Татар теле -шагыйрьләр теле
учебно-методический материал на тему

 Татар телешагыйрьләр теле

(Туган тел айлыгында уздырылган кичә)

Максат. Туган телгә мәхәббәт, халкыңа хөрмәт тәрбияләү; татар шагыйрьләренең телгә багышланган шигырьләре белән таныштыру.

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon Татар теле -шагыйрьләр теле60 КБ

Предварительный просмотр:

 Татар теле – шагыйрьләр теле

(Туган тел айлыгында уздырылган кичә)

Максат. Туган телгә мәхәббәт, халкыңа хөрмәт тәрбияләү; татар шагыйрьләренең телгә багышланган шигырьләре белән таныштыру.

Җиһазлар. Тел турында мәкәльләр, шигьри юллар язылган плакатлар. Шагыйрьләребезнең тел турындагы шигырьләре  кергән китаплар. Олуг язучыларыбызның портретлары. Тукай портреты; “Туган тел” җыры  белән диск.

Әкрен генә халкыбызның

“Туган тел” көе агыла.

1 нче алып баручы. Без бүген туган телебезне олылап, аңа дан җырларга, аның тарихын барларга җыелдык. Апрель ае – туган тел айлыгы да.    

Г. Тукайның “Бәйрәм бүген” җыры

(Җ. Фәйзи көе) башкарыла.

2 нче алып баручы. Туган тел! Һәркем өчен дә газиз бу сүз, чөнки берни белән дә алыштыргысыз, иң кадерле “әти”, “әни” сүзләрен иң башлап туган телебездә әйтәбез. Туган йортыбызның, авылыбызның кадерле булуын иң элек туган тел аша тоябыз.

1 нче алып баручы.

Туган тел хакында

Тел ачылгач, үз телеңдә әйтә алсаң “Әни!” дип,

Тел ачылгач, үз телеңдә әйтә алсаң “Әти!” дип –

Күзләреңә яшьләр тыгылмас,

Туган телең әле бу булмас.

Соң минутта үз телеңдә әйтә алсаң “Әни!” дип,

Соң минутта үз телеңдә әйтә алсаң “Әти!” дип –

Күзләреңә яшьләр тыгылыр,

Туган телең әнә шул булыр!

(Зөлфәт)

Туган тел

Синдә - шатлык җиңеллеге,                            Көлү теле, елау теле

Кайгылар авырлыгы,                                       Уртак, диярләр. Беләм

Ата-бабам батырлыгы,                                    Ләкин татарча елыйм мин,

Аналар сабырлыгы.                                         Татар телендә көләм.

Синдә - күңелләр киңлеге,

Туган җирем ямьнәре;

Синдә - илем иркенлеге,

Синдә - дөнья гамьнәре.

Югалтмыйсың, туган телем,

Сине югалтканны да.

Син алып чыктың дөньяга

Синнән баш тартканны да.

Сиңа тел тидергәннең дә

Телен син ачкан идең,

Ана булып, бишегенең

Янына баскан идең,

Сиңа кырын караганның

Күзен син ачкан идең.

Рухыбыздан табылган тел,

Тагылган тел түгел син;

Тар юлларга тигәнәктәй

Сарылган тел түгел син.(З. Насыйбуллин)

2 нче алып баручы. Без бәхетле, чөнки без үз телебездә аралашу, сөйләшү хокукына ия. Ниһаять, үз телебездә белем алабыз, иҗат итәбез.

МИНЕМ ТЕЛЕМ

Минем телем –

Меңәрләгән ишләре күк,

тыйнак тел ул;

Гайрәтләнмәс, артык һаваланмас,

яңгырыйм дип кабаланмас,

җегәр чиген белер,

йөрер җирен...

Тезем тел ул.

Окопларда, төрмәләрдә, лагерьларда

Атылса да, ысланса да, асылса да,

җиңү рухын җуймаган ул,

Гильотина өсләрендә

яшәү җырын җырлаган ул! (...)

