Татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә проект методы
презентация по теме

Татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә проект методын  куллану укучыларның активлыгын үстерә, мөстәкыйльлек тәрбияли, телгә мәхәббәт уята..

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл proekt_metody.rar646.3 КБ

Предварительный просмотр:

                         

Александрова Алсу Исмәгыйль кызы, Түбән Кама шәһәре 27 нче урта мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы

   

             Фәнни-тикшеренү эше                        

“Татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә проект методы куллануның әһәмияте”

              Түбән Кама шәһәре, 2011 ел

    Проект методы белән кызыксынунының төп сәбәбе булып, Intel “Киләчәкне укыту” («Обучение для будущего») программасының мәктәп системасына килеп керүе булды. Берничә лекция  тыңлаганнан соң, шушы программага нигезләнеп, проект эшләргә куштылар. Күп кенә укытучылар югалып калды.  Нәрсә соң ул проект? Эшне нидән башларга?  Бу сораулар бик күп укытучыларны борчуга салгандыр. Мин сезгә проект методына кыскача төшенчә  биреп китәм.

КЕРЕШ ӨЛЕШ

   Гасырлар алышынганда кешелек узганга нәтиҗә ясый, киләчәккә планнар кора. Бу традиция белем бирү сферасын да читләтеп узмады. Бүген үк инде белем бирү системасын камилләштерү, белем сыйфатын үстерү юллары эзләнелә.
  Җәмгыятькә талантлы, иҗади фикерли , аралаша белүче, инициативалы гражданнар сорала. Укып алган диплом гына тормышта үз урыныңны табуга гарантия була алмый. Мәктәп бусагасын атлап чыгучы җаваплылык хисе, дисциплина, белем күтәрүгә омтылыш, эзләнүчәнлек кебек сыйфатларга ия булырга тиешлеген бөтенебез белә. Мәктәпләрдә шундый шәхесләр тәрбияләүгә укучы шәхесенә юнәлдерелгән яңа педагогик технологияләр куллану ярдәм итәр иде.

   Бүген  педагогика алдында укыту процессын кызыклы һәм файдалы итү проблемасы төп  проблемаларның берсе булып тора.Укытучылар үз эшләрендә төрле метод һәм алымнар кулланып эшлиләр.  Аларны 3 кә бүлеп йөртергә мөмкин булыр иде:                                                                                                                 1) пассив ; 2) актив; 3) интерактив                                                                                                                               Дәрестә пассив методларны кулланганда  укытучы төп ( үзәк) рольне уйный. Мондый дәресләр монологик сөйләм рәвешендә  үтә. Укытучы кирәкле (информацияне ) мәгълуматны  алдан төзелгән  план буенча тәкъдим итә. Укучыларның нинди дә булса мөстәкыйльлек  күрсәтүе  яки  яңа тәкъдимнәр  кертүе , алдан уйлап куелган  планнан читкә китү дип карала. Мондый дәресләрдә  балалар  укытучы йогынтысына  пассив бирелүчән объект буларак  кына  катнашалар.                                                                                                                          Ә   дәрестә укытуның актив   методларын кулланганда                                                            

  1. нинди дә булса бер проблема буенча әңгәмә оештыру;
  2. диалог оештыру ;                                                                                                                                                  

    Бу очракта да укытучы  төп рольне уйнаучы булып кала. Әмма укучылар инде пассив тыңлаучылар түгел, алар сорау бирергә, үз фикерләрен белдерергә мөмкиннәр. Бу дәресләр билгеле бер структурага нигезләнеп төзелми.  Дәрес барышында әңгәмәдән соң тема һәм проблема ачыла.

    Бүгенге көндә укытуның бигрәк тә кызыклы методларының берсе- интерактив методлар. Мондый методлар  кулланып эшләгәндә  дәрестә укучы актив катнашучы, белемне, мәгълуматны  чыганаклардан үзе таба,  ә укытучы бу очракта аңа юнәлеш бирә, чыганакларны  тәкъдим итә. Укучы актив -  укытучы моның өчен шартлар тудыра.  Бүген без сезнең белән шундый методларның берсе булган - проектлар методын   татар теле һәм әдәбиятын  укыту процессында куллану турында сөйләшербез.

ТӨП ӨЛЕШ  (1 слайд)

“Хәзерге җәмгыятьнең нигезен һәрьяклап гармоник үсешкә ирешкән ,тирәнтен фикерли алучы һәм иҗади сәләткә ия шәхес тәшкил итә.  “Кешегә бетмәс –төкәмәс иҗат чыганагы  салынган. Менә шул чыганакны ачарга, иреккә чыгарырга, кешегә иҗтимагый  тормышта урынын  табарга булышырга , аңа үсү өчен тиешле шартлар тудырырга кирәк “,- дип язган  Л.Н.Толстой.

