Руфина Римовна

Руфина Римовна

сайт учителя татарского языка

Туган телен яратмаган кеше башкаларның телен яратмый

Профессия: учитель

Профессиональные интересы: татарский язык

Увлечения: петь,читать книги

Регион: Республика Татарстан

Населенный пункт: п.г.т. Уруссу, Ютазинский район

Место работы: МБОУ"Уруссинская основная общеобразовательная школа№2"

Звание, ученая степень: учитель

Туган телен яратмаган кеше башкаларның телен яратмый (мәкаль)
пословица

Туган телен яратмаган кеше башкаларның телен яратмый (мәкаль)2009 нчы һәм 2014 нче елларда КФУ да татар теле укытучыларының белемен күтәрү  курсларның җитәкчесе  “Татар теле һәм татар телен укыту метокикасы кафедрасы” доценты Н. В. Максимов булды, курс аның авторлык программасына нигезләнеп, “Технология обучения татарскому языку на основе моделей речи” дигән темага оештырылган иде.  Без – курсларда укыган татар теле укытучылары –  телгә өйрәтүне сөйләм калыпларына нигезләнеп оештыруның, чынлап та, нигезле икәнлегенә төшендек. Шуннан соң, эш барышында, Н. В. Максимовның тема буенча  “Мәгариф”, “Фәнни Татарстан” журналларында, фәнни җыентыкларда басылган хезмәтләре белән таныштым. Рус төркемнәрендә эшләгәндә, курсларда алган белемнәремә таянам һәм Н. В. Максимов тәкъдим иткән сөйләм калыпларын актив кулланам.

Мин шулай уйлыйм: “Татар теленә сөйләм калыпларына нигезләнеп өйрәтү технологиясе” бүгенге көндә рус телле аудитория өчен телгә иң җиңел һәм нәтиҗәле өйрәтү технологиясе. Ул рус балаларын татар теленә сүзтезмә, җыйнак җөмлә, җәенке җөмлә, сөйләм  калыпларына нигезләнеп өйрәтүне күз алдында тота. Сөйләм калыбы һәр очракта өч этаптан тора. Аның эчтәлеге 1 нче затның монологыннан, 1 нче һәм 2 нче затның диалогыннан, 1 нче һәм 2 нче затның 3 нче зат турындагы диалогтан тора.

Мин рус төркемнәрендә урта сыйныфларда эшлим. 

О себе

Стаж работы 23 года. Республикада рус төркемендә укучы балаларга дәүләт телен – татар телен укыту ике дистә елдан артык вакытны үз эченә ала. Шул вакыт эчендә ничә тапкыр программалар яңартылды, дәреслекләр камилләштерелде, әмма телгә өйрәтүнең һәм өйрәнүнең сыйфаты көткән дәрәҗәгә күтәрелә алмады.

 Рус төркемендә укучы бала татар телендә сөйләшергә тели. Укытучысы да, бала татарча сөйләшсен өчен, күп көч сарыф итә. Уртак эшнең нәтиҗәсе генә һаман яхшырмый. Укыту барышында, мин бер нәрсәгә тулысы белән инандым: безгә – рус төркемнәрендә эшләүче укытучыларга һәм укучыларга, ике як та нәтиҗәле эшләсен өчен, әлегә кадәр уңышлы дәреслек төзелмәгән.  Программа таләп иткәнчә, дәреслек балага грамматик материалны класслап өйрәтүгә нигезләнеп төзелгән. Дәреслектә лексик һәм грамматик материалны билгеле бер конкрет тема кысаларында туплау мөмкин түгел.

 2009 нчы һәм 2014 нче елларда КФУ да татар теле укытучыларының белемен күтәрү  курсларның җитәкчесе  “Татар теле һәм татар телен укыту методикасы кафедрасы” доценты Н. В. Максимов булды, курс аның авторлык программасына нигезләнеп, “Технология обучения татарскому языку на основе моделей речи” дигән темага оештырылган иде.  Без – курсларда укыган татар теле укытучылары –  телгә өйрәтүне сөйләм калыпларына нигезләнеп оештыруның, чынлап та, нигезле икәнлегенә төшендек. Шуннан соң, эш барышында, Н. В. Максимовның тема буенча  “Мәгариф”, “Фәнни Татарстан” журналларында, фәнни җыентыкларда басылган хезмәтләре белән таныштым. Рус төркемнәрендә эшләгәндә, курсларда алган белемнәремә таянам һәм Н. В. Максимов тәкъдим иткән сөйләм калыпларын актив кулланам.