(Р. Фәзуллин)

1нче алып баручы. Без бүген туган телебез аша тарих пәрдәсенең бер читен күтәреп, үткәннәргә күз салырбыз. Безнең татар халкы элек-электән укымышлы булган, белемгә омтылган. Нинди генә кыенлыкларга очраса да сынмаган, сыгылмаган.

ТАТАР ТЕЛЕ

 (Н. Нәҗми)

2 нче алып баручы.

Татар моңы!

Ерак тарихлардан

Алып килә халык хәтерен.

Оялчан ул, инсафлы һәм ягымлы ул –

Үзе салмак, үзе әкрен.

Мин хәзер дә, үзәк өзелгәндә,

Җырлар канатында тирбәләм.

Кайгы килеп, башым иелсә дә,

Сөенсәм дә җырлап җибәрәм.(Г. Мөхәммәтшин)

“Очрашу” җыры

(Г.Зәйнәшева сүзл., И.Шакиров муз.) башкарыла.

1 нче алып баручы. Бала тугач та анасының телен үзләштерә.

 Шуңа күрә ул тел “Ана” теле дип атала. “Ана” сүзе – аһәңле, моңлы, шигьри сүз ул. Бөек Тукаебыз да: “И туган тел, и матур тел, әткәм-әнкәмнең теле”, - дип җырлаган бит.

БЕЗ – ТУКАЙЛЫ

Кабереңә киләм изге Ана,

Күземнән кан, җаннан яшь тама.

Чарасызлык кыскан ул заманда

Кем гаепли сине, сүз яга.

Сигез оҗмах насыйп булсын сиңа,

Насыйп булсын барлык хөрмәтләү.

Гөнаһ булыр, шигырь яза торып,

Табына торып, дәһи сүз әйтмәү.

Кешелеккә син Тукайны бирдең,

Җир башында чишмә булдырдың.

Нинди теләк теләп йөрдең икән,

Нинди дога укып тудырдың?

Син дөньяга илаһи зат бирдең,

Кеше бирдең, Бибимәмдүдә.

Син дөньяга бөек Шәхес бирдең,

Шагыйрь бирдең, рәхмәт Мәмдүдә!(Э. Шәрифуллина)

“Кояш гомере” җыры (Г.Зәйнәшева сүзл.,

Ф.Әхмәдиев муз.) башкарыла.

2 нче алып баручы. Әйе, татар халкы бөек шәхесләргә бай: Акчуриннары, Дәрдемәндләре, безне моңлы иткән Тукайлары, батыр иткән Җәлилләре, мәхәббәтле иткән Кол Галиләре... Алар бит – татарның йөзек кашлары. Шундый көчне алар каян алган, ничек шулай моңлы, батыр булганнар? Ул көч – халыкта, туган җирдә, туган илдә. “Халык – зур ул, көчле ул, дәртле ул, моңлы ул, әдип ул, шагыйрь ул”, - дигән Тукаебыз да.

Татар халык биюе

1 нче алып баручы. Ләкин кайберәүләр: “Татар теле белән кая барып була?” – диләр. Туфан Миңнуллин әйтмешли, япон теле белән дә кая барып була соң? Мондый сүзләр һәм күренешләр җанны телгәли.

МИН ҖӘМИЛӘ ТҮГЕЛ, ЖЕНЕЧКА

Аңлый алмыйм, нигә кайберәүләр

Үз телләрен рәтләп белмиләр.

Ә җитмәсә тагы, эч пошырып,

Ике телне бутап сөйлиләр.

