Дәүләт йомгаклау аттестациясенә әзерлек өчен
материал для подготовки к егэ (гиа, 9 класс) на тему

Дәүләт йомгаклау аттестациясенә әзерлек өчен биремнәр

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл ДЙА28.24 КБ

Предварительный просмотр:

  1 нче  бүлек

В1.   Вы услышите четыре коротких диалога, обозначенных А, Ә, Б  и В. Определите , где происходит каждый из этих диалогов. Используйте каждое место действия из списка 1-5 только один раз. В задании есть одно лишнее место действия. Вы услышите запись дважды. Занесите свои ответы в таблицу.

      Место действия:

1. Ашханәдә;   2. Киоскта;   3. Метрода;    4. Туган көндә; 5. Даруханәдә.

А.

Диалог

А

Ә

Б

В

Место действия

В2.   Вы услышите  пять высказываний. Установите соответствие между высказываниями каждого говорящего  А-Г  и утверждениями, данными в списке 1-6. Используйте  каждое утверждение  из списка 1-6 только один раз. В задании есть одно лишнее  утверждение. Вы услышите запись дважды. Занесите свои ответы в таблицу. У Вас есть 30 секунд, чтобы ознакомиться с заданиями.

       Утверждения:

1. Сөйләүче  күзләрне саклау  турында әйтә.

2.Сөйләүче  су  турында әйтә.

3.Сөйләүче  математиканы белү турында әйтә.

4.Сөйләүче  Казан турында әйтә.

5.Сөйләүче  дуслык турында әйтә.

6.Сөйләүче туган як табигате турында әйтә.

Говорящий

А

Ә

Б

В

Г

Утверждение

    Вы услышите разговор двух друзей. В заданиях А1 -А6  обведите цифру  1,2 или 3, соответствующую выбранному Вами варианту ответа. Вы услышите запись дважды. У Вас есть 60 секунд, чтобы ознакомиться с заданиями.

А1. Гүзәл  ....   бара.

1)  ашханәгә

2)  кибеткә

3)  китапханәгә

А2. Гүзәлгә  ...  кирәк.

1) хат

2) китап

3) дәфтәр

 

А3.Алмазның ...  тарих факультетында укый.

1)  әтисе

2)  әбисе

3)  абыйсы

А4. Гүзәл  ...  ярата.

1)  тарихны

2)  өйне

3)  дусны

 

А5. Алмаз ....  булырга тели.

1) сатучы

2) фотограф

3) балыкчы

А6. Гүзәл  .... актив  катнаша.

1) тапшыруда

2) викторинада

3) ярышта

2 нче бүлек

   Прочитайте текст. Определите, какие из приведённых утверждений  А7 — А14  соответствует содержанию текста ( 1- текстка туры килә), какие не соответствуют ( 2- текстка туры килми), и о чём в тексте не сказано (3- текстта әйтелми).

     Юл чатларында хәрәкәтне светофор идарә итә. Аның өч – кызыл, сары, яшел – уты бар. Яшел ут янган чакта гына, җәяүлеләргә чыгарга ярый. Кызыл ут янган чакта, бер генә автомобиль булмаса да, машинага да, җәяүлегә дә юл аша чыгарга ярамый. Чөнки көтмәгәндә бик зур тизлек белән берәр машина килеп чыгарга мөмкин. Сары ут янса, димәк, тиздән хәрәкәт бетә яки башлана. Машина йөртүчеләр, җәяүлеләр юлны тизрәк узарга тиеш.

     Кайвакыт юл чатындагы хәрәкәтне светофор түгел, юл хәрәкәте инспекторы идарә итә. Ул кул хәрәкәте белән машиналарны туктата да кешеләргә урам аша чыгарга рөхсәт итә.

     Шәһәр һәм посёлок урамнарында җәяүлеләр бары тик тротуардан гына йөриләр. Алар һәрвакыт юлның уң ягыннан баралар.

     Җәяүлеләр урам аша җир асты юлларыннан яки “зебра”дан гына чыгалар.

     Урамда һәм юлларда уеннар оештырырга, тимераяк, чана, чаңгы шуарга ярамый. Бу кагыйдәләрне бозсагыз, үзегезне зур куркыныч астына куярсыз.

