Татар теле һәм әдәбиятын укытуда актуаль проблемалар. Заманча татар теле һәм әдәбияты дәресе.
статья по теме

Хайрутдинова Фаридя Салиховна

Татар теле һәм әдәбияты укытучыларының  методик берләшмәсендә ясаган чыгыш.  "Татар теле һәм әдәбиятын  укытуда  актуаль проблемалар. Заманча татар теле һәм әдәбияты дәресе".

Скачать:


Предварительный просмотр:

Зәй муниципаль районы 3 нче гомуми белем мәктәбенең югары квалификацияле татар теле һәм әдәбяты укытучысы Хәйретдинова Фәридә Салих кызының

татар теле һәм әдәбияты укытучыларының август киңәшмәсендә ясаган чыгышы.

25 август, 2016 ел

Татар теле һәм әдәбиятын  укытуда  актуаль проблемалар.

Заманча татар теле һәм әдәбияты дәресе.

           Хәзерге заман таләпләренә  җавап бирә торган дәрес нинди булырга тиеш? Аны проектлаштырганда укытучыга нәрсәләргә игътибар итү сорала? Бу чыгышымда мин  шушы сорауларга җавап бирергә  тырышырмын.  Иң беренче чиратта укытучыга шуны истә тоту мөһим: дәрестә башкарылган һәр эшчәнлек максатчан һәм нәтиҗәле булырга тиеш. Мәсәлән, нинди генә чараны гына алмыйк, сайламыйк (спектакль яисә концерт карау, тәмле ризыклар белән туклану, әйбер сатып алу һ.б.) без аның алдан ук нәтиҗәле, көтелгән һәм күңелле булачагына өмет итәбез. Һәрбер чарада ике як урын ала: җырчы – тыңлаучы, артист – тамашачы, пешекче – тукланучы, укытучы – укучы. Әгәр безгә тамаша яисә чара ошаса, без аннан рухи азык алабыз һәм тагын бу чарага килү теләге белән кайтып китәбез, иптәшләребезгә дә бу тамашаны карарга киңәш итәбез, ә инде тискәре тәэсир калдырса, вакытыбызны бушка уздырдык дигән фикердә калабыз.  ФГОС  таләпләренә җавап бирә торган дәрес тә нәкъ менә укучы өчен кызыклы, файдалы, тормышта кирәкле, мавыктыргыч булырга тиеш. Ә татар теле һәм әдәбияты дәресе бигрәк тә шул таләпләргә җавап бирергә тиеш, чөнки рус баласын гына түгел, хәтта татар баласын да татар телен өйрәнергә таләп итү бик авыр.    

ФГОСның төп максаты: хәзерге көн таләпләренә җавап бирүче, ягъни социальләшкән шәхес тәрбияләү.

ФГОС дәрескә 3 таләп куя:

  • Укучыларны кызыксындыру, эшчәнлеген оештыру (әзер белемне генә бирү түгел)
  • Проблемалы ситуация тудыру һәм шуны бергәләп чишү,
  • Дәрескә нәтиҗә, рефлексия.

ФГОС буенча якынча дәрес структурасы:

Ул җиде этаптан тора: (Слайдларда күрсәтелеп барыла)

I этап. Мотивация этабы (оештыру этабы) – стандартның I билгесе.  (1,5-2 мин.)

Бу бик мөһим этап, чөнки укучыда дәрескә кызыксындыру  уятыла, аның игътибары дәрес темасына юнәлтелә:

- бу миңа кирәк

- мин моны белергә телим

- мин  моны булдырам.

Мәсәлән, ятим балалар, җавапсыз ата-аналар темасын үткәндә “Мамонтенок” җырыннан өзек тыңлап алу һәм дәрес буе шул темага сөйләшеп, рефлексия вакытында тагын шул җырны куйсаң, балаларга инде әлеге җыр тирәнрәк тәэсир итәчәк.  М. Җәлилнең “Себерке” әсәрен үткәндә бик матур бантик белән бәйләнгән һәм начар бәйләнгән, таралырга торган себерке алып кереп куеп, дәрескә нәтиҗә ясаганда үзләреннән  сындырып каратырга мөмкин. Укучы бу шигырьнең темасын, идеясен яхшы истә калдырачак. Оештыру өлешендә шулай ук кыска шигырьләр, мәкаль-әйтемнәр, табышмаклар, ребуслар, кроссвордлар, башваткычлар,  афоризмнар, милли киемдәге курчаклар файдаланырга мөмкин. Ләкин алар барысы да дәреснең темасы белән бәйләнештә булырга тиеш. Оештыру өлеше сыйныфта уңай эмоциональ атмосфера да тудыра.

II этап. Актуальләштерү (5 мин.) эшен тикшерМаксаты: бүгенге темага нигез булырлык итеп, үтелгәнне кабатлау, укучыларга авыр тоелган урыннарны ачыклау.

