Укучының танып-белү активлыгын, тәнкыйди фикерләү сәләтен, эзләнү күнекмәләрен үстерү максатыннан татар теле һәм әдәбият дәресләрендә проект методын гамәлгә ашыру
проект
Укучының танып-белү активлыгын, тәнкыйди фикерләү сәләтен, эзләнү күнекмәләрен үстерү максатыннан татар теле һәм әдәбияты дәресендә проект методын гамәлгә ашыру юллары белән танышу, дәресләрдә проект эшләренең ролен һәм нәтиҗәлелеген билгеләү.
Скачать:
Вложение | Размер |
---|---|
tatar_tele_dbiyat_dreslrend_proekt_metody.doc | 115 КБ |
Предварительный просмотр:
“Казан (Идел буе) федераль университеты”
Федераль дәүләт автономияле югары һөнәри белем бирү мәгариф учреждениесе
Идел буе төбәкара мәгариф хезмәткәрләренең
квалификациясен күтәрү һәм яңадан әзерләү үзәге
ПРОЕКТ ЭШЕ
Укучының танып-белү активлыгын, тәнкыйди фикерләү сәләтен, эзләнү күнекмәләрен үстерү максатыннан татар теле һәм әдәбият дәресләрендә проект методын гамәлгә ашыру
Проект авторлары:
Әхтәмова Лилия Мөхлис кызы, Ютазы муниципаль районы 3 нче санлы Урыссу урта гомуми белем бирү мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы;
Гарипова Зөлфирә Хөсәен кызы, Ютазы муниципаль районы 3 нче санлы Урыссу урта гомуми белем бирү мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы;
Хаҗиева Алсу Шамил кызы, Баулы муниципаль районы 6 нчы санлы гомуми урта белем бирү мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы
Фәнни җитәкче:
Мингалиева Л. Ө.,
КФУның Идел буе төбәкара мәгариф хезмәткәрләренең
квалификациясен күтәрү һәм яңадан әзерләү үзәгенең
директор урынбасары, ф.ф.к.КФУның Идел буе төбәкара мәгариф хезмәткәрләренеңквалификациясенкүтәрү һәм яңадан әзерләү үзәгенеңдиректор урынбасары, ф.ф.к.
Зиннәтуллина Гөлшат Фәйзрахман кызы,
КФУның Идел буе төбәкара мәгарифхезмәткәрләренең квалификациясенкүтәрү һәм яңадан әзерләү үзәгенең өлкән укытучысы
Проект эшен якларга рөхсәт бирелде:
Казан, 2019 ел
Эчтәлек
- Кереш……………………………………………….……........ 3бит
- Проект эшенең актуальлеге………………………............. 3 бит
- Проект эшенең максат һәм бурычлары..............................4 бит
- Төп өлеш...................................................................................5 бит
- “Проект” төшенчәсе............................................................ 5 бит
- Проект нигезендә яткан принциплар…………….............6 бит
- Проект эшләр тематикасы....................................................9 бит
- Проект эшләрен дәресләрдә куллану................................11 бит
- Проект методын дәрестән тыш эшчәнлектә куллану.......13 бит
- Йомгаклау................................................................................17 бит
- Кулланылган чыганаклар исемлеге.......................................19 бит
Кереш
Проектның актуальлеге:
Бүгенге көн белем бирү системасы заман белән бергә атлый. Укытуда яңа технологияләр куллану хәзерге заман мәктәбенең таләпләренә туры килә. Белем бирү системасын камилләштерү, белем сыйфатын үстерү һәм күтәрү юллары эзләнелә. Җәмгыятькә иҗади фикерли белүче, аралашучан, талантлы кешеләр сорала. Мәктәпләрдә шундый һәр яктан килгән шәхесләр тәрбияләүгә, укучы шәхесенә юнәлдерелгән яңа педагогик технологияләр куллану ярдәмгә килә.
Татар теле һәм әдәбиятын укытуда кулланылучы инновацион технологияләр арасында проектлар методы әһәмиятле урын алып тора. Бу метод белән эшләгәндә, укучылар актив рәвештә уйлау, фикерләү эшчәнлегенә тартылалар. Укыту процессында яңа педагогик технологияләрне куллану - яңа метод һәм алымнарны үстерергә, яңача эшләргә ярдәм итә. Без, татар теле һәм әдәбияты укытучылары, дәрестә өйрәнгән теманы җиңел юл белән үзләштерә торган, белем сыйфатын күтәрүгә файдалы булган проектлар технологиясен һәм эзләнү-тикшеренү методын куллану уңай күренеш дип саныйбыз.
Проектның төп максаты:
Укучының танып-белү активлыгын, тәнкыйди фикерләү сәләтен, эзләнү күнекмәләрен үстерү максатыннан татар теле һәм әдәбияты дәресендә проект методын гамәлгә ашыру юллары белән танышу, дәресләрдә проект эшләренең ролен һәм нәтиҗәлелеген билгеләү.
