Герой-шагыйрь Муса Җәлилнең тормыш юлы һәм иҗатына багышланган тамчы-шоу.
методическая разработка (8 класс) на тему

 Тамчы-шоу герой-шагыйрь Муса Җәлилнең тормыш юлы һәм иҗаты буенча белемнәрне системага салуны күз алдында тота. Бу уен 7 турдан тора.

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon musa_zhlil.doc39 КБ

Предварительный просмотр:

Тема: Муса Җәлил тормыш юлы һәм иҗатына багышланган тамчы-шоу

Максат:

  •   Герой-шагыйрь Муса Җәлил тормыш юлы һәм иҗаты турында булган  белемнәрне системага салу;
  • Балаларда  М. Җәлил әсәрләре нигезендә батырлык, кыюлык, каһарманлык, тугрылык кебек  патриотик сыйфатлар тәрбияләү;
  • Укучыларда  М. Җәлил иҗатын өйрәнүгә, китап укуга кызыксыну тәрбияләү

Алып баручы. Хәерле көн, хөрмәтле укучылар, укытучылар!        Бүгенге кичәбез татар халкының бөек улы, Советлар Союзы Герое, Ленин премиясе лауреаты, патриот шагыйрь – Муса Җәлилгә багышлана.         Муса Җәлил... Бу исем һәр татар кешесенә, һәр мәктәп укучысына яхшы таныш. Ул халык йөрәгендә Ватанга тугрылык, үлемсезлек, батырлык һәм каһарманлык символына әверелгән. Бу исем кыюлык, фидакарьлек, ватанпәрвәлек сүзләре белән төрләнә.

      Карлы-буранлы кыш азагында, безнең яраткан шагыйребез туган.  Без бүген Муса Җәлилнең туган көне уңаеннан “Шагыйрь иҗатын кем күбрәк белә?” уенына җыелдык. Кечкенә Муса сәләтле, тырыш була. Укырга да тиз өйрәнә. М. Җәлил балалар өчен кызыклы шигырьләр яза. Кайбер шигырьләренә көй языла. Ул балаларны укырга, эшне яратырга, табигатьне сакларга өйрәтә.

Иң элек без бүгенге уенны бәяләячәк жюри әгъзалары белән танышып үтик.

Ә хәзер  уенда катнашучы 7 – 8 нче класс укучыларына сүз бирелә

I  тур  

“Шагыйрь тормышында даталар"

1.Муса Җәлил кайчан  туган?

2. Шагыйрь кайчан тоткынлыкка эләгә?

3. М. Җәлил кайчан хөкем ителә?

II тур “Шигырьне таны”

Күз нурым син, матурым син, тулган аем!
Ай тулганда йокла инде, матуркаем!

Кичер мине, илем, синең бөек
Исемең белән килеп сугышка…

Егет китте, мин калдым
Канын саклап чугымда...

  • Өч баламны, очар кош итеп,
    Мин очырдым иркен далага...

Кайгырма, дус, яшьли үләбез дип,
Без алмадык сатып гомерне...

Барыгыз болынга, балалар!
Йөгерегез, уйнагыз, көлегез!

Җыр өйрәтте мине хөр яшәргә
Һәм үләргә кыю ир булып...

III  тур “Шагыйрь тормышында истәлекле урыннар”

  1. Шагыйрь кайда туган?
  2. “Хөсәения” мәдрәсәсе кайсы шәһәрдә урнашкан?
  3. 1931 нче елда кайда университет тәмамлый?

IV  тур “Сез игътибарлымы?”

Менә без   дүртенче турга да аяк бастык. Дүртенче турда экран сезгә үзенең 4 рәсемен күрсәтер. Сез шул рәсемнәрне игътибар белән карап мөмкин кадәр истә калдырырга тырышыгыз.

V  тур “Серле тартма” дип исемләнгән 5 бәйге шагыйрьнең тормыш юлы, иҗаты белән бәйле.

