Туган телем-шагыйрьләр теле
материал по теме

Латипова Гульнур Гайнутдиновна

"Туган телем-шагыйрьләр теле" исеме астында балачак язучылары иҗаты  турында язылган фәнни-гамәли эш. Биредә төп урынны Роберт Миңнуллин, Резеда Вәлиева, Хәкимҗан Халиков, Йолдыз иҗатлыры алып тора.

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon tugan_telem-shagyyrlr_tele.doc126.5 КБ

Предварительный просмотр:

Туган телем – шагыйрьләр теле

     Балалар шагыйрьләренең иҗатларында балачак хатирәләренең сәнгатьчә  сурәте һәм аның тәрбияви әһәмияте

                                                                                                                                           

                                                                            Фәнни-эзләнү  эшен  башкарды:                                              

     Казан шәһәре Вахитов районы “96нчы гимназия»                     муниципаль гомуми белем бирү учреждениесенең

татар теле һәм әдәбияты   укытучысы

Латипова Гөлнур Гайнетдин кызы              

                                                                                 

Казан- 2013                                                  

Эчтәлек:

  1. Кереш өлеш........................................................................................3 - 5  
  2. Төп өлеш..........................................................................................6 – 18
  1. Шагыйрь генә булып калмады (Роберт Миңнуллин иҗаты)..................................................................................... 6 - 8
  2. Балалар дөньясын яңгыратып (Х. Халиков иҗаты)............9 - 12
  3.  Шигъриятнең якты йолдызы (Резеда Вәлиева иҗаты)....................................................................................13 - 15
  4. “Хыялый” галәм йолдызы (Йолдыз Шәрәпова иҗаты)....................................................................................16 -18
  1. Йомгаклау....................................................................................19 -21
  2. Кулланылган әдәбият исемлеге.................................................22-23

 

  1. Кереш

    Бала.

    Балачак.

    Балалар дөньясы.

    Балачак бит ул гаҗәеп   киң төшенчә, ә балалар әдәбияты – балачакның көзгесе. Ул көзгегә карасаң, анда балалар дөньясы, малайларыбызның, кызларыбызның самими, ихлас тормышы, балачакның якты да, татлы да, шул ук вакытта тылсымлы да сәхифәләре ап-ачык булып күренеп тора. Балачак ул - чыннан да, үзе бер кабатланмас олы дөнья.

    Салават күперендә иң матур төс нинди? Бу сорауга һәркем үзенчә җавап бирер, һәркем үзенчә хаклы булыр иде. Балалар әдәбияты да, балачакның үзе кебек үк, күп төрле-төсмерле һәм иксез-чиксез офыкларны иңләүче күренеш. Ул балачакның якты хатирәсе. Китап киштәсенә үрелеп карасак та, без анда үткәнебезне искә төшерәбез. Монда һәр сабыйга әби-бабасы, әти-әнисе, бакча тәрбиячесе укып тыңлата торган басмалар. Балачак хатирәләре белән бәйле, олыларга да кызыклы әсәрләр. Ата-аналарга, тәрбиячеләр һәм укытучыларга сабак нәсыйхәт бирә торган хезмәтләр дә урын алган ул киштәдә...

    Балалар китабы ул- тормыш сабаклары да, гүзәллек, гаделлек, мәрхәмәтлелек дәресләре дә.

    Балалар шигырьләре ул – якын дус, акыллы киңәшче дә, тугърылыклы иптәш, ышанычлы фикердәш тә.

    Балалар хәзинәсе ул- вакытында чыккан якты кояш кебек, вакытында яуган шифалы яңгыр кебек, вакытында искән җылы җил кебек....

   Балаларыбызны милләтебезнең дәвамы, зиһенле һәм булдыклы итеп үстерү кирәклеге турында күп сөйлибез. Милли тәрбия, милли мәктәпнең эшен җайга салу турында әллә нинди фәнни концепцияләр язабыз, программалар төзибез. Әмма без шуны ачык беләбез: әгәр дә боларны тормышка ашырыр өчен дәреслек, хрестоматияләр, балалар өчен китаплар җитәрлек чыгарылмаса, бу хыялларыбыз гамәлгә ашмаячак.

      “Туган телем- шагыйрьләр теле” фәнни-эзләнү  конференциясендә катнашу теләге тугач, мин, иң беренче чиратта, үземнең балачагыма әйләнеп кайттым, күңелдәге хатирәләрне яңарттым. Чынлыкта да, күңелгә якын, һәр кешенең тормышында зур урын алып торган тема. Икенче яктан, университеттагы укытучым Минһаҗева Ләйлә Ихсан кызына рәхмәтлемен. Аның балалар әдәбиятына караган искиткеч мавыктыргыч, гаҗәеп дәрәҗәдә тирән эчтәлекле лекцияләре минем хатирәләремә матур төсмерләр өстәде. Шуларны искә төшереп, мин фәнни-гамәли конференциядә катнашырга тәвәкәлләдем. Иң беренче чиратта, мин балачактан калган китапларымны табып алдым, университтта алган белемнәремне кулландым, шул ук вакытта,  мәгълүмат җыю максаты белән Казан милли китапханәсенә юл тоттым.