Проектның бурычлары:
- “Проект” төшенчәсен ачыклау.
- Проект нигезендә яткан принципларны барлау.
- Проект эшләр тематикасы белән танышу.
- Проект дәресләр нигезендә үткәрелә торган дәрес төрләренә таянып, эшчәнлек алып баруны күзаллау.
Проектның тикшерү объекты: рус мәктәпләрендә укучы балалар белем алган дәреслекләр, өстәмә материаллар; танып-белү активлыгын, тәнкыйди фикерләү сәләтен, эзләнү күнекмәләрен үстерү максатыннан татар теле һәм әдәбият дәресләрендә гамәлгә ашырылучы проект методы, аның үзенчәлекләре.
Проектның фәнни яктан әһәмияте: укучыларның танып-белү активлыгын, тәнкыйди фикерләү сәләтен, эзләнү күнекмәләрен үстерү ысулларын өйрәнгәндә, укытучыларга проектта күтәрелгән темаларга күзәтү ясауның әһәмияте зур булу.
Проектның гамәли әһәмияте: рус мәктәпләрендә эшләүче укытучыларга кулланма материал була алуы.
Проектта катнашучылар:татар теле һәм әдәбияты укытучылары
Теманың өйрәнелү дәрәҗәсе:
Педагогикада проектлар методы яңа күренеш түгел. Тарихка күз салсак, XX гасыр башында ук инде бу методның беренче элементлары укыту тәҗрибәсендә кулланыла башлый. Әлеге юнәлешне башлап җибәрүче С.Т. Шацкий була. Ләкин әлеге метод 1931 нче елда Россиядә тыела, Совет власте елларында үсеш ала алмый.
XX гасырның 20нче елларында әлеге метод Америка Кушма Штатларында килеп чыга һәм бу юнәлештә эшне Дж.Дьюи башлап җибәрә. Иң башта аны “проблемалар методы” дип атыйлар.
Соңгы вакытта әлеге методка дөньяның күп кенә илләрендә игътибар бирелә һәм актив кулланыла. 90 нчы елларда безнең илгә кире әйләнеп кайткан бу технология “ XXI гасыр технологиясе” дигән исем ала.
Проект эшенең структурасы:
Проект эше кереш өлеш, төп өлеш, йомгаклау һәм кулланылган чыганаклар исемлегеннән тора.
Көтелгән нәтиҗә:
- Укытучылар алдында чыгыш ясау, аны яклау.
- Тәҗрибә уртаклашу.
- Проект буенча презентация эшләү.
II.Төп өлеш
2.1 “Проект” төшенчәсе
Нәрсә соң ул проектлар методы? Ул нинди дә булса бер проблеманы өйрәнү һәм гамәли нәтиҗәсен күрсәтү өчен укучыларның мөстәкыйль эшчәнлегенә нигезләнгән укыту методы.Бу метод белән эшләгәндә, укучылар актив рәвештә уйлау, фикерләү, эзләнү эшчәнлегенә тартылалар.
Проект сүзе өч мәгънәне аңлата:
1) нинди дә булса механизмның яки корылманың әзер планы;
2) нинди дә булса документның алдан әзерләнгән тексты;
3) теләгеңне тормышка ашыру планы.
Элек проект сүзе техника өлкәсендә генә кулланылган булса, хәзер музыка, театр, әдәбият, бизнес өлкәләрендә дә теләгеңне тормышка ашыру планы буларак кулланыла.
Татар теле һәм әдәбиятын өйрәнгәндә, түбәндәге төрдәге проектларны кулланып була:
- тикшеренү (хезмәтнең актуальлеген нигезләү, тикшеренүнең максаты әйтү, бурычлар кую, аларны чишү юлларын күрсәтү);
- иҗади (кичә яки бәйрәм үткәрү өчен сценарий төзү, мәкалә язу һ.б.);
-гамәли юнәлешле (һәр укучының, төркемнең бөтен эшчәнлеген яхшы нәтиҗәләргә ирешү максатыннан чыгып планлаштыру);
-мәгълүмати (темага караган мәгълүматларны җыю, аларны катнашучыларга тәкъдим итү, фикер алышу, йомгаклау);
-предметара (берничә предметка нигезләнү).
Татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә шушы методны куллану ничегрәк башкарыла соң? Билгеле булганча, рус телле балаларны татар теленә өйрәтүдә әлеге метод зур урын алып тора. Лексика һәм грамматикага өйрәнү аралашуга нигезләнә. Татар телен өйрәнүгә этәргеч ясаучы, активлык һәм иҗадилыкны үстерүче метод булып проектлаштыру методын атарга була. Проект укытучы тарафыннан махсус оештырыла, укучылар исә мөстәкыйль рәвештә эшлиләр һәм ахырда бер гамәли нәтиҗә ясала.Укучыларның танып белү мөмкинлекләрен, акыл эшчәнлеге мөстәкыйльлеген үстерүдә проектлар методы зур урынны алып тора.
