрегезгә теркәп килегез әле.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

"Иламым - туган ягым" Бәйләнешле сөйләм үстерү дәресе.

Пейзажның матур әдәбиятта, сәнгатьтәге урынын билгеләү;    әдәбиятның рәсем сәнгате, җыр сәнгате белән тыгыз бәйләнештә булуын   танып – белергә өйрәтү...

Бәйләнешле сөйләм үстерү дәресе "Сәламәт яшәү рәвеше"

Сәламәт яшәү рәвешенә этәрүче дәрес эшкәртмәсе...

”Муса Җәлилнең тормышы истәлек, хатлар, шигырьләрдә” (Бәйләнешле сөйләм үстерү дәресе,6 нчы сыйныф)

Муса Җәлил иҗаты буенча 6 нчы сыйныфта бәйләнешле сөйләм үстерү дәресе...

"Кышкы уеннар" темасына бәйләнешле сөйләм үстерү дәресе.

2 нче сыйныф рус төркеме өчен дәрес конспекты....

6 нчы сыйныфта бәйләнешле сөйләм үстерү дәресе

6 нчы сыйныфта бәйләнешле сөйләм үстерү дәресе...

Чын дуслык ул – зур хәзинә (6 нчы сыйныфларның татар төркемендә бәйләнешле сөйләм үстерү дәресе, проект эше эшләү )

Дәрестә укучылар төркемнәрдә проект эше эшлиләр. Проект эшенең нәтиҗәсе - дуслык турында стена газетасы чыгару....