“Сандугачлар белән иш булырлык- Татарымның моңлы баласы мин!”
методическая разработка на тему

Галиева Айгуль Рашатовна

Язучы,  Рафаил Төхфәтуллин исемендәге бүләк иясе, районыбызның мөхтәрәм зыялысы Нур Әхмәдиевнең тормыш юлы һәм иҗаты белән таныштыру

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл n.hmdievk_bagyshlangan_kich.docx35.12 КБ

Предварительный просмотр:

Татарстан Республикасы Азнакай муниципаль районы

муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе

"Азнакай шәһәре 8 нче урта гомуми белем бирү мәктәбе"

Эш юнәлеше: “Җир әйләнә Азнакайга таба”

 “Сандугачлар белән иш булырлык-

Татарымның моңлы баласы мин!”

( Якташыбыз Нур Әхмәдиевнең 70 яшьлек юбилеена

багышланган әдәби- музыкаль чара)

Эшкәртмәнең авторы һәм оештыручысы:

татар теле һәм әдәбияты укытучысы-

Гәлиева Айгөл Рашат кызы

2017

       Максатлар:

        1)  Язучы,  Рафаил Төхфәтуллин исемендәге бүләк иясе, районыбызның мөхтәрәм зыялысы Нур Әхмәдиевнең тормыш юлы һәм иҗаты белән таныштыру;

        2) Н. Әхмәдиевнең шигырьләрен белү;  дөрес сөйләм күнекмәләре формалаштыру, балаларның фикерләү сәләтен, сөйләм телен үстерү.

        3) Якташыбыз  иҗатына кызыксыну уяту, балаларда сәнгати зәвык, шәхестә милли үзаң, үз халкың белән горурлану хисе, язучы иҗатына мәхәббәт хисләре тәрбияләү.

      Җиһазлау:

Н.Әхмәдиевнең портреты, аның тормышын һәм иҗатын чагылдырган слайдлар, китап һәм каләм рәсемнәре, китапларыннан күргәзмә, әдипнең китап рәсемнәре.

Әдәби кичәнең барышы.

Музыка  яңгырый.  Музыка акрыная, ләкин сүнми, бераз ишетелерлек кенә уйнап тора.  

 1 алып  баручы: Хәерле көн, укучылар, килгән барлык кадерле кунаклар! Үзебезнең бүгенге тәрбия сәгатебезне башлыйбыз! Бу юлы ул гадәти булмаган формада һәм гадәти булмаган урында барачак. Һәм моңа шатлыклы бик олы вакыйга сәбәпче: бүген бездә олы кунаклар – яраткан якташыбыз Нур ага Әхмәдиев һәм Казан каласыннан - ТНВ каналының хезмәткәрләре, шәһәребезнең хөрмәтле кешеләре. Тагын бер кат исәнләшик тә үзебезнең Нур Әхмәдиев белән очрашу кичәсен башлап җибәрик.

Көй астында “Мин яратам сезне, кешеләр” шигыре.

2 алып  баручы: Күкләрдә сүнәләр йолдызлар,

             Дөньяга наз өстәп ата таң.

             Таңнарда дөньяга эндәшәм:

  • Кешеләр, мин сезне яратам!

Мең төрле мәшәкать бу җирдә,

Һәркемнең никадәр эше бар.

Сез булгач, дөньялар түгәрәк,

Мин сезне яратам, кешеләр!

Күңелдән шатлыклар түгелсә,

Кайгыдан үзәкләр өзелсә,

Барыбер кабатлыйм шул сүзне:

  • Кешеләр, яратам мин сезне!

Бу матур шигырь юлларын Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, “Татнефть” ачык акционерлык җәмгыятенең Мактаулы нефтьчесе, Рафаил Төхфәтуллин, Мәхмүт Хәсәнов  исемендәге премияләр лауреаты, “Татнефть” җәмгыятенең “Рухият” рухи яңарыш фонды бүләге иясе, әдип, журналист Нур Гариф улы Әхмәдиев иҗат иткән.

