”Муса Җәлилнең тормышы истәлек, хатлар, шигырьләрдә” (Бәйләнешле сөйләм үстерү дәресе,6 нчы сыйныф)
план-конспект урока (6 класс) на тему

Җамалиева Лилия Илгиз кызы

Муса Җәлил иҗаты буенча 6 нчы сыйныфта бәйләнешле сөйләм үстерү дәресе

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл musa_zhelil_izhaty.docx20.12 КБ

Предварительный просмотр:

Тема:”Муса Җәлилнең тормышы истәлек, хатлар, шигырьләрдә”

        (Бәйләнешле сөйләм үстерү дәресе,6 нчы сыйныф)

Максат:1.Муса Җәлилнең тормыш юлы белән өстәмә әдәбият аша        

                 танышу.Шагыйрь иҗатына кызыксыну уяту.

         2.Бәйләнешле сөйләм телләрен үстерү.

         3.Балаларны эзләнергә,мөстәкыйль эшләргә өйрәтү.

Җиһазлау:шагыйрьнең китаплары,альбом,М.Җәлил турында газета,журнал битләрендә бирелгән материаллар,”Муса Җәлил турында истәлекләр”(Төзүчесе-Р.Мостафин) китабы,аудиодиск,

балаларның презентацияләре

        Дәрес барышы

І Актуальләштерү

Укытучы сүзе.

-Дәресебезне шигырь юллары белән башлап җибәрәсе килә:

Балалар,сез гөлләр үзегез,

Чыктыгыз калкып җир карныннан.

Һәм чәчәк аттыгыз,үстегез

Атагыз,агагыз каныннан.

Сез безгә шулкадәр кадерле,

Шулкадәр ягымлы,сөйкемле!

Ал таңы алдагы дәвернең

Йөзегездә чагыладыр шикелле.

-Укучылар,бу шигырь юлларының авторы кем?(М.Җәлил)

-Әйе,сез дөрес әйттегез.Димәк,без сезнең белән бүген М.Җәлилнең тормышы һәм иҗаты турында сөйләшүне дәвам итәбез.Бүген без Муса Җәлилнең якыннары,кадерлеләре,гаиләсе,балалары,дуслары турында сөйләшербез.Сезгә бу турыда чыгыш ясарга әзерләнеп килергә кушылган иде.Укучылар,сезгә эзләнергә,өстәмә әдәбият белән танышырга туры килде.Мин сезгә М.Җәлил турында язылган истәлекләргә,шагыйрьнең хатларына,шигырьләренә,аның турында язылган китапларга мөрәҗәгать итәргә тәкъдим иткән идем.Сез инде 2 төркемгә бүленеп эшләдегез.Беренче төркем М.Җәлилнең балачагы турында мәгълүмат җыйды.Икенче төркем М.Җәлилнең гаиләсе,кадерлеләре,якыннары турында сөйләргә әзерләнде.

ІІ Яңа белем һәм күнекмәләр формалаштыру.

-Әйдәгез,хәзер сүзне беренче төркемгә бирик.

(Балалар чыгышы)

-Укучылар,беренче төркемгә сорауларыгыз бармы?

-Сүзне икенче төркемгә бирәбез.

(Балалар чыгышы)

-Рәхмәт,укучылар.Сез бик күп эзләнгәнсез,тырышкансыз.

-Ә хәзер без сезнең белән Әминә Җәлилова истәлекләрен тыңлап китик(аудиодисктан)

-Укучылар,менә бу чыгышларны тыңлаганнан соң,М.Җәлил сезгә нинди ялары белән ачылды?Тормышта,гаиләдә,якыннары арасында ул нинди булган?(Бик зирәк,белемгә омтылучан,табигатьне бик яраткан,матурлыкны тоя һәм күрә белүче,аралашучан,гаиләсен яраткан,кайгыртучан ата,туганнарын,әнисен яраткан,яхшы,чын дус).

-Укучылар,М.Җәлил әле музыканы,җырны да яраткан.Ул үзе матур итеп мандолинада уйнаган,Мәскәүдә Татар опера студиясендә,Казанда опера һәм балет театрында эшләгәндә ул музыкага аеруча якынаеп китә.

ІІІ Өй эше.

“Җәлил һәм музыка”дигән темага докладлар әзерләргә.

   Дәресне йомгаклау.

