Лексика курсы буенча өлкән сыйныфларда дәүләт йомгаклау аттестациясенә әзерлек эшләре
методическая разработка (9 класс) на тему

Мастер – классның максаты: 1. Татар теле дәресләрендә дәүләт йомгаклау аттестациясенә әзерлек эшләре; авыр темаларны өйрәнүне җиңеләйтү;

2. Хәтерне, игътибарны, логик фикерләү сәләтләрен үстерү

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл master_klass.docx87.24 КБ
Файл prezentatsiya_master_klass.pptx1.33 МБ

Предварительный просмотр:

Татарстан Республикасы Нурлат  муниципаль районы муниципаль белем бирү учреждениесе “Бикүле төп гомуми белем бирү мәктәбе”

                                                                                             

Лексика курсы буенча

өлкән  сыйныфларда

дәүләт йомгаклау аттестациясенә әзерлек эшләре

 

Татар теле һәм әдәбияты укытучысы

Галиева Зөлфирә Габбас кызы

 2013 ел

                                                                                                                                                

                             

                                        Мастер – класс

Тема: «Лексика буенча  өлкән сыйныфларда дәүләт йомгаклау аттестациясенә әзерлек эшләре

Мастер – классның максаты: 1. Татар теле дәресләрендә дәүләт йомгаклау аттестациясенә әзерлек эшләре; авыр темаларны өйрәнүне җиңеләйтү;

2. Хәтерне, игътибарны, логик фикерләү сәләтләрен үстерү;

3.Кызыклы биремнәр аша туган илгә  мәхәббәт тәрбияләү.

Кереш.

- Исәнмесез хөрмәтле кунаклар, укытучылар һәм  укучылар! Таныш булыйк мин Бикүле гомуми белем мәктәбе  татар теле һәм әдәбияты укытучысы Галиева Зөлфирә Габбас кызы. Бүгенге мастер-классның темасы:

 «Лексика  курсы буенча өлкән сыйныфларда дәүләт йомгаклау аттестациясенә әзерлек эшләре».

Дәрес фрагменты.

- Исәнмесез, укучылар!

Гадәти булмаган дәресебезне башлыйбыз. Без бу дәрестә татар теленең “Лексика”  бүлегенә тукталырбыз.Тема гади һәм җиңел булса да,синоним,антоним,омонимнар буенча сораулар А-5,В-3 биремнәрендә чагылыш таба.

Дәреснең темасы: «Синонимнар. Омонимнар. Антонимнар».

2 слайд“Туган телеңнең серләрен өйрәнү – бөек эш ул”, - дигән Каюм Насыйри.

Сүзләрнең синонимнарын яхшы белгән кеше үз уен ачык, төгәл әйтә, сөйләме образлы, кабатлаулары аз, җөмләсе кыска, җыйнак була.

1нче эш.“Бер сүз белән әйт” уены уйнала. (телдән)

Алтын куллы –   оста

Ут йоту –            кайгыру

Эттән алып эткә салу –     ачулану

Уртак тел табу – килешү

Баш вату – уйлану

Балавыз сыгу – елау

Тир түгү – эшләү

2нче эш.Парлап эш”Кем тизрәк” уенын  уйнау. Дәфтәрләргә  тактада бирелгән сүзләрнең синонимнарын язарга.

  I  нче укучыга бирем  :   Алдау- ...(алдашу, ялганлау,  күз буяу,кәкре каенга терәтү, тишек көймәгә утырту).

  II укучыга бирем  :  Танылган-...( атказанган , данлыклы, мәшһүр,билгеле, күренекле.шөһрәтле, шанлы , шөһрәтле).

3нче эш. Ә  хәзер төркемләп эшлибез.

кроссворд

Эссе-җылы

Ансат-җиңел

 Мәшһүр-атаклы

 Гамьcез-ваемсыз  

   Шелтәләү-

Бөртекләү-

Матурлау- бизәкләү        

   Ирексез-мәҗбүри    

    Сыйрак-чәлтер

Ишәя-арта

3 слайд. Антонимнар да сүзлек хәзинәсен баета, сөйләмнең сәнгатьлелеген көчәйтә. Сөйләмдә аларны капма-каршы куеп, чагыштырып карау өчен кулланалар.