Проект методы укытучы һәм укучыларның яхшылап әзерләнүләрен, сыйныфның һәм иҗади төркемнәрнең үзара килешеп эшләүләрен таләп итә. Проект турында фикер алышуда катнашып, укытучы да тигез хокуклы яшьтәш, ярдәмчегә әйләнә. Проектларны гамәлгә ашыру укучыларга әйләнә- тирәдәге кешеләр белән бергә эшләргә һәм тормышта үз урыннарын табарга ярдәм итә.
2.2 Проект нигезендә яткан принциплар
Проект турында сөйләгәндә, аның нигезендә яткан принциплар турында әйтми мөмкин түгел.
- Төрлелек (вариативлык).
Дәрестә эш парларда, группаларда һәм индивидуаль башкарылырга мөмкин. Текстларга килгәндә, диалог та, таблицалар да, хатлар да була ала. Тема һәм күнегүләрнең вариантлары булу бик мөһим.
- Проблемаларны чишү.
Белгәнебезчә, проблема ул укучыны уйларга мәҗбүр итә. Ә уйлау аша алар өйрәнәләр. Проектлаштыру укучыларның шәхси сыйфатларын үстерә. Алар үзләрендә җаваплылык хисе тоялар, коллективта эшләргә һәм эшчәнлекләренең нәтиҗәсен анализларга өйрәнәләр.
- Шәхси фактор.
Проект эше вакытында укучыларга уйларга һәм үз тормышлары, кызык -сынулары турында сөйләргә күп мөмкилекләр бирелә.
- Биремнәрнең куелышы.
Укучыларга көчләре җитмәслек биремнәр тәкъдим итәргә ярамый. Биремнәр укучыларның белем дәрәҗәсенә туры килергә тиеш.
Татар теле дәресләрендә проект методын куллану төрле яклап белемле, мәгълүматлы булуны, укытучыдан үз эшенә иҗади якын килүне таләп итә. Чөнки куелган проблеманы чишү юлларын эзләгәндә һәрьяклы ярдәм кирәк була.
Һәр проект билгеле бер тема белән билгеләнә һәм берничә дәрес барышында тормышка ашырыла. Укучылар бу эшне башкарганда төрле чыганаклар кулланып эшлиләр. Мәсәлән, рәсемнәр, диаграммалар, картиналар, схемалар һәм башкалар. Проект методын куллану дәрестә берничә төрле максатка ирешергә ярдәм итә: балаларның сүзлек запасы киңәя, өйрәнелгән лексик-грамматик материал ныгытыла, бәйрәм атмосферасын тудыра.
Проект эшчәнлегенең уңай яклары нәрсәдә чагыла соң? Беренчедән, укучылар сайлап алынган тема өстендә мөстәкыйль рәвештә кызыксынып эшлиләр. Икенчедән, сайлап алынган эш төрләрен мавыгып, канәгатьлек хисе белән башкаралар. Укучыларның танып белү мөмкинлекләрен, акыл эшчәнлеге мөстәкыйльлеген үстерүдә проектлар методы зур урын алып тора.
Педагог эшчәнлеге нәрсәләрдән гыйбарәт соң?
Ул:
-укучыларның эшләре белән идарә итә;
-планлаштыру һәм үтәлешне күздә тота;
-кирәк булса, тиешле төзәтмәләр кертә;
-эшне үтәүдә гомуми юнәлеш бирә;
-шул юнәлеш буенча эшләүне тәэмин итә.
Проект буенча эшләү эзлекле алып барыла.
1. Әзерлек этабы:
- тема сайлау;
- максат, бурычларны аңлату, юнәлешен билгеләү;
- күләмен билгеләү;
- эшне үтәү вакытын билгеләү;
- укытучы белән бергә эш планы төзү;
- укучыны чыганаклар белән эшләргә өйрәтү.
2. Проектны төзү этабы:
- план буенча эш башкару;
- чыганаклар белән эшләү, күргәзмә материаллар туплау.
3. Проектны тормышка ашыру этабы (эшне төгәлләү һәм тикшерү).
4. Йомгаклау этабы (проектны яклау, башкаларны хезмәт нәтиҗәләре белән таныштыру).
Проектта катнашучылар эшне төрлечә бүленеп башкарырга мөмкиннәр:
- группалап;
- парлап ;
- ялгыз (индивидуаль) .
Бу вакытта укучыларның теләкләре, мәнфәгатьләре искә алына. Группаларга бүлгәндә, шулай ук төрле өлгерештәге, төрле җенестәге укучыларны аралаштыру күздә тотыла.
Үткәрелү вакытына карап,проект дәресләренең дәвамлылыгы түбәндәгечә:
-кыска вакытлы;
-уртача вакытлы;
-озак вакытлы.
