Галиева Айгуль Рашатовна

татар теле һәм әдәбияты укытучысы сайты

Күп фикерлә, аз сөйлә.

Профессия: Учитель татарского языка и литературы

Профессиональные интересы: Распространение и изучение педагогического опыта. Усиление положительной мотивации обучения. Активизация самостоятельности. Активизация познавательной деятельности учащихся

Увлечения: Рукоделие.Чтение книжек. Йога, танцы и фитнес.

Регион: Республика Татарстан

Населенный пункт: город Азнакаево

Место работы: МБОУ "СОШ №8 г. Азнакаево" Азнакаевского муниципального района РТ

Навигация

Ссылка на мой мини-сайт:
https://nsportal.ru/galieva-aygul-rashatovna
“ Укып барган һәрбер юлым, һәрбер сүзем Була минем юл күрсәтүче йолдызым.”
Г. Тукай

Сайтымның хөрмәтле кунаклары: хезмәттәшләр, укучылар һәм башка ирекле керүчеләр!

 

     Минем сайтыма рәхим итегез! Сезне үземнең сайтымда күрүемә мин бик шатмын. Әлеге сайт үзем һәм педагогик эшчәнлегем турында. Монда ачык дәресләрнең, әдәби кичәләрнең һәм бәйрәмнәрнең методик эшкәртмәләре, укучылар иҗаты  урын алды. Аерым дәресләргә презентацияләр эшләнде. Хезмәттәшләрем  белән эш тәҗрибәмне бик теләп уртаклашам. Үз эшемне бик яратам, яңалыкка омтылам, милләтемә хезмәт итәргә тырышам.  Бердәм булыйк! Киңәшләшеп эшлик!

 

 

О себе

Туган урыным: Татарстан республикасы  Азнакай районы Үчәлле авылы

Белемем: Югары.  Яр Чаллы педагогия көллияте (2001) филология бүлеге

                                 Алабуга дәүләт педагогика университеты (2006) филология бүлеге

Эш урыным:  Татарстан Республикасы Азнакай муниципаль районы муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе "Азнакай шәһәре 8 нче урта гомуми белем бирү мәктәбе"- татар теле һәм әдәбияты укытучысы

Педагогик стаж: 20 ел

Методик темам: Татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә  укучыларда милли үзаң формалаштыру, сәләтле балаларны иҗади үстерү.

Минем бурычым : гүзәл холыклы кеше тәрбияләү.

Книги, которые сформировали мой внутренний мир

Фатих Әмирхан "Хәят", Гадел Кутуй "Тапшырылмаган хатлар", Габдрахман Әпсәләмов "Ак чәчәкләр"

Мой взгляд на мир

     Укытучы хезмәтендә әзер рецептлар кулланылмый. Һәр укытучы иҗади эшли, эзләнә, үз холкына, үз укучыларына, үз фәненә кулай булганнарын сайлый. Чөнки һәр укытучы – үз фәненең патшасы!

           Замана да үзгәреп тора. Балалар һәр яңалыкны отып бара. Укучылардан артка калмас өчен, компьютер дигән фән-техника казанышын да иярләргә туры килде. Берни эшләр хәлең юк. Миңа татар теле нәрсәгә дип утырган үзебезнең үк татар баласын кызыксындырыр өчен, проектлар төзеп, төрле презентацияләр әзерләп, җанлы да, заманча да дәресләр үткәрергә тырышам. Презентация ясый белә торган укучыларым да бар, бергә-бергә эшләгәндә, компьтер өлкәсендә төрле яңалыклар белән дә алышабыз. Интернет аша күп мәгълүмат алырга өйрәнгән заманча балаларда матур әдәбият белән кызыксынуны тудыру минем төп максатларымның берсе булырга тиеш дип саныйм. Шагыйрь юкка гына “Китап укып елый белгәннәрнең, күңелендә булмый карасы” димәгәндер.