Уен ”Мәкаль төгәл булсын”

Өең кысан булса да  .................(күңелең иркен булсын)

Сөйдергән дә тел.......................(биздергән дә тел)

Туры әйткән котылган..............(ялганлаган тотылган)

Ялгыз ял күрмәс.......................( күмәк ару белмәс)

Яхшы тел-яз кебек.....................(яман тел- көз кебек)

Картлар сүзен капчыкка сал.............(яшьләр сүзен яньчеккә сал)

Үлгәннәрнең каберен бел..................(исәннәрнең кадерен бел)

Олыласаң олыны.............................(олыларлар үзеңне)

Әйбернең  яңасы яхшы.....................(дусның искесе  яхшы)

Читтә солтан булганчы....................(илдә олтан бул)

2.Парлап эшләү

Конверт - карточкалар өләшенә. Партадагы ике укучы бер - берсенең карточкаларына туры килуче антоним һәм синонимнарны уйлап язалар.

 әхирәт                                         -Дус –                            дошман                

 чиста                                              пөхтә                          пычрак

 Бара-                                             атлый                                        кайта                

      Матур-                                             чибәр                          ямьсез

биек                                                        Югары                         түбән

                                                            ак                                 кара                                                    

 кечкенә                                           нәни                                         зур

 шатлык                                       сөенеч                                 кайгы

Сүзләрнең кайсы сүз төркеменә керүен билгелибез. Нәтиҗә : антоним һәм синонимнар грамматик яктан караганда бер сүз төркеменә керәләр.

3.Төркемнәрдә эш

Түбәндәге оксюмороннар кулланырлык ситуацияләр уйлап сөйләргә

(бай хәерче,акыллы җүләр,надан галим,сакаллы сабый)

4слайд    1 бирем

Мин сезгә табышмаклар әйтәм, сез миңа аның җавапларын. Тик игътибарлы булыгыз.  Табышмакларның барлык җаваплары омоним сүзләр.

                      Минем белән ул адаш

                      Мин- яз ае, ә ул аш.     ( май )

Ат муенында була, эшләп арыгач була, каникулга, отпускыга чыккач була. (ял)

Шул сүз белән кеше битен һәм бер санны атыйлар, суда хәрәкәт итәргә дә шул сүзне әйтеп кушалар. (йөз)

Бәйрәм мәҗлесен дә, татлы азыкны да шул сүз белән атыйлар. (бал)

-Бик яхшы, укучылар.

2 бирем Омонимнарның төрләрен искә төшерәбез

-        Татар телендә омонимнарның 4 төрен күрсәтеп була.

1.        Саф омонимнар: снаряд-туп, туп-мяч, бәпкә-гусенок, бәпкә-росток.

2.        Омоформалар: (төрле сүз төркеменең аерым формалары)

яз (исем) – яз (фигыль)

ал (сыйфат) – ал (боерык фигыль)

3.        Омографлар: (бертөрле языла, төрлечә ишетелә)

басма – басма

бүлмә – бүлмә

алма – алма

4.         Омофоннар: (әйтелеше бер, язылышы төрле)

Гөлүсә (кеше исеме) – гөл үсә (сүзтезмә)

Балавыз (исем) – бал авыз (сүзтезмә)

Парад (исем) – пар ат (сүзтезмә)

III Ныгыту этабы.   Тестлар

                                Тест биремнәре

А-1.  Синонимнар рәтен билгеләгез

1.суык,салкын

2.суык,җылы

3.суык,дымлы

4.суык,кыш

А-2.Бирелгән җөмләдә калын хәрефләр белән күрсәтелгән сүзнең синонимын билгеләгез.

       Күләгелерәк урынны сайлап,җиргә ашъяулык җәеп,табын әзерләделәр

1.кордылар

2.яптылар

3.җыйдылар

4.куйдылар

А-3 Җөмләдә калын хәрефләр белән бирелгән сүзнең антонимын билгеләгез.

      Башында яхшы эшләпә,бер-кулында-шырпы,икенче кулында-күкрәгенә кысылган хәлдә картина,искиткеч картина

1.ямьсез

 2.коточкыч

3.гүзәл

4.матур

А-4.җөмләдә калын хәрефләр белән күрсәтелгән сүзнең синонимын табыгыз.

      Урам як коймага терәлеп дигәндәй үсен утырган мәһабәт имәндә аларны син ясаган оя көтә.

