Доклад на тему " Татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә тәнкыйди фикерләү технологиясен куллану
статья

Дәреснең төрле этапларында нинди технологияне куллану отышлы икәнен күрсәтү

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл doklad_.docx20.77 КБ

Предварительный просмотр:

ДОКЛАД

Темасы:  “ТАТАР ТЕЛЕ  ҺӘМ ӘДӘБИЯТЫ ДӘРЕСЛӘРЕНДӘ ТӘНКЫЙДИ ФИКЕРЛӘҮ ТЕХНОЛОГИЯСЕН КУЛЛАНУ”

  Слайд 1    Бүгенге чыгышны  “Кешегә балык бир, ул бер көн тук була, син аны балык тотарга өйрәт, ул көн дә тук була” дигән мәкаль белән башлыйсы килә. Без укучыларга белем бирәбез. Бүгенге көн мәгарифе безнең алдыбызда дөньякүләм аренага курыкмыйча чыгарлык, конкуретлыкка сәләтле шәхес тәрбияләү бурычын куйды.

  Укыту-тәрбиянең бүгенге көндәге уңышы укытучының бу процессны сыйфатлы башкаруында, укучыларны танып-белү процессы белән кызыксындыра алуында; иҗади уйларга, мөстәкыйль белем алырга өйрәнүенә, рухи-әхлакый сыйфатлар тәрбияләвенә бәйле.

Соңгы елларда күп кенә яңа технологияләр тәкъдим ителде һәм гамәлгә кертелде. Татар теле һәм әдәбиятын яңа технологияләр аша өйрәтү - ул уку процессын яңача оештыру, ахыргы нәтиҗәләрне күзалларга омтылу, укучыларның актив эшчәнлегенә этәргеч бирү. Докладыбызның темасы  Татар теле һәм әдәбияты  дәресләрендә тәнкыйди фикерләү технологиясен куллану, шуңа күрә сүзебез дә шул турында булачак.

Слайд 2  Без үзебезнең дәресләрдә тәнкыйди фикерләү технологиясен еш кулланабыз. Нәрсә соң ул тәнкыйт? Ә нәрсә ул фикерләү?  Татар теленең аңлатмалы сүзлегендә болай язылган:  Тәнкыйт ул- кешенең берәр эшен яки эшчәнлеген яхшырту максатыннан, кимчелекле якларын тиешле дәлилләр белән күрсәтү, тикшерү, фикерләү ул - фикер йөртү, уйлый алу. Кешенең уйлый, фикер йөртә, нәтиҗәләр чыгара алу сәләте. Тәнкыйди фикерләү технологиясе үз позицияңне яклый һәм җиткерә алу, әңгәмәдәшедне тыңлый белү, аргументларга нигезләнеп. логик фикер йөртә белү сәләте.

Слайд 3   Тәнкыйди фикерләү технологиясенә корылган дәрес өч этаптан тора :

  1.  ЭТАП -       Чакыру (кызыксыну уяту, мотивация)
  2. ЭТАП – Аңлау, белү (Тупланган белемнәр нәтиҗәсендә, яңа     материалны үзләштерү
  3. ЭТАП _ Рефлексия

Слайд 4 Дәреснең беренче этабында идеяләр “кәрзине”, кластер, буталган логик чылбыр, фаразлар агачы, дөрес һәм ялгыш фикерләр һ.б. кулланыла.

         Икенче этапта ми һөҗүме, инсерт, фишбоун, туктап уку, катлаулы һәм гади

сораулар, Блум ромашкасы, плюс – минус , беләм – белергә телим – белдем таблицаларын тутыру һ.б. алымнар отышлы.

      Өченче этапта исә эссе, синквейн, рафт, борт журналы, фикерләүнең алты эшләпәсе кебек алымнар кулланыла.

        Хәзер без  шуларның кайберләренә генә тукталып  китәрбез.