1 алып  баручы: Агымдагы 2016 нчы елыбыз күренекле язучыларыбызның матур юбилейларына бик бай булды: Габдулла Тукайның тууына 130 ел, Муса Җәлилгә 110 ел, Илдус Сабир улы Гыйләҗевкә 70 яшь, Марсель Баян улы Галиевкә 70 яшь һәм тагын бик күп-бик күп танылган әдипләребезнең күркәм бәйрәмнәре.  Тукайлар, Такташлар эшчәнлеген дәвам итүче, язучы, шагыйрь, якташыбыз Нур Әхмәдиевнең дә, алла бирсә, күркәм юбилее көтелә.  

2 алып  баручы: Бүгенге көндә күпләргә билгеле булган лирик җанлы, романтик рухлы, фәлсәфи карашлы кыю шагыйрь һәм язучы Нур Гариф улы Әхмәдиев! Хөрмәтле Нур абыйны президиумга чакырабыз.

1 алып  баручы: Кешеләргә гомер буе бүләк өләшеп, нур чәчеп торуын “Романтик” шигырендә бик матур итеп сурәтли шагыйребез. Безгә аны Гайсин Илһам сөйләп китәр.

2 алып  баручы: Н.Әхмәдиевнең үзенең бәхетен шагыйрьлектә күрүе турында язылган “Төне буе” дип аталган шигырен Фәхретдинов Нияз укып китә.

Н.Әхмәдиевнең тормыш юлы,иҗаты белән таныштыру (биографиясен сөйләү презентациядән өзекләр карау белән чиратлаштырыла):

1 алып  баручы: Нур абый 1946нчы елның 14нче декабрендә Азнакай районы Әсәй авылында туа. Кечкенә чагында, үз сүзләре белән әйткәндә, “ким дә түгел, артык та түгел рәссам яки философ” булырга хыялланган ул, гәрчә философның кем икәнлеге кара мунча каралыгына караганда да караңгырак булса да. Шахмат җене дә кагыла аңа, рәсем белән дә мавыга, гармунга да гашыйк була. Суворовтан үрнәк алып, сәламәтлеген дә ныгыта: йөгерә, физик күнегүләр дә ясый, салкын су белән коена, хәтта кызык өчен бәкедә дә коенып карый. Авыл китапханәсендәге барча татарча китапларны укып чыга.

2 алып  баручы: Укуны бетергәндә теләге ачык: татар теле һәм әдәбияты белгече яки журналист буллу. Шушы телщк аны Казан дәүләт университетына алып килә. Ә андагы әдәби атмосфера: танылган язучылар белән очрашулар, группадагы шигъри фанатлар (Зөлфәт, Мөдәррис Әгъләмов, Фәрит Гыйльми, Илдус Гыйләҗев) Нур абыйны үзләре белән бөтереп алып китәләр.

Шул студент чорларында үзенең гомерлек мәхәббәтен дә очрата Нур абый. Гомере буена аңа бетмәс- төкәнмәс саф хисләрен белдереп яза.

   Мияссарова Рәзилә - “Гади дә син, серле дә”

1 алып  баручы: Һәм, гомумән, яшьлек, мәхәббәт турында бик яратып, илһамланып яза якташыбыз. Гомере буена бу илаһи хискә мәдхия укый.

  Шәйхетдинова Гөлзәрә - “Мәхәббәткә мәдхия”.

 2 алып  баручы: Мәхәббәтнең кешегә шатлык кына түгел, газаплар да китерергә мөмкин икәнлеген дә искәртеп уза шагыйребез:

   Хусаинова Инзилә – “Ак күлмәгем белән тудым”

Җыр тыңлана.

Истанбул

Зиннур Мөхәммәтдинов көе, Нур Әхмәдиев сүзләре

Япь-яшь егет җырлый,
Күңеле ник ярсый?
Нигә көе өзә бәгырьне?
Читтә гомер итсәң,
Туган яктан искән
Җилләренә тикле кадерле.

Сагынуны ник басмыйсың, Истанбул,
         Туган җиркәйләрем чыкмый истән гел.

