Герой – шагыйрь Муса Җәлил иҗатына багышланган тамчы – шоу.
методическая разработка (5, 6, 7 класс) на тему

Тамчы-шоу по творчеству Мусы Джалиля

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon Муса Җәлил Тамчы -шоу69.5 КБ

Предварительный просмотр:

Татарстан Республикасы Ютазы   муниципаль  районы муниципаль бюджет белем бирү  учреждениесе  2 нче санлы Урыссу төп гомуми белем бирү мәктәбе 

Герой – шагыйрь Муса Җәлил иҗатына багышланган тамчы – шоу.

                                                 

 

                                                 

Беренче категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы Юсупова Руфина Рим кызы төзеде

15нче февраль, 2016нчы ел

Максат: 1. М.Җәлилнең туган илгә тугрылык хисе белән сугарылган шигырьләренең    тарихи әһәмиятен ачыклау.

                   2. Укучыларның бәйләнешле сөйләм телен үстерү.

                   3. Компьютерда эшләү күнекмәләрен камилләштерү.

                   4. Укучыларда М.Җәлил иҗатына һәм шәхесенә карата ихтирам, милли үзаң,  горурлык хисе тәрбияләү.

Җиһазлау: 1. М.Җәлил портреты.

                        2. Шагыйрьнең әсәрләре буенча китап күргәзмәсе.

                        3. Фотоальбом. Муса Җәлил.

                        4. Компьютер.

                        5. Диск “Күренекле шәхесләр”. Муса Җәлил.

                        6. Тестлар.

                        7. М.Җәлил шигырьләренә иллюстрацияләр.

Уен  барышы.

“Муса Җәлил”җыры яңгырый.

  1. Укытучының кереш сүзе.

                                                  “ Җырлап үттем данлы көрәш кырын,

                                                     Җырлап килдем тормыш языма ...”

                                                                                                                 М.Җәлил.

   М.Җәлил - татар халкының патриот-шагыйре. Фашизмга каршы шигырьләре белән аяусыз көрәш алып барган шагыйрь.   Аның исеме дөньяда үзенең Ватанына, үз халкына турылыклы булуның гүзәл символына әйләнде. Муса халыклар дуслыгы җырчысы буларак җир йөзендә зур соклану тудырды.

   Муса Җәлил поэзиясе тау елгасы кебек көчле һәм ярсу да, кырыс һәм шаян да, дәртле һәм сагышлы да.

   Укучылар, М.Җәлилгә багышланган тамчы шоу уены бәйләнешле сөйләм күнекмәләрен үстерү максатыннан уздырыла.   Компьютер аша дисктан М.Җәлилнең шигырьләрен, җырларын һәм тормышы турындагы истәлекләрне тыңларбыз.

Төп өлеш.    

  Татар халкының бөек улы, герой шагыйрь Муса Мостафа улы Җәлилов 1906 елның 15 февралендә элекке Оренбург губернасы  Мостафа авылында  алтынчы бала булып дөньяга килә. Муса алты яшеннән авыл мәктәбенә укырга керә, гаиләсе шәһәргә күчкәч, укуын «Хөсәения» мәдрәсәсендә дәвам иттерә.  1919 елның октябрендә, «Кызыл йолдыз» газетасында унөч яшьлек М. Җәлилнең «Бәхет» исемле шигыре басылып чыга. 1922 елның көзендә М. Җәлил Казанга килә. «Татарстан» газетасы редакциясендә эшли. 1923 елдан Татрабфакта укый башлый. 1925 елда исә «Барабыз» исемле беренче шигъри җыентыгы дөнья күрә.

1941 елның июль аенда М. Җәлил армиягә алына. 1942 елның июнендә Волхов юнәлешендә барган канлы сугышлар вакытында, аларның часте чолганышта калып, М. Җәлил каты яраланган хәлендә дошман кулына эләгә. 1944 елның 25 августында Плетцензее төрмәсендә унбер җәлилченең гомере өзелә.

1нче тур. Танышу.Һәр команда үзенә исем, сәламләү һәм девиз сайларга тиеш.

Сүз “Сандугач”командасына бирелә.

Девиз:Берлектә көч!

Сүз “Ромашка”командасына бирелә.

Девиз:Укырга,тырышырга

Эзләнергә!Табарга!

Рөхсәт итегез  жюри әгъзалары белән таныштырып китәргә.

2нче тур..Сорау – җавап.

Муса Җәлилнең тормышы һәм иҗаты буенча белемнәрне тикшерү бәйгесе.

