Татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә тәнкыйди фикерләү технологиясенең кайбер алымнарын куллану.
опыты и эксперименты (7 класс)

Тимофеева Лена Павловна

Эш тәҗрибәсеннән.Бүгенге көн җәмгыяте мәгариф системасына зур таләпләр куя. Югары сыйфатлы белем бирү,  яңа технологияләр куллану - бүгенге заман мәктәбенең төп бурычы. Заман белән бергә атлаучы укытучы шушы яңа технологияләр арасыннан үз фәненә туры килгәнен аерып ала белергә һәм кулланырга  тиеш. Укытучы дәрестә бу технологияләрдән файдаланса, ул, һичшиксез, эшендә уңышка ирешәчәк.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл xxi_gasyr_1.docx32.98 КБ

Предварительный просмотр:

ТАТАР ТЕЛЕ ҺӘМӘДӘБИЯТЫ ДӘРЕСЛӘРЕНДӘ ТӘНКЫЙДИ ФИКЕРЛӘҮ ТЕХНОЛОГИЯСЕНЕҢ КАЙБЕР АЛЫМНАРЫН КУЛЛАНУ

Тимофеева Лена Павел кызы,  "14 нче гимназия"  Яр Чаллы шәһәре

Бу мәкалә татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә тәнкыйди фикерләү технологиясенең кайбер алымнарын куллану турында. Белем бирү системасында тәнкыйди фикерләү төшенчәсе стандарт булмаган фикерләүне, укытуның иң югары дәрәҗәдә камилләшүен ассызыклый. Аның нигезендә ирекле күзаллау, катлаулы проблемаларның яңа чишелешен табу һәм иҗади эшләү ята.

ПРИМЕНЕНИЕ НЕКОТОРЫХ МЕТОДОВ КРИТИЧЕСКОГО МЫШЛЕНИЯ НА УРОКАХ ТАТАРСКОГО ЯЗЫКА И ЛИТЕРАТУРЫ

Тимофеева Лена Павловна, МБОУ "Гимназия №14" города Набережные Челны

 Эта статья о применении некоторых методов критического мышления на уроках татарского языка и литературы. Понятие критического мышления в системе образования подчеркивает нестандартность мышления, высочайший уровень совершенства обучения. В его основе лежит свободное видение, поиск новых решений сложных проблем и творческая работа.

APPLICATION OF SOME METHODS OF CRITICAL THINKING IN THE LESSONS OF THE TATAR LANGUAGE AND LITERATURE

 Timofeeva Lena Pavlovna, MBOU "Gymnasium No. 14" of the city of Naberezhnye Chelny

This article is about the application of some methods of critical thinking in the lessons of the Tatar language and literature. The concept of critical thinking in the education system emphasizes non-standard thinking, the high level of excellence in teaching. It is based on free vision, the search for new solutions to complex problems and creative work.

Татар теле һәм әдәбиты  дәресләрендә тәнкыйди фикерләү                                                                            технологиясенең  кайбер  алымнарын  кулану.

                                                 (эш тәҗрибәсеннән)

  Бүгенге көн җәмгыяте мәгариф системасына зур таләпләр куя. Югары сыйфатлы белем бирү,  яңа технологияләр куллану - бүгенге заман мәктәбенең төп бурычы. Заман белән бергә атлаучы укытучы шушы яңа технологияләр арасыннан үз фәненә туры килгәнен аерып ала белергә һәм кулланырга  тиеш. Укытучы дәрестә бу технологияләрдән файдаланса, ул, һичшиксез, эшендә уңышка ирешәчәк.

