Шагыйрь Муса Җәлилнең 110 еллыгына багышлап үткәрү чаралары программасы.
классный час (5 класс) на тему

Багаутдинова Чулпан Минасхатовна

Муса Җәлил тормыш юлы һәм иҗаты буенча әдәби викторина.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл musa_zhlil_izhaty_buencha_dbi_viktorina.docx13.48 КБ

Предварительный просмотр:

                                                                                 ” Гомерең синең моңлы бер җыр иде,

                                                                                    Үлемең дә яңгырый җыр булып”

Муса Җәлилнең тормыш юлына һәм иҗатына багышланган әдәби викторина.

                                                                                         Төзеде: Аксубай икенче урта                                                                                                                                                            

                                                                                         мәктәбенең татар теле һәм                          

                                                                                        әдәбияты укытучысы Багаутдинова Ч.М.                              

Шагыйрь  Муса  Җәлилнең 110 еллыгына багышлап үткәрелгән чаралар программасы.

1.Сыйныф сәгатьләре уздыру өчен лекторлар төркеме оештыру, аларның чыгышларын әзерләү. Алар сыйныф җитәкчеләре билгеләгән темалар буенча башка сыйныфларда М.Җәлил турында сөйлиләр.

2.Дивар гәзите чыгару. Темалар :

А)” Гомерең синең моңлы бер җыр иде,

      Үлемең дә яңгырый җыр булып”

Б) Бөек шагыйрь Муса Җәлил –халкым улы,

      Ил күгендә балкып калды гомерең юлы.

В) Җәлилләр,Алишлар ялкыны

    Мәңгелек ут булып балкыды.

3 Әдәби бюллетеньнәр чыгару.

А) Муса Җәлил – балаларның якын дусты.

Б)Муса Җәлил образы әдәбиятта.

В) Муса Җәлил рәсем сәнгатендә.

Г)Муса Җәлил образы музыкада.

Д)Җәлил турында мәшһүр шәхесләр нәрсә әйткән.

4 Әдәби викторина Муса Җәлил тормыш юлын,аның иҗатын беләсеңме?

Викторина сораулары түбәндәгечә:

1.М.Җәлил кайда һәм кайчан туган?

2.Аның әти-әнисенең исемнәре ничек?

3.Җәлилнең беренче шигыре ничек атала,ул кайчан языла һәм кайда басылып чыга?

4.М.Җәлил кайларда укыган?

5.Шагыйрь кайсы балалар җурналының редакторы булган?

6.Җәлил Казанга кайчан һәм нинди максатта килгән?

7.Аның беренче шигырьләр җыентыгы кайчан,нинди исемдә басылып чыга?

8. Муса сугышка кайчан китә,кайсы фронтта сугыша?

9.  Мусаның хатыны һәм кызының исемшәрен әйтегез,бүгенге көндә алар кайда яши?

10.Республикада Муса Җәлил белән бәйле нинди урыннарны беләсез7

11.Казанда Муса Җәлилгә һәйкәл кайчан куелды,аның авторы кем?

12.Җәлилчеләр ничә кеше,аларны кайда ,кайчан җәзалап үтерәләр?

13. “Моабит дәфтәрләре”н безнең илгә кемнәр тапшырган?

14 .  “Моабит дәфтәрләре”ндә барлыгы ничә шигырь?

15. Кайсы композиторлар Җәлил сүзләренә көйләр язганнар?

16 М.Җәлил батырлыгын ,аның иҗатын тикшергән ,өйрәнгән кайсы язучыларны ,галимнәрне , журналистларны беләсез?

17.Җәлил нинди операларга либреттолар язган?

18. М.Җәлил балалар әдибе.Нигезләгез.

19.М.Җәлил премиясенә кемнәр лаек булды?

 20. М.Җәлил турында нинди әдәби әсәрләр беләсез?

21. Җәлилгә багышланган драма әсәрләре?

22.” Хөкем алдыннан” картинасының авторы кем?

23. Җәлил турында нинди фильмнар иҗат ителгән?

24.М.Җәлилнең иң якын дусты?

25. М.Җәлил фашист әсирлегендә кайсы төрмәләрдә утырган?

26.” Хат ташучы” поэмасындагы төп геройлар?

27.Җәлилнең портретын таштан иҗат итүче скульпторны атагыз?

28. Җәлилнең шигырьләрен кемнәр тәрҗемә иткән?

29. М.Җәлил исемендәге  опера һәм балет театры ни өчен шагыйрь исемен йөртә?

Муса Җәлилнең “ Сандугач һәм чишмә” , “Ана бәйрәме” , “ Куян” “ Эш дуслары” кебек шигырьләрен сәхнәләштерү.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Каһарман шагыйрь Муса Җәлилнең сугыш чоры иҗаты

.           Муса Җәлилнең туган илгә тугрылык белән сугарылган шигырьләрен...

Тарихларда укып ятларлык Муса Җәлилнең тууына106 ел тулуга багышланган әдәби-музыкаль кичә.

“ Бөтен дөнья поэзиясе тарихында күп кенә гүзәл,яхшы һәм зур шагыйрьләр булган... Ләкин аларның бик азы гына исемнәрен зур поэзиясеннән тыш,үзенең геройларча батырлыгы,тарихның явыз кара көчләре...

Герой- шагыйрь М. Җәлилнең тормышына багышланган викторина.

Герой- шагыйрь М. Җәлилнең тормышына багышланган викторина....

Герой-шагыйрь Муса Җәлилнең тормыш юлы һәм иҗатына багышланган тамчы-шоу.

Тамчы-шоу герой-шагыйрь Муса Җәлилнең тормыш юлы һәм иҗаты буенча белемнәрне системага салуны күз алдында тота. Бу уен 7 турдан тора....

Герой- шагыйрь М. Җәлилнең тормышына багышланган викторина.

Исәнмесез балалар! Хәерле көннәр сезгә! . Бүген без Муса Җәлилнең туган көненә багышланган кичәгә җыелдык. М.Жәлил безгә бәя биреп бетермәслек рухи байлык калдырган шагыйрь. Аның ижатын белмәгән, анын...

Герой-шагыйрь Муса Җәлилнең 115 еллыгына багышланган әдәби-музыкаль кичә

Герой-шагыйрь Муса Җәлилнең 115 еллыгына багышланган әдәби-музыкаль кичә...