Үтә уйларымнан,
Идел буйларыннан
Яланаяк йөргән балачак,
Тама күздән яше,
Тимә, бүлдермәче,
Хатирәләр мәңге калачак.

Талларыңа башым иям, Истанбул,
         Сәлам әйтче туган якка, искән җил.

Үзе Истанбулда
Ә күзләре юлда.
Балаларын көтә туган җир.
Күңелләре тулып
Хатирәгә чумып
Татар җырын тыңлый мөһаҗир.

Моңлы кала, гүзәл кала, Истанбул,
         Күз яшьләрем тама сиңа ничә ел.

2 алып  баручы: Әйе, Нур Әхмәдиев күп күргән, күп йөргән шагыйрь. Президент Ельцин белән кул биреп күрешергә дә насыйп булган бит әле аңа. Әмма кайда гына булса да, космос, йолдызлар турында язса да, Балтик ярларында уйланып йөрсә дә, Мисырда ял итсә дә, Америкада чыгыш ясаса да, төп кайгысы – Татарстанга кайтып кала, милләт язмышы өчен борчыла.

Гараев Вилдан чыгышы.

 Татар акылы

Татар акылы төштән соң.
          Татар акылы тауга менгәч.
                             Мәкаль.

Татар акылы төшләр җиткәч кенә,
Төшне көтү озак-озагын.
Безнең акыл ныклап уянганчы,
Корып куяр дошман тозагын.

Татар акылы тауга менгәч, диләр,
Ә нишләсен тавы булмаса?!
Танырлармы татар икәнлеген,
Чүл бүресе булып уласа?

Акылы юк икән, бу - фаҗига,
Ярдәм итә алмас доктор да.
Татар акылы, дип шапырынмыйк,
Гел акылсыз халык юктыр ла...

“Каенкайлар” җыры

1 алып  баручы: Кайда гына булса да, туган як каеннарын сагынып кайта шагыйрь. Нур ага Әхмәдиевнең визит карточкасына әйләнгән әлеге җыр, табигать турындагы шигырьләрен берләштереп тора кебек. Аларның барысы да безнең Азнакаебызның гүзәллеген, сихри матурлыгын сурәтләп бирәләр.

  2 алып  баручы: Безгә  Гәрәева Ләйсән, Галимов Азамат һәм Гатиятуллина Әдиләләр якташыбызның туган якка багыәланган шигырьләрен сөйләп китәрләр.

          Күргәнебезчә, Нур Әхмәдиев шигырьләре тормышка актив мөнәсәбәттә янып, борчылып, сөенеп, сокланып язылганнар. Тапкыр сүз, сыгылмалы, йөгерек уй-хис кешелекле фикер йөген алып килә. Үзе белгәнне, үзе күргәнне, кичергәнне бик ихлас күңелдән сөйли:

                     Һәрбер сулыш, һәрбер адымда

                     Һаман  юлдаш булды ихласлык,- ди ул үзе дә.

1 алып  баручы: Нур Әхмәдиевнең шигъри сүзе ышандыра, рухландыра. Тормыш матурлыгы турында җырлый. Шагыйрь киләчәккә ышаныч, өмет белән яши, иҗат итә.

                                 Бер уйласаң, ышанычтан башка

                                 Булмас иде җирдә бәхет тә, -

дип ул, бик дөрес әйтә.

         2 алып  баручы:  Әйе, бүген безнең каршыбызда утырган кадерле кунагыбыз Нур абыйның иҗаты күпкырлы. 18 китап, дүрттомлык сайланма әсәрләр авторы ул. Авторның үз стиле, үз теле, иң мөһиме укучыларга әйтер сүзе бар. Без Нур абыйның хикәяләрен, повестьларын укып уйланабыз, тетрәнәбез, шигырьләрен укып илһам алабыз, әкиятләрен укып, үзебезгә нәтиҗәләр ясыйбыз. Сүз уңаеннан, шагыйрьнең 130 дан артык шигыренә көй язылган. Ә композиторлар сүзләре бик матур, эчтәлеге тирән мәгънәле шигырьләргә генә көй язалар. Хәзер аның сүзләренә язылган җырларның берсен тыңлап китәрбез.

