Тамчы шоу
методическая разработка (7 класс) по теме

 

        7нче сыйныф укучылары өчен татар теленнән һәм әдәбияттан Тамчы шоу уены эшкәртмәсе.   
  • укучыларда укуга, татар теле һәм әдәбияты фәненә карата аңлы караш булдыру;

  • укучыларның сөйләм телен, дөньяны танып – белү, күзаллауларын арттыру;

  • тел культурасын үстерү;

  • эзләнергә, мөстәкыйль эшләргә өйрәтү;

  • туган телгә, әдәбиятка, аның күренекле кешеләренә карата ихтирам, хөрмәт, горурлык, мәхәббәт хисләре тәрбияләү.  

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon tamchy_shou-int.uen_.doc54 КБ

Предварительный просмотр:

“Тамчы – шоу” уены

    Максат:

  1. укучыларда укуга, татар теле һәм әдәбияты фәненә карата аңлы караш булдыру;
  2.  укучыларның сөйләм телен, дөньяны танып – белү, күзаллауларын арттыру, баету;
  3. тел культурасын үстерү;
  4. укучыларга үз мөмкинлекләрен тормышка ашыру, сәләтләрен үстерү өчен өстәмә мөмкинлекләр тудыру;
  5. эзләнергә, мөстәкыйль эшләргә өйрәтү;
  6. туган телгә,  әдәбиятка, аның күренекле кешеләренә карата ихтирам, хөрмәт, горурлык, мәхәббәт хисләре тәрбияләү.  

Җиһазлау. Төрле сүзлекләр, яңа басылып чыккан матур әдәбият китапларыннан күргәзмә, сораулар язылган карточкалар, компьютер, төрле рәсем слайдлары, Г.Тукай, М.Җәлил, Ф.Хөсни, Һ.Такташ портретлары, презентация.

Уен тәртибе. Уенда 2  команда катнаша. Өй эшенә: визитка әзерләү, исем, девиз сайлау, язучының билгеле бер әсәрен өйрәнү һәм командирларга татар халык мәкальләре бәйгесенә әзерләнүләр керә. Командалар исемнәренә туры китереп  төрле костюмнар да әзерли ала.  

Уен барышы.

    Залда тыныч кына күңелле татар көе яңгырый. Бүлмәгә төрле плакатлар эленә.  Уенчылар үз урыннарын алалар.

Алып баручы.  1  Хәерле көн, хөрмәтле укытучылар, укучылар! Сезнең хөрмәткә без 7 сыйныф укучылары белән  “Тамчы – шоу” уенын күрсәтербез. Ике команда арасыннан зирәкләрен, булганнарын сайлап алырбыз.

2.  Тамчы шоу уены барыгызга да бик яхшы таныш, шуңа күрә иптәшләрегезне куллар чабып аларга көч бирерсез дип ышанып калабыз.

 1.Уеныбызның барышына  һәм укучыларның чыгышларына  бәя бирүче жюри составы белән дә танышыйк.     1.

                                                                2.

2.

Дуслар, сез безгә сүз бирегез,

Белгәннәр алга чыксын.

Һәрберегез тамчы шоуда    

Осталыгын, зирәклеген, булганлыгын күрсәтсен.

Сезнең ялыгыз күңелле үтсен! Зур уңышлар сезгә.

 1.Ә хәзер сүзне командаларга   бирәбез. Әйдәгез алар белән якыннанрак танышыйк.

 Дуслык (Безнең исем)

Безнең девиз. Дуслык - безнең бәйрәм бизәге

                         Дуслык – безнең җиңү теләге.

Хәзер, дуслар, көч сынашыйк

Зирәкләр ярышка чыксын.

Акылын һәм тапкырлыгын

Эшкә җигәргә тырышсын

Татар телендә алган белемнәрне

Акларга без тырышырбыз

Тамчы-шоуда безнең белән

Якынрак танышырсыз.

 2.Бик әйбәт, укучылар. Хәзер икенче команда белән дә танышыйк.

 Безнең исем. ЯЛКЫН.

Безнең девиз. Ялкындай янып яшәргә,

                        Җиңәргә – бирешмәскә!

“Ялкын” командасыннан

Сәлам кабул итегез.