            Интернетка килгәндә, мин әлеге мәгълүмат чарасын суга батучының коткару чарасы – салам бөртеге белән чагыштырам. Үзем күбрәк китап – журнал яздыру, каләм, дәфтәр тотып, китапханәләрдә эшләү, эзләнү ягында.

Бала күңеле пыяла

Сак бул, берүк буяма!

Зур өметләр, бөеклекләр

Һәрчак булсын юллама.

 

Татар теле, Тукай теле

Мәктәпләрдә сүнмәсен.

Укучының күңеленә

Белем сере өстәлсен.

Мои достижения

Минем мактауга лаек нәтиҗәләрем:

1.2015- КФУ каршында үткәрелгән 6 нчы халыкара Олимпиадасына катнашучы укучыны әзерләгән өчен ТР Мәгариф һәм Фән Министрлыгы сертификаты.

2.“Укучыларны укуга тарту һәм китапханәдә үткәрелгән төрле чараларда катнашу, оештыру буенча нәтиҗәле хезмәт куйган өчен” Азнакай үзәкләштерелгән китапханәсенең рәхмәт хаты.

3.2016-2017 нче уку елында Республикакүләм олимпиадасының муниципаль этабының җиңүчесен һәм призерын әзерләгән өчен Азнакай Мәгариф идарәсенең Дипломы.

4.2017 нче елның апрелендә үткәрелгән Республикакүләм атар теле һәм әдәбияты укытучылары олимпиадасында 2нче урын яулаган өчен Дипломнарым бар.

5. Шулай ук “Татар теле” һәм “Татар әдәбияты” фәне буенча һөнәри тестлаштыру үттем, нәтиҗәсе 92 балл булды.

6. Бөтенроссия конкурсы “Ел укытусычы- 2017”дә катнаштым һәм  "Азнакай шәһәре 8 нче урта гомуми белем бирү мәктәбе"нең Лауреат Дипломы белән бүләкләндем.

7. 2017 нче елның апрелендә үткәрелгән Республикакүләм татар теле һәм әдәбияты укытучылары олимпиадасында 2нче урын яуладым.

8. 2017- Педагог Ризаэддин Фәхреддингә багышланган XIV республикакүләм педагогик укуларда катнашып Финалист Дипломына лаек булдым.

9. 2016- Алабуга дәүләт педагогика институтында үткәрелгән VI халыкара Мәхмүтов укуларында катнашып, мастер- класс күрсәттем.

10. 2016- “Мәгариф” журналының ачык программасы буенча үткәрелгән түгәрәк өстәлдә мастер- класс.

11. 2017- татар теле һәм әдәбияты укытучыларының Актанышта үткән төбәкара семинарында «Федераль  дәүләт белем бирү стандартларын гамәлгә ашыру шартларында милли тәрбия бирүдә дәрестән тыш чараларның әһәмияте» темасына чыгыш ясадым.

12. Бөтенроссия  “Ел укытусычы- 2018”конкурсының зона туры катнашучысы.

13. 2018 ел - «Туган тел» туган тел һәм әдәбият укытучыларының Бөтенроссия мастер-классы конкурсы, муниципаль этап, 2 урын.
 
14. 2018 ел - «Иң яхшы татар теле һәм әдәбияты укытучысы» бөтенроссия конкурсы, муниципаль этап, 2 урын.
 
15. 2018 ел - «Иң яхшы татар теле һәм әдәбияты укытучысы» бөтенроссия конкурсы, зона этабы, катнашучы.
 
16. 2018 ел - Азнакай муниципаль районы башлыгының югары эш нәтиҗәләре, татар телен һәм әдәбиятын үстерүгә һәм саклауга керткән өлеше өчен рәхмәт хаты.
 
17. 2021 ел - «Җәлил укулары» Халыкара әдәби конкурсы, муниципаль этап, 1 урын.
 
18. 2021 ел - «Җәлил укулары» Халыкара әдәби конкурсы, зона этабы, 1 урын.
 
19. 2022 ел - «Иң яхшы татар теле һәм әдәбияты укытучысы» Бөтенроссия конкурсы, муниципаль этап, 2 урын.