  • Муса Җәлил кайчан туа? (1906ел,15февраль)
  • Муса Җәлил кечкенәдән үк нәрсә эшләргә ярата? (китаплар укырга,музыка тыңларга,рәсемнәр ясарга)
  • Әбисе сөйләгән әкиятләрне ул нәрсә итеп тегә? (кечкенә китапчыклар)
  • Муса кайда белем ала? (авыл мәктәбендә,”Хөсәения”мәдрәсәсендә)
  • Ничә яшендә беренче шигырьләрен яза? (10-11)
  • Ничәнче   елда   Казандагы педагогия институтына укырга керә? (1922елда)
  • Беренче шигырьләр җыентыгы кайчан басыла?(1925,Казан
  • Муса Җәлил кайчан фронтка китә?(Сугышның беренче көннәрендә үк)
  • Кайчан әсирлеккә эләгә?(1942,июнь)
  • Муса Җәлилгә нинди исем бирелә?(Советлар Союзы герое)

3 нче тур .Кем беренче.Муса Җәлил иҗатын беләсезме? Бу юллар кайсы шигырьдән бәйгесе.

  • …Җир йөзе шундый киң,

Күңелле һәм якты!

Тик төрмәм караңгы,

Ишеге йозаклы. (“Соңгы җыр”)

  • …Гөл чәчәкләрен өзәм мин,

Юлларыңа тезәм мин.

Бик сагындым,бәгърем,

          Бик сагындым сине,

Әле дә ничек түзәм мин!  (“Сагыну”)

4нче тур .Капитаннар бәйгесе.

Ромашканың таҗ яфракларына 6 сорау язылган.

  • М.Җәлилнең апасының исеме ничек? (Зәйнәп.)

  • М.Җәлилнең абыйсының исеме ничек? ( Ибраһим.)

  • Кызының исеме ничек? (Чулпан.)

  • Муса Җәлилнең хатынының исеме ничек? (Әминә)

  • М.Җәлилнең әнисенең исеме ничек? (Рәхимә.)

  • Муса Җәлилнең улының исеме ничек? (Альберт)

5нче тур .Муса Җәлил шигырьләрен сөйләү бәйгесе.

  • “Соңгы җыр”

6нчы тур .Муса Җәлил шигырьләре буенча рәсемнәр бәйгесе.

“Сандугач”                                               “Ромашка”

“Бакчачы”                                                “Кызыл ромашка”

“Бәхет”                                                      “Күке”

“Әтәч”                                                       “Маэмай”

“Карак песи”                                             “Ишек төбендә”

7нче тур .Кроссворд чишү бәйгесе.

10

Җ

1

З

Ә

Й

Н

Ә

П

 

2

А

Л

И

Ш

3

И

Б

Р

А

Һ

И

М

4

Җ

Ы

Р

Л

А

Р

Ы

М

5

Ч

У

Л

П

А

Н

6

Б

Ү

Р

Е

Л

Ә

Р

7

А

Л

Ь

Б

Е

Р

Т

 

8

Ә

М

И

Н

Ә

 

9

Р

Ә

Х

И

М

Ә

1.М.Җәлилнең сеңлесенең исеме ничек? (Зәйнәп)

2.Балалар язучысы, Җәлилнең көрәштәше ( А.Алиш)

3.Җәлилнең абыйсының исеме ( Ибраһим)

4....., шытып сез йөрәгемдә( җырларым)

5.Җәлилнең кызының исеме ( Чулпан)

6.Төн буе улашып якында,

Иснәнеп йөриләр .... ( бүреләр)

7.Җәлилнең улының исеме (Альберт)

8.Җәлилнең хатынының исеме ( Әминә)

9.Җәлилнең әнисенең исеме ( Рәхимә)

10.Җәлилнең көрәштәшләре ( Җәлилчеләр)

8.Укытучының йомгак сүзе.Жюри нәтиҗәләре.Укучыларны грамоталар белән бүләкләү.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

КВН. Муса Җәлил иҗатына багышланган ярыш.

Муса Җәлил иҗатына багышланган  ярыш. (5-8 класслар өчен)...

Герой-шагыйрь Муса Җәлилнең тормыш юлы һәм иҗатына багышланган тамчы-шоу.

Тамчы-шоу герой-шагыйрь Муса Җәлилнең тормыш юлы һәм иҗаты буенча белемнәрне системага салуны күз алдында тота. Бу уен 7 турдан тора....

Герой – шагыйрь Муса Җәлилгә багышланган кичә (2 нче сыйныфта укучыларның рус төркемнәре катнаша)

Герой – шагыйрь Муса Җәлилгә багышланган кичә (2 нче сыйныфта укучыларның рус төркемнәре катнаша)...

Герой – шагыйрь Муса Җәлилгә багышланган кичә (2 нче сыйныфта укучыларның рус төркемнәре катнаша)

"Герой – шагыйрь Муса Җәлилгә багышланган кичә" 2 нче сыйныф укучыларының рус төркемнәре....

Тамчы шоу "Муса Җәлил" иҗатына багышланган

Тамчы шоу "Муса Җәлил" иҗатына багышланган...

Герой-шагыйрь Муса Җәлилнең 115 еллыгына багышланган әдәби-музыкаль кичә

Герой-шагыйрь Муса Җәлилнең 115 еллыгына багышланган әдәби-музыкаль кичә...