     Шигърият илендә дә авыллар, район үзәкләре, шәһәрләр бар. Ул илнең башкаласы – Тукай – безнең барыбызның да яраткан шәһәре. Ул безнең мәркәзебез. Бөтен кечкенә авыллар да, олы һәм кече шәһәрләр дә башкала белән тыгыз элемтәдә. Һәр шагыйрь үзе бер дөнья. Алар арасында һәрберсе үзенчәлекле әһәмияткә ия, барысы турында да язып бетерү мөмкин түгел. Фәнни эшемдә мин үземнең балачагым белән бәйле берничә шагыйрьнең иҗатына тукталырга булдым. Төп өлештә Роберт Миңнуллин, Резеда Вәлиева, Хакимҗан Халиков, Йолдыз Җамалетдинова-Шәрәпова иҗатлары урын алачак.    

     “Балалар шагыйрьләре иҗатында балачак хатирәләренең сәнгатьчә сурәте һәм аның тәрбияви әһәмияте” юнәлешен гамәлгә куйганда язучының әдәби язмышы, төп шигырьләре һәм аларга бәяләмә, балачак чишмәсеннән үз учларында алып килгән “бер йотым су” – хатирә, иҗаты хакында каләмдәшләре әйткән фикерләр ачыкланды. Бу мәгълүматлар иң ышанычлы чыганаклардан алып әзерләнде.

                                                                 

                                                            II. Төп өлеш

  1.  Шагыйрь генә булып калмады...

    Роберт Миңңуллинның әдәбиятка мәхәббәте кечкенә чагында ук уяна. Ул беренче шигырьләрен мәктәптә укыганда ук район газеталарында ук бастыра башлый. Ә университетны тәмамлап, “Яшь ленинчы” газетасында эшли башлагач, ул балалар дөньясы белән тагы да якыннанрак таныша һәм балалар өчен дә беренче шигырьләрен язып карый. Балалар матбугатында басылган бу шигырьләргә иң беренче балалар шагыйре Шәүкәт Галиев игътибар итә. Хәсән Туфан, Фатих Хөсни кебек аксакаллар да яшь шагыйрьнең балалар өчен язуын хуплап каршы алалар.

    Яшь шагыйрь, туктаусыз эзләнүләре нәтиҗәсендә, әдәбиятыбызны көтелмәгән яңа ачышлар белән баетты, өр-яңа образлар, шигъри табышлар, өр-яңа шигъри алымнар алып килде. Балалар шигырендә беренче булып өлкәннәр һәм балалар арасындагы катлаулы мөнәсәбәтләрне, сабыйлар дөньясындагы четерекле проблемаларны калку итеп чагылдыра алды. Моңа кадәр балаларныкы саналмаган темаларны да нәниләр поэзиясенә Роберт Миңнуллин кертте. Аның педагогик һәм психологик яктан төгәл уйланылган, поэтик яктан зур осталык белән эшләнгән шигырьләре мәктәпләрдә, балалар бакчаларында еш яңгырый. Шагыйрь берничә төр алым белән иҗат итә: сатира-юмор, сүз уйнату, моңсу шаяру, лирика, туган тел, туган илне ярату, гаилә, мәктәп, балалар бакчасы тормышы һәм башкалар. Шигырьләрнең стиле, тышкы кыяфәте, эчке төзелеше дә бик төрле.  Аның остасы дип Шәүкәт абый Галиевны атап үтәр идем. Аның иҗатына таянып, шулай ук халык авыз иҗатыннан, рус һәм балалар әдәбиятыннан илһам алып, балалар шигъриятенә килгән шагыйрьнең үзе тудырган шигъри дөньясы, үзенең шаян бала-чагы, балаларча үз фәлсәфәсе бар. Аннан соң килгән яшь шагыйрьләрнең балалар өчен язган шигырьләрен игътибар беләнрәк карасаң, Р. Миңнуллин шигырьләрендәге интонацияләр, сөйләү манерасы, аныкына тартым гыйбарәләр, хәтта аерым юллар табарга да мөмкин. Димәк, шагыйрьнең үз шәкертләре, дәвамчылары бар...

     Әгәр дә Р. Миңнуллиннның иҗатына якыннанрак тукталсак, нәрсәгә басым ясап китәр идек икән? Шагыйрьне күбрәк дөньякүләм хәлләр борчый дияр идем. “Без сугыш теләмибез” исеме асында ул кечкенәләргә аерым шигырь циклы тәкъдим итә. “Бомба”, “атом”, “сугыш”, “үлем” кебек куркыныч сүзләрнең мәгънәсен образлы итеп аңлата. Тынычлык бөтендөнья балалары өчен уртак теләк булуын төшендерә.

    Шагыйрьнең кечкенә герое кайбер сыйфатлары белән остазының Шәвәлиеннән, әлбәттә, аерылып тора. Ул вакыты белән моңсу, вакыты белән җитди, вакыты белән шаян һәм шук. Аңарда тәнкыйтьчел караш та бар. Өлкәннәр кечкенәләрне аңлап җиткермиләр дип, малай өлкәннәргә үпкә дә белдерә. (“Авырып ятканда”, “Белмиләр лә хәлемне”, “Ә үзләре”, “Өлкәннәр” шигырьләре)

     Р. Миңнуллинның “Энекәш кирәк миңа”, “Җиде абый тай җигә”, “Әтием палас кага” кебек бер укуда истә кала торган уңышлы шигырьләре кайсы гына баланың хәтерендә калмый икән.