А7. Җәяүлеләр бары тик рельслардан гына йөриләр.

1) текстка туры килә                      2) текстка туры килми                                 3) текстта әйтелми

А8. Юлларда велосипедчылар туктап тора.

1) текстка туры килә                      2) текстка туры килми                                 3) текстта әйтелми

А9. Җәяүлеләр җир асты юлларыннан чыгалар.

1) текстка туры килә                      2) текстка туры килми                                 3) текстта әйтелми

А10.  Җәяүлеләр юл аша тизрәк чыгарга тиеш.

1) текстка туры килә                      2) текстка туры килми                                 3) текстта әйтелми

А11. Юлларда чана, чаңгы шуарга кирәк.

1) текстка туры килә                      2) текстка туры килми                                 3) текстта әйтелми

А12.  Кайвакыт хәрәкәт белән инспектор идарә итә.

1) текстка туры килә                      2) текстка туры килми                                 3) текстта әйтелми

А13. Автобуска кергәндә сак булырга кирәк.

1) текстка туры килә                      2) текстка туры килми                                 3) текстта әйтелми

А14. Светофор юллардагы хәрәкәт белән идарә итә.

1) текстка туры килә                      2) текстка туры килми                                 3) текстта әйтелми

В3.   Прочитайте тексты и установите соответствие между заголовками 1-8 и текстами А- Е . Запишите свои ответы в таблицу. Используйте  каждую букву только один раз. В задании есть один лишний заголовок.

1. Инсаф шатланмады.                                      5. Нинди яңалыклар бар?

2. Хәерле иртә!                                                    6.Төймәгә басаргамы?

3. Чит малай.                                                       7.Белдерүләр тактасы.

4.Тик ул көнгә ерак.                                           8. Табылдык.

А        Инсафның иң зур хыялы – кесә телефоны! Дусларының барысының да диярлек кесә телефоны бар. Әнисе аңа да, туган көнеңә алам, диде, тик ул көнгә әле ярты ел вакыт бар.

Ә       Беркөнне Инсаф мәктәпнең спорт залында кесә телефоны тапты.  Алыргамы, юкмы? Кесә телефоны: “ Ал, ал, мин нинди матур”,-дип кызыктырып тора. Инсаф тирә-ягына карады да, кеше күрмәгәч, тиз генә телефонны кесәсенә тыгып куйды.

 Б       Соңгы дәрескә кереп тормады, өенә йөгерде. Каушаудан фатир ишеген ача алмый торды. Ашы да аш булмады, гел шушы телефонга карап торды. Кинәт табылдык телефон шылтырады. Малай телефонны алды да колагына китерде, яшел төймәсенә басаргамы, юкмы, дип, озак уйлап торды. Телефон шылтырады-шылтырады да тынды.
В        Телефонны тотып, көзге каршысында катып калган икән бит Инсаф. Көзгедән аңа ап-ак йөзле ят малай карап тора иде. Үзен үзе танымады ул. Чит кеше әйберен үзенеке итәргә уйлаган көзгедәге малайны яратмады. Кесә телефонын мендәр астына тыгып куйды. Тагын кемдер шылтыратты. Бу юлы Инсаф телефонны шкаф эченә үк бикләп куйды.

Г       Менә малай, курка-курка, телефонны тагын кулына алды. Ул ут кебек учын көйдерде. Ә телефон, чынлап та, матур шул. Тик, ни өчендер, Инсаф аңа шатланмады.Аннан соң ул бер карарга килде: иртәгә иртүк телефонны укытучылар бүлмәсенә кертеп бирәчәк.

 Д       Әниләр күңеле сизгер шул. Әнә ул:

- Улым, ни булды, әллә авырыйсыңмы? -дип күзләренә карап тора. Әнисенең күзләренә туры карарга  оялды малай.

   Икенче көнне әнисе:

- Балакаем, хәерле иртә!- дип , иркәләп уятты. Инсаф шундый олы җанлы әнисенең дә, үзенең дә йөзен пычраткандай хис итте.

  Е       Йөгерә-йөгерә, иң беренче булып мәктәпкә килде.Укытучысына һәммәсен дә аңлатып, кесә телефонын сузды. Озын тәнәфестә белдерүләр тактасында Инсафның табылдыкны тапшыруы турында игълан  һәм рәхмәт язуы яныннан ул башын югары тотып узды.

