Мероприятие "Тамчы шоу".
методическая разработка по теме

Рябова Наталья Владимировна

Мероприятие "Тамчы шоу" для недель по татарскому языку.Очень интересные туры для закрепления знаний учащихся.

Скачать:


Предварительный просмотр:

Башлангыч сыйныфларда татар теле укытучысы Рябова Наталья Владимировна.

Тема: Тамчы шоу.  Сузык һәм тартык авазлар .

Максат: - сузык һәм тартык авазларның дөрес әйтелешен ныгыту, татар сүзләрен һәм              

                    алынма сүзләрне грамоталы язарга өйрәтүне дәвам итү;

-        авазларны язуда дөрес күрсәтә белү күнекмәләрен камилләштерү;

-        мөстәкыйльлек һәм үз көчеңә ышаныч тәрбияләү.

Җиһазлау: мультимедиа, магнитофон, карточкаларда биремнәр,  рәсемнәр.

Кичә  барышы.

I.        Орг. момент.

1.        Исәнмесез укучылар! Хәерле көн!

-        Укучылар, бүген безнең кичәбездә  кунаклар бар, исәнләшик әле кунаклар белән.

-        Үз- үзеңне тоту кагыйдәләрен дә искә төшереп китик:

-         Шауламаска!

-        Иптәшеңне бүлдермә, тыңлап бетер!

-        Урыннан кычкырма, кулыңны күтәреп кенә җавап бир!

-        Җавабың төгәл һәм аңлаешлы булсын!

-        Бүгенге безнең кичәбезнең темасы сузык һәм тартык авазларны ныгыту-        Балалар өчен нинди яңа канал эшли башлады? (Яшь ТНВ)

-          Сез ике төркемгә бүленеп утырдыгыз. Беренче төркем “Тартыклар”, икенче төркем “Сузыклар” булыр. Мин биргән сорауларга кул күтәреп кенә җавап бирәбез, кайсы команда беренче кул күтәрә шулардан сорыйм, дөрес җавап өчен сезгә түгәрәкләр бирә барам, кичә ахырында кайсы команданың җиңүен шушы түгәрәкләр санына карап билгелибез.

- Бәйгебезне башлап җибәрәбез, урыннан кычкырган җаваплар саналмый, кул күтәреп кенә җавап бирәбез.

1        нче тур. Сорауларга җавап бирү.

- Фонетика нәрсәне өйрәнә? (авазларны)

- Сүзләр нәрсәләрдән төзелә? (авазлардан)

-  Хәреф белән авазның аермасы нәрсәдә? ( хәрефләрне- күрәбез, язабыз, авазларны- әйтәбез һәм ишетәбез)

-  Авазлар нинди ике төргә бүленә? (тартык, сузык)

-        Татар телендә  сузыклар авазлар нинди ике төргә бүленә? (калын, нечкә)

-        Татар телендә бу ([о], [ы], [э(е)] – күрсәтелә) авазлар ничек әйтелә?(тар)

-        Рус теленнән кергән сүзләрдә бу авазларны ничек әйтәбез?(сузыбрак)

-        Каен, бала, балан, карбыз, кабак- сүзләре нечкәме, калынмы??(калын)

-        Ни өчен бу сүзләр калын әйтелешле?(сузык авазлары калын булганга)

-        Тартык авазларны нинди ике төргә бүләбез? (яңгырау, саңгырау)

-        Яңгырау тартыклар ничек ясала?(азрак тавыш һәм шаудан)

-        Саңгырау тартыклар ничек ясала?(шаудан гына тора)

-        Тартыкларның калын һәм нечкә әйтелеше нәрсәгә бәйле?(сузыкларга)

-        Ирен- ирен [w] тартыгы белән ирен- теш [в] тартыгы өчен ничә хәреф кулланыла? (бер)

-        Татар сүзләрендә бу авазларның кайсысы гына очрый? (w) Ә в авазы рус теленнән кергән сүзләрдә генә кулланыла.

-        [м], [н], [ң] авазлары нинди тартыклар дип атала? (борын)

-        1 командага сорау: тактага чыгып [а], [у] сузык авазларын язарга.

-        Син нәрсә яздың?

-        Авазлар ничек языла?

-        2 команда: и, о хәрефләрен язарга.

-        Син нәрсә яздың?

-        Хәрефләр ничек языла?

-        Әфәрин, булдырдыгыз, сорауларга  дөрес җавап бирдегез.

2        нче тур. Уртак авазларны табу.

- Бу сүзләрдә нинди уртак авазлар әйтелә? (слайдта чыга)

  а) авыл, савыт, тавыш

 б) чаңгы, миңа, зәңгәр

  в) һәйкәл, һәм, һәрбер

  г) җиде, җиңел, җим

  д) үсә, үлән, үрдәк.

3        нче тур. Сорау- табышмаклар.

                     - Сорау- табышмакларга җавап бирү:

а) дәрес башында нәрсә ишетәбез? (д)

б) әти белән әни нәрсәдән башлана? (ә)

в) малай башында ни бар? (м)

г) таң нәрсәгә бетә? (ң)

д) елан башында нәрсә бар? (е)

е) әбидә бар- миндә юк,

   бабайда бар- синдә юк. (б)

ж) Мәскәүдә ике, Казанда берәү дә юк. (ә)

з) Мәскәүдә юк, Казанда икәү. (а)

и) Җәй нәрсәдән башлана? (җ хәрефенә)

к) Җәй нәрсә белән бетә? (й)

л) Шәһәр уртасында нәрсә бар? (һ)

м) Үзе хәреф, үзе сан

  Бик аз гына санасаң. (з хәрефе)

Н) Җирнең уртасында нәрсә бар? (и)

о) Ишектән ишәк ясап буламы? (е урынына ә не куярга)

4        нче тур. Артык авазны табу.