“Әтием палас кага,

Миңа да күз салгалый.

Бер паласка, бер миңа

Карап-карап алгалый.

Ахры, минем тузанны да

Каккаларга чамалый!”

     Әлеге юллардан күренгәнчә, шагыйрь гади генә нәрсәләрне бала күңеле аркылы үткәреп, гаҗәеп кызыклы һәм тапкыр, самими сүзләр әйтә.

    Шагыйрьнең юморы кечкенә героеның үз-үзен тотышында гына, шигырьләренең эчтәлегендә генә түгел, сүз уйнатуларыннын да сизелеп тора. Һәм ул бу эштә остарганнан-остара бара. Р. Миңнуллин татар теленең сүзлек байлыгын, аерым сүзләрнең төрле мәгънәсен, омоним, синоним сүзләрне яхшы белә.

    Туган телне яхшы белү, нечкә тоемлау- балалар язучысына бигрәк тә кирәкле сыйфат. Кечкенә кеше туган тел белән беренче мәртәбә нәкъ менә балалар әдәбиятында таныша. Яшьтә кылган- ташка язылган, ди халык.

 

     Балалар шигъриятен формалаштыруда Роберт Миңнуллинның роле әйтеп бетергесез зур. Ул балалар әдәбиятына, балалар язучыларына багышланган мәкаләләр яза, мәктәпләрдә очрашулар уздыра. Аның авыз тутырып мактый торган иҗаты бар. Балалар поэзиясе үтә халыкчан, үтә аңлашылучан, үтә тәэсирле булуы белән аерылып тора. Әмма әнә шул гадилек шагыйрьнең тел, шигырь төзелеше, поэтик төсмерләре белән бик оста эш итә белүеннән, ягъни шигъри тоемының гаять сизгер булуыннан килә. Шагыйрь тәлинкә ватыклары кебек тәртипсез рәвештә таралып яткан гап-гади сүзләрдән чын мәгънәсендә югары сәнгать әсәре – күңелгә никадәр тәэссорат бирә торган шигырь ясый. Бу инде осталык, мастерлык дигән сүз. Балалар өчен язылган поэзия генә нәкъ менә шулай була ала да.

    Роберт абый “Дөньядагы  иң зур алма” үстереп, аны бишкә түгел, йөз-меңнәргә бүлеп, балаларга өләште. Балачак хисләрен югалтмавы, аны акыл һәм тормыш тәҗрибәсе белән байытуы үзен дә, шигъриятебезне дә укучыга якынайтты.

  1. Балалар дөньясын яңгыратып...

    Бу шагыйрь турында сүзне шигырьдән башлыйсым килә:

“Җәйге кич. Һавага

Сокланып, Айтуган:

-Кара, -ди, -нәкъ синең

Җәяң күк ай туган.

Шул вакыт ай-җәя,

Күрәсең, тартылды:

Бер йолдыз ук булып

Еракка атылды”.

   Бу шигырь Хәкимҗан ага Халиковның иң беренче китабын ачып җибәргән иде. Бу җыентык мәктәпкәчә яшьтәге балалар өчен. Тик бу җыентык ул чорлардагы билгесез авторның : “Мин дә шигырь язсам, ачуланмаслар микән”,- дип, укучы мөнәсәбәтен сынап каравы гына түгел, ә бөтен тормыш юлын балалар тәрбияләүгә багышлаган педагогның киләчәк буынга әйтәсе килгәннәренең сүз башы була.

    Х. Халиков чиста балалар шагыйре. Бөтен асылы белән мөгаллим кеше. “Әгәр алай әйтергә яраса, укытучы-шагыйрь, тәрбияче-шагыйрь, методист-шагыйрь” дип язып китә аның турыда фольклорчы галим, язучы Рәшит Ягъфәров үзенең бер мәкаләсендә. Алган белем- һөнәре дә, яшәү рәвеше дә, иҗат- принциплары да шул хакта сөйли. “Зиһен ачкычлары” дигән китабы да шуны раслый шикелле. Ул язган шигырьләрен укучыга җиткерү өчен мәйдан даулаучылар рәтенә керми. Ул үзенең бөтен гомерен, энергиясенең ташып торган чорын  балаларга багышлый.

    Мин Хәкимҗан ага Халиков белән мәктәп чорында таныштым. Безнең заманда балалар бакчалары тәрбиячеләре, башлангыч сыйныф укытучылары һәрвакыт кечкенә яшьтәге балалар өчен кичәләр, төрле чаралар үткәрү өчен сценарийлар кытлыгын кичереп килде. Минем ялкынланып шигырь язасым килгән, ә аның һәркайсыбыз яратып укый торган “Ялкын” журналының мәктәпләр бүлегендә мөдир вазифасын үтәп йөргән вакытлар иде. Без шактый вакытлар аның белән хатлар алыштык. Ул беркайчан да, беркемгә дә “Язма, син булдырмыйсың” дип әйтми иде, ә киресенчә, үзе кебек шигърият сөючеләрне барлый, иҗатка тартып тора торган җылы сүзләрен хат аша юллап җибәрә иде. Элек хатлар аша гына таныш булсак, соңрак, йөзгә-йөз, сүзгә-сүз очрашып танышырга да насыйп булды яраткан шагыйрем белән.