Шуны истә калдырырга кирәк: бары тик дәреснең темасы  белән бәйле белемнәр генә актуальләштерелә. Бу этапта өй эшен тикшерелергә мөмкин.

III этап. Яңа теманы проблемалы аңлату.  (15 мин.) Темага проблема кую – ФГОС таләбе. Бу иң катлаулы этап.

 Проблемалы ситуация булдыру. Укучылар башкарып чыга алмый торган практик бирем бирү. Сез бу эшне башкарып чыга аласызмы? Сәбәпләре нәрсәдә? Сезгә нәрсә билгеле түгел?  Дәреснең максатын билгеләгез.  Дәрес максаты я тема төп сорау кебек итеп бирелергә тиеш.  Сорау дөрес куелырга тиеш. Укучы  дәрес азагында җавап бирерлек булсын. Бала, укытучы ярдәмендә, проблемалы сорауга җавап эзли, яңа теманы аңларга, анализларга  тиеш. М-н “Сыйфат” темасы. Текст таратыла. Бу текстка нинди сүзләр өстәргә була? Төркемнәрдә эшлиләр. Исемнәр янына сыйфатлар өстиләр.Төркемнәр тыңлана, чагыштырыла.

  • Сез нинди сүзләр өстәдегез?
  • Нәрсә үзгәрде?
  • Алар нинди сүзләр?

Ягъни  “Ялгызлык исемнәр” темасы. 4 почмакта шәһәр, елга, тау, бәйрәм рәсемнәре эленгән.  Укучылар, 4 төркемгә бүленеп, рәсемне чагылдырган  сүзләр яза. Туган төбәк белән бәйләп аңлатырга  мөмкин. Зәй елгасы буенда урнашкан Зәй шәһәренең Кашка тау итәгендә Питрау бәйрәме уздырыла.  

IV этап. Яңа теманы беренчел куллану. (3-4 мин.)

Максат: бергәләп, чиратлап яңа белемне кабатлау, терәк сигнал формасында теркәү. Бу этапта татар теленнән күнегү кыска, иң җиңеле булырга тиеш. Кыска вакыт аралыгында үзе яки янәшәсендәге кеше белән эшләп чыгарга тиеш. Күнегүне класс белән тикшерергә кирәк. Бу бөтен баланың да аңлавын тикшерү өчен. (Корректировка знаний).  М-н: нокталар урынына хәрефләр кую.

 V этап. Мөстәкыйль эшләү. Үз-үзеңә бәя бирү. (2-3 мин.) Карточкалар биреп эшләтергә була. Сүзлек диктантлары яздыру. Тестлар эшләтү. Бала үзлектән эшли. Соңыннан үз-үзенә бәя бирергә мөмкин.

 VI этап. Яңа белемнәрне куллану. (5-7 мин.)  Иҗади биремнәр, проблемалы биремнәр үтәү. Бу группаларда, парларда эш. Дәреслектә юк. Укучылар киңәшләшеп эшлиләр. М-н: мини эссе язу. Хатлар, котлаулар, белдерүләр язу. Командада эшләр бүленә, бөтен укучы да эшләргә тиеш.

 VII этап. Рефлексия. Нәтиҗә ясау. Йомгаклау. (2-3 мин.)

  • Димәк, без дәрестә сезнең белән нәрсәләр өйрәндек?  (Ниләр эшләдек түгел.)

Сораулар: Нинди максатлар куйган идек? Максатларга ирештекме? Ничек? Нәтиҗәләр нинди? Тагы да нәрсәләр эшләргә тиешсез? Бүгенге белемне тормышта кайда һәм ничек кулланырга мөмкин? Синең бигрәк тә кайсы эшең уңышлы килеп чыкты? Алга таба нәрсә өстендә эшләргә кирәк?

Дәрескә төрлечә нәтиҗә ясарга мөмкин:

        Смайликлар белән:

  • http://cliparts.co/cliparts/Rki/Mqz/RkiMqzRcj.jpg - миңа бар да аңлашыла.
  • http://maximizingmarriage.com/wp-content/uploads/2013/03/Indifferent_Smiley.png - барысы да аңлашылып җитми.
  • http://clipartix.com/wp-content/uploads/2016/06/Free-sad-face-clip-art-image-8-7.jpeg - авыр, катлаулы.

 Төрле төстәге карточкалар белән.

Синквейн алымы, ягъни 5 юллык шигырь белән.

Өй эше аерым этап булып тормый. Аны теләсә кайсы этапта бирергә була.

Өй эшләрен өч дәрәҗәдә тәкъдим итәбез.

1.Репродуктив, ягъни үтелгән тема буенча  эш (бу эш мәҗбүри – һәркем эшләргә тиеш);  Мәсәлән: өйрәнелгән тема турында сөйләргә өйрәнергә; сыйныфта эшләгән күнегүгә охшатып дәреслектән биремне үтәргә һ.б.

