Мастер-класс. Тема:“Татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә тавышландыру алымын кулланып, укучыларның бәйләнешле сөйләм телен үстерү” (район күләмендәге семинар)
методическая разработка (5 класс) на тему

Авхадеева Алсу Вагизовна

Мастер классымның  максаты: укучыларның  бәйләнешле  сөйләм  телен үстерү,төзек  сөйләмне  булдыру. Монда тавышландыру  алымы ярдәмендә укучылар  җөмләләр төзиләр, курыйкмыйча  җавап бирәләр.Бу алым заман таләпләренә  туры килә торган алымнарның берсе дип саныйм.Мастер-класс дәресләрдә куллану  өчен бик үтемле.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл avgust_seminary_chygysh.docx13.12 КБ

Предварительный просмотр:

                   Саба  муниципаль   районы    Шәмәрдән  лицее  

“Татар   теле  һәм  әдәбияты  дәресләрендә  тавышландыру  алымын  кулланып,  укучыларның   бәйләнешле  сөйләм  телен  үстерү” темасына  мастер-класс  ( район   күләмендә)

                                                                           Укытучы:  Әүхәдеева  А.В.

                                                         

                                          2017  нче  ел

    Исәнмесез,  хөрмәтле   коллегалар!  Без  Сезне  мастер-класска  чакырабыз  һәм  Сезгә  серле  хатларыбызны  өләшәбез. Ә хәзер, әйдәгез,  шул  хатларны  укып  чыгыйк  әле (матур теләкләр  укыла). Бу  матур теләкләр  уку  елы  буенча  Сезне  озатып  барсын.

   Без, татар  теле  һәм  әдәбияты  дәресләрендә  5-7  нче  сыйныф  укучыларының    бәйләнешле   сөйләм  телен  үстерү  өчен, төрле  алымнар  кулланабыз.  

     Сезгә  хәзер  үзебез  дәресләрдә  куллана  торган  тавышландыру  алымын  тәкъдим  итәбез.                                                                                                                            

    Нинди  алым  соң  бу? Укучыларга  таныш  булган  тавышсыз  мультфильм  күрсәтелә. Шулай  ук  терәк  сүзләр  бирелә. Укучылар   мультфильмны  тавышсыз   гына  карыйлар. Шуннан  соң  уйлау  өчен, вакыт  бирелә. Биремне  үтәгәндә, теманы укучы  үзе  дә  сайлый   яки  укытучы  да  тәкъдим  итә  ала. Эш  башкарылганнан  соң, бергәләп, укучыларның  сөйләмнәренә нәтиҗә  ясала.                                                                                                                  

    Сезнең  кулларга  бирелгән  хатларга әйләнеп  кайтыйк  әле. Матур теләкләр  артында  сюрприз язу бар. Әйдәгез, шуларга  игътибар  итик  әле. Кемнәрдә  язулар бар  алгарак  чыгуыгызны  сорыйбыз.

    Сезгә  тавышсыз  мультфильм   күрсәтәбез. Ләкин  Сезгә, укучыларга  вакыт  бирелгән  кебек, вакыт  биреп  тормыйбыз. Шунда  ук тавышландырабыз. Теманы  үзегезгә  сайлау  мөмкинлеге  бирелә (бер  тапкыр  карыйлар, икенчесенә  тавышландыралар).

  Бу  алым  белән  без  укучыларның  диалогик  һәм  монологик  сөйләм  һәм  иҗади  уйлау  сәләтен  үстерәбез.

     Ә хәзер  кемнәргә  язулар  чыкмады, шулар  түбәндәге  сорауга  җавап  әзерләп  утыру  сорала:  “ Бу  алым  Сезгә  нәрсә  бирде?  Сез  үзегезнең  дәресләрегездә  ничек  кулланыр  идегез?” ( укытучыларның  җаваплары  тыңланыла  һәм  нәтиҗә  ясала).

     Хөрмәтле  коллегалар! Бүгенге  мастер-классыбыз  тәмам, Сезгә  ошагандыр  дип   уйлыйбыз. Игътибарыгыз   өчен  рәхмәт!


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Мастер – класс «Учим английский играючи» в рамках районного семинара учителей начальных классов образовательных учреждений на тему: «Формирование УУД и самооценки обучающихся, как одно из ключевых направлений реализации ФГОС».

Мастер - класс "Учим английский играючи" в рамках районного семинара учителей начальных классов образовательных учреждений на тему: «Формирование УУД и самооценки обучающихся, как ...

Мастер-класс, проведённый в рамках районного семинара директоров школ

Мастер-класс по теме "Портфолио саморазвивающегося педагога"...

Мастер- класс к районному семинару учителей математики: «ПОДГОТОВКА К ОГЭ С ПРИМЕНЕНИЕМ ЦИФРОВЫХ РЕСУРСОВ. Модуль «Геометрия».

УРОК  ПО  ГЕОМЕТРИИ В 9 КЛАССЕ  ПО ТЕМЕ:«ПОДГОТОВКА  К ОГЭ С ПРИМЕНЕНИЕМ ЦИФРОВЫХ РЕСУРСОВ. Модуль «Геометрия».  Цели урока:·...

Мастер-класс Анализ заданий ЕГЭ районный семинар

Мастер-класс Анализ заданий ЕГЭ районный семинар...

Выступление на семинаре Районного методического объединения учителей русского языка и литературы.Мастер-класс "Приемы технологии развития критического мышления на уроках русского языка и литературы"

«Приёмы технологии развития критического мышления на уроках русского языка и литературы» Цели мастер-класса: • Продемонстрировать некоторые методические приемы личностно- ориентированной техноло...

Мастер-класс на районном семинаре учителей математики «Использование интерактивной доски на уроках математики»

laquo;Использование интерактивной доски на уроках математики» Интерактивные технологии активно входят в нашу жизнь, помогают каждому человеку максимально раскрыть свой творческий потенциал...