“Йолдызлы сәгать” (Герой шагыйрь Муса Җәлилнең тормыш юлы һәм иҗатына багышлана)
учебно-методический материал по теме

Салахутдинов Инсаф Исрафилович

                           (Герой шагыйрь Муса Җәлилнең тормыш юлы һәм иҗатына багышлана)

                          



 

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл zhelil.docx42.06 КБ

Предварительный просмотр:

Балтач районы Шубан төп гомуми белем мәктәбенең I категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы Сәләхтдинов Инсаф Исрафил улы

“Йолдызлы сәгать”

(Герой шагыйрь Муса Җәлилнең тормыш юлы һәм иҗатына багышлана)

Максат: Герой-шагыйрь Муса Җәлилнең тормыш юлы, иҗаты белән ни дәрәҗәдә хәбәрдар булуларын ачыклау;  туган илне ярату, патриотизм хисләре тәрбияләү.

 

Җиһазлар: ноутбук, видеопроектор,  “Гасырларда калыр батырлык” дип исемләнгән герой шагыйрь М. Җәлилнең тормышы һәм иҗатына багышланган методик әсбап, сигнал таякчыклары, очко өчен бирелә торган түгәрәкләр.

Уен булачак зал сәхнәсендә видеопроектор экранында “Гомерем минем бер җыр иде..” дигән күренеш ачылган. Шулай ук М. Җәлил сүзләренә язылган җырлар папкасыннан “Карлыгач булса идем” җыры яңгырый. Залның бер почмагында “Муса Җәлил-герой шагыйрь” дигән китаплар күргәзмәсе урын алган. Аңа эпиграф итеп, М. Җәлилнең:

“Батыр үлә, үлмәс ат алып,

Батырлыклар белән макталып,

Исемең калсын үзең үлсәң дә,

Тарихларда укып ятларлык”,- дигән сүзләре алынган.

Укытучы чыгышы. Чилиның бөек шагыйре Пабло Неруда әле 1939 елда ук мондый юллар язып калдырган:  “Тираннар җырчының башын кисәләр, әмма аның авазы.. серле чишмә челтерәве булып, салкын караңгылыктан халыкка кайта”. Пабло Неруданың бу сүзләре гүяки Муса Җәлил турында язылган.

Быел 15 февральдә халкыбызның данлы улы, Советлар Союзы Герое, Ленин премиясе лауреаты герой-шагыйрь Муса Җәлилнең тууына 107 ел тула.

Барлык халыкларның сөекле улы М.Җәлилнең исеме тарих битләренә алтын хәрефләр белән язылган.

Илебез җәмәгатьчелеге патриот шагыйрьнең туган көнен киң масштабта билгеләп үтә. Мәдәният йортларында, китапханәләрдә, музейларда, уку йортларында, мәктәпләрдә аеруча зур җанлылык хөкем сөрә: сөекле шагыйребезгә багышлап кичәләр, аның әсәрләре буенча китап укучылар конференцияләре, китап күргәзмәләре, шагыйрьне күреп белгән кешеләр белән очрашулар уздырыла.

Бүген мин М. Җәлил иҗаты буенча “Йолдызлы сәгать” уены оештырырга булдым.Уенга викторина сорауларына катнашып, иң күп очко җыйган укучылар чакырыла. Менә алар :   ...   Уенны башлыйбыз. Хәерле сәгатьтә.

Хәзер уенның төп шартын аңлатып үтәм. Сезгә сорау бирелгәч, җаваплар арасыннан дөресен миңа сигнал карточкалары ярдәмендә күрсәтергә тиеш буласыз. Башта төсләрне сайлыйк. Төсләр -  Татарстан флагындагыча булсын.

  1. Татарстан флагында иң беренче нинди төс әле?
  2. Әйе, яшел. Димәк, беренче җавап дөрес булса, сез яшел төсне күтәрерсез. Икенче җавап дөрес булса, ак, өченче җавапны дөрес дип тапсагыз, кызыл төсне күтәрергә тиеш буласыз. Аңладыгызмы?

Шулай итеп, “Йолдызлы сәгать” уены башланып китә. Мин сезгә телегезне йотарлык сораулар тәкъдим итәм.

1. М.Җәлил туган авыл исеме.

1) Кушлавыч

2) Мостафа

3) Оренбург

2. М.Җәлил кайчан туа?