        Слайд 5    Кластер төзү алымы – булган белемнәрне системага салудан гыйбарәт.  Кластер сүзе бәйләм, тәлгәш дигәнне аңлата. Кластер –ул материалны график ысул ярдәмендә оештыру, теге яки бу теманы өйрәнгәндә уйлау процессын ачык итеп күрсәтү. Кластер ул бер сызыктан гына бармый торган фикерләү формасы. Кайчак бу ысулны “ачык ми һөҗүме”  дип тә атыйлар. Кластер бер сүзне, теманы, төшенчәне ачыклаучы сүз, сүзтезмә ул. Кластерлар белән эшләгәндә түбәндәге кагыйдәләрне үтәргә кирәк:

1.Уйга килгән һәр сүзне язудан курыкмаска. Иҗади хыялга һәм интуициягә ирек бирергә;

2.Вакыт үткәнче яки идеялар беткәнче эшләргә;

3.Күпме күбрәк бәйләнешләр төзисең, шулкадәрле яхшырак.Алдан уйланылган план буенча гына эшләмәскә.

        Кластерлар системасы зур күләмле мәгълүмат алырга мөмкинлек бирә. Ахырдан килеп чыккан кластерны тикшергәндә, “идеялар аланыннан” төп фикер үсешенең юнәлешен ачыкларга була.

        Слайд 7   “Инсерт” алымы (текстны тамгалау)

“  “ – мәгълүмат таныш

“+” – яңа мәгълүмат

“-“ – фикерем туры килми

“?” – белергә телим.

        

        Слайд 8 Синквейн - француз сүзе, “биш илһам”,”биш уңыш” дигәнне аңлата. Ул рифмалашмаган бишьюллык шигъри формада язылган кыска әдәби иҗат. Билгеле план буенча языла, предметны (төшенчәне) ачыклый.

Синквейн язу тәртибе:

1нче юл 1 сүздән тора. Теманы ачыклаучы сүз,исем (Кем? Нәрсә?)

2нче юл 2 сүздән тора. Теманы сурәтли торган 2 сыйфат (Нинди?)

3нче юл 3 сүздән тора. Темага хас булган 3 фигыль (Нишли?)

4нче юл 4 сүздән тора. Темага карата үз мөнәсәбәтеңне белдерүче фраза, җөмлә (афоризм, мәкаль, цитата)

5нче юл – 1 сүз. Темага карата 1 синоним сүз (нәтиҗә, ассоциация)

Слайд 9   Алты эшләпә” алымы

Бу кызыклы һәм иҗади алым ярдәмендә фикерләүнең алты ысулын күрсәтеп була: конкрет, позитив, тәнкыйди, эмоциональ, иҗади һәм фәлсәфи фикерләү. Аны дәреснең өченче этабында куллану уңай нәтиҗәләр бирә. Укучыларны алты төркемгә бүләбез. Аларга төрле төстәге эшләпәләр бирелә. Төрле төстәге эшләпәләр түбәндәге мәгънәләргә ия.

1. Ак эшләпә. Укучы бары тик фактлар белән генә эшләргә тиеш.

2.Сары эшләпә.Укучылар әдәби геройның яки вакыйганың бары тик уңай якларын гына санап чыга. Ни өчен шулай уйлаулары турында да әйтергә онытмыйлар.

3. Кара эшләпә. Бу эшләпәне алган төркем киресен, ягъни вакыйгаларның яки геройларның тискәре яклары турында гына сөйли. Килеп чыккан проблемаларга бәя бирә.

4. Кызыл эшләпә. Бу эшләпә төркеменә хисләр турында сөйләү кирәк. Алардан эмоциональ фикерләү таләп ителә.

5. Яшел эшләпә. Бу эшләпәне алган төркем башкалардан иҗади булуы белән аерылып торырга тиеш.

6. Зәңгәр эшләпә. Бу эшләпә фәлсәфи фикер йөртү турында. Ул дәрескә йомгак ясарга ярдәм итә. Гомуми нәтиҗәләр чыгарыла. Бу эшләпә “хуҗалары” башкаларның фикерләрен игътибар белән тыңларга тиешләр, чөнки алар алдында иң җаваплы бурыч – барлык төркемнәрнең җавапларын берләштереп, нәтиҗә чыгару тора.