    Хәкимҗан Халиковның поэзия жанрына, аерып әйткәндә, балалар әдәбиятына тугрылыгы да менә шушы биографиясеннән килә. Балалар тормышын энәсеннән җебенә кадәр өйрәнгән шагыйрьдән серләреңне, кимчелекләреңне, шуклыкларыңны яшереп кара инде син!..

“Ашарга да утыргансың,

Юындыңмы әле син?

-Әллә минем юынганны

Күрмәдеңме, әни, син?

Колакны да юдым бүген....

-Ә битеңне, битеңне?...

-Бәби түгел лә мин хәзер,

Юдым дидем бит инде.

-Алай булса, кулың нигә

Буялган соң буяуга?

Онытылып калгандыр ул

Бит юганда юарга”.

    Балалар шигыренең интонациясен күтәреп җибәрү өчен шук малайлар турында шигырь язу үзенә күрә традициягә дә әйләнеп бара иде инде. Ләкин Х. Халиков бу традициягә буйсынырга теләми. Аның күпчелек шигырьләре әдәпле, тату укучылар, үрнәк балалар турында. Автордан-авторга күчеп килә торган Вил, Марат, Зилә кебек исемнәр Х.Халиков шигырьләренең дә геройлары.

    Х. Халиков бер дистә китап авторы. Аның беренче нәни укучылары инде күптән үстеләр, аларга алмашка башка буын килде... балачак хатирәләре буыннан буынга күчә бара. Шигырьләр мәңгелек... Күңелемә бигрәк тә табигать турында язган шигырьләре кереп калган. Балаларга атап язылса да, ул шигырьләр манзарага мәдхия җырлау гына түгел, ә табигатьнең бөтен барлыгы. Ул пейзажны матур рәсем итеп кенә күрсәтергә генә тырышмый, аның һәр тереклеген, һәр бизәген, һәр үсешен төсләргә манып бирә:

“Кояш нуры- көмеш иләк,

Шул иләктән үтә дә, җиргә төшеп, тып-тып итеп,

Яңгыр бии түтәлдә.

Шундый матур итеп бии-

Тимәсен тик күз генә!

Яфраклар кул чаба-чаба

Такмак әйтә үзенә”.

   Табигатьне ул тасвирлап кына калмый, аның гүзәллегенә балаларны да дәшә: дару үләннәре, җиләк-җимешләре, җәнлекләре белән кызыктырып, урманга-кырларга алып чыга һәм үзе дә ияреп килә. Соң әлбәттә, табигать кочагына чыккач, уйнамый хәлен юк... Һәм балалар аучылар булып та, гөмбәләр булып та, сирәк очрый торган үләннәрне эзләп тә, мактанчык малайлардан көлеп тә уйныйлар, ял итәләр, өйрәнәләр, үсәләр. Аларга ияреп, автор үзе дә уйный, куана, күзгә күренеп үсә. Шуңа күрә дә Хәкимҗан Халиков шигырләре балалар иҗатында лаеклы урын алып тора.

    Һәр шагыйрь дөньяны үзенчә күрә. Х. Халиков үзен иң кечкенәләр психологиясен яхшы җитлеккән шагыйрь итеп таныта. Аның турыда Ш. Галиев: “Хәкимҗан Халиков китапларының беренче битен ачу белән, балалар бакчасын һәм класс ишеген ачкан кебек, шау-шулы, җанлы, кызыклы балалар дөньясына килеп керәсең. Иң мөһиме- төркем түгел, аерым балаларны, характерларны күрәсең...” дип яза. Аның шигырьләре кыска, гади, укырга җиңел. Кечкенәләрнең салкын тасвирлар яратмавын шагыйрь яхшы белә.

     Кайсыбызның гына кечкенә чакта тизрәк үсәсе килми икән? Моңа ирешү өчен әллә ниләр уйлап табасы килә. Х. Халиковның “Ничек тизрәк үсәсе” шигыре истә калган:

“Яңгыр яуса, урамнан

Кайтып керәм кич кенә,

Үзем һаман кечкенә,

Файдасы юк һич кенә”.

    Әле дә хәтеремдә, шушы шигырьне укыганнан соң, мин дә яңгыр яуган саен тизрәк үсү максаты белән, урамга чыгып баса башладым.

   Әйтеп узганча, шагыйрьнең шигърияте мәгърифәтчелек белән сугарылган. Шигърияттә кайчандыр хупланмаган бу адым Хәкимҗан ага иҗатында үзен тулысынча аклады. Шигырьгә төреп бирелгән үгет-нәсыйхәт, әйбәтлеккә өндәү, дөньяны танып-белергә ярдәм итү- шагыйрьнең төп кредосы. Шуңа күрә шигырьләр әле дә мәктәпләрдә яратып укыла, төрле бәйрәмнәрдә, кичәләрдә еш фадаланыла, радио-тапшыруларда еш яңгырый. Кыскача әйткәндә, Хәкимҗан Халиковның шигырьләре әле моннан соң да балалар дөньясын яңгыратып торыр дип ышанам.  

  1. Шигъриятнең якты йолдызы.