Кыска вакытлы проектлар берничә дәресне үз эченә ала. Анда катлаулы булмаган проблемалар чишелә. Уртача вакытлы проектлар бер-ике айны, озак вакытлылыр ярты елдан алып бер елга кадәр вакытны үз эченә алырга мөмкин.
Проектта укучылар мөстәкыйль эшлиләр дип әйтсәк тә,бу эш укытучы җитәкчелегеннән башка уңышлы була алмый. Проектның темасын укытучы әйтә, шул ук вакытта укучыларның фикерләре, алар тәкъдим иткән темалар да тыңлана. Тема билгеләнгәннән соң максат ачыклана, эш планы төзелә. Ә гомумиләштерү этабында укучылар планда каралган материалларны бергәләп эшлиләр.
Иң кызыклы этап- ул проектны яклау. Проект сыйныф укучылары алдында яклана, үзенчәлекле яклар күрсәтелә, уңай һәм кимчелекле яклар билгеләнә. Ахырда рефлексия ясала.
2.3 Проект эшләре тематикасы
Безнең фикеребезчә, проект дәресләрне башлангыч сыйныфларда ук үткәрә башларга кирәк. Әлбәттә, 1-2 нче сыйныф укучылары, яшь үзенчәлекләреннән чыгып караганда, проект эшчәнлеген тулысынча башкара алмыйлар. Башлангыч сыйныфларда татар теленә өйрәтү уен формасында алып барыла. Әлеге алымны проект методына кертеп, инде кечкенәдән үк бу эшчәнлеккә әзерли башларга була. 1-2 нче сыйныфлар проект дәресләрне үти алмасалар да, бу әле мини-проектлар үткәреп булмый дигән сүз түгел.
Моның өчен укытучы билгеле бер алгоритм бирә, ә укучылар үзләренең эшчәнлеген шуның буенча төзиләр. Башлангыч сыйныфларда шундыйрак темалар тәкъдим итәргә була:
-“Шәҗәрә агачы”
-“Охшаш авазлар”
-“Минем гаиләм”
-“Көндәлек режим” һ.б.
Эшләренең нәтиҗәсе күп очракта рәсемнәр була. Алар үз фикерләрен рәсемнәрдә чагылдырырга тырышалар, кыска җөмләләр яки сүзләр ярдәмендә аңлатма кертәләр. Иң яратып башкарган эш формалары- коллажлар төзү.
Татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә проект методын куллану зур әһәмияткә ия. Чөнки укучылар татар телендә генә аралашырга тырышалар, төрле яклы фикер йөртергә өйрәнәләр, эзләнү вакытында төрле кызыклы мәгълүматларга юлыгалар, шуны башкаларга җиткерергә ашыгалар .
Үз эшчәнлегебездә бу методны урта сыйныфларда еш кулланабыз. Проект методын беренче тапкыр кулланганда, бездә икеләнү хисе көчле иде. ”Мондый дәрес барлык укучыларга да ошармы? Куелган проблемалар алдында югалып калмаслармы? Үзләре генә мөстәкыйль рәвештә эшли алырлармы? Нәтиҗәсе ничегрәк килеп чыгар? “ - дигән сораулар борчыды. Шуларны уйлап, без җиңелрәк проблемалар, гадирәк темалар сайларга тырыштык. Эшне башлап җибәргәндә үк инде, укучыларның күзләрендә очкыннар кабынды. Проектның этаплары аңлатылу белән алар кызыксынып эшкә тотындылар. Иң гаҗәпләндергәне шул булды: беренче тапкыр эшләгәндә алар төркемнәргә дә, парларга да бүленмәделәр. Һәр кеше аерым эш башкарды. Проект эшләренең нәтиҗәсе презентацияләр, альбом, иншалар формасында булды. Шуннан соң узган проект дәресләр бик теләп кабул ителде, укучылар парларда да, төркемләп тә проект эшләрен башкардылар.
Укытуда проектлаштыру уку процессының сыйфатын үстерүгә ярдәм итә. Укучылар мәгълүмат алу өчен өстәмә чыганаклар эзлиләр, табылган материалны анализлыйлар, төп һәм кызыклы булганнарын аерып чыгаралар,сүзлекләр белән эшлиләр, тәкъдим итү формасын сайлыйлар. Укучылар бигрәк тә презентациягә өстенлек бирәләр.
Үз эшебездә укучыларга кызыклы булган темалар сайларга, милли төбәк компонентына күбрәк игътибар бирергә тырышабыз.Бу алар күңелендә туган яклары белән горурлану хисләре уята,яңа мәгълүмат белән танышырга ярдәм итә. Проект дәресләр өчен кызыклы булган бик күп темалар тәкъдим итәргә була:
- “Татар халык ашлары”
- “Шәһәремнең(авылымның) истәлекле урыннары”
- “Безнең як әдипләре”
- “Китапка ничә яшь?”