“Бәхет төне” – Зиннур Сафиуллин музыкасы.

           

 1 алып  баручы: Милләтнең бер улы, туган тел язмышы өчен көрәшүче буларак, үз милләтенең яшәргә сәләтле икәнлеген көчле оптимизм белән исбат итә  Нур ага. милләтебезнең  ачы язмышы, тарихы, бүгенге тормышы, проблемалары өчен яну-көю хисләре  ярылып ята аның алдагы шигырендә.        

2 алып  баручы: Ниһаять, сезне язучы якташыбыз, шагыйрь, җырлар авторы, үзенең кешелек, җәмгыять турындагы борчуларын, моңлы, гамьле уйларын үзенең китаплары аша сезгә җиткергән, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, Рафаил Төхфәтуллин исемндәге әдәби бүләк иясе Нур Гариф улы Әхмәдиевкә бирәбез.

    ( Н. Әхмәдиев чыгышы. Балаларның сораулары.)

Сезнең каршыда Коршунова Ксения чыгыш ясый. Җыр.

                      Мин, кешеләр, сезне гел яраттым,

Кычкырмадым гына бу хакта.

Мәхәббәтем, тыйнак шигырь булып,

Йөрәгемнән күчте китапка.

Кешелекне саклап калу өчен

Кирәк булса әгәр гомерем,

Җирдәшләрем, бер дә шикләнмәгез,

Икеләнми аны бирермен.

1 алып  баручы: Нур абыйга алдагы көннәрендә озын гомер, сәламәтлек телибез.  Сезнең китапларыгыз, басылып чыккан әсәрләрегез хәзерге буын балаларының үзенә күрә көндәлеге булып калсын иде.

Кичәбез тәмам.

                                     

Кулланылган әдәбият

Афзал Г. Нур Әхмәдиев шигырьләре//Китапта: Нур Әхмәдиев. Аһәң.— Казан: Татар. кит. нәшр., 1980.— 5—7 б.

Әхмәтшина Ф. «Минем туган көнем» // Мәгариф.— 2002.— № 3.— 18—20 б.

Гамбәр Н. Каеннар яктысында // Казан утлары.— 1996.— № 12.— 55—566.

КәшфиеваЛ. «Атларым, колыннарым» // Казан утлары.— 1999.— № 10.— 180—181 б.

Мәрданова 3. Җәннәт аналарның аяк астында // Фән һәм мәктәп.— 2003.— № 6.— 45—46 б.

Фәтхетдинов Ә. Күк саулыгын саклаучы егет // Шәһри Казан.— 1995.— 20 гыйн.

Юнысова А. Ак каеннар яктысы // Ватаным Татарстан.— 2003.— 5 март.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Син-табигать баласы.

Презентация по учебнику Р.З.Хайдарова для русскоязычных учащихся 7 класса. С элементами ГИА....

"Мин - табигать баласы" инша

4В сыйныфы укучысы Гайфуллина Алисәнең "Мин - табигать баласы" исемле иншасы...

"Мин- татар баласы"

"Мин- татар баласы" сыйныфтан тыш чараның сценариясе....

Син – табигать баласы

Табигать ул безнеӊ әйләнә тирәбез. Кеше үзенә кирәк әйберләрне табигатьтән ала.Табигатебез бай, ләкин аны сакларга кирәк. Кызганычка каршы, табигать торган саен күбрәк зарарлана бара. Кешеләр киләчәк ...

Сандугачлар китә тора...

Рөстәм Яхин иҗатына презентация...

Сугыш чоры баласы - Әхмәтсафин Р.

Сугыш чоры баласы - Әхмәтсафин Р....

"Сарсаз-Баграж Сандугачлары"

Сарсаз-Баграж Сандугачлары     Уку елы башында балалар иҗат йортыннан мәктәптә төрле түгәрәкләр оештырырга тәкьдим иттеләр. Сарсаз-Баграж төп гомуми белем бирү мәктәбе укытучылары ...