  22 еллык педагогик эшчәнлегем дәверендә мин төрле укыту методлары һәм технологияләре белән эшләп карадым. Соңгы белем күтәрү курсларында Абишева Алена Петр кызы үткәргән дәресләрдә тәнкыйди фикер йөртү  технологиясе булганлыгы турында белдем һәм шушы технология нигезендә эшләп карарга булдым. Әйтергә кирәк, бу технологиянең алымнарын рус төркемнәрендә дә, татар төркемнәрендә дә кулланырга була. Бәлки татар төркемендә укучы балалар өчен кирәгрәктер дә әле. Диагностик мәгълүматларга карасак, укучыларның 17%ы гына гаиләдә татар телендә аралаша, ә 83% ы рус телендә сөйләшә. Татар телен туган тел буларак өйрәнүче балаларның шактые катнаш гаиләдән. «Әгәр бала гаиләдә алты яшенә кадәр туган телендә сөйләшми икән, мәктәптә инде ул туган телне чит тел буларак укырга мәҗбүр",- дип язган күренекле педагог К.Д.Ушинский. Ә эшчәнлеккә корылган мөнәсәбәтнең бер формасы булган тәнкыйди фикер йөрү технологиясе балаларда кызыксыну, тикшеренү эшчәнлеге үстерә. Дәрес вакытында укучылар темага кагылышлы сораулар куеп, ул сорауларга җавапны үзләре кызыксынып  эзлиләр. Аларның үз фикерләре, үз карашлары формалаша, укучылар үзләренең хаклы икәнен исбатларга өйрәнәләр. Татар теле дәресләрендә грамматик категорияләрне модельләштерәләр, ягъни график мәгълүмат  барлыкка китерәләр. Бу модельләрне балалар дәрестә чыгыш ясаганда да кулланалар. Тәнкыйди фикерләү технологиясе буенча эшләгәндә укытуның моделе түбәндәгеләргә нигезләнә: укыту технологиясенең үзәгендә укучы тора; уку эшчәнлегенең нигезен педагог һәм укучының хезмәттәшлеге тәшкил итә; белем алуда балалар үзләре актив катнаша; укыту процессы укучыларнын иҗади сәләтен, тәнкыйди фикерләвен үстерүгә юнәлдерә.

 Мин башта технологиянең теоретик нигезен өйрәндем. Тәнкыйди фикерләү технологиясе фәлсәфә һәм психология педагогика фәннәренә нигезләнә. Аның авторлары – Америка галимнәре Дженни Стил, Чарльз Темпл,  Курт Мередит, Скотт Уолтер. Россиядә бу технологияне 1997 нче елларда куллана башлыйлар. Безнең укыту системасына аны Ирина Муштавинская, Игорь Загашев, Сергей  Заир–Бек яраклаштыра. Иң элек терминның аңлатмасын эзләдем. Татар теленең аңлатмалы сүзлегендә тәнкыйди сүзенә мондый аңлатма бирелә: тәнкыйть белән сугарылган, тәнкыйть итүчән, критик. Ә тәнкыйди фикерләү технологиясендә исә аның аңлатмасы башка: мәгълүматны тәнкыйть күзлегеннән кабул итү – ул нәрсәнедер инкарь итү түгел, ә киресенчә, үзеңә яраклаштырып, кулайлаштырып өйрәнү. Тәнкыйди фикерләү ул- мәгълүматны тормыш тәҗрибәсенә таянып кабул итә торган ирекле фикер йөртү. Иҗади фикерләү өчен башлангыч нокта – телне яклап түгел, ә актив фикерләп өйрәтү. Әлеге технология буенча  корылган дәрес 3 этаптан тора:

  1. Кызыксындыру -  булган белемнәрне искә төшерү; яңа темага кызыксыну уяту;  укучыларда максат булдыру.
  2. Аңлау, мәгънәсенә төшенү – яңа мәгълүмат кабул итү, максатларны ассызыклау.
  3. Рефлексия – өйрәнелгән мәгълүматны иҗади анализлау, бәяләү,яңа максатлар кую.

 Мәсәлән, кластер төзү (уртада тема, ә аның тирә-ягында кирәкле грамматик төшенчәләр). Исем темасын өйрәнгәндә, кластер алымын куллануны карап үтик. Исем 6 нчы сыйныфта өйрәнелә. Билгеле, бу теманы балалар инде башлангыч сыйныфтан ук беләләр. Уртага түгәрәк сызабыз һәм «исем» дип язабыз, балалар әйткән мәгълүматны тактага яза барабыз.