- “Татар халкының милли киемнәре”
- “Исемемнең сере”
- “Без спорт яратабыз”
- “Яшь журналистлар”
- “Табигать белән бергә”
- “Батырларны барлар чак”
- “Югары уку йортлары”
- “Минем нәселем” Һ.б.
2.4. Проект эшләрен дәресләрдә куллану.
Уку елы башында проект эшләре тематикасын төзедек. Алдыбызга куелган максатларыбызга ирешү һәм укучыларны проект эшенә җәлеп итә алуыбызның төп сәбәбе – кызыклы тема сайлау дип уйлыйбыз. Эш тәҗрибәбездән чыгып, 8 нче сыйныф укучылары белән эшләнгән проект эшен тәкъдим итәбез.
Проектның темасы: Татар телендә газета чыгару аша метапредмет нәтиҗәләренә ирешү.
Әлеге проект укучыларның мөстәкыйль эшчәнлекләрен оештыруны,эзләнү барышында төрле чыганакларга таянып эшләүләрен күз алдында тота.
МАКСАТ: укучыларның төрле өлкәләрдә мөмкинлекләрен тормышка ашыру максатыннан, “Яшьлек” газетасын бастыру.
БУРЫЧЛАР:
1. Шәхес үсешенә йогынты ясау. Төрле өлкәләрдә укучыларның сәләтен үстерү мөмкинлеге тудыру: оештыручы, редактор, журналист, корректор, дизайнер, фотограф һ.б. буларак сынап карау.
2. Актив һәм иҗатка сәләтле укучыларга үз-үзләрен сынау өчен мәйданчык булдыру, проектта катнашучы укучылар да информацион һәм коммуникатив культура тәрбияләү.
3. Журналист белгечлеге серләренә төшенү.
4. Газетаның үз укучылары даирәсен булдыру: укучы, укытучылар, ата-аналар, студентлар.
5. Алга таба белем алу юнәлеше бирү, һөнәр алу юлларын сайлауда карар кабул итәргә әзерләнү.
Проблемалы сорау кую:Газеталардан интернет челтәрендә булмаган мәгълүматны табып буламы?
Проект эшенең планы:
1. Газеталарның килеп чыгышы.
2. Нинди газеталар бар?
3.Балалар газеталарында рубрикаларны барлау.
4. Вазифаларны бүлешү.
5.Үз газеталарына материал туплау.
6. Газета чыгару.
Эшнең нәтиҗәсе: презентация, газета чыгару.
Укучылар әлеге эшне төркемнәргә бүленеп башкардылар.Проблемалы сорауга һәр төркем үзенчә җавап бирергә тырышты. Эш барышында укучыларның кызыксынулары тагын да артты һәм чын җурналистлар кебек эшләделәр. Проект эшенең этаплары аңлатылды һәм планы төзелде. Әйтергә кирәк, проектның темасы алар өчен кызыклы булды. Һәр тапкан мәгълүматны алар төркемнәрдә анализлап бардылар. Материал җыйганда интернетка гына түгел, ә архив материалларына, район, республика газета-журналларына да мөрәҗәгать иттеләр.
Ахырда һәр төркем үз эше буенча чыгыш ясады.Тема бер үк булса да, эшләнеше һәм мәгълүматның бирелеше һәр төркемдә аерым булды. Укучылар үзләрен кызыксындырган бар сорауга җавап таптылар. Шулай ук сөйләм телләре дә баеды. Күп кенә табылган материал тәрҗемә эше белән ныгытылып барды. Әлеге проект эше дәрес кысаларында гына калмыйча мәктәп укучылары игътибарына да тәкъдим ителде.
Димәк, проект эшчәнлеге укучы белән укытучы, укучы белән укучыларның үзара тыгыз мөнәсәбәтенә һәм шул ук вакытта укучыларның мөстәкыйльлегенә нигезләнә. Татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә проектлар методын куллану укучыларның иҗади сәләтен үстерүгә этәргеч булып тора. Укучыларда яңа проектлар эшләү теләге туа, фәнгә карата кызыксыну уяна. Иҗади эшчәнлек тәҗрибәсенә ия булган саен укучыларның белем сыйфаты да үсә.
Үзебезнең алдагы эшчәнлегебездә әлеге методны куллануны бик тә кирәк дип саныйбыз. Төрле технологияләр, методлар кулланып эшләү бүгенге көн мәктәпләрендә телне өйрәнү өчен кызыксыну уятуга төп этәргеч булып тора.
Педагогика фәнендә укыту-тәрбия процессы сыйфатын үстерергә булышлык итүче технологияләр шактый. Укытучының бурычы – яңалыклар агымында югалып калмыйча, дөрес юнәлеш алу, укытуның һәр этабы өчен уку материалын үзләштерүнең иң уңышлы вариантын куллана белү.
2.5. Проект эшләрен дәрестән тыш эшчәнлектә куллану.
Проект эшенең исеме. Баулы шәһәренең сугыш чоры балалары.