1) 26 апрель, 1886 ел

2) 22 июнь, 1941 ел

3) 15 февраль, 1906 ел

3. М.Җәлилнең әнисе кем исемле

1) Рәхимә

2) Әминә

3) Хәдичә

4. Мусаны аеруча яратучы, әкиятләр сөйләүче әбинең исеме ничек?

1) Тугзак ана

2) Сәрвәр

3) Гыйльми 

5. Рәхимә апаның барысы ничә баласы булган?

1)  4

2)  6

3)  11

6. Мостафа авылы кайсы елга буена урнашкан?

1)  Агыйдел

2)  Шушма

3)  Нит

7.  Муса нинди шөгыльне ярата?

1)  карга оялары туздыру

2) балык каптыру

3) курчак уены уйнау

8. М.Җәлилнең беренче укытучысы кем?

1) Шәриф Камал

2) Габдулла Госманов

3) Андре Тимерманс

9. Кечкенә Муса кайсы китапханәгә яратып йөри?

1)  “Белек” китапханәсе

2)  Милли китапханә

3)  Кырлай авылы китапханәсе

10. М. Җәлилнең беренче шигырьләре ни исемле газетада басыла?

1)  ”Бәхет”

2)  ”Кызыл Йолдыз”

3)  ”Кызыл гаскәрләргә”

11. Җәлилнең беренче китабы ничек атала?

1)  ”Кечкенэ дусларга”

2)  ”Моабит дәфтәрләре”

3)  ”Барабыз”

12. “Алтынчәч”, “Илдар” драматик поэмалары нигезендә кайсы композитор үзенең атаклы операларын иҗат итә.

1) С. Садыйкова

  1. Н. Җиһанов
  2. С. Сәйдәшев

13. 1933-34 елларда М.Җәлил Казанда чыга торган нинди газетаның әдәбият – сәнгать бүлеген җитәкли?

1) “Коммунист”

2) “Миллионнар”

3) “Кечкенә иптәшләр”

14. Журналист – хәбәрче буларак, күп кенә промышленность предприятиеләренә, колхоз – совхозларына барып, халыкның тормышы һәм хезмәте белән якыннан танышуы иҗатында ничек чагылыш таба?

1) “Хезмәткә дан!” китабы дөнья күрә

2) “Орденлы миллионнар” җыентыгы басыла

3) “Хезмәт төбе – сары алтын” җыентыгы чыга

15. М.Җәлилнең “Ана бәйрәме” шигырендә ана ничә баласын сугышка озата?

1) ике

2) өч

3) дүрт

16. Бишек җырының исеме ничек?

1) ”Җырларым”

2) ”Кызыма”

3) ”Чулпанга”

17. ”Бакчачы” шигырендәге бакча үстерүче картка ничә яшь?

1) 90

2) 95

3) 100

18. Чишмәгә сусавын басарга килгән батыр егетне үлемнән кем коткара?

1) кыз

2) сандугач

3) бүре

19. М.Җәлилнең “Кызыл ромашка” шигырендә батырның кайсы төше яралана?

1) кулбашы

2) башы

3) бармагы

20. Көчле ир-егетләрне шушы агачка тиңлиләр.Җәлилнең кайсы шигырендә бу агач искә алына?

1) ”Чыршы җыры”

2) ”Дүрт гөл”

3) ”Имән”

21. Шагыйрьнең кайсы шигырендә төп герой - Сәрвәр исемле ана.

1) ”Күлмәк”

2) ”Бүләк”

3) ”Яшь ана”

22. Бу юллар шагыйрьнең кайсы шигыреннән:

Күктә бер кош оча

Югары, югары!

Мин ауныйм идәндә,

Кулларым богаулы.

1) “Кошчык”

2) ”Төрмәдә”

3) ”Соңгы җыр”

23. Куык очыручы малайның исеме.

1) Илдар

2) Марат

3) Камали

24. М. Җәлилнең тормыш юлы һәм иҗаты турында иң күп китаплар бастырып чыгарган автор.

1) Рафаэль Мостафин

2) Гази Кашшаф

3) Нил Юзеев

25. М. Җәлил 1942 елда төньяк-көнбатыш фронтта чыга торган нинди газетада хәрби корреспондент булып эшли?

1) ”В последний бой”

2) ”Отвага”

3) ”Подвиг”

26. Хатта язган түбәндәге юллар кемгә адреслана?

“Дөньяда шундый итеп яшәргә кирәк: үлгәннән соң да үлмәслек булсын- яшәүнең бөтен максаты шушы түгелме?”

