Тамчы шоу "Муса Җәлил" иҗатына багышланган
материал на тему

Махмутова Резеда Рафаэлевна

Тамчы шоу "Муса Җәлил" иҗатына багышланган

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл musa_zhlil_tormyshy_hm_izhatyna_bagyshlangan_tamchy_shou.docx23.49 КБ

Предварительный просмотр:

Муса Җәлил тормышы һәм иҗатына багышланган “Тамчы шоу” интеллектуаль тапшыруы (уены)

Максатлар:

1. Муса  Җәлил тормышы һәм иҗаты буенча алган белемнәрне ныгыту; шагыйрьнең шигырьләренә кызыксыну уяту; шагыйрь образын мәңгеләштерү; балаларның сөйләм телен камилләштерү.

2. Балаларның фикерләү сәләтен үстерү.

3. М. Җәлил шигырьләренә карата соклану һәм горурлану хисләре тәрбияләү.

Кирәкле  җиһазлар: проектор, такта, ноутбук, өстәлләр, ак битләр, каләмнәр, Муса Җәлил портреты, китаплары.

Алдан эшләнгән эш: М.Җәлилнең тормышы, иҗаты һәм шигырьләре белән балаларны таныштыру.

Уен барышы:

Алып баручы:  Хәерле көн! Исәнмесез, укытучылар һәм укучылар. Муса Җәлил дигәндә - татар халкы, ә татар  халкы дигәндә, Муса Җәлилне күз алдына китерәләр. Аның шәхесен һәм батырлыгын бөтен дөнья белә. Димәк, ул - чын мәгънәсендә халкыбызның бөек шәхесе, горурлыгы. Герой шагыйребез Муса Җәлил тууына быел исә 110 ел.

Бүген без сезнең белән нәкъ менә Муса Җәлил иҗатына багышланган “Тамчы шоу” интеллектуаль тапшыруы үткәрергә җыелдык. Бу уенда 5 нче А сыйныф укучылары үзләренең белемнәре буенча көч сынаячаклар. Әйдәгез әле, сезнең алкышлар белән уенчыларны бирегә чакырыйк. Кызыл ромашка һәм Күнелле яшьләр командалары рәхим итегез. (3 кыз,  3 малай ) чыга

Алып баручы:  Безнең шулай ук  командаларны бәяләп баручы жюриларыбыз да бар. (Жюрилар белән таныштырыла)

Алып баручы: Әйдәгез, командаларга сүз бирик.

Алып баручы:  Беренче тур. Сорауларга җавап бирү.  Сезгә Муса Җәлилнең тормышы һәм иҗаты буенча сораулар бирелә. Сез шул сорауларга җавапны өстәлләрдәге ак битләргә язарга тиеш буласыз. Аннан язган җавапны берәмләп укыйсыз. (Сорауларга җавапны һәр ике  команда  ак биткә язалар һәм берәм-берәм язганнарын укыйлар.)

1 . Муса Җәлил кайчан һәм кайда туа? (1906 елның 15 февралендә Оренбург өлкәсе Мостафа авылында туа)

2. Кайсы сан астында Муса Җәлил  портреты күртәтелгән (2 нче)

3. М. Җәлил нинди мәдрәсәдә укый? (“Хөсәения” мәдрәсәсе)

4.   Мусаның беренче  басылган шигыре ничек атала? Аңа ничә яшь була. ( “Бәхет”, 13 яшь була)

5. Муса Җәлил нәрсәдә уйнарга яраткан? (Мондалинада)

5. 1922 нче елның көзендә ул кая килә? (Казанга)

6. Муса Җәлил кайсы елны  әсирлеккә эләгә? (1942 нче елның җәендә)

7. Җәлилчеләр ничәү булалар? (11)

8. Шагыйрьнең әсирлектә язган шигырьләре нинди исемдәге җыентыкка тупланган. (Моабит дәфтәрләре)

9. Казанда Муса Җәлил белән бәйле урыннарны атагыз. (Һәйкәле бар, урамы бар, музее бар, Опера һәм балет театры Муса Җәлил исемен йөртә

Алып  баручы: Безнең беренче турыбыз тәмам. Сүз жюрига бирелә.

Алып баручы: Алга  таба барабыз.  Икенче тур.Сезгә бер видео язма тәгъдим ителә. Игътибар белән тыңлагыз. Аннан сорау булыр.

Алып баручы. өченче  нче тур. 1 нче өлеш . Слайдка күз салыгыз әле. Анда хәрефләр бирелгән. Шул хәрефләрдән нинди сүз килеп чыгар? п, у, ч, а, н, а, г , л – Чулпанга.

Алып баручы. Өченче турның ике өлеше. Хаталарны тикшерү.

“Сәгәть»

«Кызыл  рамашка»

«Кечкәнә дуслар”

“Карак писи”

“Соңгы жыр»

«Яш ана»

Алып баручы:  Сүз әйтелде. Ә хәзер сез бу хәрефләрдән яңа сүзләр төзергә тиеш буласыз.  Сезгә бер минут вакыт.