Проект эшенең актуальлеге. Тарихи хәтер – үткәннәр турында белү генә түгел, ә һәркайсыбызның, тарихның бер кисәкчеге буларак, без туганчы ук булган вакыйгалардан аерылгысыз икәнлеген аңлау да. Тарихи хәтер шәхескә патриотик һәм әхлак тәрбиясе бирүнең мөһим чыганакларының берсе булып тора. Бу чыганакны саклауда безгә, педагогларга, сугыш ветераннары гына түгел, шул дәһшәтле елларда бүгенге укучыларның яшьтәшләре булган балалар һәм яшүсмерләр – аларның карт әбиләре, карт бабайлары да булыша ала. Бу буынның тормышы турында безнең укучылар бик аз белә яки бернәрсә дә белми. Нәкъ менә алар, сугыш елы балалары, аның төп корбаннары булдылар да, чөнки сугыш аларны балачактан, аның куанычлы мизгелләреннән мәхрүм итеп кенә калмады, ә күпләренең иң кадерле кешеләрен дә тартып алды. Сугыш елы балалары, аеруча малайлар, бик иртә олыгайдылар. Аларга фронтка киткән әтиләрен, абыйларын алыштырып, заводта станок, басуда сука артына басарга туры килде. Нәкъ менә аларның азатлыгы, киләчәге өчен әтиләре, абыйлары үлеп калды. Нәкъ менә сугыш елы балаларына җимерелгән шәһәрләрне, туган авылларын кабат торгызырга, чирәм җирләрне һәм галәмне үзләштерергә туры килде.
Бернәрсәгә карамыйча исән калырга, сынмаска, явызланмаска, лаеклы кешеләр булып калырга аларга нәрсә ярдәм итте икән? “Балалар һәм сугыш – дөньяда үзара капма-каршы булган әйберләрнең моннан да коточкыч якын килгәне юк”, - дип язды А.Твардовский. Кайгы һәм газаплар, сызланулар һәм югалтулар әлеге буында лаеклы тормышка омтылыш, аңа мәхәббәт, үз-үзеңне аямау, кайгыртучанлык, мәрхәмәтлелек, хезмәт сөю кебек, бүгенге буында җитеп бетми торган сыйфатларны тәрбияләргә ярдәм итте. Үзеңдә яхшы әхлакый сыйфатларны газаплар аша гына тәрбияләп була микән әллә? Юк, әлбәттә. Аларны өлкән буыннар үрнәгендә, үз якыннары һәм үз халкының үткәненә хөрмәт аша тәрбияләп була. Һәр чорның үз кыенлыклары, үз кайгылары бар. Яшь буынның бүгенге әхлаксызлыгын һәм мораль кыйммәтләрнең җимерелүен аклап. Күпләр: “Заманы шундый!” – диләр. “Сугыш чоры балалары “ проекты кешене вакыт түгел, ә кешенең үз заманын тудыруын аңларга ярдәм итәргә тиеш.
Көтелгән нәтиҗә. 1. Укучыларның үз әбиләре һәм бабаларының сугыш елларына туры килгән балачак истәлекләрен туплап “Хәтер китабы” төзү.
2. Баулы шәһәре 6 нчы санлы урта мәктәбенең Муса Җәлил музее фонды һәм гаилә архивларыннан алынган фотолар күргәзмәсе.
3. “Сугыш чоры балалары” дип аталган презентация.
Проектны тормышка ашыручылар. Баулы шәһәре 6 нчы санлы урта гомуми белем бирү мәктәбенең 5-11 нче сыйныф укучылары.
Проекттан көтелгән нәтиҗә аның өстендә эшләү өчен түгелгән көч һәм вакытны аклыймы? Безне 1945 нче елның җиңү таңыннан аеручы 74 ел – бер кеше гомеренә тиң булган җитди срок. Бу вакыт эчендә берничә буын туып, чыныгырга өлгерде. Төрле яшьтәге төркемнәр үткән сугышны төрлечә кабул итә. Кечкенә булса да, сугышны үз җилкәсендә татыганнар бар. Икенчеләр аны ветераннарның хатирәләре, китаплар, кинофильмнар аша белә. Хәзерге балалар исә Бөек Ватан сугышы турында нигездә тарих дәреслекләреннән укып кына белә. Чөнки бүгенге буын аз һәм теләмичә укый, хәрби тематикага чын кино карау мөмкинлегенә ия булса да, бу фильмнарны җиңү көне алдыннан гына карый. Ул көннәрнең тере шаһитләре булган сугыш ветераннары тормыштан китеп бара.
