Татар теле һәм әдәбият дәресләрендә инновацион технологияләрдән проект методын куллану
методическая разработка на тему

Галиева Айгуль Рашатовна

Фәнни эшемнең төп максаты Г.Тукайның тормыш юлы һәм иҗатына күзәтү ясау түгел, ә аның табигать  күренешләрен тасвирлаган әсәрләрен барлау, Г.Тукай әсәрләренә нигезләнеп, әсәр эчтәлеген ачуда пейзажның әһәмиятен аңлату, шагыйрь иҗатындагы табигать белән бәйләнешле образлар системасын ачыклау. 

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл tatar_tele_hm_d._dreslrend_proekt.docx28.01 КБ

Предварительный просмотр:

Татарстан Республикасы

Азнакай муниципаль районы муниципаль бюджет

гомуми белем учреждениесе

“Азнакай шәһәре 8 нче урта гомуми белем бирү мәктәбе”

«Хәзерге шартларда проблемалы укыту»

  VI Мәхмүт укулары

кысаларында  үтәчәк фәнни- методик семинардагы чыгыш

Татар теле һәм әдәбият дәресләрендә

инновацион технологияләрдән

проект методын куллану

                                                                       Эшләде: татар теле һәм әдәбияты    

                                                                                       укытучысы Галиева А.Р.

2015-2016 нчы уку елы

         Чыгышымны киң күңелле, хөрмәтле кеше Гали Хәлифә сүзләре белән башлыйсым килә.                                                        

                   «Балагызны үзегезнең заманыгызданбашка заман өчен

      укытыгыз, чөнки алар сезнең     заманыгыздан башка

бер заманда яшәү        өчен       дөньяга килгәннәр»  

Татар теле дәрес буларак укытыла башлаганнан бирле (XVIII гасырда Сәгыйть Хәлфин эшчәнлеге белән бәйле) һәр чор укытучылары һәм методистлары укытуны камилләштерү ысул һәм алымнарын булдырырга тырышканнар. 21 нче гасырда укытучы һәм укучы арасындагы уңай эмоциональ халәт, укучыларда белем алуга мотивация булдыру, балаларга төпле теоретик белем бирү белән беррәттән аларның иҗади сәләтләрен, сөйләм телен үстерүгә дә урын бирүне үз эченә ала.

ФГОС таләпләре буенча, яңа стандартлар  кертү сәбәпле татар теле һәм уку дәресләрендә проектлар методын куллану отышлы, чөнки проект методы - ул укучыларның билгеле бер нәтиҗәгә ирешкән үзаллы эшмәкәрлеген оештыруга ярдәм иткән ысул. Проект эше – ул ниндидер идея, фикер өстендә, җентекле планлаштырылып, эзмә - эзлекле эшләү һәм эш азагында күзгә күренерлек нәтиҗә чыгару, билгеле бер тема буенча информацияне бер схемада күрсәтү [3,71]. Проектлар методы укучы шәхесенең белем алуга иҗади якын килүенә юнәлтелгән. Ул, теге яки бу проблеманы тирәнтен өйрәнү максатында, укытучы җитәкчелегендә эшләнә торган мөстәкыйль иҗади эш.

         Проект методын куллануның уңай яклары:

1. Тел һәм әдәбият буенча материал белән таныштыру карала.

2. Укучы дәресләрдә төп белем ала, эш төрләре, кагыйдәләр белән таныша.

3. Бу метод кызыксынучанлыкны,  һәр яңа эш төрен ихлас,  дәртле итеп башкару теләген уята.

4. Проекттагы информация һәр дәрестә укучының күз алдында була, кирәк вакытта ул аңа мөрәҗәгать итә ала. Бу исә материалның хәтта йомшак укучылар тарафыннан да үзләштерелүен тәэмин итә.

Күпчелек очракта бу эш төркемнәрдә эшләнә, берничә этаптан тора:  

Проект өстендә эш этаплары:

1. Проект темасын тәкъдим итү. Иҗади эшләрнең тематикасы дәрестә үзләштергән белемнәрне тирәнәйтү, актуальләштерү, гамәлдә куллануны таләп итәрлек итеп сайлана. Мәсьәлә кую.

2. Эш юнәлешен сайлау. Балаларны төркемнәргә бүлү. Информация җыю алымнарын сайлау һәм эзләнүне башлау. Беренче нәтиҗәләрне тикшерү.

3. Проектны презентацияләү, бизәү һәм яклау.

4. Йомгаклау, нәтиҗә чыгару.

Гомумән, проектлау технологиясенең кулланылу даирәсе бик киң, аны дөрес һәм урынлы кулланганда (укытучы үзе кирәкле дип тапканда), укытучыга ышанычлы ярдәмче функциясен үти ала. Ә иң мөһиме шул: схема -  проектны һәр дәрестә файдалану үзмаксат түгел, ә проект укучыларның белем алуда активлыгын тәэмин итү, предметка карата кызыксыну уяту, төпле белем бирү чарасы булуын истән чыгарырга ярамый.