...Ике кызчык көлә-чыркылдаша,

Кызып-кызып нидер сөйләшә;

(Ә мин тыңлыйм юри читтән генә)

Купшырагы болай эндәшә:

- Писня белән рано утро

Вись комнатны яңгыратам,

Чәчәкләрдәй быть красивай

Учин даже яратам!.. –

Икенчесе – модный чалбар тектергәне,

Толымнарын кистергәне,

Тырнакларын үстергәне,

Күз төпләре күк сөрмәле –

Нәкъ кыланчык бер шүрәле:

- Рәзи, так? – ди, - мин, душечка,

Бүген здесь, зафтры там –

Стиләвуй париннарны прәме үлеп яратам. –

Оят түгелме, туган телне бозып,

Кирле-мырлы сәлам бирергә?!

“Мин Җәмилә түгел, Жинечка!” – дип,

“Мин Сәлимә түгел, Семечкә!” – дип,

Күккә борын чөеп йөрергә.

Урысларның телен хөрмәтлибез,

Аңлый аны бөтен кеше дә.

Кечкенәдән таныш тел безгә:

Катлаулы да үзе, көчле дә...

Тел бутарга ләкин, тел бозарга

Бер хакы юк һичбер кемнең дә.

Урыс белән сөйләш урысчалап,

Татар белән туган телеңдә -

Анаң телендә, бабаң телендә.

              (М. Хөсәен)

“Чын дустым”җыры

2 нче алып баручы. Тирә-юнебездә руслашу гадәти күренешкә әйләнеп бара. Саф татар авылларында гына татар теле сакланган. Бу һәр татар кешесен сискәндерергә, борчырга тиеш. Кая таба барабыз? Татар теле Кызыл китапта гына калмасмы?

Х.Туфан “Кемнәр сез?”

1 нче алып баручы. Ә бит бездән еракта яшәүче милләттәшләребез үз телләрен онытмый. Читтәге милләттәшләребездән үрнәк алып, безгә дә үз телебезне сакларга, үстерергә кирәк.

И ТУГАН ТЕЛ!

Сине Әнкә итеп

Йөрәгендә саклый бу халык.

Таралган ул... Әгәр син булмасаң,

Бетер иде күптән югалып.

Югалтмадың, югалтмадың безне –

Халык исән калган син барга.

(Р. Әхмәтҗанов)

1нче алып баручы.

ТУГАН ТЕЛ

Пушкин теле,

Некрасовның теле,

Тургенев һәм Толстой теленең

Тиңсез көч-кодрәтен беләм мин.

Әмма аның башка туган телне

Алыштыруын теләмим.

Туган тел ул тәндә, җанда калсын,

Ана сөте булып гомергә,

Бер авылмы, ике авылмы ул, –

Сайрашсыннар туган телендә. (...)

Һәр туган тел бөек үзенчә,

Гасырлардан күчкән гасырга,

Саклагыз сез туган телегезне –

Иң зур хәзинә ул, асылда.

Әткәй-әнкәй теле сүрелмәсен

Кече халыкларның җанында,

Сорыйм үтенеп, сез саклагыз аны

Җир-ананың изге карынында!

(И. Юзеев)

2нче алып баручы. Татар теле дәүләт теле дәрәҗәсенә күтәрелде.

Яшәгән җиребез – Татарстан Республикасы. Безгә төп йортыбызның хуҗалары булып яшәргә кирәк.

“Алмагачлары” җыры (татар халык җыры) башкарыла.

1 нче алып баручы. Бүген бу кичәдән туган телебез язмышы турында уйланып таралабыз икән, димәк, безнең татар җанлы халкыбыз яши икән әле, диярбез.

Сөенеп җырлыйк “Туган тел” җырын,

Онытканнарның бәгырен телеп,

Мин ятим түгел икән әле дип,

Сабыйлар иртән уянсын көлеп.

Җырлаган әнкәм: “Дөньядан балам

китмәсен, - диеп, - үземнән  элек”.

И туган телем, сиңа да шундый

Изге теләкне тели Мәңгелек!

(Э. Мөэминова)

Бергәләп “Туган тел” җыры

(Г. Тукай сүзл., халык көе) башкарыла.