Сугыш турында укытучы өйгә биргән параграфны укучы бала аны иге-чиге булмаган тарихи вакыйгалар чылбырының берсе итеп кенә кабул итә, һәркемгә һәм һәрнәрсәгә бәйләнеше булган гадәттән тыш хәл дип уйламый. Укучылар белән әңгәмә вакытында аларның күбесе Бөек Ватан сугышының үз гаиләләрендә нинди эз калдыруын, туганнарының кайсы сугышкан, һәлак булганмы әллә яраланганмы, нинди бүләкләре булуын белми иде. Сугыш елы балалары турында шулай ук мәгълүматлар аз. Шулай итеп, XX гасырда илебез тарихында һәм бөтен дөньяда иң әһәмиятле, иң фаҗигале булган Бөек Ватан сугышы турында тарихи хәтернең югалу куркынычы килеп баса.
Проект барышында үзләштереләсе фундаменталь белемнәр.
Проект барышында укучылар өлкән буын вәкилләре белән әңгәмә корырга, сүзләрне дөрес сайларга, алар белән уртак тел табарга өйрәнә.
Информация табу өчен төрле чыганаклар һәм аның төрле формаларын куллану: кызыклы кешеләр белән очрашу, интервью, туганнары белән әңгәмәләр, әдәби әсәрләр уку, газета һәм журналларда басылган мәкаләләр ту-рында фикер алышу, нәфис фильмнар карау тел буенча грамоталылыкны үстерергә ярдәм итәчәк.
Укучыларның алган белемнәрне иншалар, хикәяләр, стена газетасына мәкаләләр язганда, конкурсларда катнашканда куллану мөмкинлеге булачак.
Укучыларның компетенцияләрен үстерү.
Тәнкыйди фикерләү. Проект эшен гамәлгә ашыру барышында укучыларда сугыш чоры балаларының тормыш шартларын үзләренеке белән чагыштыру, анализ ясау, нәтиҗәләр кабул итү өчен күнекмәләрен үстерүдә төрле алымнар куллану.
Креативлык. Дәресләрдә проблеманы чишүнең төрле юлларын куллану аша укучыларны өлкән буынга карата булган караш, гадәтләр, аралашу алымнары, информация эзләүгә креатив альтернативалар табарга өйрәтү.
Коммуникатив компетенция. Коммуникатив күнекмәләрне үстерү өчен индивидуаль һәм төркемнәрдә эшләү формалары кулланылачак: очрашулар, әңгәмәләр, интервью. Укучылар проект буенча партнерлары, публика алдында чыгыш ясау, тыңлаучыларның игътибарын җәлеп итү һәм тота алу күнекмәләре алачак.
Хезмәттәшлек. “Хәтер китабы”, фотокүргәзмә оештыру кебек эшләрне командада эшләү укучыларны үзара тыгыз хезмәттәшлек итәргә мөмкинлек бирәчәк.
Укучылар булдырырга тиешле характер үзенчәлекләре.
Кызыксынучанлык. Укучылар герой-балалар, сугышның фаҗигасе, сугыш чоры балаларының мәктәп тормышы, район үзәгендә урнашкан һәйкәлнең тарихы турында мәгълүмат алачак. Укучыларга мөстәкыйль рәвештә эзләнү эше алып бару мөмкинлеге биреләчәк.
Инициативалылык. Укучылар әзер материал кабул итмәячәк, алар үзләре информация табу юлларын сайлауның инициаторлары булачак.
Яраклаша белү (приспособляемость). Укучыларга өлкән яшьтәге кешеләр белән уртак тел табарга кирәк булачак, моның өчен аларга алдан ук аралашуга әзер булырга, тормышның әңгәмәдәшне кызыксындыра торган өлкәләре турында сөйләшү урынлы булачак.
Социаль-мәдәни мәгълүматлы булу (социокультурная осведомленность). Укучылар үз гаиләләре һәм туганнары белән генә түгел, кызыксындырган проблема буенча мәгълүмат алу максаты белән башка авылдашлар белән дә тыгыз хезмәттәшлек итәчәк.
Проектның максатлары.
Укучылар алдына куеласы максатлар.
1. Балалык еллары авыр сугыш елына туры килгән ветераннарны барларга, ачыкларга.
2. Сорашу өчен анкета төзергә. Җыелган материалны әдәби яктан эшкәртергә, фотодокументларны өйрәнергә. Электрон презентация ясарга.
3. Сугыш елларында балалар тормышы турында, шаһитларның сөйлә-гәннәрен кулланып, информация тупларга.
4. Хәзерге балалар тормышын сугыш еллары балаларыныкы белән чагыштырырга.
Укытучы алдына куеласы максатлар.
1. Укучыларга сугыш еллары балалары тормышы турында белемнәрен баету өчен шартлар тудыру.
2. Һәр баланың шәхси сыйфатларын үстерүгә, аның индивидуальлеген, актив гражданлык позициясен формалаштыруга, үз мөмкинлекләрен әхла-кый, танып-белү, иҗади яктан күрсәтә алуларына эффектив йогынты ясау.
3. Һәр катнашучыга үзенең нәрсәгә сәләтле булуын күрсәтергә, идеяләрен әйтергә, команданың актив члены булырга мөмкинлек бирү.
4. Сугыш елыбалалары белән аерым очрашулар оештырырга.