Текстлар

А

Ә

Б

В

Г

Д

Е

Исемнәр

3 нче бүлек

Прочитайте текст. Преобразуйте слова, написанные заглавными буквами в конце строк, обозначенных номерами В4- В11 так, чтобы они грамматически соответствовали содержанию текста. Заполните пропуски полученными словами. Каждый пропуск соответствует отдельному заданию.

В4

Без Казан шәһәре буйлап экскурсиябезне  ________________.

БАШЛАРГА

В5

Ул өч  ________________ планлаштырылган.

КӨН

В6

________________көнне сәяхәтебез  Казан  Кремленнән башланачак.

БЕР

В7

Без  анда Сөембикә манарасын , Кол Шәриф ____________________ күрә алырбыз.

МӘЧЕТ

В8

Әҗем мәчетенә  _______________ чыгарбыз.

КЕРЕРГӘ

В9

Өченче көнне _____________________Кабан күле буендагы паркта үтәчәк.

ЭКСКУРСИЯ

В10

Башкаланың истәлекле башка урыннарын күрәсегез килсә яисә кибетләргә, базарларга барасыгыз килсә, алдан ____________________әйтергә онытмагыз.

МИН

В11

Меңъеллык  ___________________рәхим итегез!

КАЗАН

Прочитайте текст. Преобразуйте слова, написанные заглавными буквами в конце строк, обозначенных номерами В12 - В118 так, чтобы они грамматически и лексически соответствовали содержанию текста. Заполните пропуски полученными словами. Каждый пропуск соответствует отдельному заданию.

В12

 Безнең ________каникул башланды.

яз

 

В13

Мин  каникулларны _______ белән көтеп алдым..

түземсез

В14

Минем ялны ________ итеп үткәрәсем килә.

файда

В15

Язгы каникулга планнарым  бик ______.

төр

В16

Көннәр дә бик яхшы тора: бөтен җирдә ____________.

матур

 

В17

Көннәр озынайды, ә төннәр  _______

кыска

В18

Шундый  матур, _______ көндә өйдә утырасы килми.

кояш

4 нче бүлек

С1. Сез татар дустыгыздан хат алдыгыз. Хаттагы сорауларга җавап биреп, аңа хат языгыз. Язма эшегез 70-80 сүздән торырга тиеш.

...Быел мин туган көнемне дачада билгеләп үттем. Бәйрәмгә сыйныфташларымны чакырдым. Туган көндә бик күңелле булды: биедек, җырладык, уеннар уйнадык.

Син туган көнеңне ничек билгеләп үттең? Бүләкләр бирделәрме?  Туган көнеңә кемнәрне чакырдың?

С2. Сөйләм ситуациясенә туры килгән репликаларны языгыз.

1. Спросите у Айрата, какой характер у его друга.

2. Узнайте у подруги (друга) , давно ли она ездила в деревню.

3. Поинтересуйтесь у друга ( подруги) , каких птиц он знает.

4. Сообщите маме, что завтра в школе будет концерт.

5. Сообщите, что вы любите смотреть спортивные передачи.

Тыңлап аңлау биремнәре өчен текстлар

Задание В1                                                                            

           Диалог А                                                                                             Диалог Ә                                                 

А: Исәнмесез!                                                                  А: Гафу итегез, Сездә карвалол бармы?                                                              

Ә: Хәерле иртә!                                                               Ә: Бар.                                                              

А: Сездә “Ялкын” журналы бармы?                              А:  Миңа карвалол бирегез әле.                            

Ә: Бар.                                                                               Ә: Сезгә ничә тартма кирәк?

А: Миңа февраль санын бирегез әле.                             А: Бер тартма гына. Ничә сум кирәк?

Ә: Рәхим итегез!                                                               Ә: Кырык биш сум

А: Рәхмәт.    

\

               Диалог Б                                                                                        Диалог В

А: Исәнмесез! Миңа бер салат, бер стакан              А: Сәлам, дустым!

 чәй бирегез әле.                                                         Ә: Сәлам! Әйдә кер, рәхим ит.

Ә: Нинди салат бирим?                                             А: Ә бу бүләк сиңа. Туган көнең белән котлыйм!