     Татар теле һәм әдәбиятын  проект методын  кулланып укыту,  белем бирү процессын яңарту – үзгәртү  алымнары файдаланып гамәлгә ашырырга  мөмкинлек тудыра, әмма  бу очракта  да гадәти “репродуктив” юнәлеш вакытындагы  кебек уңай нәтиҗә  гарантияләнә. Яңалыкны тормышка ашыру  җиңел эш түгел, чөнки ул, гадәттә, каршылыклы кабул ителә. Кайбер кешеләрнең яңалыкка мөнәсәбәтен  И.В.Гете болайрак бәяли: ”...башта- “бу юк сүз” , аннары –“анда нәрсәдер бар ахры”, һәм соңыннан әлеге идея аңлашылып үзләштерелгәч, “ бу инде яңалык түгел!” –диләр “  

2 слайд  , 3 слайд                                                                                

   Проектлар методының  килеп чыгу тарихына игътибар итик. Проектлар методы – яңа методлардан саналмый.  1905 нче елда  Россиядә  С.Т.Шацкий   бер төркем хезмәткәрләре белән проектлар методының беренче  элементларын  укыту тәҗрибәсендә куллана башлый. 1931 нче елда проектлар методы  укыту өлкәсендә тыела. Шуннан соң  бу метод Россиядә кулланылмый. Ә  Америка Кушма Штатларында бу метод 1920 нче елларда килеп чыга һәм аны проблемалар методы дип атыйлар. Бу эш белән философ, педагог Дж.Дьюн  һәм аның укучысы В.Х.Килпатрик шөгыльләнә.  Бу метод  бүгенгесе көндә педагогик практикада актив кулланыла .

4 слайд

   20нче гасырның 20нче елларында америкалы Джон Дьюи нигез салган дип саналучы “ проектлар методы” Россиядә гасыр башында ук билгеле була. Ләкин Совет власте елларында әлеге технология үсеш ала алмый, 1931 елда бөтенләй тыела. 90нчы елларда кире әйләнеп кайткан бу технология “ 21нче гасыр технологиясе” дигән исем ала.

  Проеrт методы эшчәнлегенең эпиграфы итеп түбәндәге юлларны кулланыр идем: “Сөйлә миңа – мин онытырмын, күрсәт – истә калдырырмын, кызыксындыр - өйрәнермен”.

5 слайд

  Проектлар методы - нинди дә булса проблеманы өйрәнү һәм  гамәли   нәтиҗәсен  күрсәтү өчен   укучыларның  мөстәкыйль эшчәнлегенә нигезләнгән  укыту методы .

6 слайд

   Проект методының асылы:  укучылар  педагог җитәкчелегендә  эзлекле рәвештә   проектлар эшлиләр, проект өстендә эшләгәндә  өстәмә    информация  туплыйлар һәм  һәр этапка рефлекция ясыйлар.

Ул укыту процессы белән бәйле рәвештә дә мөстәкыйль фәнни –тикшеренү эшчәнлегендә дә кулланыла.

7 слайд

   Иҗади проект- укучыларның  фикерләү эшчәнлеген активлаштыручы методларның берсе.

 

  8 слайд

Проект эшчәнлегенең уңай яклары:

  1. Укучы кызыксынып ирекле рәвештә сайлап  алган тема өстендә эшли;
  2. Үзе сайлап алган эшне мавыгып, канәгатьләнү  хисе белән башкара.

Әйе, проектлар методын  кулланып  эшләү  укытучыдан үз эшенә иҗади якын килүне таләп итә.  Ул инде укытучы буларак кына түгел , режиссер нинди дә булса эшкә җитәкчелек итә, консультант  яки башка рольгә кереп, укыту процессын оештыра.

Укучыларның  танып белү мөмкинлекләрен, акыл эшчәнлеге  мөстәкыйльлеген үстерүдә проектлар методы зур урын алып тора

  1. нчы слайд

Педагог эшчәнлеге :

  1.  укучылар эше белән идарә итү;
  2.  планлаштыру һәм  үтәлешне контрольдә тоту;
  3.  тиешле төзәтмәләр кертү;
  4.  гомуми юнәлеш бирү ;
  5.  шул юнәлеш буенча эшләүне тәэмин итү.

10 нче слайд

Укучы өчен проект нәрсә ул?

  1.  иҗади мөмкинлекләрен ачу;
  2.  төркемдә эшләү күнекмәләре булдыру;
  3.  үзе сайлаган кызыклы проблеманы (теманы)ачу өстендә эшләү ;
  1.  үзенең эшен (хезмәтен) презентацияләү.