              - Артык авазны табарга, ни өчен артык икәнен аңлатырга (слайдта)

1 команда-  [б], [в], [д], [у], [ж]        

2 нче команда- [а], [к], [о], [ә], [и]

5        нче тур.   Буталган хәрефләр: (слайд)

                - Бирелгән хәрефләрдән сүзләр төзергә кирәк.

К,у,ы,у,ч,т,ы (укытучы)

С, д, е,р,ә (дәрес)

Ф,ә,т,ә,с,е,н (тәнәфес)

Й,ы,ф,ы,н,с (сыйныф)

А,ч, ы,т,м (тамчы)

О, у,ш (шоу)

6 нчы тур.  “Уен, син кайда?” уены. (слайдта)- кәгазьдә дә була

- без аңа утырабыз: у- -н--- (урындык)

- без аның белән уйныйбыз: у-н--- (уенчык)

- ул безгә еш килә: -ун—(кунак)

- жирафның ул озын: -у-н (муен)

- анда агачлар күп: у---н (урман)

- ул безне елата:  -у—н (суган)

- аның колаклары озын: к-я- (куян)

- Әфәрин, булдырдыгыз! Укучылар, ни өчен уен “Ун, син кайда?” дип аталды?

7 нче тур. Авазларның парларын табу.

- Мин әйткән хәрефләрнең парларын әйтә барабыз, ахырда нинди сүзләр килеп чыгар икән. (слайдта чыга бара)  Иң беренче борын тартыкларының берсе м хәрефен язып куябыз.

- Борын тартыгы [м]

- [а] авазының нечкә пары?  [ә]

-[г] авазының саңгырау пары? [к]

- [д] авазының саңгырау пары?[т]

- [а] авазының нечкә пары? [ә]

- [б] авазының саңгырау пары? [п]

- [т] авазының яңгырау пары? [д]

- [а]  авазының нечкә пары? [ә]

-  калтыраулы аваз? [р]

- [ы] авазының нечкә пары? [е(э)]

- [з] авазының саңгырау пары? [с]

9нчы тур.

-  Рәсем буенча эш. Слайдта өч рәсем чыга, балалар нәрсәләр икәнен истә калдырырга тиеш, рәсемнәр югала. 1 нче командага сорау:

- Беренче рәттәге, икенче рәсемдә нәрсә сүрәтләнгән иде? (песи балалары һәм  йомгак)

- Сул яктагы беренче йомгак нинди төстә иде?

- “Йомгак” сүзе нинди кушылмадан башлана? (йо)

- О авазы сүзнең кайсы иҗекләрендә языла?

- Икенче командага сорау: -Икенче рәттә өченче рәсемдә нәрсә сүрәтләнгән иде? (төлке)

- Бу сүз кайсы кагыйдәгә туры килә? (ө хәрефе беренче иҗектә генә языла)

10 нчы тур. Тылсымлы чылбыр.

-  Мин сезгә тоташтырып язылган сүзләр чылбырын бирәм, ә сезгә шушы чылбыр эчендә нинди сүзләр яшеренгән шуларны маркер белән түгәрәк эченә алырга кирәк була һәм бу чылбырның тылсымы нидә шуны әйтергә.

    1 вариант:   авазирәкагыйдә

    2 вариант: мәктәпеналампа

- Ни өчен чылбыр тылсымлы булды?

IV.        Мөстәкыйль эш.

-        Укучылар сезнең текст язып караганыгыз бармы?

-        Язган вакытта нәрсәгә игътибар итәргә кирәк?

-        Бу язмалар газетага басылып чыкканчы аларны корректор карап чыга.

-        Укучылар, әйтегез әле, корректор кем ул?

-        Без дә бүген дәрестә корректор булып карыйк. Мин ике командага да текст бирәм. (слайдта балалар эшләгәннән соң төзәтелгән дөрес текст чыга) Ул текст хат формасында, ләкин хаталы. Сез корректор буларак, шушы хаталарны төзәтеп чыгыгыз әле.

-        Исәнме Алсу!  Һәтерлисеңме, без авылда рәһәтләнеп ял иткән идек.

Шуларны искә төшөреп утырдым да, сиңа хат язарга булдым.

 Бездә яңа хәбәрләр юк, һәммәсе дә элеккечә. Үзем хәм энем укыйбыз. Әтием белән әнием эшлиләр. Синең әһәмиятле яңалыкларың бармы? Каникулда шәхәргә киләсеңме? Килсәң, рәхәтләнеп, хоккей уйнар идек.

  Ярар, сау бул, Зөлфия. Һат яз. (эшне ике команда бер- берсенекен тикшерә)

- Укучылар, хат язу да бик җаваплы эш икән, язган  вакытта да бик игътибарлы булырга кирәк, сезнең дә иптәшләрегезгәт язган хатларыгыз шулай хаталы килеп чыкмасын.

11 нче тур. Сүз эченә яшеренгән сүзләрне табу.

- Бирелгән сүз эченә яшеренгән сүзләрне табарга кирәк. “Сыйныфташларым” (чиратлап укыйлар)

-        Укучылар безнең бәйгебез ахырына да якынлашты, барыгыз да бик яхшы катнаштыгыз, барыгызга да зур рәхмәт. Хәзер инде түгәрәкләрне саныйбыз. (җиңүче команданы тәбрикләү, бүләкләр бирү)

       Кичәдә яхшы катнашучыларга билгеләр кую.