    Мәңгелекнең үз кануннары бар. Ул бер генә мизгелгә дә туктап тормый. Шул уңайдан мәшһүр балалар язучысы Джанни Родари (Италия) сүзләрен искә төшереп китәргә була: “Балалар өчен өлкәннәргә язган кебек язарга, әмма әйбәтрәк итеп язарга кирәк” дигән ул. Бәхәскә керми генә фараз итеп тә була: шактый язучылар балалар психологиясен тиешенчә белмиләр, шуның аркасында вакыйгаларны бармактан суыралар. Өстәвенә хисләр балаларда өлкәннәргә караганда көчлерәк була. Шуңа күрә алар әсәрнең теленә әһәмият бирәләр. Резеда Вәлиева үзе дә педагог, бу таләпләргә җавап бирә. Минемчә, менә бу дүртьюллыкны сабый бер ишетүдә үкисендә калдырачак һәм төп геройны күз алдына китерәчәк:

“Тау өстендә ап-ак кар,

Тау астында ап-ак кар,

Шауламагыз, балалар,

Тау эчендә аю бар”.

   Менә шундый гади һәм тылсымлы шигырь юллары белән минем күңелемә кереп калды бу шагыйрә. Р. Вәлиева- нигездә балалар язучысы. Аның нәниләр турында язган беренче шигырьләре көндәлек матбугатта алтмышынчы елларда күренә башлый. Тәүге җыентыгы “Минем дусларым” дип атала. Бу китап миндә кечкенә чагымнан бирле саклана. Күпме вакыт үткәч, сынамак өчен, эчтәлеген ачып карадым. Бар да истә, бер генә шигыре дә онытылмаган икән. Чөнки шагыйрәнең уңышы образлылыкта. Резеда Вәлиева Бари Рәхмәтләрдән килгән алымнарны дәвам итеп, ярым шаярып, ярым ңитди тонда җай гына сөйләп бара. Бу китапны укыгач, эреле-ваклы малайлары, кызлары, елмаюын мыек астына яшергән бабайлары, мең мәшәкатьле әниләре, усал ата казлары, кәҗә бәтиләре, тагын әллә нинди җанга якын сурәтләре белән үзебезнең чын татар авыллары күз алдына килеп басып, бөтен хатирәләрне яңарта. Шигырьләр кечкенә генә вакыйгага корылган, каршылыклар да бар, характерлар да тулып ята. Аларның һәркайсына сюжетлы рәсемнәр ясап була.

    Балалар өчен язган әсәрләренең тагы бер әһәмиятле ягы – ул аның теле. Укыганда, яки яттан сөйләгәндә шигырь җыр кебек яңгырап тормаса, үзеннән үзе телгә килерлек сүзләр белән язылмаса, бала аны кулга да алмый. Резеда Вәлиева шигырьләренең теле җанга ятышлы, нәкъ балаларча әйтелгән, хәтта кайберләре алаларның үзара тарткалашканда, йә мактанышканда әйткән такмаклар кебек башланып китә. Комсыз, шамакай малай турындагы шигырен

“Саран, саран, сарана,

Саран малай, алама”,-

дип башласа, иптәшләренә мактанасы килебрәк сөйләгән кыз авызыннан

“Әлли, әлли, әллилә,

Барабыз дәү әнигә...”

дип әйттерә.

    Болар берсе дә рифма өчен генә алынган буш сүз тезмәсе генә түгел, автор рифмаларга аптырап тормый, нәкъ үзенекен, берәү дә әйтмәгәннәрне таба белә, ә болар шигырьнең характерын, аһәнең бирер өчен кулланылган уңышлы башлам.

    Үзенең моңы, җанлылыгы, матурлыгы белән табигать турындагы шигырьләр дә аерылып тора. Шагыйрә аларны чиксез ярату, соклану белән сурәтли. Бу бигрәк тә “Әбиләргә барабыз” китабында нык матур төсмерләр белән бирелә. Җәяүле бураны да аның балалар белән качышлы уйнаучы шаян көч. Аяктан егарлык гыйбрәтле җиле дә мәрхәмәтле, бабайның эшләпәсен ялгыш кына алып китә дә, шунда ук исенә килеп, җиргә куеп калдыра. Бал корты да баланы тешләми, колагына пышылдап, бал ашарга кил, дип әйтә. Табигать турындагы шигырьләрнең иң дулкынландырганы, минемчә, “Мырау белән малае”дыр кебек.

“Мырау улын югалтты,

Кичен бакчадан тапты.

Җилкә турысыннан тешләп,

Өебезгә апкайтты.

Ялый-ялый чистартты да

Кочаклап алып ятты”,-

дип башланган шигырьдә ана мәхәббәтенең нинди зур, көчле, кайгыртучан булуын күрергә мөмкин. Хыялың үз әниеңә барып тоташа да, күңелдән җылы дулкын йөгереп үтә. Шуңа күрдер дә Төмән өлкәсендә яшәүче күп балалы ана Әлфирә Алтабаева халыкка алтын сүзләрен җиткерә: “Резеда Вәлиева шигырьләре шундый аңлаешлы, гади, ягымлы тел, җиңел рифма белән язылган ки, тел белмәгән балаларыма тел ачкычы булдылар. Аның шигырьләрен укып-ятлап балаларым туган телебезне яратып өйрәнәләр”