А: “Җәйге” салат бармы?                                        Ә: Бик зур рәхмәт!

Ә: Бар.Рәхим итегез.                                               А: Син туган көнеңә тагын кемнәрне чакырдың?

А: Әгәр булса, яшел чәй бирегез әле.                    Ә: Сыйныфташларның барысын да чакырдым.

Ә: Кызганычка каршы, яшел чәй юк.                    А: О-о, алайса күңелле булачак икән!

А: Алайса, кара чәй бирегез.                                  Ә: Мин моңа бик ышанам.

Ә: Алыгыз. Тәмле булсын!                                    

А: Рәхмәт

Задание В2

Сөйләүче А

  Кайбер укучылар “Миңа математика кирәк түгел, мин артист яки рәссам булачакмын”,-диләр.Алар хаклы түгел , әлбәттә. Яшьтән математика белән шөгыльләнгән кеше акылын үстерә, ихтыяр көчен тәрбияли.Менә ни өчен математика укытучыга да, артистка да, табибка да, спортчыга да кирәк.

Сөйләүче Ә

  Казан элек-электән зур фәнни үзәк булган.Бүгенге көндә Казанда егермегә якын югары уку йорты эшли. Аларда җитмеш меңгә якын студент белем ала. Казанның югары уку йортларында халык хуҗалыгының барлык тармаклары өчен белгечләр әзерләнә.

Сөйләүче Б

 Су-организм өчен иң кирәкле матдәләрнең берсе.Эчә торган су яхшы сыйфатлы булырга тиеш. Иң яхшы һәм тәмле су- чишмә суы. Аны кайнатмыйча да эчәргә мөмкин. Шәһәрләрдә йортларга су торбалар буйлап килә. Аның сыйфаты даими рәвештә тикшерелеп тора. Шулай да краннан аккан суны кайнатырга кирәк. Яңгыр һәм кар суларын эчәргә ярамый.

Сөйләүче В

 Күзләр- безгә табигать бүләк иткән могҗизалы байлык. Яхшы күрсәк, без алар турында борчылмыйбыз. Начар күрсәк, бу турыда уйламаска тырышабыз. Күзлек кияргә теләмибез. Күзләрегез начар күрсә, табибка барыгыз. Ул файдалы киңәшләр бирер. Аларны үтәргә кирәк.  Иң мөһиме –  күзләрнең кадерен сәламәт чакта белегез.

Сөйләүче Г

  Безнең якның табигате матур, бай, серле. Татарстан Идел һәм Кама елгалары кушылган урында урнашкан. Безнең җиребез аша Нократ, Агыйдел, Мишә, Зөя елгалары ага. Кечкенә елгалар, инешләр, күлләр дә күп анда. Татарстан саф һавалы, аллы-гөлле чәчәкләр үскән болын-кырларга бай.  Дөньяда матур җирләр күп, ләкин туган яктан да кадерлерәк җир юктыр. Бу гүзәллекне сакла һәм исеңдә тот: табигатьне саклау- Ватанны саклау дигән сүз.

Задания А1- А6

Алмаз: Гүзәл, сәлам!

Гүзәл: Сәлам, Алмаз.

Алмаз: Нишләп кәефең юк?

Гүзәл: Китапханәгә барган идем. Китапханә эшләми икән.

Алмаз: Ә ни өчен? Бүген бит эш көне.

Гүзәл: Китапханәче авырый. Хәзер менә нишләргә дә белмим. Казан тарихы турында китап кирәк иде.

Алмаз: Реферат язарга кирәкме әллә? Әйдә, мин сиңа булышам.

Гүзәл: Юк, реферат язарга түгел. Тарих дәресендә өй эше итеп бирделәр.

Алмаз: Ә ни өчен интернетта эзләмисең? Анда бит материал тулып ята.

Гүзәл: Беренчедән, интернетта материаллар русча; икенчедән, мин китапларны күбрәк яратам. Аннан  соң, интернеттан әзер материал аласым килми. Үзең укып, эзләп тапкач кызыграк.

Алмаз: Беләсеңме, Гүзәл, минем абыем тарих факультетында укый бит.Өйдә аның китаплары бик күп. Әйдә, безгә. Без бергә кирәкле китапны табарбыз.