 1.зур

2.күркәм

3.өлкән

4.эре

А-5  Надан сүзенең антонимын билгеләгез

1.белемле

2.уңган

3.акылсыз

Белемсез

А-6 Синонимнар рәтен билгеләгез

1. Зиннәтле,кыйммәтле

2.зиннәтле,әһәмиятле

3.Зиннәтле,матур

4. зиннәтле,очсыз

А-7Җөмләдә калын хәрефләр белән бирелгән сүзнең синонимын күрсәтегез.

 Нефть кудыра торган насослар тирәсеннән дә әллә ничә кат урадылар.

1.тапкыр

2.юл

3.Әйләнә

4.этаж

аВ-1.Бирелгән җөмләдәге кайсы сүзне зәмһәрир синонимы белән алыштырып була?

Һәм шуны чатнама суыкта берәү рәхимсез рәвештә бозлы киндер белән усын.

________________________________

В-2 Сөйләмнең сәнгатьлелегенә ирешү өчен,түбәндәге җөмләдәге тыңлый синонимын кайсы тотырыклы сүзтезмә белән алыштырганнар?

Сөйләшеп утыруларына колак сала торгач,сүзләреннән әзме күпме шушы аңлашылды.

В-3 Сөйләмнең сәнгатьлелегенә ирешү өчентүбәндәге абзацта дошманнар сүзенә синоним була алырлык нинди берәмлек кулланылган?

        Юлбасарлар кулына эләккән шәһәрдә кеше бик аз калды.Халык кичә үк,дошман ыргыткан бомболардан өйләргә ут капкач ук,ашыгыч рәвештә шәһәрдән чыгып китте

______________________

В-4.Түбәндәге җөмләдә кайсы сүзне укытучы синонимы белән алыштырып була?

Беренче тапкыр мәктәпкә килгәч, мөгаллим безне салам җәйгән идәнгә утыртты,һәркайсыбызга берәр дәфтәр,каләм 1әм кара такта бирде.

___________________________

В-5Түбәндәге җөмләдәге кайсы сүзне олылаганнар синонимы белән алыштырып була?

Авызына күсе капкан мәчене күргән шәһәр кешеләре аны баш киемнәрен салып зурлаганнар.

____________________________

- Шуның белән безнең кечкенә генә дәресебез тәмам. Укучылар, сезгә зур рәхмәт. (укучылар чыгып китә)

Мастер-классның темасын ачу:

- Бүгенге көндә кайсы укытучы үз алдына «Ничек отышлы  итеп, дәүләт йомгаклау аттестациясенә әзерләргә?» дигән сорауларны куймый икән. Татар теле дәресенең төп максаты – укучыны яхшы итеп, . дәүләт йомгаклау аттестациясенә әзерләү Укытучының бурычы – баларга телне практик  һәм теоритик яктан өйрәнү өчен, һәр укучыга үз активлыгын һәм иҗадилыгын күрсәтү өчен шартлар тудыру.

Яңа педагогик технологияләр (проект методы, яңа информацион технологияләр, Интернет-ресурслар)куллану белем бирү дә шәхси якын килүгә ярдәм итә. Һәр предмет буенча да белем бирү рамкаларын киңәйтә, татар теле дә читтә калмый.

Укучыны имтиханга әзерләү системалы һәм этаплап барырга тиеш. Бу эш кечкенә сыйныфлардан ук башланырга тиеш.

1этап-башлангыч  сыйныфлар;

2 этап- урта сыйныфлар;

3 этап-югары сыйныфлар.

5,6 нчы сыйныфларда әзерлек уен формасында барса, югарырак сыйныфларда биремнәр катлаулана бара. Алар сорауга җавапны сайлап алырга өйрәнә. Соңрак тест ярдәмендә программа таләп иткән минимумны үзләштерү дәрәҗәсе тикшерелә. Тестлар өч өлештән –А,В,С  өлешләреннән тора, һәм җаваплар 2 дән 0 баллга кадәр бәяләнә.

Тест эшләгән вакытта беренче принцип - укучы белмәгән яки кыенсынган биремне калдырып торырга,соңрак кире әйләнеп кайтырга өйрәнергә тиеш. Икенче принцип-игътибарлылыкны арттыру.

Укытучы тест эшләтеп  кенә калмыйча, татар теле кагыйдәләрен ничек үзләштерүләренә дә зур игътибар бирергә тиеш.