    “Гомере буе Татарстан китап нәшриятының балалар әдәбияты редакциясендә эшләгән Резеда Вәлиева әдәбиятка шаулап-гөрәп килеп кермәде,- дип яза аның турында Ләбибә Ихсанова- шуңадырмы һәртөрле докладларда исеме телгә сирәк алынды, язганнары тәнкыйть күзеннән читтә калмады”.  Бәлки шулайдыр да, ләкин шәхсән минем өчен Резеда Вәлиева күңелгә якын шагыйрә булды. Мәктәптә эшли башлагач та, укучыларым белән очрашуга бик теләп килде, искиткеч матур кичә уздырырга ярдәм итте, истәлекләре белән бүлеште, шигырьләрен укыды. Укучыларымның да күңелләрендә тирән эз калдырды. Үзе әйткәнчә, гүзәл дөньяны, табигатьне тасвирларга, үз күңелен сихерләгән тылсымны балаларга күчерергә, җаннырында миһербанлык, игелек чаткылары кабызырга омтылды һәм бала җанын, бала телен яхшы белгән шагыйрә булып формалашты.

  1. “Хыялый” галәм йолдызы.

    Мин эчем пошканда, күңелсезлеккә бирелгәндә, күңелемне юатыр өчен тәүлекнең нинди вакытына карамастан Йолдыз иҗатына күз салам. Күңел кабат үз хәленә кайта, эч пошулар онытыла, яшиселәр килә башлый.

    Йолдыз Шәрәпова- әдәби иҗатын тулысынча балалар шигъриятенә багышлаган каләм иясе. 1994нче елда аның “Антенналы бәрәңге” дигән беренчне шигъри җыентыгы дөнья күрә һәм китап укучылар арасында үткәрелгән “1994нче ел китабы” конкурсында икенче урынны яулый. Ул балалар психологиясен нечкә тоеп, дөньяны тану- кабул итүдә бала аңындагы индивидуаль үзенчәлекләрне аңлап-белеп, үз күңеле аша уздырып, йөгерек тел белән язган шигырьләрендә юмор да, гыйбрәт тә, моңсулык та табигый рәвештә бергә үрелеп бара. Аның турыда шагыйрь Хәкимҗан Халиков та түбәндәге фикерләрен язып калдыра: “Шактый еллар “Сабантуй” газетасында эшләү, төрле мәктәпләрдә булып, балалар арасында кайнау һәм, ниһаять, үзе ана булу нәтиҗәсендә, шагыйрә хәзерге заман балаларының тормышларын, уй- кичерешләрен һәм омтылышларын яхшы белә, аларны конкрет поэтик детальләр, образлар аша сурәтли. Аларда коры үгет-нәсыйхәтнең эзе дә юк. Шигырьләрнең теле дә балаларның үзләре кебек йөгерек. Шуңа күрә дә алар бик җиңел укыла һәм шунда ук хәтергә сеңеп тә кала”.

     Минем күңелемә Йолдыз Шәрәпованың “Колаклы коймаклар” дип аталган, кече яшьтәге мәктәп балаларына багышланган шигырьләр җыентыгы бик якын. Никадәр гүзәллекне, яхшылыкны үзенә җыйган әлеге китап, әлеге җәүһәр. Балачак вакыйгаларын, хыялларын елмаймыйча искә төшерү мөмкин түгел. Әлифне таяктан да аера белмәгән беркатлы сабый чакларда нинди генә вакыйгаларга юлыкмыйсың да, кем генә булырга хыялланмыйсың. Йолдыз Шәрәпованың шигырьләрендә лирик герой белән кулга-кул тотынышып, зәңгәр томаннар артында калган гүзәл балачагыма кайттым. “Әйбәт укучы булам” дип, “Әлифба” китабын да укыдым, “урынсыз әрләмә” дип, сабыйга әйләнеп, “әниемә сыендым”, “үрдәк зары”н  тыңладым, үзем беренче тапкыр пешергән “колаклы коймаклар” тәмен, исен тойдым, “чынга ашмас хыялларым”ны күңелемнән яңарттым, әнием өйрәткән тылсымлы сүзләрне кабатладым.

   Гомере буе сабый булып кала алуы белән Йолдыз бәхетле кешедер. Аның балалар өчен язган шигырьләре белән танышканда авторның төрле рольләргә керә белүе сокландыра, бала күзләре белән дөньяга гаҗәпсенеп карап торганда да, ул нәни укучысына кирәкле сүзләрне җиткереп өлгерә:

“Басуларны ашлаганнар,

Күлгә пычрак ташлаганнар.

Күлнең моңа кәефе киткән,

Суы бетеп, корып кипкән.

Күп балыклар үлеп беткән

Калганы да бик вак икән”.

   Шагыйрәнең шигъри җаны бер халәт, бер кыяфәттә генә калырга теләми. Бер караганда ул укучыны үзендәгедәй шаянлык, җор күңеллелеккә чакыра, үз кимчелекләрен үзләренә күрсәтеп көлдерә, уйландыра. Кайчагында шәхси күңелсезлекләре турында сөйләп, азрак кызгандырып та ала. Мисалга, “Алдау  уены”, “Туп үпкәсе” шигырьләрен китереп була.

    Бу шигырьләрдә минутлык күңел төшү мизгелләре бик тиз генә юмор һәм шаян сүз уйнату бизәкләре белән алмашына, алардагы оптимизм нурлары күңелләрне кузгатып, үсендереп җибәрә.

    Шагыйрәнең шигъри дөньясы һәртөрле буш, төссез сурәтләрдән азат. Аның өчен кешенең хале-халәте, яшәү рәвеше һәм аның шартлары әһәмиятле.