1) Язучылар союзына

2) хатынына

3) фронтовикларга

27. Өзек кайсы шигыреннән?

“Синнән миңа хәбәр китерсәләр,

-Алмаштырган илен,- дисәләр,

1) “Хәбәр”

2) “Дуска”

3) “Ышанма”

28.Өзек кайсы шигырьдән?

“Нишлим, сугыш дустым – пистолетым

Соңгы сүздән кинәт баш тартты.

Богау салды дошман кулларыма

Һәм хурлыклы юлдан атлатты.

1) “Кичер илем”

2) “Ышанма”

3) “Сугыш дустыма”

29. Шагыйрь кайсы уен коралында уйный белгән?

1) мандолина

2) скрипка

3) пианино

30. М. Җәлил кайсы өстәл уенын яраткан?

1) шахмат

2) бильярд

3) теннис

31. Бу өзек кайсы шигырьдән?

“Сикереп торды Марат,

Күрә эшләр харап”

1) “Күке”

2) “Әтәч”

3) “Сәгать”

32.  М.Җәлил кайсы урында әсирлеккә эләгә?

1) Берлин

2) Волхов фронты

3) Белоруссия

33.М.Җәлил поэзиясенең иң югары ноктасы

1) “Моабит дәфтәрләре” циклы

2) “Стихи Мусы Джалия” китабы

3) “Орденлы миллионнар” җыентыгы

34. ”Моабит дәфтәрләре”өчен нинди премия бирелә?

1)  Ленин премиясе

2)  Сталин премиясе

3) Андерсен премиясе

35. 1944 елның февраль аенда М. Җәлилнең һәм аның көрәштәшләренә кайда суд була?

1)  Пленцензееда

2)  Дрезденда

3)  Тегельда

36. Кайсы төрмәдә җәлилчеләрнең гомерләре өзелә?

1)  Дрезденд

2)  Тегель

3) Плетцензее

37. Муса гильотина балтасы белән киселгәнгә кадәр әсирлектә ничә көнен уздыра?

1) төгәл билгеле түгел

2) 1876 көн

3) 791 көн

38. М. Җәлилнең кайсы шигыре бик күп телләргә тәрҗемә ителеп, аерым китап булып басылып чыкты?

1) ”Бәхет”

2) ”Соңгы җыр”

3) ”Җырларым”

39. М.Җәлилгә куелган һәйкәл Казан шәһәренең кайсы урынында?

1)  Казанның мең еллыгы паркында

2)  Санкт-Петербург урамында

3) 1 нче Май мәйданында.

40. Кайсы бина М. Җәлил исемен йөртә?

1) Дәүләт музее

2) Яшьләр театры

3) Опера һәм балет театры

III. Йомгаклау.  “Йолдызлы сәгать” уенына йомгак ясау. Җиңүчеләрне билгеләү, бүләкләр тапшыру.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Каһарман шагыйрь Муса Җәлилнең сугыш чоры иҗаты

.           Муса Җәлилнең туган илгә тугрылык белән сугарылган шигырьләрен...

Муса Җәлилнең тормыш юлы

Муса Җәлилнең тормыш юлы турында тулы мәгълүмат...

Герой-шагыйрь Муса Җәлилнең тормыш юлы һәм иҗатына багышланган тамчы-шоу.

Тамчы-шоу герой-шагыйрь Муса Җәлилнең тормыш юлы һәм иҗаты буенча белемнәрне системага салуны күз алдында тота. Бу уен 7 турдан тора....

”Муса Җәлилнең тормышы истәлек, хатлар, шигырьләрдә” (Бәйләнешле сөйләм үстерү дәресе,6 нчы сыйныф)

Муса Җәлил иҗаты буенча 6 нчы сыйныфта бәйләнешле сөйләм үстерү дәресе...

Шагыйрь Муса Җәлилнең 110 еллыгына багышлап үткәрү чаралары программасы.

Муса Җәлил тормыш юлы һәм иҗаты буенча әдәби викторина....

Муса Җәлилнең тормыш юлына һәм иҗатына багышланган викторина

Муса Җәлилнең тормыш юлына һәм иҗатына багышланган викторина...

Герой-шагыйрь Муса Җәлилнең 115 еллыгына багышланган әдәби-музыкаль кичә

Герой-шагыйрь Муса Җәлилнең 115 еллыгына багышланган әдәби-музыкаль кичә...