          Татар теле һәм әдәбиятын өйрәнгәндә, түбәндәге төрдәге проектларны кулланып була:

         -тикшеренү (хезмәтнең актуальлеген  нигезләү, тикшерүнең максаты әйтү, бурычлар кую, аларны чишү юлларын күрсәтү);

         -иҗади (кичә яки бәйрәм үткәрү өчен сценарий төзү, м-н “ Әлифба бәйрәме”, “ Татар телем – иркә гөлем” бәйрәме, мәкалә язу “ Дуслык”);

         -гамәли юнәлешле (һәр укучының, төркемнең бөтен эшчәнлеген яхшы нәтиҗәләргә ирешү максатыннан чыгып планлаштыру). М-н, төрле темаларга рәсемнәр, коллажлар ясау “Мин һәм минем гаиләм”, “Без һәм музыка”, “Табигатьне саклыйк”, китапчыклар чыгару, килеш кушымчалары    буенча           ярдәмлек чыгару, “Татар костюмы”дигән темага презентация ясау, бер төркемгә билгеле бер темага табышмаклар табып килергә , икенче төркемгә - китапчык ясап, табышмаклар тупларга, өченчеләренә - темага карата табышмак иҗат итәргә тәкъдим итеп була;

          -мәгълүмати (темага караган мәгълүматларны җыю,аларны катнашучыларга тәкъдим итү,фикер алышу, йомгаклау). Эшемдә бер яки өлешчән дәрестә мини-проектлар планлаштырам ,м-н котлаулар язу, үз режимны төзү һәм сөйләү, минем яраткан шагыйрем турында мини –эзләнү проект ясау, гаилә портфолиосын төзү);

          -предметара (берничә предметка нигезләнү), м-н «Яшелчәләр»   (рәсемле таблица), “Шәһәрләр” (карта).

         Минем сезгә “Балалар иҗаты” исемле -мини проект паспортын тәкъдим итәсем килә.

         Проект темасы: “Балалар иҗаты”. Бу проектны тормышка ашыру өчен күрсәтмә материаллар- китаплар , әкиятләр,табышмаклар җыентыгы,  кулланма материаллар -альбом битләре, төсле карандашлар кулланылды.  Проект эшчәнлеге белән ата-аналар да таныш булды.  Без балалар белән әдәбият дәресләрендә шигырьләр өйрәндек, әкиятләр тыңладык, табышмаклар чиштек, җырлар өйрәндек, рәсемле китаплар карадык, кышкы каникулга балаларга  мавыктыргыч китаплар укырга тәкъдим ителде.

          Нинди китаплар була? Әкиятләрне кем яза? Китаптан тагын нинди мәгълүматлар табып була  проблемалы сорауларга җавап эзләдек,китап турында ,аның әһәмияте турында аңлатылды.   Без бу проект өстендә эшләп балаларда китапка хөрмәт, күмәк эшләү, бер-берсе белән дус-тату эшләүне тәрбияләдек дип уйлыйм.

          Проектның перспективасын билгеләдек: интернетта игълан ителгән иҗади конкурсларда катнашу, татар теле атналыгында куллану.

          Минем уйлавымча, бу проект буенча башкарган эшләр, матур рәсемле, ачык төсләр белән ясалган китапчыклар балалар күңелендә зур тәэсир калдырды. Чөнки, аларның яңа сораулары, яңа фикерләре туа торды. Шуңа күрә мин үзебезнең алга куйган бурычыбыз үтәлде дип уйлыйм һәм проект методының балаларның иҗади сәләтен үстерүдә отышлы алым икәнен үз тәҗрибәмдә күрдем.

Төп максат: Укучыларның татар шигърияте турында белемнәрен ныгыту.

Проектның бурычлары: Иҗади эзләнү –тикшеренүләр аша укуга кызыксыну уяту,балаларның иҗади сәләтен үстерү.

Проектның тибы:Иҗади.

Проектның төре: Гамәли юнәлешле.

Катнашучыларның вазифалары: Ата-ана-материал туплый, укучы-яңа мәгълүмат ача,укытучы-ата-аналарда, балаларда иҗади эш турында кузаллау булдыра.

 Тәкъдим итү формасы: Күргәзмә.

 Проектны бәяләү: Оригиналь проект.

 Көтелгән нәтиҗәләр: Гомуми иҗади эш булдыру, укырга яратмаган балаларда да китапларга карата кызыксыну уяту,үз иҗади эше өчен горурлык хисе барлыкка килү.