  1. Муса Җәлил һәм Н. Җиһанов иҗади дуслыкта яшәгән. Сугышка китәр алдыннан Муса Нәҗипкә әйтә:
  • Әйдә, Нәҗип ата-бабаларыбыз ерак юлга, куркыныч яуга чыгар алдыннан ... алмашканнар. Бу – яңа очрашуга ышаныч билгесе. Шагыйрь белән композитор ... ларын алмашалар, ләкин кабат күрешү насыйп булмый. М. Җәлил Һәм Н. Җиһанов үзара нәрсә алмашканнар?
  1. Мәскәүдә яшәгәндә М. Җәлил дуслары белән мәҗлес оештырырга булган. Һәркем табынга көтелмәгән, сирәк очрый торган берәр әйбер куярга тиеш була. Килешенгән вакытка бар да җыела, тик Муса гына юк.

   Бераздан Муса кайтып керә һәм ... куя. Табын янындагылар дәррәү көлешә башлый һәм 1 урынны аңа бирәләр.

  1. Бу – шартлы исем. Бу исемне ул куймаган. Дәфтәргә төрмәдә вакытта теркәлүеннән һәм байтагының шунда иҗат ителүеннән чыгып, ул шулай атала башлый.
  2. Бу чәчәккә багышланган җырлар да бар. М. Җәлил аның турында “Иртәнге таң нурыннан уянды ...” дип язган.

VI  тур  “Башваткыч”

“Башваткыч” дип исемләнгән 6 нчы бәйгедә Муса Җәлил шигырьләренең исемнәрен табып әйтергә кирәк булыр

  1. Агач исеме.
  2. Кызына багышланган.
  3. А.Алишка багышланган.
  4. Җәлилнең һөнәре.
  5. Ул шигырьләрен башкача атый.
  6. Явызлык сүзенең синонимы.
  7. Каза сүзенең синонимы.
  8. Багышлармын калган гомерне ... өчен изге көрәшкә
  9. Аны һәркем сөенеп кабул итә.

Финал өлешендә   Муса Җәлил сүзләреннән яңа сүзләр уйлап язарга.

     Һәр халыкның үлемсез шагыйрьләре, телдән телгә сөйләнеп йөри торган легендар батырлары була. Муса Җәлил – шундый каһарманнарның, язучыларның берсе. Аның тормышы фашистларның кулында фаҗигале финал белән тәмамланса да, шигъри язмышы бәхетле. Ул – үлем аша үлемсезлеккә атлаган бөек шәхес. Еллар үткән саен Муса Җәлилнең кеше күңеленә үтеп керү осталыгы, рухи көче, тәэсирлеге, нәфислеге арта гына бара.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

“МОГҖИЗАЛАР КЫРЫ” (Г. Тукайның тормыш юлы һәм иҗатына багышланган уен)

Сыйныф Г. Тукай портреты, әдипләрнең Тукай турында әйткән сүзләреннән плакатлар, Г. Тукай әсәрләренә укучылар ясаган иллюстрацияләр, “Могҗизалар кыры” өчен ясалган плакат, барабан, магнитлы тактабелщн...

Муса Җәлилнең тормыш юлы

Муса Җәлилнең тормыш юлы турында тулы мәгълүмат...

”Муса Җәлилнең тормышы истәлек, хатлар, шигырьләрдә” (Бәйләнешле сөйләм үстерү дәресе,6 нчы сыйныф)

Муса Җәлил иҗаты буенча 6 нчы сыйныфта бәйләнешле сөйләм үстерү дәресе...

Галимҗан Ибраһимовның тормыш юлы һәм иҗатына багышланган тест

Галимҗан Ибраһимовның тормыш юлы һәм иҗатына багышланган тест...

Муса Җәлилнең тормыш юлына һәм иҗатына багышланган викторина

Муса Җәлилнең тормыш юлына һәм иҗатына багышланган викторина...