Слайд 10  “Блум ромашкасы” алымы

  Ромашканың алты таҗы була. Уртага тема языла. Сораулар түбәндәгечә төзелә:

Гади сорау - материал буенча булган белемнәрне камилләштерә

Сорау –төпченү – «мин ничек аңладым?….», «мин сезне дөрес аңладыммы?…»

Сорау –интерпретация (аңлатучы) – теге яки бу күренешләрнең асылына төшендерү (ни өчен?)

Сорау –чагыштыру  укучыларның үзара әңгәмәсендәге каршылыклар

Иҗади сорау (прогноз)  «Алга таба нәрсә булачак, сез ничек уйлыйсыз…?»

Практик сорау – «Без нәрсә эшли алабыз…?» «Сез ничек эшләр идегез…?».

 Мәсәлән.  Сыйфат темасына шундый ромашка төзергә мөмкин:

 1- сору.   Сыйфат нәрсәне белдерә?

 2-сорау . Предметның нинди билгеләре була?

 3-сорау.  “Көн җылы” җөмләсендә, сыйфат ни өчен аергыч түгел?

  4-сорау.  Сыйфатларсыз без аралаша алабызмы?

 5-сору.  Синеңчә, сыйфат дәрәҗәләрен белергә кирәкме?

 6-сорау.  Афишаларда дөрес язылмаган сыйфатларны күргәнең бармы?

   

Шулай итеп, татар милләтеннән булмаган балаларга татар телен өйрәтүнең һәрбер чорында уеннарны дәрестә һәм дәрестән тыш куллану уңай нәтиҗәләргә ирешергә мөмкинлек бирә. Бары тик оста оештырылган уен гына балаларга чит телгә карата кызыксыну уята. Дәрестә уеннарны куллану өчен укытучы зур методик әзерлекле булырга, уенны кызыксындырырлык, мавыктыргыч итеп оештырырга тиеш.

         

     


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә милли эчтәлекле ял минутлары куллану.

Минем сезгә үземең эш практикамда файдалана торган, табышмакларга нигезләнеп ясалган милли эчтәлекле ял минутын (физминутка) тәкъдим итәсем килә. ...

Татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә милли-төбәк компонентын куллану.

Татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә милли- төбәк компонентын куллану буенча чыгыш һәм электив курс программасы....

Татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә Ризаэддин Фәхреддиннең рухи мирасын куллану.

Р.Фәхреддиннең китап-дәреслекләре ата-аналар, туганнар, дуслар, күршеләр, укытучылар белән үз-үзеңне тоту кагыйдәләренә өйрәтүдә, дини йолалар, бәйрәмнәр турында белешмәләр бирүдә; балаларда олыларга ...

Мастер-класс. Тема:“Татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә тавышландыру алымын кулланып, укучыларның бәйләнешле сөйләм телен үстерү” (район күләмендәге семинар)

Мастер классымның  максаты: укучыларның  бәйләнешле  сөйләм  телен үстерү,төзек  сөйләмне  булдыру. Монда тавышландыру  алымы ярдәмендә укучылар  җөмләләр төзил...

Презентация. Тема:“Татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә тавышландыру алымын кулланып, укучыларның бәйләнешле сөйләм телен үстерү”

Презентациядә   мастер-классның  барышы  бирелә.Монда  тавышландыру  алымында  нинди  этаплар  кулланылганы  күрсәтелә....

Татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә тәнкыйди фикерләү технологиясенең кайбер алымнарын куллану.

Эш тәҗрибәсеннән.Бүгенге көн җәмгыяте мәгариф системасына зур таләпләр куя. Югары сыйфатлы белем бирү,  яңа технологияләр куллану - бүгенге заман мәктәбенең төп бурычы. Заман белән бергә атлаучы ...