Алып баручы: Вакыт бетте. Ә хәзер кара-каршы берәмләп төзелгән сүзләрне әйтә барабыз. (Чулпан, ана, апа, ал, ул, ага, чана, ун, чага, ала һ.б. Сүзләр әйтелә, жюри нәтиҗә чыгара)

Алып баручы:  4 нче тур. Капитаннар конкурсы. Һәр команданың капитанына  9 ар сорау бирелә. Әйе яисә юк дип җавап бирергә тиешсез.

1 нче команда

  1. Мусаның Әминә исемле кызы бар. (юк)
  2. Муса Җәлилнең беренче басылган  шигыре “Бәхет” дип атала. (әйе)
  3. Муса сүзендә 3 иҗек бар. (юк)
  4. Татастанга  язучының 3 дәфтәре кайта (юк)
  5. Муса Җәлил балалар өчен шигырьләр язган (әйе)
  6. Әдип Моабит төрмәсендә утыра (әйе)
  7. Җәлилнең Казанда музее бар (әйе)
  8. Җәлил көйләр дә язган (юк)
  9. “Алтынчәч” либреттосын Муса Җәлил язган (әйе)

2 нче команда

  1. Мостафа авылы Татарстанда урнашкан (юк)
  2. Муса Җәлилнең беренче китабы “Барабыз”  дип атала. (әйе)
  3. Җәлил сүзендә 3 иҗек бар. (юк)
  4. Татарстанга шагыйрьнең бер дәфтәре кайта (юк)
  5. Муса Җәлил зурлар өчен шигырьләр язган (әйе)
  6. Язучы Плетцензее төрмәсендә үтерелә (әйе)
  7. Җәлилнең һәйкәле Кремль янында урнашкан (әйе)
  8. Язучы романнар да язган (юк)
  9. Муса Җәлилнең “Хат ташучы” поэмасы бар (әйе)

       Алып баручы: Уен турлары тәмам. Нәтиҗәне чыгарыр өчен сүз жюрига бирелә.

Син яшәмә җирдә файдасыз бер

Түмгәк булып тигез урында.

Янып калсын гомрең булып

Үзеңнән соң килгән буынга (“ Бер үгет”)

“Сәгәть»

«Кызыл  рамашка»

«Кечкәнә дуслар”

“Карак писи”

“Соңгы жыр»

«Яш ана»

    “Сәгәть»

«Кызыл  рамашка»

«Кечкәнә дуслар”

“Карак писи”

“Соңгы жыр»

«Яш ана»

  1. нче команда
  1. Мусаның Әминә исемле кызы бар. (юк)
  1. Муса Җәлилнең беренче басылган  шигыре “Бәхет” дип атала. (әйе)
  2. Муса сүзендә 3 иҗек бар. (юк)
  3. Татастанга  язучының 3 дәфтәре кайта (юк)
  4. Муса Җәлил балалар өчен шигырьләр язган (әйе)
  5. Әдип Моабит төрмәсендә утыра (әйе)
  6. Җәлилнең Казанда музее бар (әйе)
  7. Җәлил көйләр дә язган (юк)
  8. “Алтынчәч” либреттосын Муса Җәлил язган (әйе)

  1. нче команда
  1. Мостафа авылы Татарстанда урнашкан (юк)
  2. Муса Җәлилнең беренче китабы “Барабыз”  дип атала. (әйе)
  3. Җәлил сүзендә 3 иҗек бар. (юк)
  4. Татарстанга шагыйрьнең бер дәфтәре кайта (юк)
  5. Муса Җәлил зурлар өчен шигырьләр язган (әйе)
  6. Язучы Плетцензее төрмәсендә үтерелә (әйе)
  7. Җәлилнең һәйкәле Кремль янында урнашкан (әйе)
  8. Язучы романнар да язган (юк)
  9. Муса Җәлилнең “Хат ташучы” поэмасы бар (әйе)


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

"Тамчы-шоу" Интеллектуаль бәйге

Г.Тукайның тормышы,иҗаты буенча...

"Тамчы-шоу"интеллектуальная игра, посвященная со дня рождения М.Джалиля.

Интеллектуальная игра, посвященная к 105-летию со дня рождения М.Джалиля....

Габдулла Тукайның тормышы һәм иҗаты буенча "Тамчы шоу"

Г.Тукай туган көннәрдә сыйныф сәгатьләрендә үткәрү өчен тәрбия чарасы....

Габдулла Тукайның тормышы һәм иҗаты буенча "Тамчы шоу"

Г.Тукай туган көннәрдә сыйныф сәгатьләрендә үткәрү өчен тәрбия чарасы....

Тамчы –шау” әниләр өчен интеллектуаль уен

“Тамчы –шау”    әниләр өчен интеллектуаль уен Максат: гаиләләрне бердәм белем, тәрбия бирү киңлегенә җәлеп итү; тату ,белемле гаиләдә генә балаларны эш сөючән итеп үстерү мө...

Герой-шагыйрь Муса Җәлилнең тормыш юлы һәм иҗатына багышланган тамчы-шоу.

Тамчы-шоу герой-шагыйрь Муса Җәлилнең тормыш юлы һәм иҗаты буенча белемнәрне системага салуны күз алдында тота. Бу уен 7 турдан тора....