 

20. 2022 ел- Туган тел һәм әдәбият укытучыларының «Туган тел» Бөтенроссия конкурсы, муниципаль этап, җиңүче.
 

Шулай ук үзем дә читтә калмадым, район, республика, ил күләмендә төрле бәйгеләрдә үземне күрсәттем, курсларда булып, белемнәремне үстердем, семинарларда чыгыш ясадым, район гәзитендә мәкалә язып чыгардым. Калган публикацияләрем:

2016 ел- Россия Федерациясе Мәгариф һәм фән министрлыгы, Казан (Идел буе) федераль университеты, Алабуга институты каршындагы «Хәзерге заман мәктәп мәгарифендә инновацияләр һәм традицияләр: теория һәм практика» бөтенроссия фәнни-методик семинар материаллары - «куллану методы проекты инновацион технологияләрдән дәресләрдә Татар теле һәм әдәбияты» инновацион технологияләрдән файдалану методы проекты.
 
2017 ел- «Әбсәләм укулары» укучыларының һәм студентларының II шәһәр фәнни-гамәли конференциясе материаллары - Казан, «тарихы чишмәсенең Азнакай җирлеге».
 
2017 ел- Публикация. “Милли мәгариф - будущее” - Яр Чаллы, 2017 - Кроме дәрестән тыш чараларның Милли тәрбиясе”.
 
2018 ел- nsportal.ru сайтында бастырып чыгару - методик эшләнмә “[к], [г] һәм [къ], [гъ] тартыклары”.
 
2018 ел- nsportal.ru сайтында басылу- "Федераль дәүләт белем бирү стандартлары в условиях реализации национальной воспитания в сфере учета дәрестән тыш чараларның милли тәрбиясе".
 
2018 ел- nsportal.ru сайтында басылу - «Татар теле һәм әдәбияты дәресләре.
 
           Яшь педагогларның остазы булып торам. Эш дәверендә ачык дәресләр, класстан тыш чаралар үткәрәм. Үз эш тәҗрибәмне гомумиләштереп, ел саен төрле конференцияләрдә чыгыш ясыйм:
2018 ел-VII Бөек татар шагыйре Г.Тукайның «Без Тукайлы халык» мирасын өйрәнүгә багышланган республика укулары - «Татар әдәбиятында аз өйрәнелгән шагыйрьләребез» секциясе, республика, катнашу сертификаты;
2018ел- “Иннополис лицеенда “Сәләтле балалар өчен” полимәдәни мохит булдыру юлы белән шәхеснең коммуникатив компетентлыгын формалаштыру” республика семинары, чыгыш ясау сертификаты;
2019 ел- «Габдулла Тукай һәм XXI гасыр мирасы» республика фәнни-гамәли конференциясе, катнашу сертификаты;
2020 ел- «Рус телендә белем бирүче гомуми белем бирү оешмаларында татар телен һәм әдәбиятын укытуга заманча якын килү» (УМК «Сәлам!» буенча) республика семинары, катнашу сертификаты;
2021 ел - “Ике һәм күптеллелек шартларында дәүләт һәм төбәк телләре эшчәнлегенең хокукый нигезләре” халыкара фәнни-гамәли конференциясе - чыгыш сертификаты;
2021 ел - “Мәктәптә туган (татар) телен һәм инглиз телен укыту тәҗрибәсе, проблемалары, перспективалары” төбәк семинары, чыгыш сертификаты;
2021 ел- Г.Тукайның тууына 135 ел тулуга багышланган региональ фәнни-гамәли конференция, катнашу сертификаты;
2021 ел - “Нигъмәт өйрәнүләре” Халыкара фәнни-гамәли конференциясе. Гуманистик тәрбия: традицияләр, инновацияләр һәм перспективалар”, КФУ, катнашучы дипломы;
2021 ел - “Хәзерге заман мәгарифе шартларында яшь белгечләрне һөнәри социальләштерү механизмы буларак мәктәп белән ВУЗның үзара хезмәттәшлеге” төбәкара конференциясе, чыгыш сертификаты;
2021 ел - “Федераль дәүләт белем бирү стандартларын гамәлгә ашыру шартларында укытуда методик компетентлыкны камилләштерү, чыгыш сертификаты.
 
