Чернова Ирина Григорьевна

татар теле һәм әдәбияты укытучысы

"Кешене иң бөек дәрәҗәләргә җиткергән һәм исемнәрен соңгы буын кешеләргә калдырган нәрсә – гыйлемдер” Ризаэддин Фәхреддин

Профессия: учительница

Профессиональные интересы: китаплар уку

Увлечения: кул эшләре, аш-су

Страна: Россия

Регион: Республика Татарстан

Место работы: МБОУ "Сарсаз-Багряжская ООШ" Заинский муниципальный район РТ

Звание, ученая степень: -

Навигация

Ссылка на мой мини-сайт:
https://nsportal.ru/chernova-irina-grigorevna

 

Укытучы... Нинди бөек исем... Ул – баланың остазы да, киңәш бирүчесе дә, өлкән дусты да, икенче әти-әнисе дә. Тормыштагы авыр вакыйгалардан яклаучысы да, җил – яңгырдан саклаучысы да. Укытучы... Ул укытып кына калмый, фикерләргә дә өйрәтә, уйларга юнәлеш тә бирә, кирәк вакытта ярдәм дә итә... Үрнәк алырлык һәм гыйбрәт булырлык хәлләр турында да сөйли. Минем уйлавымча, бу вазыйфаларны балаларны яраткан һәрбер укытучы башкара.

Бүгенге авыл мәктәбе, андагы тәрбия … Даими рәвештә үзгәреп торган заманнан артта калмас өчен, нинди булырга тиеш бүгенге көн авыл мәктәбе? Җәмгыять үсешенә бәйле рәвештә, укыту-тәрбия процессы да һәрвакыт үсеш-үзгәреш кичерә. Кешелекнең киләчәге, илебез язмышы, гаилә бәхете киләчәктә гражданин булачак баланың менә бүген нинди тәрбия һәм белем алуына бәйле бит.

Барлык мәктәпләр кебек үк авыл мәктәбенең дә төп максаты – зыялы, югары культуралы, әхлаклы, актив тормыш позициясенә ия булган укучы шәхес тәрбияләү. Моның өчен авыл мәктәбендә барлык шартлар да җитәрлек дип әйтер идем. Дәрес һәм тәрбия чараларын нәтиҗәле үткәрү өчен күп мөмкинлекләргә ия булган интерактив такталар, җиһазландырылган компьютер класслары, спорт залы, мәктәп яны тәҗрибә участогы бар. Балаларга үз чиратларында тырышып укысы гына...

О себе

 Мин Зәй районының гүзәл бер җирендә - Югары Баграж авылында туганмын. Хыялымны тормышка ашыру өчен Чаллы дәүләт педагогия институтына укырга кердем. Аны уңышлы тәмамлаганнан соң туган авылым Югары Баграж мәктәбендә эшләдем. Хәзерге вакытта Сарсаз-Баграж мәктәбендә татар теле һәм әдәбияты укытучысы булып эшлим. Гаиләм, улым һәм кызым бар. 

Книги, которые сформировали мой внутренний мир

Мин әдәби китаплар укырга бик яратам. Бигрәк тә Нәбирә Гыйматдинова һәм Аяз Гыйләҗев әсәрләрен укыйм. Нәбирә Гыйматдинова әсәрләре табигатькә якынлыгы белән, ә Аяз Гыйләҗев әсәрләре тормышның үзеннән алынуы белән мавыктыргыч һәм кызыклы.

Мой взгляд на мир

Язмыш синең тез астыңа китереп сукса – егылмас өчен якасына ябыш. Утларга салса – үзең аннан да көчле ян, шулвакыт аның кызуын сизмәссең. Суларга ташласа – күбек булып өскә күтәрелмә, - асылташ булып төпкә бат, ялтыравыңны күреп, чумып алырлар. Тузан итеп Һавага күтәрсә – яңгыр тамчыларына кушылып, җиргә төш. Карурманнарда адаштырса – кояшка карап юл сайла. Ташлар белән бастырса – чишмәгә әверелеп, иреккә ургыл. Җиргә күмсә – орлык шикелле тишелеп чык. Җилкәнеңне жилләр екса – йөрәгеңне җилкән итеп күтәр. Нинди генә очракта да җиңәргә өйрән. Көчле рухлылар гына максатларына ирешә алалар. Түземнәр генә бәхеткә лаек. 
                                                                                                                                                                                                                        Фәнис Яруллин

Мои достижения

Диплом III степени муниципальный тур XI Республиканского конкурса "Использование современных информационно-коммуникационных технологий в образовательной деятельности", 2013.

Диплом I дәрәҗә. "Гасырлар өнен тыңлап" Академик Хатыйп Миңнегуловның 75 яшьлек юбилеена багышланган республикакүләм фәнни-гамәли конференция, 2014.

Сертификат. Россиякүләм конкурс "Авыл укытучысы - 2014".

Сертификат. II Россиякүләм "Фоат Садриев укулары - 2015".

Сертификат. "Керәшеннәрнең этник мәдәнияте, тарихы һәм хәзерге заман" республикакүләм фәнни-гамәли конференция, 2015.

Сертификат. Россиякүләм конкурс "Авыл укытучысы - 2015".

 

 

Моё портфолио

Укытучының  эш процессында портфолио булу - яхшы күренеш. Ул аңа үз  эшенең нәтиҗәләрен күзәтергә мөмкинлек бирә, даими рәвештә анда материал җыелып барыла.Портфолио – ул укытучының көзгедәге чагылышы. Укыту системасында эшләү дәверендә  укытучы портфолионы системалы рәвештә тулыландырып бара, үз эшенә нәтиҗә ясый.

Добавить грамоту в портфолио
Портфолио:
Мои альбомы