        

        

 Беренчел кластер барлыкка килде.

 Аннан соң укучыларга алынган мәгълүматны бер тәртипкә салырга, ягъни саннар куярга, кирәк булса, берләштерергә, нәрсәдер өстәргә тәкъдим ясыйбыз. Шулай итеп, икенчел кластер барлыкка килә.

 

 6 нчы сыйныфта «Исем» темасын өйрәнеп беткәч, аның турында яңа мәгълүматлар туплагач, бу кластерга кире  әйләнеп кайтып, гомумиләштерү- кабатлау этабында аны яңадан  үзгәртеп төзибез.

        

 Инсерт – фикерләп, нәтиҗәле итеп  уку өчен интерактив система, ягъни укыганда маркер белән тексттагы мәгълүматны бүлгәләү алымы. Мәсәлән: «!» - билгеле  мәгълүмат, «-» -каршылык, «+»  - кызыклы, «?» - ачык түгел, җавабын эзләү.

 Бу алымны «г, к тартыклары» мисалында анализларга мөмкин. Башта текстны мөстәкыйль рәвештә укып, тамгалап чыгарга кушыла. Мәсәлән, «!» -  моны белә идем, «+» - минем өчен яңалык, «-» - миндә икеләнү тудыра, «?» сорау, аңлашып бетмәде. Иң кирәкле дип саналган тамгаларны таблицага да күчерергә була.

      «!»  (белә идем)

    «+» - яңалык

  «?» - (аңламадым)

К, Г – тартык авазлар

К,Г – тартык авазлары калын һәм нечкә булалар.

К – саңгырау тартык.

Г – яңгырау тартык.

[к] һәм  [г] – тел арты тартыклары.

[къ] һәм  [гъ] – кече тел тартыклары.

[къ] һәм  [гъ] авазлары рус телендә юк.

[к] һәм  [г] авазлары татарның үз сүзләрендә дә, алынмаларда да булалар

Мәкаль, игътибар сүзләренең язылышы

 «Нечкә» (тонкие) һәм калын (толстые) сорауларга җавап бирү күнекмәләре дә балаларны фикерләргә өйрәтә.

 Нечкә сораулар дип конкрет, бертөрле генә җавап көтелгәннәрен, ә «калын» сораулар дип, төрлечә җавап көтелә торганнарын атыйбыз. Бу алымны бәйләнешле сөйләм үстерү өчен, төрле сыйныфларда теләсә нинди текстны өйрәнгәндә кулланырга мөмкин. Мәсәлән, 5 нче сыйныфта «Балык тоту» текстын түбәндәгечә анализларга була.

                                 

                                          Балык тоту.

  Әтисе белән бергәләп Таҗи балык тотарга  барды.

  Көн әле бик иртә. Кояш та юк, ә шулай да якты. Мондый вакытта балыкның яхшы чиртүе һәркемгә билгеле.Таҗи ялтырап  торган ап-ак чабакларны, көмеш тәңкәле кызылканатларны, әрсез алабугаларны чиләккә җыя бара. Менә инде аларның балык сала торган чиләкләре дә тулып килә. Балык бик шәп эләгә. Шуңа күрә вкытның үтүе дә сизелми. Әнә кояш та күтәрелеп килә. Балык та эләкми башлады. Кинәт әллә кайдан җил чыкты. Утлы камчысы белән яшен сызып үтте, күк күкрәде. Чиләкләп яңгыр яварга  тотынды.

           Тонкие  ? (нечкә)

    Толстые ? (калын)  

 Хикәядә сүз нәрсә турында бара?

- көннең кайсы вакыты?

- ни өчен бу вакытта балыка килгәннәр?

- нинди балыклар эләгә?

- каян җил чыкты?

- яшен нинди?

- яңгыр  ничек ява?

Табигатьтә ял итү сезгә нәрсә бирә?

- табигать кочагында ял итәргә яратасызмы?

- арагызда балыкчылар бармы?