Книги, которые сформировали мой внутренний мир

Г.Ахунов "Идел кызы", Г.Бәширов "Намус"

Мой взгляд на мир

Яңа стандарт куйган таләпләр.

Базар икътисадының бүгенге таләпләре һәм мәгълүмати җәмгыятьнең тиз темплар белән формалашуы мәгариф системасы алдына яшь буынга белем бирү максатын һәм бурычларын, форма һәм эчтәлеген тамырыннан үзгәртү мәсьәләсен куйды. Мәгариф системасындагы яңалыкларны гамәлгә ашыруда төп көч вазифасын үтәү өчен икенче буын дәүләт стандартлары төзелә.

Икенче буын стандартларының нигезен яңа төр мөнәсәбәтләр тәшкил итә: бүген укучының билгеле бер белем дәрәҗәсенә ия булуын дәүләт кенә түгел, ә бәлки укучы, аның әти-әнисе дә дәүләттән билгеле бер күләмдә сыйфатлы белем бирүен таләп итү хокукына ия.

Ә хәзер башлангыч мәктәп өчен төзелгән яңа стандартларның төп характеристикасы белән танышып узыйк. Икенче буын стандартлары шәхес үсешен тәэмин итү, укытуга үз эшеңне төптән белеп якын килү бурычын куя. Башкача әйткәндә, мәгариф системасы баланы белемле итү хакында гына түгел, аңа күнекмәләр бирү, аны эшкә өйрәтү турында да кайгырта.

Яңа стандартларның тагын бер ягын ассызыклап үтәргә кирәк: аларда укучыга һәм укытучыга гына түгел, ә бәлки барлык дәрәҗәдәге мәгариф системасына (федераль, төбәк, район мәгариф системасына, мәктәпкә) билгеле бер җитди таләпләр куела. Таләпләрнең өч төркеме билгеләнгән: 1) базис укыту планының төзелешенә һәм эчтәлегенә; 2) аны үзләштерү нәтиҗәләренә; 3) укыту программаларын гамәлгә ашыру шартларына таләпләр.

Мои достижения

почетная грамота за достигнутые успехи в обучении и воспитании подрастающего поколения и многолетний добросовестный труд

Моё портфолио

2009 нчы һәм 2014 нче елларда КФУ да татар теле укытучыларының белемен күтәрү  курсларның җитәкчесе  “Татар теле һәм татар телен укыту метокикасы кафедрасы” доценты Н. В. Максимов булды, курс аның авторлык программасына нигезләнеп, “Технология обучения татарскому языку на основе моделей речи” дигән темага оештырылган иде.  Без – курсларда укыган татар теле укытучылары –  телгә өйрәтүне сөйләм калыпларына нигезләнеп оештыруның, чынлап та, нигезле икәнлегенә төшендек. Шуннан соң, эш барышында, Н. В. Максимовның тема буенча  “Мәгариф”, “Фәнни Татарстан” журналларында, фәнни җыентыкларда басылган хезмәтләре белән таныштым. Рус төркемнәрендә эшләгәндә, курсларда алган белемнәремә таянам һәм Н. В. Максимов тәкъдим иткән сөйләм калыпларын актив кулланам.

Мин шулай уйлыйм: “Татар теленә сөйләм калыпларына нигезләнеп өйрәтү технологиясе” бүгенге көндә рус телле аудитория өчен телгә иң җиңел һәм нәтиҗәле өйрәтү технологиясе. Ул рус балаларын татар теленә сүзтезмә, җыйнак җөмлә, җәенке җөмлә, сөйләм  калыпларына нигезләнеп өйрәтүне күз алдында тота. Сөйләм калыбы һәр очракта өч этаптан тора. Аның эчтәлеге 1 нче затның монологыннан, 1 нче һәм 2 нче затның диалогыннан, 1 нче һәм 2 нче затның 3 нче зат турындагы диалогтан тора.

 

Мои публикации:

Другие языки
Классное руководство
Работа с родителями
Разное
Родной язык и литература
Сценарии праздников

Публикации моих учеников:

Литературное творчество
Другое
Добавить грамоту в портфолио