“Дуслык” ярышка чакыргач,

Көч сынарга булдык без.

Сыныйк алган белемнәрне

Хәзер татар телендә

Кем иң зирәк һәм иң тапкыр

Барсын һәрвакыт алдан.

.1. Булдырдыгыз укучылар. Шулай итеп, 1 беренче турга кереп китәбез

I тур.  Батыр – берне, белемле – меңне егар.

Мин сезгә мәкальләрнең беренче өлешен әйтәм, ә сез икенче өлешен, мәкальне әйтеп бетерергә тиеш буласыз.  Һәр дөрес җавап өчен 1 бал куела.

 1 команда 

Кем эшләми-....

Дөрес сүзгә-....

Иле барның-....

Агач җимеше белән мактана-...

Әйткән сүз-...

2 команда.

Кем эшләми-....

Дөрес сүзгә-....

Иле барның-....

Агач җимеше белән мактана-...

Әйткән сүз-...

                             2 тур. Язучыларны таны.

Герой – шагыйрь, “Җырларым”, “Кызыл ромашка” шигырьләре авторы.

Балачагы ятимлектә үткән бөек татар шагыйре.

Бөек Ватан сугышында батырларча һәлак булган балалар язучысы, әкиятләр авторы.

Балалар өчен дә, өлкәннәр өчен дә иҗат итүче, “Күчтәнәч”, “Алма бабай” җыентыклары авторы.

Мин сезгә язучылар,шагыйрьләр  турында  кыскача белешмә бирәм, ә сез әйтәсез язучының исем фамилиясен.

3 тур. Игътибарлылык бәйгесе.

    Хәзер сезгә экранда рәсемнәр күрсәтелә. Бик яхшылап игътибар белән карагыз. Әле әйтегез,  

Мәсәлән:

  1. Ничә чәчәк сурәтләнгән иде?
  2. 2 рәсемдә нәрсә сурәтләнгән?
  3. Чәчәкләр нинди төстә?

4 тур. Әдәби әсәрне беләсезме?

1. Шулай итеп, безнең Биктимеребез зур табаны кочаклап кайтып килгәндә, юлы Чишмә тавына килеп чыга. Ә тауда су сибеп катырган көзгедәй шугалак була. Шугалакта балачагалар, шау-гөр килеп, чана шуалар. Чаналы малайларга сер бирәсе килмәгән Биктимер, кулындагы табасына утырып, шугалакта шуа башлый... Ф.Хөсни «Сөйләнмәгән хикәя»

Алып баручы. Хәзер әдәби әсәрләрдән өзекләр укыла. Сезгә әсәрнең исемен һәм авторын дөрес итеп әйтергә кирәк.

...Бара торгач, юл кинәт кенә таудан түбәнгә таба төште. Велосипед юлдан тагын да тизрәк тәгәрәде. Мөнир бик курыкты. Ә ул тормозга баса белми иде. Велосипед таудан очты диярлек. Мөнир үз алдында берни дә күрмәде... Н.Фәттах «Велосипедчы Мөнир»

...Рус теле укытучысы аңа тактада бер җөмлә язарга кушты. Гыйззәтуллин тактага: «Карим опоздал на урок»,- дип язып куйды. Эш бик җиңел- иянең астына бер сызык. Хәбәргә ике сызык сызарга да шуны русча сөйләргә кирәк иде...М.Мәһдиев «Рус теле дәресендә»

...Әйдүк аңарга якынлашты, аның башыннан сыйпады. Әйдүкнең исе дә аңарга таныш иде. Ул, нигәдер, бу кешегә өрүе өчен оялды. Ул җиргә ятып шуышып килә башлады. Ул да булмады, торып чабып китте, кинәт борылды да Әйдүкне аяклары белән кочаклап алды...Һ.Такташ «Караборынның дусты»

           Vтур.  Бишенче тур.

Өй эше итеп сезгә

үзегезгә ошаган, яраткан  бер  шигырьне  яттан өйрәнеп килергә иде.

Хәзер сүзне “Дуслык”командасына  бирәбез.

Әле “Ялкын” командасын тыңлыйбыз.

   6 тур. Атынчы тур.