“Ил сакларга киткән булган

Июльнең ал таңында.

Инде менә кайтты,

Тик “Хәтер” китабында”.

    Йолдыз Шәрәпова-Җамалетдинованың иҗатында төп чыганакларын яхшылыкка табыну тирәсеннән эзләргә кирәктер. Һәр күренеш аңа шигъри тема, илһам чыганагы була ала.

    Нәрсә турында язса да ул гаҗәеп самими һәм ихлас күңелле, үзе шикелле гади укучысының дусты һәм теләктәше булып кала. Аның шигырьләрендә феномен балачак гадилегенең бөеклеге белән аңлашыла. Әмма бу бөеклек бар бөтенлеге һәм тулылыгы белән саф һәм пакъ күңелле кешеләргә генә барып җитә ала дип уйлыйм.Шагыйрь әнә шундый, аны аңларлык катлауларга төрелгән. Әйе, җыентыклар кече яшьтәге мәктәп балалары өчен. Ә без- укытучыларның вазифасы- бу шигырьләрнең төп асылын, мәгънәсен киләчәк буын вәкиләренә тиешле дәрәҗәдә төгәл, аңлаешлы итеп, балалар күңеленә кереп калырлык итеп аңлату.

   Йолдыз Шәрәпованың иҗат дәрьясында һәр туган көнгә сөенеп, киләчәккә ышанычлы караш сирпеп, башкаларның күңелләрен канатландырып, шатландырып яшәүче, олы җанлы шәхес алгы планга килеп чыга. Бу шәхесне, бу иҗатны тулысынча белер өчен, аңлар өчен укучыга чын биеклекләргә- вөҗдан, намус, кешелеклелек сыйфатларына күтәрелергә кирәк. Менә шундый тәрбия бирә һәм гел шуңа чакырып тора Йолдызның шигырьләре- иҗади җимешләре.

   

                                       

Йомгаклау.

    Күрүебезчә, татар балалар шигърияте- зур традицияле, күренекле әдипләре, татар әдәбиятының алтын хәзинәсенә кергән әсәрләре булган бай әдәбият. Бу әдәбият яшь буынны тәрбияли. Балалар өчен язылган шигырьләрнең тәрбияви көче бик зур, алар балалар күңеленә ныграк сеңеп кала. Кайсы гына чорда язылмасын, аларда иң элек балалар дөньясы, балалар тормышы, аларның уй-кичерешләре, хыяллары, хисләре беренче урынга чыга. Кайсы гына заманда яшәсә дә, бала һәрвакыт бала булып кала.

     Әлеге фәнни эштә язылган шагыйрьләрнең безне, безнең балаларыбызны тәрбияләүгә керткән өлешләре искиткеч зур. Балалар аларның әсәрләрен укыган саен тормышның матур якларын тагы да күрә, сүзнең кадерен, тәмен аңлый белә баралар. Бу әдипләрнең шигырьләре салават күпередәй төрле төсле бизәк-чаыштыруларга, нәзберек сынландыруларга , урынлы куйган эпитетларга бай. Алар балаларны үзенә җәлеп итә, үзен яраттыра, кызыксыну уята.

    Төп өлештәге аерым бүлекләрне йомгаклап ни әйтеп була соң? Роберт Миңңуллин,  Хәкимҗан Халиков, Резеда Вәлиева, Йолдыз Шәрәпова һәм тагы бик күп монда телгә алынмаган язучылар минем бала чагымның алтын ядкарьләре. Мин аларның гүзәл әсәрләрен укып, туган якның чишмә-сулары, урман-кырлары һәм аларда яши, үсә торган җан ияләре, үз халкымның теле тарихы, мәдәнияте, гореф-гадәтләре, әхлак кагыйдәләре турында мәгълүмат алып, аларга сокланып, горурланып үскән буын кешесе. Хәзер исә бу гүзәллекне барлык тулылыгы белән үземнең укучыларыма җиткерергә тырышам. Чөнки мондый әсәрләр белән тәрбияләнгән яшь буын кыек юлга баса алмый, аларны бала чакларыннан матур төсмерләр, якты хатирәләр калачак. Ә бу, безнең, укытучыларның алдында торган төп бурыч.

     “Балалык һәм үсмерлек дәвере – адәм баласының гомер кәүсәсе эчендә калып, аны тормыш юлы буена озатып бара торган халәт. Мәңгелек бу рухи дөньяны “ак нур белән” яктыртуга яктыртуга хезмәт итәсе килгән һәркемгә мәйдан киң” дип чакыра яшь шагыйрьләрне “Мәгариф” нәшрияты директоры Мөдәррис Вәлиев. Мин дә бу алтын сүзләргә кушылам. Балалар психологиясен, эчке һәм тышкы дөньясын аңлый белүче әдипләребез артып торсын иде. Үзләренең матур, эчтәлекле әсәрләре белән балаларны куандырып торсыннар иде. Ә без исә, үз чиратыбызда, “Балачак әдипләре”нең киләчәк китапларында гына түгел, гомер һәм иҗат юлыбызда теркәлеп калырлык юньле гамәлләр кылсак иде.