- табигатьтә нәрсә эшләргә яратасыз?

- табигатьтә ял итүнең нәтиҗәсе нәрсәдә күренә?

- табигатьтә ял иткәндә, үзеңне ничек тотарга кирәк?

 Татар теле дәресләрендә тәнкыйди фикерләү технологиясен кулану, һичшиксез, белемнең сыйфатын яхшырта, логик фикерләү, образлы сурәтләү сәләтен үстерә.

  Укучылар үз эшчәнлекләрен аңлап  оештыралар, максат куеп, аны тормышка ашырырга тырышалар, үз эшчәнлекләренең нәтиҗәсен анализлыйлар.

  Йомгаклап әйткәндә, бу технология белән эшләүнең уңышлары инде күренә башлады: беренчедән, балаларның үз эшчәнлеге белән канәгать булулары, туган телне өйрәнүгә кызыксынулары артты. Икенчедән, укучылар үзләренең эш нәтиҗәләрен күрәләр. Өченчедән, алган белемнәрне тормышта куллана белү, тормышка яраклаша алу, иҗадилык, конкурент   булырга сәләтлелек арта.

  Татар теле һәм әдәбиятын укытуны камилләштерүнең чиге юк, бары эзләнергә, яңалыкка омтылырга, билгеләнгән максатка кыю барырга гына кирәк.

                                                                                       


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

9 нчысыйныфта татар теле дәресе "Татар теле диалектлары"

Безнең татар теле бай һәм нык үскән камил тел. Ул өч диалекттан тора. Диалекталь сүзләр - татар теленең байлыгы, бизәге. Шушы өч туркем төрле сөйләшләргә бүленә. Һәр сөйләш үзенчә матур. Безнең сөйләш...

“Туган телем-татар теле” (татар теле һәм әдәбиятыннан сыйныфтан тыш чара)

Укытучы һөнәренә хөрмәт, туган телгә, иҗатка мәхәббәт; туган авылыбыз, мәктәбебез, аның сәләтле укучылары белән горурлану, кызыксыну хисләре, әхлак сыйфатлары тәрбияләү....

"Татар теле һәм әдәбиятыдәресләрендә укучыларның мөстәкыйль эшчәнлеген үстерү алымнары". Методик ярдәмлек

Укучылар активлыгын һәм мөстәкыйльлеген үстерү, аларны үз-үзе белән идарә итәргә һәм тормышта үз урынын табарга өйрәтү укытучы хезмәтенең асылын тәшкил итә. Һәрбер укучы – табигать тудырган зат. ...

Татар теле һәм әдәбиятын укытуда актуаль проблемалар. Заманча татар теле һәм әдәбияты дәресе.

Татар теле һәм әдәбияты укытучыларының  методик берләшмәсендә ясаган чыгыш.  "Татар теле һәм әдәбиятын  укытуда  актуаль проблемалар. Заманча татар теле һәм әдәбияты дәресе"....

Доклад Тема: “Татар теле әдәбияты дәресләрендә башлангыч мәктәптә татар телен ана теле буларак укыту тәҗрибәсе”

ldquo;Биектау 2нче номерлы урта гомуми белем бирү мәктәбе”ДокладТема: “Татар теле әдәбияты дәресләрендә башлангыч мәктәптә татар телен ана теле буларак укыту тәҗрибәсе&rdquo...

Укучының танып-белү активлыгын, тәнкыйди фикерләү сәләтен, эзләнү күнекмәләрен үстерү максатыннан татар теле һәм әдәбият дәресләрендә проект методын гамәлгә ашыру

Укучының танып-белү активлыгын, тәнкыйди фикерләү сәләтен, эзләнү күнекмәләрен үстерү максатыннан татар теле һәм әдәбияты дәресендә проект методын гамәлгә ашыру юллары белән танышу, дәресләрдә проект ...

Доклад на тему " Татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә тәнкыйди фикерләү технологиясен куллану

Дәреснең төрле этапларында нинди технологияне куллану отышлы икәнен күрсәтү...