Татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә проект эшчәнлеген куллану
статья

Зарипова Алинә Әнис кызы

Укучыларның телне өйрәнүгә кызыксынуларын һәм иҗади сәләтләрен үстерү алымы буларак проект методы

Скачать:


Предварительный просмотр:

Татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә проект эшчәнлеген куллану

Илдәге үзгәрешләр татар теле һәм әдәбияты укытучылары алдына бик тә җаваплы һәм әһәмиятле бурычлар куя. Беренчедән, ана телебезне саклап калу булса, икенчедән, укучыларда телне өйрәнүгә кызыксынуны бетермәү, киресенчә, башка милләт балаларында да татар теленә карата мәхәббәт хисләре, ихтирам, аны өйрәнергә теләк уяту. Болар укытучыдан зур һөнәри осталык, түземлелек һәм, заман таләп иткәнчә, югары технологияләрдән, мәгълүмати чаралардан хәбәрдар булуын таләп итә. Хәзерге заман мәктәбе өчен шәхеснең иҗади мөмкинлеген үстерү, актив кеше тәрбияләү, укучыларның акыл эшчәнлеген һәм иҗади сәләтен үстерү төп максатлардан санала.
        Шуларны истә тотып, хәзерге көндә укытуның бигрәк тә кызыклы методларының берсе – проект методы турында сөйләшербез. Мондый методны кулланып эшләгәндә дәрестә укучы актив катнашучы, белемне, мәгълүматны чыганаклардан үзе таба, ә укытучы бу очракта аңа юнәлеш бирә.

Проект методы эшчәнлегенең эпиграфы итеп, Кытай мәкален кулланыр идем: “Сөйләсәң, онытырмын; күрсәтсәң, истә калдырырмын; кызыксындырсаң, өйрәнермен”.
Проект эшчәнлегенең уңай яклары:
- Укучы кызыксынып ирекле рәвештә сайлап алган тема өстендә эшли;
- Үзе сайлап алган эшне мавыгып, канәгатьләнү хисе белән башкара.
Проектлар методын кулланып эшләү укытучыдан үз эшенә иҗади якын килүне, өстәмә белем туплауны таләп итә. Ул инде укытучы буларак кына түгел, режиссер, мөхәррир, консультант яки башка рольгә кереп, укыту процессын оештыра.
Педагог эшчәнлеге :
• укучылар эше белән идарә итү;
• планлаштыру һәм үтәлешне контрольдә тоту;
• тиешле төзәтмәләр кертү;
• гомуми юнәлеш бирү ;
• шул юнәлеш буенча эшләүне тәэмин итү.

Укучы өчен проект нәрсә ул?
• иҗади мөмкинлекләрен ачу;
• төркемдә эшләү күнекмәләре булдыру;
• үзе сайлаган кызыклы теманы ачу өстендә эшләү;
• үз хезмәтен тәкъдир итү.
Татар теле һәм әдәбиятын өйрәнгәндә, түбәндәге төрдәге проектларны кулланып була:
-тикшеренү (хезмәтнең актуальлеген нигезләү, тикшерүнең максаты әйтү, бурычлар кую, аларны чишү юлларын күрсәтү);
-иҗади (кичә яки бәйрәм үткәрү өчен сценарий әзерләү, мәкалә язу, әдәби әсәрләр иҗат итү);
-гамәли юнәлешле (һәр укучының, төркемнең эшчәнлеген яхшы нәтиҗәләргә ирешү максатыннан чыгып планлаштыру). Мәсәлән, төрле темаларга рәсемнәр, коллажлар ясау, шулар нигезендә текстлар төзү, китапчыклар чыгару, даими газеат булдыру, татар теле кагыйдәләре буенча ярдәмлек чыгару,язучылар иҗаты буенча презентация ясау һ.б.
-мәгълүмати (темага караган мәгълүматларны җыю, аларны катнашучыларга тәкъдим итү, фикер алышу, йомгаклау). Дәрестә мини-проектлар планлаштырырга мөмкин: котлаулар язу, үз режимны төзү һәм сөйләү, минем яраткан шагыйрем турында мини-эзләнү проект ясау, гаилә портфолиосын төзү);
-предметара( берничә предметка нигезләнү) Мәсәлән,  “Шәһәрләр” (карта).

Яратып эшли торган проектларыбызның берсе - укучылар белән берлектә газета чыгару. Бу эшчәнлектә бер укучыны баш мөхәррир итеп билгеләп, аңа ярдәмче, корректор, корреспондент, фотограф һәм дизайнерлар сайлана.
Эшкә теләкне мондый шигырь юллары ярдәмендә уятам:
Сездә бар белем, кыюлык,
Эшләр өчен бар теләк
Югарыга күтәрелү
Өчен нәкъ шулар кирәк.
Укучыларда бердәмлек хисләрен дә ныгытачак, бәлки кемгәдер һөнәр сайларга ярдәм итәчәк. Алга таба әлеге эшне системалы рәвештә башкарырга мөмкин. Айга бер газета чыгару укучыларның үзләре өчен дә бик кызыклы шөгыль булачак. Җыелыш җыеп, эш тәртибен билгеләү укучыларда эшкә карата җаваплылык хисен арттырачак.

Нинди генә проект эше булмасын, аның укучылар белән кызыксынып эшләнүе, татар телендә булуы һәм яклануы мөһим. Татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә проектлар методын куллану – укучыларның иҗади сәләтен үстерүгә зур этәргеч. Укучыларда яңа проектлар эшләү теләге белән бергә, фәнгә карата кызыксыну уяна. Иҗади эшчәнлек тәҗрибәсенә ия булган саен укучыларның белем сыйфаты да үсә.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә милли-төбәк компоненты элементларын куллану

Заман алып килгән яңалыклар, үзгәрешләр уку-укыту эшчәнлегенә дә үтеп керде. Бүгенге җәмгыять шартларында укытучының тоткан урыны тамырдан үзгәрде.Аның  бурычы – белем алу эшчәнлеге  белән...

Татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә милли эчтәлекле ял минутлары куллану.

Минем сезгә үземең эш практикамда файдалана торган, табышмакларга нигезләнеп ясалган милли эчтәлекле ял минутын (физминутка) тәкъдим итәсем килә. ...

Татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә инновацион технологияләр куллану.

Татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә  инновацион технологияләр куллану....

Татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә яңа технологияләр куллану

Статья об использовании новых технологии на уроках татарского языка и литературы...

Татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә яңа технологияләр куллану

Татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә яңа технологияләр куллану...

Татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә проект алымын куллану темасына педсоветта чыгыш

   Каким должен быть современный урок татарского языка и литературы? Этот вопрос является актуальным для всех учителей татарского языка, которых волнует проблема модернизации образова...

Доклад на тему " Татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә тәнкыйди фикерләү технологиясен куллану

Дәреснең төрле этапларында нинди технологияне куллану отышлы икәнен күрсәтү...