Гүзәл: Ай, бик яхшы булыр иде, Алмаз. Мин, гомумән, тарихны бик яратам. Киләчәктә тарихчы булырга хыялланам.  Шуңа күрә мәктәптә яхшы укырга тырышам. Телевизордан  тарих турында төрле тапшырулар карыйм. Викториналарда актив катнашам. Әти-әниемә дә бу хыялым  бик ошый. Ә син кем булырга телисең? Синең хыялың бармы?

Алмаз: Мин фотограф булырга телим. Иң яхшы фотоларымны төрле журналларга җибәрәм. Фотога төшерү кагыйдәләре турында укыйм. Фотошоп ясау техникасын өйрәнәм. Киләчәктә яхшы фотограф булырмын дип уйлыйм. Телисеңме, өй эшләрен әзерләгәч, сине дә фотога төшерәм?

Гүзәл: Бик яхшы булыр иде. Сине очратуым бик  яхшы булды әле.

Алмаз: Әйдә, киттек.

ҖАВАПЛАР   (ОТВЕТЫ)

вариант

В1

2 5 1 4

В2

3 4 2 1 6

А1

3

А2

2

А3

3

А4

1

А5

2

А6

2

А7

2

А8

3

А9

1

А10

1

А11

2

А12

1

А13

3

А14

1

В3

4 8 6 3 1 2 7

В4

башлыйбыз

В5

көнгә

В6

беренче

В7

мәчетен

В8

кереп

В9

экскурсиябез

В10

миңа

В11

Казанга

В12

язгы

В13

түземсезлек

В14

файдалы

В15

төрле

В16

матурлык

В17

кыскарды

В18

кояшлы


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Татар теленнән яңа формада дәүләт йомгаклау аттестациясенә әзерләнү

     Мәктәптә татар телен һәм әдәбиятны нәтиҗәле укыту – бүгенге көндә иң мөһим мәсьәләләрнең берсе. Моның сәбәпләре барыбызга да мәгълүм: бу фәннәрне тирәнтен өйрәнү – милләт бу...

“Татар теленнән практикум. Дәүләт йомгаклау аттестациясенә әзерлек” түгәрәгенең эш планы

Әлеге түгәрәк 8 нче сыйныфтан ук укучыларны ДЙА әзерләү максатыннан оештырылды....

ТУГЫЗЫНЧЫ СЫЙНЫФ ӨЧЕН ТАТАР ТЕЛЕННӘН ЙОМГАКЛАУ АТТЕСТАЦИЯСЕНӘ ӘЗЕРЛӘНҮ МАТЕРИАЛЫ

МАТЕРИАЛ ДЛЯ ПОДГОТОВКИ К ИТОГОВОЙ АТТЕСТАЦИИ ПО ТАТАРСКОМУ ЯЗЫКУ ДЛЯ УЧАЩИХСЯ   9 КЛАССАХ...

Укучыларны Дәүләт (йомгаклау) аттестациясенә әзерләүнең алшартлары.

БҮЛЕК. УКУЧЫЛАРНЫ ДӘҮЛӘТ (ЙОМГАКЛАУ) АТТЕСТАЦИЯСЕНӘ ӘЗЕРЛӘҮНЕҢ АЛШАРТЛАРЫ1.1.     Татар телен чит тел буларак өйрәтүнең торышы  ..........................61.2....

Дәүләт йомгаклау аттестациясенә әзерлек вакытында ата-аналарның балаларга психологик ярдәме

Дәүләт йомгаклау аттестациясенә әзерлек вакытында ата-аналарның балаларга нинди психологик ярдәм күрсәтә алулары турында аңлату өчен ...

Дәүләт Йомгаклау Аттестациясенә биремнәр

9нчы сыйныф рус төркеменә Дәүләт Йомгаклау Аттестациясенә биремнәр...

Лексика курсы буенча өлкән сыйныфларда дәүләт йомгаклау аттестациясенә әзерлек эшләре

Мастер – классның максаты: 1. Татар теле дәресләрендә дәүләт йомгаклау аттестациясенә әзерлек эшләре; авыр темаларны өйрәнүне җиңеләйтү;2. Хәтерне, игътибарны, логик фикерләү сәләтләрен үстерү...