11 нче слайд

Проект эше түбәндәге этаплардан тора:

  1. тема тәкъдим ителә;
  2. юнәлеше, максаты, бурычы аңлатыла;
  3.  үтәү вакыты билгеләнә ;
  4.  башка сыйныф  укучыларының иң яхшы  эшләре  күрсәтелә;
  5.  проект эшенең планы төзелә ;
  6.  укучылар үзләрен кызыксындырган шәхси биремне сайлыйлар;
  7.  укучы шәхси бирем буенча материал эзли, җыя;
  8.  йомгаклау дәресендә проект эше ялгана;
  9.  чыгышларның планы төзелә;
  10.  проект эшен яклау оештырыла.

Проектлау, укучыларның мөстәкыйль эше булса да, педагог җитәкчелегеннән башка уңышлы була алмый. Башта проект эшләүнең берничә этабын билгелиләр: проектлау биремен эшләү, проект эшен башкару, нәтиҗәләр ясау-гомумиләштерү, проектны яклау һәм рефлексия.

  Проектлау биремен эшләү.Укучыларга берничә проект темасы тәкъдим ителә, проектны үтәү шартлары билгеләнә, максат ачыклана,эш планы төзелә.

  Проектлау биремне үтәү өстендә эшне үз эченә ала, мөмкин кадәр балаларның мөстәкыйльлеге тәэмин ителә, педагог укучылар эшенә тиешле юнәлеш бирә, вакытында үтәүгә һәм эш сыйфатына контрольлек итә.

  Гомумиләштерү—проектлау планында каралган материалларны эшләү. Бу этапта укучылар материалларны бергәләп эшлиләр.

  Проектны яклау—иң тирән эз калдыручы этап.Проектлар яклау сыйныф укучылары алдында үтә. Яклау барышында проектның камиллеге һәм кимчелекләре ачылырга тиеш.

  Рефлексия проект яклау барышында бирелгән сорау һәм тәкъдимнәрне, тәнкыйть сүзләрен искә алып ясала, проект тагын да камилләштерелә.

12 нче слайд

 Проект методын  кулланып белем бирүнең бурычларын мин  түбәндәгеләр дип уйлыйм :

-укучыда  өйрәнә торган фәнгә кызыксыну уяту,

-укучының танып белү активлыгын үстерү ,

-иҗади мөмкинлекләрен камилләштерү,

-белемнәрен тирәнәйтү.

ЙОМГАКЛАУ

   Татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә проектлар методын куллану – укучыларның иҗади сәләтен устерүгә этәргеч булып тора. Укучыларда  яңа проектлар эшләү теләге туа һәм фәнгә карата кызыксыну уяна. Иҗади эшчәнлек тәҗрибәсенә ия булган саен укучыларның белем сыйфаты да үсә.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә коммуникатив технология аша мәдәни компетенция үстерү

Бүгенге көндә илебезнең күп халыклары алдына милли мәдәниятнең мөһим бер элементы булган туган телне яклау, аны торгызу, үстерү һәм саклау, аннан файдалана белү мәсьәләсе иң мөһим мәсьәләләрнең берсе ...

Татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә сәләтле балалар белән эшләү программасы

Безнең балаларыбыз тиз үсә. Тик шуны истә тотарга кирәк: бүген без сәләт, омтылышларын үстерергә ярдәм иткәндә генә, алар мөстәкыйль яши, тормышта яңа үрләр яулый ала. Аеруча сәләтле балаларны...

"Татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә радиотапшырулардан файдалану"

"Хәзерге шартларда татар теле һәм әдәбияты укытуның эчтәлеге һәм методикасы" темасы астында шәһәр семинарында чыгыш....

Чыгыш. "Рус төркемнәрендә татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә матбугаттан файдалану"

Рус төркемнәрендә татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә матбугаттан файдалану...

Татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә проект алымын куллану темасына педсоветта чыгыш

   Каким должен быть современный урок татарского языка и литературы? Этот вопрос является актуальным для всех учителей татарского языка, которых волнует проблема модернизации образова...

Укучыларның иҗади сәләтен үстерү формасы буларак татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә проект эшен эшләтү

Татар теле һәм әдәбиятын проект методын кулланып укыту, белем бирү процессын яңарту – үзгәртү алымнары файдаланып гамәлгә ашырырга мөмкинлек тудыра, әмма бу очракта да гадәти “репродуктив” юнәлеш вакы...

Татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә проект эшчәнлеген куллану

Укучыларның телне өйрәнүгә кызыксынуларын һәм иҗади сәләтләрен үстерү алымы буларак проект методы...