Хәзер мин сезгә, беренче өлешне эшләргә тәкъдим итәм.Ул 11 биремне эченә ала.,сез туры килгән җавапны сайлап алырга тиеш буласыз. (Сезнең алдыгызда бланклар ята,җавапларны шунда яза барырсыз.)

.

Йомгаклау.

Дәрестә проектор куллану санитар – гигиена нормалары буенча 20 минуттан да артмаска тиеш. Безнең материаллар сезгә файдалы булыр дип уйлыйм.


Предварительный просмотр:


Подписи к слайдам:

Слайд 1

Нурлат муниципаль районы Бик үле төп гомуми белем мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Галиева Зөлфирә Габбас кызы

Слайд 2

Лексика буенча өлкән сыйныфларда дәүләт йомгаклау аттестациясенә әзерлек эшләре

Слайд 3

Мастер – классның максаты 1 . Татар теле дәресләрендә дәүләт йомгаклау аттестациясенә әзерлек эшләре; авыр темаларны өйрәнүне җиңеләйтү; 2. Хәтерне, игътибарны, логик фикерләү сәләтләрен үстерү; 3.Кызыклы биремнәр аша туган илгә мәхәббәт тәрбияләү.

Слайд 4

А5 биреме Синонимнар р ә тен билгел ә гез Укучы нәрсә белергә тиеш? Синонимнар - мәгънәләре ягыннан тәңгәл килгән яки якын торган сүзләр. Синонимик оя – бер үк яки якын мәгънәле сүзләр төркеме. Доминанта сүз - синонимик оядагы сүзләрне берләштерүче, гомуми төшенчә белдерә һәм телдә продуктив кулланыла торган, стилистик бизәкләрдән азат сүз.

Слайд 5

А-5 Бирелгән сүзнең антонимын билгеләргә Укучы нәрсә белергә тиеш? Антонимнар- капма -каршы мә гъ нәле сүзләр . Оксюмороннар -үзара бәйләнешкә керә алмастай антонимнар,сөйләмне җанландыра торган махсус сурәтләү чаралары(бай хәерче,акыллы җүләр,надан галим,сакаллы сабый)

Слайд 6

Бер итеп күрсә дә күзләр,бу-төрле сүзләр Саф омонимнар (төрле грамматик формаларны алганда да аваздаш булып калалар) Омоформалар билгеле бер грамматик формада гына омонимлаша ) Омографлар (язылышлары бертөрле булса да,әйтелешләрендә аерма бар) Омофоннар (язылышлары төрле,ә әйтелешләре бертөрле) Туп(уенчык) Туп(ату коралы) Яз(исем) Яз(боерык фигыл ь ) Бүлмә(исем) Бүлмә(б.фигыл ь ) Казан-казан

Слайд 7

Кроссворд чишәбез

Слайд 8

Тест биремн әре А-1. Синонимнар рәтен билгеләгез 1. суык,салкын 2.суык,җылы 3.суык,дымлы 4.суык,кыш А-2.Бирелгән җөмләдә калын хәрефләр белән күрсәтелгән сүзнең синонимын билгеләгез. Күләгелерәк урынны сайлап,җиргә ашъяулык җәеп,табын әзерләделәр 1.кордылар 2.яптылар 3.җыйдылар 4.куйдылар А-3 Җөмләдә калын хәрефләр белән бирелгән сүзнең антонимын билгеләгез. Башында яхшы эшләпә,бер-кулында-шырпы,икенче кулында-күкрәгенә кысылган хәлдә картина, искиткеч картина 1.ямьсез 2.коточкыч 3.гүзәл 4.матур А-4.җөмләдә калын хәрефләр белән күрсәтелгән сүзнең синонимын табыгыз. Урам як коймага терәлеп дигәндәй үсен утырган мәһабәт имәндә аларны син ясаган оя көтә. 1.зур 2.күркәм 3.өлкән 4.эре А-5 Надан сүзенең антонимын билгеләгез 1.белемле 2.уңган 3.акылсыз Белемсез А-6 Синонимнар рәтен билгеләгез 1. Зиннәтле,кыйммәтле 2.зиннәтле,әһәмиятле 3.Зиннәтле,матур 4. зиннәтле,очсыз А-7Җөмләдә калын хәрефләр белән бирелгән сүзнең синонимын күрсәтегез. Нефть кудыра торган насослар тирәсеннән дә әллә ничә кат урадылар. 1.тапкыр 2.юл 3.Әйләнә 4.этаж