2.Конструктив – ярым иҗади, ягъни, дәрестә үзләштерелгән белем һәм күнекмәлерне аз гына үзгәртеп  эшләү;  бу бирем мәҗбүри түгел.  Мәсәлән: матур әдәбият әсәрләреннән яки “Сабантуй” газетасыннан, тема буенча җөмләләр язып алу; мәкаль-әйтемнәр эзләп язу; проблемалы ситуацияләргә, уеннарга, ярышларга («кем тизрәк? күбрәк? яхшырак?») корылган биремнәр бирелә (җөмләләр, мәкаль-әйтемнәрнең саны күрсәтелә),  интернеттан материаллар туплау.

3.Иҗади. Төрле темаларга кечкенә күләмле хикәя, шигырь язу, башваткыч төзү, инсценировкалар, әкиятләр, табышмаклар, рефератлар, проектлар, ребуслар, схемалар,  белемнәрне тикшерү максатыннан тестлар, сораулар төзү,  (бу биремнәрне биргәндә, күләме әйтелә, төгәл аңлатыла.  М-н: Сан төркемчәләрен кабатлау өчен 8 биремнән торган тест ясарга. Җаваплар өчәү булсын, берсе генә дөрес булсын.  Бу эш тә мәҗбүри түгел.

     

 (Үзем укучылар белән төзегән проект турында слайдларда күрсәтү )

   

  Бу дәрес этаплары дәреснең тибына, сыйныфның ни дәрәҗәдә әзерлегенә  карап үзгәрергә дә мөмкин.

            Заманча дәрестә укучының игътибарын даими җәлеп итеп тору алымнары:

− проблемалы ситуацияләр булдыру;

− укучыларның белем үзләштерү темпларын үзгәртеп тору (тизләтү яисә әкренәйтү);

− укучыларга көтелмәгән, кызыклы сораулар хәзерләү;

− белем бирү процессында аудио-, видео техник чараларны, күрсәтмәлелекне куллану;

− фронталь, төркем белән эшләү төрләрен актив чиратлаштырып тору;

− дәрестә төрле кызыклы ситуацияләрне мисал итеп китерү;

− уңышлылык халәтен тудыру;

− дәрес эчтәлегенә төрле дидактик һәм рольле уеннарны кертеп җибәрү;

− көч сынашу-узышуга корылган биремнәрне бирү;

− укучылар белән ышанычлы әңгәмә-диалог кору.

     Бу төр оештырылган  дәресләрдә алынган белемнәр укучының хәтерендә бер мәгълүмат буларак кына түгел, ә тормыш итү өчен әһәмиятле булган нигез  буларак формалашырлар.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә,заманча технологиләр кулланып,бәйләнешле сөйләм телен үстерү

Бу методик эш укытучыларга тәкъдим ителә. Укытучылар укучыларның бәйләнешле сөйләмен төрле юллар белән үстерә алалар. Әлеге методик эшемдә сөйләм үстерүнең юнәлешләре, ысуллары һәм алымнары күрсәтелгә...

татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә,заманча технологиләр кулланып,бәйләнешле сөйләм телен үстерү

Бу методик эш укытучыларга тәкъдим ителә. Укытучылар укучыларның бәйләнешле сөйләмен төрле юллар белән үстерә алалар. Әлеге методик эшемдә сөйләм үстерүнең юнәлешләре, ысуллары һәм алымнары күрсәтелгә...

Татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә укыту-тәрбияләү процессының заманча методлары

Яшь буынга татар телен, әдәбиятын өйрәтү хәзерге көндә иң әһәмиятле бурычларыбыздан санала. Безнең төп максатыбыз- балаларга татар телен яраттыру, аларны телгә гашыйк итү. Моны...

ТР Баулы муниципаль районы муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе "Татар Кандызы урта гомуми белем бирү мәктәбе"нең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Хәлиуллина Р.Н. Бөтенроссия "Туган тел" мастер-класс бәйгесенең республика турына тәкъдим итү

Татарстан Республикасы Баулы    муниципаль   районымуниципаль бюджет  гомуми белем  учреждениесе«Татар Кандызы урта гомуми  белем бирү мӘктӘбе» неңтатар теле һә...

Казан шәһәре Яңа Савин районы “31нче татар-рус урта гомуми белем бирү мәктәбе”нең югары квалификацион категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы Гыйльманов Дамир Шәрифҗан улының эшчәнлегенә бәяләмә

Казан шәһәре Яңа Савин районы“31нче татар-рус урта гомуми белем бирү мәктәбе”нең югары квалификацион категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы Гыйльманов Дамир Шәрифҗан улының эшчәнлег...

Презентация "Татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә заманча технологияләрне нәтиҗәле куллану"

Татар теле һәм әдәбияты укытучыларының "Туган тел" мастер-класс бәйгесенә...

Заманча татар теле укытучысы өчен онлайн инструментлар

Заманча татар теле укытучысы өчен онлайн инструментлар...