Мастер-класслар:
2018 ел - Реймс шәһәре университеты студентларының халыкара педагогик практикасы кысаларында «Эштән тыш эшчәнлекне оештыру үзенчәлекләре» темасы буенча мастер-класс, Хезмәт һәм Шомон шәһәре укытучыларын әзерләүнең югары мәктәбе, Шампань-Арденн;
2021 ел - “Укытучылар сәнгатьлелеккә ничек ирешергә?” темасы буенча мәктәп укучыларының һәм укытучыларының “Марсель Галиев укулар” республика фәнни-гамәли конференциясе кысаларында мастер-класс;
2022 ел - “аңлап уку үзәге үзәге фуннкциональ грамоталылык технологиясе” темасына Бөтенроссия конкурсы кысаларында “Иң яхшы татар теле һәм әдәбияты укытучысы” темасына мастер-класс;
2022 ел - “Туган тел” туган тел һәм әдәбият укытучыларының Бөтенроссия конкурсы кысаларында “Бер алым буларак цифрлаштыру: Google-тестлар” темасы буенча мастер-класс.

 

Минем укучыларым төрле бәйгеләрдә катнашып югары нәтиҗәләргә ирешә:

1. 2017 нче ел – “Илһам” Бөтенроссия  яшь язучылар конкурсында –Хөсәинова Инзилә Гран –Прига лаек булды.

2. 2016 нчы ел- Әлмәт дәүләт муниципаль институт үткәргән “Г. Тукай иҗаты буенча иң яхшы фәнни- тикшеренү эше” конкурсында– Гарипова Э.- 3 нче урын.

3. 2016-2017 нче уку елында Республикакүләм олимпиадасының муниципаль этабында җиңүче һәм призер- Хөсәинова Инзилә.

4. 2017 нче ел- Әлмәт дәүләт муниципаль институт үткәргән К. Булатова исемендәге премияне бирү конкурсының “Матур әдәбият” номинациясендә лауреат- Хөсәинова Инзилә.

5. 2017 нче ел- 19нчы Халыкара “Иксез- чиксез балачак” фестивалендә- муниципаль, республика этабы- 1 урын, зона этабы- 2 урын.

6. 2018 нче ел - “Әйдә ТНВга” республика конкурсы, Хөсәенова И.З - җиңүче.
 
7. 2019 нче ел- «Яшәү чыганагы - газ» республика конкурсы - медиа-проект, «Инша» номинациясе, Абдуллин А.М. III урын.
 
8. 2019 нчы ел «#Ведущийвсемогущий» муниципаль конкурс, Закирова Л.И. II урын.
 
9. 2020 нче ел - «Җәлил укулары» III Халыкара әдәби конкурсының муниципаль этабы, «Җәлил на татарском» номинациясе, А.М. Зыятдинова - I урын.
 
10. 2020 нче ел - «Җәлил укулары» III Халыкара әдәби конкурсының зона этабы, «Җәлил на татарском» номинациясе, А.М. Зыятдинова - I урын.
 
11. 2020 нче ел - Укытучы көненә багышланган «Укытучыны котла!» видеороликларның муниципаль конкурсы - 6Б сыйныфы - III урын.
 
12. 2020 нче ел - «Укый торган әни - укучы ил» республика конкурсының муниципаль этабы конкурс номинациясендә «Әни белән укыйбыз» видеороликлар, Зыятдинова А.М. - I урын.
 
13. 2021 нче ел- Татарстан Республикасының Төньяк-Көнчыгыш төбәге мәктәпләре арасында татар халкының бөек улына, герой-шагыйрь Муса Җәлилгә, «Сәнгатьле сөйләм» номинациясенә багышланган «Иң яхшы видеоролик» республика конкурсы, җиңүче Б.Р. Гайфуллин.
 