  1. Кулланылган әдәбият исемлеге:

  1. Абдуллин А. “Хыялый” галәм йолдызы// Шәһри Казан.- 2004. -2 июль.
  2. “Балаларга бүләк” // Казан: “Рухият” нәшрияты. 2007
  3. “Бала чагым, бал чагым” (язучыларның балачаклары турында истәлекләре”// Казан: “Татар китабы” нәшрияты. -1997.
  4. Баянов Әхсән “Тал билләүдә тирбәлеп”// Шәһри Казан. 1996.- 5 июль.
  5. Гаташ Рәдиф “Бәхетлеләр булыйк”// Мәдәни җомга.- 1998.- 5 август.
  6. Гәрәй Рәхим “ Шигырь һәм җыр канатларында”// Шәһри Казан.- 1998. 31 июль.
  7. Зөлфәт “Иң яхшысы!” // Сабантуй.-1993.- 16 гыйнвар.
  8. Йолдыз Җамалетдинова- Шәрәпова “ Антенналы бәрәңге” шигырьләр// Казан: Татар. кит. нәшр.- 1994.
  9. Йолдыз Җамалетдинова- Шәрәпова “ Зоопарк Әлифба” шигырьләр// Казан: Татар. кит. нәшр.- 1997.
  10. Йолдыз Җамалетдинова- Шәрәпова “ Колаклы коймаклар” шигырьләр// Казан: Татар. кит. нәшр.- 2003.

     11. Ләбибә Ихсанова “ Яңа китап- сөенеч”// Шәһри Казан.- 1994.- 30 декабрь.

     12. Л. И. Минһаҗева, И.Х. Мияссарова “Татар балалар әдәбиятыннан хрестоматия” // Казан: “Тарих” нәшрияты.-2010.-1 том

    13. Кәримов С. “Сереңне яшерәм димә”// Татарстан яшьләре.-1983.- 27 гыйнвар.

    14. Л. И. Минһаҗева, И.Х. Мияссарова “Татар балалар әдәбиятыннан хрестоматия” // Казан: “Тарих” нәшрияты.-2011.-2 том

   15. Нигъматуллина Э. “Балалар дөньясына кереп” //Соц. Татарстан.- 1981.- №4

   16. Рәис Даутов “Балачак әдипләре”(I, II, III, IV томнар) // Казан: “Мәгариф” нәшрияты.- 2002, 2004, 2005, 2008.

   17. Резеда Вәлиева “ Якты йолдызым” шигырьләр һәм поэмалар// Казан: Татар. кит. нәшр., -1968.

   18. Резеда Вәлиева “ Дәү әнигә барабыз” шигырьләр һәм әкиятләр// Казан: Татар. кит. нәшр., -1994.

    19. Роберт Миңнулин “Күчтәнәч”: балалар өчен шигырьләр. Казан: “Мәгариф” нәшрияты, 1995.

   20. Роберт Миңңуллин “Дөньядагы иң зур алма”: балалар өчен шигырьләр, әкиятләр.- Казан: Татар. кит. нәшр., 1992

   21. Роберт Миңнуллин “Балалар дөньясын яңгыратып...»// Ватаным Татарстан.-1993. – 19 гыйнвар.

   22. Солтан И. “Йолдызлы авыл”// Шәһри Казан. – 2000.- 31 март.

   23. Хәкимҗан Халиков “Зиһен ачкычлары”//Казан: “Мәгариф” нәшрияты, 1993.

   24. Хәкимҗан Халиков “Сакаллы малай” //Казан: Татарстан китап нәшрияты, 2002.

   25. Шәүкәт Галиев “Ана күңеле шигырьдә”// Сабантуй.- 1996.- 14 август.

                                                                           


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Туган җирем - татар җире, туган телем- Тукай теле.

Туган телгә, туган җиргә багышланган кичә....

Туган җирем - татар җире, туган телем- Тукай теле.

Туган җиргә , туган телгә мәхәббәт тәрбияләү....

Туган телем - иркә гөлем (Туган тел бәйрәме)

21нче февраль- халыкара туган тел көне. Шул уңайдан мәктәбебездә туган тел бәйрәме үткәрелде. Кунакка балаларның яраткан газетасы "Сабантуй"ның әдәби бүлек мөдире, шагыйрә Йолдыз апа Шәрәпованы да чак...

Татар теле – шагыйрьләр теле

Туган тел айлыгында уздырылган кичә...

Туган тел көненә сценарий. "Дөньяда иң - иң матур тел - ул минем туган телем"

Әлеге сценариның беренче өлешендә милләтебезнең мәдәнияте, милли уеннары, мәшһүр кешеләре турында кыскача күзәтү бирелә. Икенче өллешендә укучылар арасында телебез белән тирәнтен кызыксынучы, тарихыбы...

“Туган телем-татар теле” (татар теле һәм әдәбиятыннан сыйныфтан тыш чара)

Укытучы һөнәренә хөрмәт, туган телгә, иҗатка мәхәббәт; туган авылыбыз, мәктәбебез, аның сәләтле укучылары белән горурлану, кызыксыну хисләре, әхлак сыйфатлары тәрбияләү....

Татар теле -шагыйрьләр теле

Татар теле – шагыйрьләр теле(Туган тел айлыгында уздырылган кичә)Максат. Туган телгә мәхәббәт, халкыңа хөрмәт тәрбияләү; татар шагыйрьләренең телгә багышланган шигырьләре белән таныштыру....