Слайд 9

В-1.Бирелгән җөмләдәге кайсы сүзне зәмһәрир синонимы белән алыштырып була? Һәм шуны чатнама суыкта берәү рәхимсез рәвештә бозлы киндер белән усын. ________________________________ В-2 Сөйләмнең сәнгатьлелегенә ирешү өчен,түбәндәге җөмләдәге тыңлый синонимын кайсы тотырыклы сүзтезмә белән алыштырганнар? Сөйләшеп утыруларына колак сала торгач,сүзләреннән әзме күпме шушы аңлашылды. В-3 Сөйләмнең сәнгатьлелегенә ирешү өчентүбәндәге абзацта дошманнар сүзенә синоним була алырлык нинди берәмлек кулланылган? Юлбасарлар кулына эләккән шәһәрдә кеше бик аз калды.Халык кичә үк,дошман ыргыткан бомболардан өйләргә ут капкач ук,ашыгыч рәвештә шәһәрдән чыгып китте ______________________ В-4. Түбәндәге җөмләдә кайсы сүзне укытучы синонимы белән алыштырып була? Беренче тапкыр мәктәпкә килгәч, мөгаллим безне салам җәйгән идәнгә утыртты,һәркайсыбызга берәр дәфтәр,каләм 1әм кара такта бирде. ___________________________ В- 5Түбәндәге җөмләдәге кайсы сүзне олылаганнар синонимы белән алыштырып була? Авызына күсе капкан мәчене күргән шәһәр кешеләре аны баш киемнәрен салып зурлаганнар. ____________________________

Слайд 10

Тест буенча җаваплар . А1-А7 буенча җаваплар барысы да 1 В-1 ЧАТНАМА СУЫК В-2 КОЛАК САЛА В-3 ЮЛБАСАРЛАР В-4 МӨГАЛЛИМ В-5 ЗУРЛАГАННАР


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Татар теленнән яңа формада дәүләт йомгаклау аттестациясенә әзерләнү

     Мәктәптә татар телен һәм әдәбиятны нәтиҗәле укыту – бүгенге көндә иң мөһим мәсьәләләрнең берсе. Моның сәбәпләре барыбызга да мәгълүм: бу фәннәрне тирәнтен өйрәнү – милләт бу...

“Татар теленнән практикум. Дәүләт йомгаклау аттестациясенә әзерлек” түгәрәгенең эш планы

Әлеге түгәрәк 8 нче сыйныфтан ук укучыларны ДЙА әзерләү максатыннан оештырылды....

ТУГЫЗЫНЧЫ СЫЙНЫФ ӨЧЕН ТАТАР ТЕЛЕННӘН ЙОМГАКЛАУ АТТЕСТАЦИЯСЕНӘ ӘЗЕРЛӘНҮ МАТЕРИАЛЫ

МАТЕРИАЛ ДЛЯ ПОДГОТОВКИ К ИТОГОВОЙ АТТЕСТАЦИИ ПО ТАТАРСКОМУ ЯЗЫКУ ДЛЯ УЧАЩИХСЯ   9 КЛАССАХ...

Укучыларны Дәүләт (йомгаклау) аттестациясенә әзерләүнең алшартлары.

БҮЛЕК. УКУЧЫЛАРНЫ ДӘҮЛӘТ (ЙОМГАКЛАУ) АТТЕСТАЦИЯСЕНӘ ӘЗЕРЛӘҮНЕҢ АЛШАРТЛАРЫ1.1.     Татар телен чит тел буларак өйрәтүнең торышы  ..........................61.2....

Дәүләт йомгаклау аттестациясенә әзерлек вакытында ата-аналарның балаларга психологик ярдәме

Дәүләт йомгаклау аттестациясенә әзерлек вакытында ата-аналарның балаларга нинди психологик ярдәм күрсәтә алулары турында аңлату өчен ...

Дәүләт Йомгаклау Аттестациясенә биремнәр

9нчы сыйныф рус төркеменә Дәүләт Йомгаклау Аттестациясенә биремнәр...

Дәүләт йомгаклау аттестациясенә әзерлек өчен

Дәүләт йомгаклау аттестациясенә әзерлек өчен биремнәр...