Бирелгән хәрефләрдән сүзне җыегыз. Нинди сүз килеп чыгар.

Тукранбаш. Әле шушы сүздән яңа сүзләр төзегез. Кайсы командада күбрәк сүз була, шул җиңүче. 2 минут вакыт сезгә.

Вакытыгыз бетте. Әйдәгез башлыйбыз кара-каршы сүзләрне әйтәбез.

VII тур.   Капитаннар бәйгесе

 Хәзер капитаннарга сораулар бирәбез, ә алар

Әйе, юк дип җавап бирергә тиеш булалар.

“Дуслык” командасына.

         1.”И туган тел, и матур тел” шигырен Г.Тукай язган.(Әйе)

2.Матур,чибәр,гүзәл,ямьле – бу синоним сүзләр. (әйе)

3.Елның бишенче ае – август.(юк)

4.Татар телендә алты килеш бар.(әйе)

5.Дүшәмбе – русча среда.(юк)

6.Капма – каршы мәгънәле сүзләр – Антонимнар. (әйе)

  1. Җөмләнең баш кисәкләре – ия белән хәбәр. (әйе)
  2. сентябрь,октябрь, ноябрь – кыш айлары. (юк)
  3. Исемнең сораулары – нишли?нишләде? (юк)
  4. Татарстанның башкаласы- Казан. (әйе)

2.Э.  “Ялкын” командасына.

1.”Туган авыл” шигырен Г.Тукай язган. (әйе)

2.Кем эшләми, шул ашамый – бу мәкаль.(әйе)

3.Елның икенче ае -март. (юк)

4.Шимбә – русча суббота.(әйе)

  1. Татар телендә сигез сүз төркеме бар.(юк)
  2. Ак-кара, озын-кыска, зур-кечкенә – бу омоним сүзләр.(юк
  3. Мин,син,ул,без,сез,алар – зат алмашлыклары.(Әйе)
  4. Рәвешнең сораулары – нишли?нишләде?(юк)
  5. Күз карасы кебек саклау – бу фразеологизм. (әйе)
  6. Мин җиденче сыйныфта укыйм. (әйе)

Ә хәзер сүзне жюрига бирәбез. Рәхим итегез!                                     

Бүгенге “Тамчы – шоу “уеныбыз ахырына якынлашты. Татар телен яратыгыз, шул телдә аралашыгыз, бер-берегез белән дус яшәгез.

Җирне саклап кала алмабыз,

Дуслашмаган килеш без.

Шуңа күрә барыбыз да,

Дус булырга тиеш без.

Без яшибез бер үк җирдә,

Без-күршеләр.

Без,әйдәгез, дуслар булыйк,

Без – кешеләр.

Үскәчтен дә дошман булмыйк

Беребез дә.

“Дуслык” сүзе булсын безнең – ТЕЛЕБЕЗДӘ!

        

 


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

"Тамчы-шоу" Интеллектуаль бәйге

Г.Тукайның тормышы,иҗаты буенча...

"Тамчы-шоу"интеллектуальная игра, посвященная со дня рождения М.Джалиля.

Интеллектуальная игра, посвященная к 105-летию со дня рождения М.Джалиля....

Габдулла Тукайның тормышы һәм иҗаты буенча "Тамчы шоу"

Г.Тукай туган көннәрдә сыйныф сәгатьләрендә үткәрү өчен тәрбия чарасы....

Габдулла Тукайның тормышы һәм иҗаты буенча "Тамчы шоу"

Г.Тукай туган көннәрдә сыйныф сәгатьләрендә үткәрү өчен тәрбия чарасы....

Тамчы –шау” әниләр өчен интеллектуаль уен

“Тамчы –шау”    әниләр өчен интеллектуаль уен Максат: гаиләләрне бердәм белем, тәрбия бирү киңлегенә җәлеп итү; тату ,белемле гаиләдә генә балаларны эш сөючән итеп үстерү мө...

«Тамчы - шоу» интеллектуаль уен

«Тамчы - шоу» интеллектуаль уенының программасы...

Познавательная игра "Тамчы шоу" посвященная М. Джалилю

Познавательная игра "Тамчы шоу" посвященная М. Джалилю...