          Минем фикеремчә,укучыларның иҗади эшчәнлеген, логик фикерләү сәләтен үстерү максатыннан, дәресләрдә дифференцияле биремнәр , мини-проектлар төзү отышлы. Татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә проектлар методын куллану – укучыларның иҗади сәләтен устерүгә этәргеч булып тора. Укучыларда  яңа проектлар эшләү теләге туа һәм фәнгә карата кызыксыну уяна. Иҗади эшчәнлек тәҗрибәсенә ия булган саен укучыларның белем сыйфаты да үсә. Әлбәттә, сәләтле балаларга аеруча игътибар итәм. Бу эшнең әһәмияте шәхеснең перспектив үсешен фаразлауда. Табигать тарафыннан бирелгән иҗат һәм сәләт чаткылары булган  балаларны туплау һәм үстерү безнең төп бурычыбыз.

         Минем өчен иң мөһиме – проект эшенә барлык укучыларның да җәлеп ителүе.

        «Шәкертләрне гыйлем белән тәрбияләү, изге шәригатьтә аңлатылган күркәм холыклар белән таныштыру һәм гадәтләндерү – укытучының беренче эше булыр,» – дигән Р. Фәхреддин [9,43]. Бүгенге укучыларның гыйлем, яхшы тәрбия алырга тулы мөмкинлекләре бар. Безгә бары тик гыйлем алуга тырышлык, теләк һәм омтылыш тәрбияләргә кирәк. Безнең кулларда балалар язмышы. Безнең укучыларыбыз, Р. Фәхреддин теләгәнчә, бөтен яктан да үрнәк балалар булып үссеннәр һәм милләтебез горурланырлык шәхесләр булсыннар иде.

          Татар теле һәм әдәбиятын информацион технологияләр кулланып укытуда беренче адымнарыбыз менә шушылар. Бу эшләр укучыларда туган телне тагын да ныграк белергә кызыксыну уятыр дип ышанам.

      “Эзлим-табам-беләм-эшлим” дип фикер йөртүче, үзаллы дөрес карар кабул итә алырдай һәм эшләрдәй укучыларыбыз гына тормышны, рухи дөньябызны тагын да баетачак.

             Укытучының хезмәт җимеше еллар үткәч күренә.  Иң дөрес бәяне безгә тормыш үзе куячак. Эшебезнең нәтиҗәләрен күреп, еллар үткәч, горурланырлык булса иде. Без моны укучыларыбызның тормышта үз урыннарын табуыннан аңларбыз.

Кулланылган әдәбият

1. Агапова Н.  В. Перспективы развития новых технологий обучения. – М.: ТК Велби, 2005 – 247 с.

2. Әсәдуллин А., Фәтхуллова К. Сөйләшергә тел булсын // Мәгариф, 2001,   № 9. – Б. 10-12.

3.  З аһидуллина Д. Ф. Урта мәктәптә татар әдәбиятын укыту методикасы:       метод. кулланма.- Казан: Мәгариф, 2000.

4. Нигматуллин А. З. Технологические – методологические аспекты проблемного и развивающего обучения (На материале дидактики и школьного преподавания литературы народов РФ). - Уфа-Елабуга, 1999

5. Рус мәктәпләре өчен татар теле программалары. – Казан: Мәгариф, 2001. – 88 б.

6. Харисов Ф. Ф. Научные основы начального обучения татарскому языку  как  неродному. –  Казань:  Изд-во  ТаРИХ,  2000.  –  479  с.

7.Харисов Ф. Ф. Основы методики обучения татарскому языку как неродному. – СПб: филиал издательства «Просвещение», 2001. – 431 с.

8. Харисов Ф.Ф. Татар телен чит тел буларак өйрәтүнең фәнни-методик нигезләре/ Русчадан Н.К.Нотфуллина тәрҗ. – Казан: Мәгариф,2002.– 367 б.

9.  Хуҗиәхмәтов Ә. Н. Педагогик технологияләр: уку ярдәмлеге.- Казан: Мәгариф, 2008 ел, 2 китапта


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә инновацион технологияләр

 Мәгариф системасы гомер-гомергә традицион укыту методикасына нигезләнеп үсте. Әлбәттә инде, гасырлар буена тупланган тәҗрибәгә таянмыйча мөмкин түгел. Шулай ...

Татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә инновацион технологияләр куллану.

Татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә  инновацион технологияләр куллану....

Татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә инновацион технологияләр куллану.

Татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә инновацион технологияләр куллану....

Татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә инновацион технологияләр куллану

Татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә инновацион технологияләр куллану...

Татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә инновацион технологияләр куллану.

Татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә инновацион технологияләр куллану....

Доклад "Татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә инновацион технологияләр куллану"

Выступление на муниципальном августовском совещании по родным языкам...

Туган (татар) тел һәм әдәбият дәресләрендә инновацион технологияләр. Сөйләм күнекмәләрен үстерү чарасы буларак, синхрон тәрҗемә итү ысуллары. Күнекмәләр

Күнекмәләр. Тәрҗемә процессында аеруча кирәк булган күнекмәләрне үстерү тәрҗемәчеләрне әзерләүнең мөһим өлешен тәшкил итә.Тәрҗемә күнекмәләрен үстерүнең үзенчәлеге шунда, алар бары тик укучыларның пра...