14. 2021 нче ел- «Мин - «СМС-балалар» командасында» республика конкурсы, 6Б сыйныфы - II урын.
 
15. 2021 нче ел- Муса Җәлил исемендәге XIX республика фәнни-гамәли конференциясе «Сәнгатьле уку конкурсы» юнәлешендә Хафизова А.И. сертификат. 
 
16. 2021 нче ел- Г.Тукай, А.Р. Абдуллин иҗатына багышланган региональ фәнни-гамәли конференция, Р.Р. Фәхретдинов Р.II урын.
 
17. 2021 нче ел- Г.Тукай, А.М. Зыятдинов иҗатына багышланган региональ фәнни-гамәли конференция, А.М. Миршатов А.III урын.
 
18. 2021 нче ел- Халыкара фәнни-танып белү, иҗади һәм интеллектуаль конкурс «Тамчы-шоу» номинациясендә «Отчизның яшь талантлары» номинациясендә, Бадретдиов К.Т., Мусина А.И. Фархетдинова И.Р. - I урын.
 
Ел саен укучыларым туган тел һәм әдәбият буенча фән олимпиадасының муниципаль һәм республика турында җиңүчеләр һәм призерлар булалар:
2018 нче ел - татар әдәбияты буенча Республика олимпиадасының муниципаль этабы, 8 кл., Маликова Р.М., җиңүче;
2018 нче ел - татар әдәбияты буенча Республика олимпиадасының муниципаль этабы, 11 кл., Хөсәенов И.З., җиңүче;
2019 нчы ел - татар әдәбияты буенча Республика олимпиадасының йомгаклау этабы, 8 кл., Маликова Р.М., призер;
2019 нчы ел - татар әдәбияты буенча Республика олимпиадасының муниципаль этабы, 9 кл., Маликова Р.М., җиңүче;
2020 нче ел - татар әдәбияты буенча Республика олимпиадасының йомгаклау этабы, 9 кл., Маликов Р.М., призер;
2020 нче ел - татар әдәбияты буенча Республика олимпиадасының муниципаль этабы, 10 кл., Маликова Р.М., җиңүче;
2021 нче ел - Татар теле буенча Республика олимпиадасының муниципаль этабы, 4 кл.,  Маликов Н.И., призер;

 

Моё портфолио

Электрон файлларны авторлык хокукларын саклап куллануыгызны сорыйм)

 

Гугл формалар ярдәмендә эшләгән тестларыма сылтама:

 

 

1. <iframe src="https://docs.google.com/forms/d/e/1FAIpQLSevPHUAHx... width="640" height="3492" frameborder="0" marginheight="0" marginwidth="0">Загрузка…</iframe> - татар теле (татар төркемнәре өчен)  -  5 нче сыйныф

2. <iframe src="https://docs.google.com/forms/d/e/1FAIpQLSf3KXE8Lw... width="640" height="2175" frameborder="0" marginheight="0" marginwidth="0">Загрузка…</iframe>  -Ф. Яруллин "Зәңгәр күлдә Ай коена" әкиятенең сюжетын аңлау дәрәҗәсен тикшерү

3. <iframe src="https://docs.google.com/forms/d/e/1FAIpQLSdWlB3SEl... width="640" height="1745" frameborder="0" marginheight="0" marginwidth="0">Загрузка…</iframe> - Фәнис Яруллинның тормыш юлы һәм иҗатына буенча тест

4. <iframe src="https://docs.google.com/forms/d/e/1FAIpQLSdjy7ROjo... width="640" height="1634" frameborder="0" marginheight="0" marginwidth="0">Загрузка…</iframe>  Фигыль - рус төркеменең 5 нче сыйныфы өчен 

5. <iframe src="https://docs.google.com/forms/d/e/1FAIpQLSevosp0T6... width="640" height="3182" frameborder="0" marginheight="0" marginwidth="0">Загрузка…</iframe> - Исем- кабатлау

Добавить грамоту в портфолио
Портфолио: