"Ашамлыклар" темасы буенча бәйләнешле сөйләм үстерү" дәресе.
план-конспект урока на тему

Шарифуллина Гулия Азгатовна

Дәрес эшкәртмәсе.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл ashamlyklar_temasy_buencha_bylneshle_soylm_usteru.docx22.61 КБ

Предварительный просмотр:

Татарстан Республикасы

Чистай шәһәренең

“3 нче гимназия”се

Информацион-коммуникатив һәм уен

технологияләре нигезендә

 “Ашамлыклар” темасы буенча

бәйләнешле сөйләм үстерү”

дигән темага дәрес планы.

( 1 нче сыйныф,рус төркеме)

Төзеде: татар теле һәм

әдәбияты укытучысы

Шәрифуллина Г.Ә.

2014

Тема. “Ашамлыклар” темасы буенча бәйләнешле сөйләм үстерү

Дәрес максатлары:

Белем бирү максаты:өйрәнелгән лексик-грамматик материалны ныгыту,системага салу;эшчәнлекне планлаштыру һәм аны тормышка ашыру юлларын эзләү,табу,нәтиҗә ясау;

 Үстерү максаты:укучыларның фикерләү сәләтен,дәлилли һәм нәтиҗә ясый белү күнекмәләрен үстерү,сүзлек запасын баету.Мавыктыргыч материаллар ярдәмендә татар телен өйрәнүгә кызыксынучанлыкны үстерү.

Тәрбияви максат :

-ризыкка хөрмәт тәрбияләү;

-дөрес туклану турында сөйләшү

-дустанә мөнәсәбәтләр тәрбияләү.

Укытуның планлаштырылган нәтиҗәләре.

Шәхси УУГ:

-укуга карата кызыксыну хисе

-укучы ролен үзләштерү

-нәтиҗәләргә үзанализ һәм үзконтроль

Метапредмет нәтиҗәләр.

Регулятив УУГ:

-Укытучы ярдәме белән эшне планлаштырырга өйрәнү

-укытучы ярдәмендә эшнең дөреслеген тикшерү

Коммуникатив УУГ:

-башкаларның сөйләмен тыңлый һәм аңлый белү

-парларда эшли белү

Танып-белү УУГ:

-укытучының авыр булмаган сорауларына җавап бирә,тиешле мәгълүматны дәреслектән таба белү

Дәрес тибы: ЛГКК

Җиһазлау: ноутбук,мультимедия проекторы,экран,презентация,биремле карточкалар.

Дәрес планы

I.Оештыру:

1)исәнләшү,хәл сорашу; уңай психологик халәт тудыру;

2)дежур укучы белән әңгәмә;

3)һава торышы,яз билгеләре турында сөйләшү

II.Актуальләштерү:

1)әкият герое белән таныштыру,дәрескә сорау кую;

2)рәсемнәр белән эш, “Сайлап алу”уены;

3)дәреснең темасын,максатын ачыклау (укучылар);

III.Белем һәм күнекмәләрне ныгыту:

1)аудирование (Тейк оф-тач даун)

2)җөмләләр белән эш (интерактив тактада эшләү)

3)”Ашамлыклар кибетендә”диалогы

4)физминут (Микс-фриз-груп)

5)карточкалар белән эш

6)ситуатив күнегүләр

IV.Рефлексия.

V.Йомгаклау.

Дәрес барышы:

I.Оештыру моменты.

-Исәнмесез,укучылар?! Хәерле көн!

-................

-Хәлләрегез ничек?

-...................

-Рәхмәт,минем дә хәлләрем бик яхшы.Укучылар,әйдәгез әле,кунаклар белән дә исәнләшеп алыйк.

-...................

-Яхшы.Ә бүген сыйныфта кем дежур?

-...................

-Сыйныфта кемнәр юк?

-..................

-Бик әйбәт.Ә хәзер,әйдәгез әле,укучылар,тәрәзәгә күз салыйк.Хәзер нинди ел фасылы?

-.................

-Бүген көн нинди?

-.................

-Әсез тагын нинди яз билгеләрен беләсез?

-.................

-Яхшы.Бераз сөйләшеп алдык.Ә хәзер дәресебезне алга таба дәвам итәбез.

II. Актуальләштерү.

1.-Укучылар,беләсезме,безнең бүгенге дәресебезгә бер әкият герое килгән. (Слайдтагы рәсем күрсәтелә), Сез аны таныйсызмы?

-Әйе.Бу-Незнайка.

-Ә татарча исемен беләсезме? А по-татарски как его зовут?

- .......  (Белмәмеш).

-Әйе,Белмәмеш.Вот друзья его послали за продуктами. А он многое не знает. И просит у нас помощи. Поможем ему? Ярдәм итәбезме?

-.............

2.-Хәзер экранга күз салыгыз.Шушы әйберләр арасыннан ашамлыкларны сайлап алырга кирәк.

(Слайдта сөт,китап,бетергеч,шикәр,ипи,сыр,чана,кәнфит,туңдырма рәсемнәре куела.)

-.......................   (Укучылар ашамлыкларның исемнәрен әйтәләр,шул ук вакытта укытучы әлеге сүзләрнең тәрҗемәсен сорый).

3.-Белмәмешкә сезнең җавапларыгыз бик ошады.Ул бүген безнең дәресебездә кунакта калырга тели.тик ул дәреснең нәрсә турында булачагын белми. Укучылар,сез аңа әйтә аласызмы?                                 (Незнайке понравились ваши ответы.И он сегодня хочет остаться на нашем уроке. Но он не знает о чём будет наш урок. А вы можете ему сказать?)

-Как вы думаете о чём мы сегодня будем говорить?

-……..

-Әйе,бүгенге дәреснең темасы –«Ашамлыклар».  Бүген без дәрестә өйрәнелгән сүзләрне искә төшерербез,сүзлек запасын баетырбыз.Бу сүзләрне сөйләмдә дөрес кулланырга тырышырбыз.Дөрес туклану турында да сөйләшербез.

III.1.-Ә  хәзер Белмәмеш дустыбызга нәрсәне эчәргә,нәрсәне ашарга кирәклеген аңлатып китәрбез.       (А теперь,давайте,объясним нашей Незнайке,что можно пить,что кушать).

-Хәзер  Тейк оф-тач даун структурасын кулланып бер уен уйнап алырбыз. Мин эчемлекләрне әйтсәм,басасыз,ашамлыкларны әйтсәм, утырасыз.Ялгышканнар уеннан чыга. Игътибар белән тыңлагыз.  

-(уен уйнау.)

2.-Молодцы. А теперь обратите внимание на экран. В предложениях пропали слова. Пусть Незнайка увидит, какое слово где находиться.

(Слайдта  Мин …   эчәм.  Мин …  ашыйм.  дигән  җөмләләр чыга.Аскы якта язылган   ипи,аш,сок,ботка,сөт,кәнфит,шикәр,чәй,кесәл  сүзләрен тиешле җөмләгә урнаштырырга кирәк була. Укучылар интерактив тактада уклар белән тоташтыралар.)

-Молодцы,булдырасыз.

3.-Укучылар,әйтегез әле,без ашамлык һәм эчемлекләрне,гадәттә,кайдан алабыз? (Скажите, а где мы обычно берём продукты?)

- ………(Из магазина. Кибеттән.)

-Игътибар иткәнсездер,безнең монда кибет бар.Әйдәгез,сатучы һәм сатып алучы булып уйнап алабыз.Белмәмеш тә өйрәнә торсын.                  (Вы,наверное,обратили внимание.У нас здесь есть магазин.А сейчас,давайте,немного поиграем. И Незнайка пусть смотрит и учится.)

- “Ашамлыклар кибетендә” диалогы.

-Исәнмесез.                                                                              

-Исәнмесез.                                        

-Әйтегез әле,ипи бармы?                  

-Әйе,ипи бар.                                    

-Ничә сум?                                        

-Ун сум.                                            

-Миңа ипи бирегез әле.                                              

-Рәхим ит.                                          

-Рәхмәт,сау булыгыз.  

 

-Исәнмесез.                                                                                

-Исәнмесез.

-Әйтегез әле,кефир бармы?

-Юк,кефир юк.

-Ә сөт бармы?

-Әйе,бар.

-Ничә сум?

-Җиде сум.

-Миңа сөт  бирегез әле.

-Рәхим ит.

-Рәхмәт,сау булыгыз.

-Бик әйбәт,укучылар.Менә Белмәмеш тыңлап торды,сез әле итагатьле итеп сөйләшә дә беләсез икән.

Бу бик әйбәт сыйфат.

4.-Укучылар,карагыз әле,безнең Белмәмеш арыган.Әйдәгез,ул да ял итсен, без дә ял итеп алабыз. (Микс-фриз-груп) (Музыка астында бииләр,музыка туктагач,сорауны тыңлыйлар,нинди сан ишетелә шулай берләшәләр)

Сораулар экранда татарча язылып чыга,ә укытучы телдән русча әйтә.

-АШ сүзендә ничә хәреф?(Ике)

(Сколько букв в слове АШ?)

-Рәсемдә ничә ашамлык бар?(Биш)

(На рисунке сколько продуктов?)

-Мин өч кәнфит ашыйм.(Өч)

(Я кушаю три конфета.)

-Ял иттек.Хәзер урыннарга утырышабыз.

5.-Без ял иткән арада Белмәмеш буталган.Карточкадагы биремне эшли алмыйча аптырап беткән.Ә сез аңа ярдәм итегез әле,укучылар.Карточкалардагы сүзләр белән рәсемнәрне тоташтырып чыгыгыз.