   ІІ төркемнең чыгышы.

-Безнең төркемМ.Җәлилнең мәхәббәте,гаиләсе,балалары турында мәгълүмат җыйды.Шул турыда сөйләп тә китәрбез.Менә бу рәсемдә сез М.Җәлилнең хатыны Әминә Җәлилованы күрәсез.Муса Җәлил яраткан хатынына багышлап “Хуш,акыллым”дигән шигырен язган.Бу шигырендә М.Җәлил яраткан кешесенә булган иң җылы хисләрен белдергән.Хәзер аны Ринат сөйләп китәр(сөйли)

-М.Җәлил хатынына хатлар да язган.Шул хатларның берсеннән өзек укып китик(Камилә укый)

-Муса белән Әминәнең уртак балалары-Чулпан.М.Җәлил үзенең кызын бик яраткан.”Чулпанга”шигырендә дә без моны ачык тоябыз.Хәзер аны Луиза сөйләп китәр.

-М.Җәлил кызына сугыштан бик күп хатлар язган.Шуларның берничәсеннән өзекләр укып китәрбез(укыйлар)

-Менә бу рәсемнәрдә сез М.Җәлилнең хатыны Әминә,кызы Чулпан,

Оныгы Татьяна,оныгының улы Мишаны күрәсез.Ә менә бу рәсемдә М.Җәлил беренче хатыны Рауза Хисмәтуллина белән.Аның турында Регина сөйләп китәр(сөйли).Аларның уртак балалары-Альберт. Альберт Җәлилов турында сөйләр өчен сүзне Ләйсәнгә бирәм.

-М.Җәлилнең якыннары турында сөйләгәндә,аның якын дусты Гази Кашшаф турында да сөйләмичә мөмкин түгел.Гази Кашшаф-тәнкыйтьче һәм язучы.М.Җәлил аңа ышанган.Үзенең шигырьләрен дә ул аңа васыять иткән.Алар гаиләләре белән бергә ял да иткәннәр.Бу рәсемдә сез шуны күрәсез.М.Җәлил үзенең дустына бик күп хатлар язган.Шулардан өзекләр белән танышып китик(укыйлар).

-“Окоптан хат”шигырен М.Җәлил дусты Г.Кашшафка багышлаган.Әйдәгез,шигырьне тыңлап китик.

-Шуның белән безнең чыгышыбыз тәмам.Беренче төркем безне игътибар белән тыңладымы икән?Тикшереп карыйк әле.

-М.Җәлилнең хатыны Әминәгә багышлап язган шигыре ничек атала?

-М.Җәлилнең якын дусты кем булган?

-Ул аңа багышлап нинди шигырь язган?


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Муса Җәлилнең тормыш юлы

Муса Җәлилнең тормыш юлы турында тулы мәгълүмат...

"Иламым - туган ягым" Бәйләнешле сөйләм үстерү дәресе.

Пейзажның матур әдәбиятта, сәнгатьтәге урынын билгеләү;    әдәбиятның рәсем сәнгате, җыр сәнгате белән тыгыз бәйләнештә булуын   танып – белергә өйрәтү...

Бәйләнешле сөйләм үстерү дәресе. 10 сыйныф. Рус мәктәбендә укучы татар төркемнәре өчен.

Дәреснең темасы: "Мәңгелек мәхәббәт"Дәреснең максаты: 1.Тукайның мәхәббәт шигырьләре белән таныштыру.2.Балаларның танып –белү активлыгын һәм эзләнү нәтиҗәсендә барлыкка килгән күнекмәләрне үстерү.3.Әд...

Герой-шагыйрь Муса Җәлилнең тормыш юлы һәм иҗатына багышланган тамчы-шоу.

Тамчы-шоу герой-шагыйрь Муса Җәлилнең тормыш юлы һәм иҗаты буенча белемнәрне системага салуны күз алдында тота. Бу уен 7 турдан тора....

Герой шагырь Муса Җәлилнең балалар һәм табигать турындагы шигырьләре

Материал был представлен в Малых Ломоносовских чтениях (2015 г.), в Городских Джалиловских чтениях школьников и учителей (2016 г)...

Муса Җәлилнең тормыш юлына һәм иҗатына багышланган викторина

Муса Җәлилнең тормыш юлына һәм иҗатына багышланган викторина...