"Сарсаз-Баграж Сандугачлары"
статья на тему

Чернова Ирина Григорьевна

Сарсаз-Баграж Сандугачлары

 

    Уку елы башында балалар иҗат йортыннан мәктәптә төрле түгәрәкләр оештырырга тәкьдим иттеләр. Сарсаз-Баграж төп гомуми белем бирү мәктәбе укытучылары балаларның яшь үзенчәлекләрен, сәләтләрен истә тотып түгәрәкләрне алдылар. Балаларны тынлы уен коралларында уйнарга өйрәтү, спорт һәм башка түгәрәкләр октябрьдә үз эшчәнлекләрен башлап җибәрде. Аларның берсе “Сандугач” керәшен фольклор ансамбле дип аталды. Максаты – үзебезнең керәшен гореф-гадәтләрен, йолаларын, җырларын балаларыбыз күңеленә кечкенәдән сеңдерү. Алар үз тамырларын, халкыбыз мәдәниятен белеп үсәргә тиеш. Түгәрәкне балалар яратты. Атнага ике мәртәбә, дәресләрдән соң укучылары бик теләп йөри. 

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл Мәкалә19.88 КБ

Предварительный просмотр:

Сарсаз-Баграж Сандугачлары

    Уку елы башында балалар иҗат йортыннан мәктәптә төрле түгәрәкләр оештырырга тәкьдим иттеләр. Сарсаз-Баграж төп гомуми белем бирү мәктәбе укытучылары балаларның яшь үзенчәлекләрен, сәләтләрен истә тотып түгәрәкләрне алдылар. Балаларны тынлы уен коралларында уйнарга өйрәтү, спорт һәм башка түгәрәкләр октябрьдә үз эшчәнлекләрен башлап җибәрде. Аларның берсе “Сандугач” керәшен фольклор ансамбле дип аталды. Максаты – үзебезнең керәшен гореф-гадәтләрен, йолаларын, җырларын балаларыбыз күңеленә кечкенәдән сеңдерү. Алар үз тамырларын, халкыбыз мәдәниятен белеп үсәргә тиеш. Түгәрәкне балалар яратты. Атнага ике мәртәбә, дәресләрдән соң укучылары бик теләп йөри.

    Сентябрь аенда үткәрелгән ата-аналар җыелышында әти-әниләргә бу түгәрәкләр хакында аңлатылды. Шулай ук мәктәптә керәшен фольклор ансамбле оештырылу һәм балаларга киемнәр кирәклеге турында да сөйләшү булды. Бу тәкъдимне ата-аналар күтәреп алдылар һәм үз чиратларында балаларга керәшен милли киемнәре тегүдә матди ярдәм күрсәттеләр. Балаларга киемнәрне, һәр баланың үз үлчәү размерын алып, озак еллар Зәй шәһәрендә тегүче булып эшләгән авылдашыбыз Сидорова Зоя текте. Аңа әти-әниләр дә, балалар да бик рәхмәтле.

    Ансамбльгә йөрүчеләр ата-аналар, авылдашлар алдында тәүге тапкыр “Әниләр көне”ә багышланган чарада чыгыш ясадылар. Килгән кунаклар аларның һәр җырын алкышларга күмде, гүя кечкенә җырчыларга әлеге көнне фатиха бирелде.

    Шуннан соң коллектив Зәй шәһәренең музыка мәктәбендә үткәрелүче “Алтын башак” балалар иҗат фестивалендә катнаштылар. Авыл балалары арасында үткәрелүче фестиваль бишенче тапкыр оештырылып, бер традициягә әверелде. Биредә кечкенәләр төркеме I дәрәҗә, уртанчылар төркеме III дәрәҗә лауреат исеменә лаек булдылар. Аларның чыгышы җырны театрлаштыру белән башкалардан аерылып торды. Уңышлы чыгыш ясау укучыларны рухландырды, алга таба да конкурсларда катнашуга этәргеч бирде. Алар шулай ук Зәй шәһәрендә үткән “Туым җондозы”  фестиваленең сайлап алу турында катнаштылар. Һәм янә җиңү! Биредәге җиңү аларга Казан шәһәрендә узачак “Керәшен халык җырларын башкаручы яшь җырчыларның “Туым Җондозы” VIII конкурс-фестивалендә катнашырга хокук бирде.

    Әлеге конкурс-фестивальнең максаты – керәшен музыка сәнгате җәүһәрләрен саклап калу һәм тагын да киңрәк таныту, үзенчәлекле башкару алымнарына ия булган ансамбльләрне, аерым җырчыларны халык уен коралларында оста уйнаучыларны ачыклау. Сайлап алу турлары Алабуга, Кайбыч, Зәй, Чистай һәм Казан шәһәрләрендә үтте.

    Фестивальнең финал туры “Ак Барс” яшьләр үзәгендә узды.17 январь көнне “Сандугач” керәшен фольклор ансамбленә йөрүчеләр иртән үк Казан шәһәренә киттеләр. Алар мәртәбәле жюри хөкеменә һәм Казан тамашачысына “Безнең авыл”, “Баграж көе” җырларын тәкьдим иттеләр. Гала концертта да катнашу хокукына ия булдылар. Фестивальдә катнашырга илнең төрле почмакларыннан яшь башкаручылар килде. Башкортостан, Чиләбе өлкәсе, Удмуртиядән дә катнашучылар бар иде. Әлеге конкурс-фестивальдә “Сандугач” керәшен фольклор коллективы фольклор номинациясендә I дәрәҗә, ә ансамбль солисты Мартемьянова Юлия “Халык вокалы” номинациясендә “Җыйдым җиләк” җырын башкарып, III дәрәҗә дипломга ия булды. Аларның һәр чыгышы жюри һәм тамашачы тарафыннан алкышларга күмелде. Балаларга – Анастасия Чернова, Алексей Краснов, Нәфис Нурхаметов, Мария Абдулова, Юлия Мартемьянова, Надежда Минеева, Ильмир Романов, Марсель Халиков, Диана Карабашева, Кристина Утяганова, Мартемьянова Елена һәм ансамбльнең сәнгать җитәкчесе, үзе өздереп баянда уйнаучы Утяганов Петр Петровичка алга таба да яңа иҗади уңышлар телибез. Башланган эш дәвамлы булсын. Яңа үрләр яуларга язсын сезгә кечкенә “Сандугач”ларыбыз.

                                                         

                                                               Чернова Ирина Григорьевна

                                                   Сарсаз-Баграж төп гомуми

белем бирү мәктәбенең

татар теле һәм әдәбияты укытучысы


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Сандугачлар китә тора...

Рөстәм Яхин иҗатына презентация...

Сарсаз-Баграж мәктәбенең “Сандугач” ансамбле “Бәрмәнчек бакчасы” фестивалендә катнашты

10 сентябрьдә Свияжск шәһәр-утраучыгында “Вербицы сад” – “Бәрмәнчек бакчасы” республика керәшен православие культурасы фестивале уздырылды. Безнең Сарсаз-Баграж мәктәбенең   “Сандугач” ансам...

“Сандугачлар белән иш булырлык- Татарымның моңлы баласы мин!”

Язучы,  Рафаил Төхфәтуллин исемендәге бүләк иясе, районыбызның мөхтәрәм зыялысы Нур Әхмәдиевнең тормыш юлы һәм иҗаты белән таныштыру...