(Соединяйте слова с рисунками. Помогите Незнайке.)

-А теперь, обменяйтесь карточками и проверяйте правильность друг у друга. Обратите внимание на экран. (Экранда дөрес җаваплар күренә.Укучылар шуңа карап дөреслеген тикшерәләр.)

-Сейчас нарисуйте солнышко, как считаете нужным.

-Яхшы.Сез бу эшне яхшы башкарып чыктыгыз.Хәзер дөрес җаваплары булганнар басыгыз әле.

(У кого без ошибок встаньте,пожалуйста.Молодцы.)

6.-Белмәмеш сезгә рәхмәт әйтә.Аның сезгә сораулары да бар икән.Игътибар белән тыңлагыз.

Как вы скажете:

-что ты кушаешь на завтрак?

-что ты кушаешь на ужин?

-что ты пьёшь?

(Укучылар бер-берсенә татарча сорау бирәләр һәм җавабын да әйтәләр.)

-Даша,син иртәнге ашка нәрсә ашыйсың?

-Ботка ашыйм. Ә син  нәрсә ашыйсың?

-Мин пип белән май ашыйм. Егор, ә син иртәнге ашка нәрсә эчәсең?

-Сок эчәм. Алия, әсин кичке ашка нәрсә ашыйсың?

(диалог шулай төрле кешегә күчеп дәвам итә.)

-Ребята,скажите пожалуйста,кто что кушает и что пьёт?Вы внимательно слушали?

-.....................

-А как вы думаете,они правильно питаются?

-.........................

-Әйе,укучылар,сәламәт яшәр өчен дөрес туклану бик тә кирәк.

-Белмәмеш тә сезнең җаваплар белән бик кәнәгать.Аңа барсы да аңлашылды.

IV. Рефлексия.

-Ребята,Незнайка  собирается уходить.Но он хочет знать ваше мнение о сегодняшнем уроке.

-Мин сезгә өч смайлик бирәм.Я вам даю три смайлика.

Если вам всё было доступно и интересно,то поднимите  вевёлый смайлик.

Те кто не до конца разобрался или что-то не понятно,поднимите средний смайлик.

Для тех,кому было не интересно и не понятно,поднимите грустный смайлик.

(Укучылар тиешле смайликларны күрсәтәләр).

-Очень хорошо.незнайка вам тоже показывает свой смайлик и говорит вам “Спасибо”. Белмәмеш тә сезгә үз смайлигын күрсәтә һәи рәхмәт әйтә.

V.Йомгаклау.

-Димәк,без бүген “Ашамлыклар” темасы буенча сөйләштек.Әлеге тема буенча өйрәнелгән сүзләрне сөйләмебездә кулланып,сүзлек запасыбызны баеттык.

-Бүген барыгыз да бик актив булдыгыз Бигрәк тә .......................................   .

Сегодня все были активными,особенно  …………………………….   .Молодцы!

- Шуның белән дәрес тәмам.Сау булыгыз.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

"Иламым - туган ягым" Бәйләнешле сөйләм үстерү дәресе.

Пейзажның матур әдәбиятта, сәнгатьтәге урынын билгеләү;    әдәбиятның рәсем сәнгате, җыр сәнгате белән тыгыз бәйләнештә булуын   танып – белергә өйрәтү...

Бәйләнешле сөйләм үстерү дәресе "Сәламәт яшәү рәвеше"

Сәламәт яшәү рәвешенә этәрүче дәрес эшкәртмәсе...

Бәйләнешле сөйләм үстерү дәресе. 10 сыйныф. Рус мәктәбендә укучы татар төркемнәре өчен.

Дәреснең темасы: "Мәңгелек мәхәббәт"Дәреснең максаты: 1.Тукайның мәхәббәт шигырьләре белән таныштыру.2.Балаларның танып –белү активлыгын һәм эзләнү нәтиҗәсендә барлыкка килгән күнекмәләрне үстерү.3.Әд...

”Муса Җәлилнең тормышы истәлек, хатлар, шигырьләрдә” (Бәйләнешле сөйләм үстерү дәресе,6 нчы сыйныф)

Муса Җәлил иҗаты буенча 6 нчы сыйныфта бәйләнешле сөйләм үстерү дәресе...

"Кышкы уеннар" темасына бәйләнешле сөйләм үстерү дәресе.

2 нче сыйныф рус төркеме өчен дәрес конспекты....

6 нчы сыйныфта бәйләнешле сөйләм үстерү дәресе

6 нчы сыйныфта бәйләнешле сөйләм үстерү дәресе...

VII сыйныфта картина буенча бәйләнешле сөйләм үстерү дәресе эшкәртмәсе

7 нче сыйныфта К.Муллашевның "Сөембикә" картинасы буенча сочинение язуга әзерлек дәресе эшкәртмәсе...