Укытучы:

ТӘМУГ КИСӘВЕ

(поэмадан өзек)

Мәңгелектән килеп, мәңгелектә калдың,

Син җырларда калдың, аңнарда.

Тугры булып тарихларга кердең,

Байрак булып яндың таңнарда,

Әткәм теле булып иркәләдең,

Әнкәм теле булып назладың.

Үткәннәргә киләчәккә китеп,

Җир әйләнә моңлы сазларың.

Якты исем килә дастаннардан,

Милли моңнар килә үткәннән.

Без тумыштан Туган телгә гашыйк,

Туган җиргә гашыйк күптәннән.

Тукай сүзе – карар, кагыйдә.

Никадәрле гакыл, мәгънә, кинә,

Сагышлы моң – шигъри ул көйдә.

Җыры барның җирдә даны булыр,

Бәйрәмнәре булыр мәңгегә.

Без – бәхетле, без – шагыйрьле халык,

Без – Тукайлы халык мәңгегә!

(Э. Шәрифуллина)

                                     

Татарстан Республикасы Ютазы муниципаль районының муниципаль мәгариф учреждениесе 2нче санлы төп гомуми белем бирү мәктәбе

Татар теле – шагыйрьләр теле

(Туган тел айлыгында уздырылган кичә)

                                                                            Материалны

                                                                            татар теле һәм әдәбияты укытучылары

                                                                              әзерләде

                                                                         

2012нче ел


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

9 нчысыйныфта татар теле дәресе "Татар теле диалектлары"

Безнең татар теле бай һәм нык үскән камил тел. Ул өч диалекттан тора. Диалекталь сүзләр - татар теленең байлыгы, бизәге. Шушы өч туркем төрле сөйләшләргә бүленә. Һәр сөйләш үзенчә матур. Безнең сөйләш...

Татар теле – шагыйрьләр теле

Туган тел айлыгында уздырылган кичә...

Укучыларның белем дәрәҗәсен күтәрүдә мөһим чара буларак,татар теле грамматикасын рус теле белән чагыштырып укыту тәҗрибәсеннән.

Бу материал шәһәр мәктәпләрендә эшләүче татар теле укытучылары өчен .Татар һәм рус телләрен чагыштырып укыту укучыга да, укытучыга да зур ярдәм итә.Чөнки безнең дәүләт телләребезнең грамматикасы бик о...

Туган телем-шагыйрьләр теле

"Туган телем-шагыйрьләр теле" исеме астында балачак язучылары иҗаты  турында язылган фәнни-гамәли эш. Биредә төп урынны Роберт Миңнуллин, Резеда Вәлиева, Хәкимҗан Халиков, Йолдыз иҗатлыры алып то...

“Туган телем-татар теле” (татар теле һәм әдәбиятыннан сыйныфтан тыш чара)

Укытучы һөнәренә хөрмәт, туган телгә, иҗатка мәхәббәт; туган авылыбыз, мәктәбебез, аның сәләтле укучылары белән горурлану, кызыксыну хисләре, әхлак сыйфатлары тәрбияләү....

Татар теле һәм әдәбиятын укытуда актуаль проблемалар. Заманча татар теле һәм әдәбияты дәресе.

Татар теле һәм әдәбияты укытучыларының  методик берләшмәсендә ясаган чыгыш.  "Татар теле һәм әдәбиятын  укытуда  актуаль проблемалар. Заманча татар теле һәм әдәбияты дәресе"....

Доклад Тема: “Татар теле әдәбияты дәресләрендә башлангыч мәктәптә татар телен ана теле буларак укыту тәҗрибәсе”

ldquo;Биектау 2нче номерлы урта гомуми белем бирү мәктәбе”ДокладТема: “Татар теле әдәбияты дәресләрендә башлангыч мәктәптә татар телен ана теле буларак укыту тәҗрибәсе&rdquo...