Кирәкле ресурслар.
- Проектор белән җиһазландырылган кабинет.
- Фотоаппарат.
- Герой-пионерлар турында китаплар, аларның портретлары.
- Сугыш чоры балалары турында китаплар.
- Балачагы сугыш елларына туры килгән татар язучыларының истәлекләре.
- Канцтоварлар.
III. Йомгаклау
Проект һәм фәнни тикшеренү нигезендә эшләп, укучылар тирән белем һәм күнекмә алалар.
Алар түбәндәгеләрдән гыйбарәт:
- коллективта да мөстәкыйль эшли алу;
- эшне бүлешкәндә бирелгән вазифаларны үти белү;
- йөкләгән эшкә җаваплы карау;
- аралашу;
- тупланган тәҗрибәне өйрәнү;
Татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә проектлар методын куллану – укучыларның иҗади сәләтен үстерүгә этәргеч булып тора.Укучыларыбыз төрле юнәлештәге эзләнү эшләре белән мәшгуль.Укучыларда татар теле һәм әдәбияты буенча яңа проектлар эшләү теләге туа һәм фәнгә карата кызыксыну уяна. Иҗади эшчәнлек тәҗрибәсенә ия булган саен укучыларның белем сыйфаты да үсә.
Кулланылган әдәбият
1.Брославская Т. Л. Организация учебно-исследовательской и проектной деятельности обучающихся в условиях реализации ФГОС ООО. Молодой ученый. - 2015. - №2.1. - С. 5-6
2.Комарова И.В. Технология проектно-исследовательской деятельности школьников.- Санкт-Петербург: КАРО, 2014
3.Исмәгыйлова С. Г. Укытучының фәнни эшчәнлеге. “Мәгариф” журналы, 2011 №12, -3 б. 96 б.
4.Рахимов А.З. Научно-исследовательская и внедренческая деятельность Лаборатории творческого развития. – Уфа, 2004.
5.Сәмигуллин Г. Х. Татар әдәбиятын системалы укыту: эзләнүләр һәм тәҗрибә.-Яр Чаллы, 2006.-94 б Хуҗиәхмәтов Ә. Н. Педагогика. –Казан, “Мәгариф” нәшрияты, 2004. – 542 б.
6. Хайдарова Р. З. Научно–педагогические аспекты билингвального образования в Республике Татарстан. –г. Набережные Челны, 2006.- 197 с.
7.Харисов Ф. Ф. Харисова Ч. М. Татар теленнән күнегүләр һәм тестлар. – Казан, 2006.-183 б.
По теме: методические разработки, презентации и конспекты
Татар теле һәм әдәбият дәресләрендә тестлар
Лексикология бүлеге буенча белемнәрне тикшерү....
Балаларга әхлакый тәрбия бирүдә Риза Фәхреддин хезмәтләрен татар теле һәм әдәбият дәресләрендә куллану.
Бүгенге көндә тәрбия, әдәп-әхлак мәсьәләләре күпләребезне борчый. Яшьләрнең күбесе ак белән караны аера алмый, күңеле белән акчага, шул исәптән хәрам малга алданып яши. Гасырлар буена буыннан-буынга к...
Татар теле һәм әдәбият дәресләрендә рус телле балаларга дифференцияләштереп укытуның төрле алымнарын куллану
Индивидуаль-дифференцияле белем бирүнең структурасын укытуны индивидуальләштерүнең максатлары мондый: өйрәтү (укучыларның белемен тирәнәйтү һәм киңәйтү, сәләтен, күнекмәләрен ныгыту); камилләштерү (мө...
Татар теле һәм әдәбият дәресләрендә уен алымын куллану
Үземнең чыгышымны бөек философ Декарт сүзләре белән башлыйсым килә. Яхшы белү генә җитми, иң кирәклесе –белгәнне дөрес итеп куллану. М...
Татар теле һәм әдәбият дәресләрендә укучыларга әхлак тәрбиясе бирү -тормышка әзерлекле шәхес тәрбияләүнең бер чарасы
Максатым:Балаларның сәләтен күрә белү, иҗади баскычка күтәрү, әдәпле, әхлаклы итү, һәръяктан камилләшкән шәхес тәрбияләүБурычларым:Укучыларны үз фикерләрен ана телендә дөрес ...
Татар теле һәм әдәбият дәресләрендә мәгълүмати технологияләр һәм электрон белем чыганакларын куллану
Материал на тему использование интерактивной доски на уроках татарского языка и литературы...
Татар теле һәм әдәбият дәресләрендә инновацион технологияләрдән проект методын куллану
Фәнни эшемнең төп максаты Г.Тукайның тормыш юлы һәм иҗатына күзәтү ясау түгел, ә аның табигать күренешләрен тасвирлаган әсәрләрен барлау, Г.Тукай әсәрләренә нигезләнеп, әсәр эчтәлеген ачуда пейз...