Татар әдәбиятыннан дәрес эшкәртмәсе Тема: Рабит Батулла “Курай уйный бер малай”
план-конспект урока (5 класс) по теме

Чернова Ирина Григорьевна

Тема: Рабит Батулла “Курай уйный бер малай”

Планлаштырылган нәтиҗәләр:

М е т а п р е д м е т- “курай” төшенчәсен белү

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл dres_plany_d._5_kl_r.batulla.docx21.68 КБ

Предварительный просмотр:

Әдәбият    5 сыйныф

Тема: Рабит Батулла “Курай уйный бер малай”

Планлаштырылган нәтиҗәләр:

М е т а п р е д м е т- “курай” төшенчәсен белү

Регулятив универсаль уку гамәлләре:

-укытучының күрсәтмәләрен аңлап үти белү; анализлый  белү; уку эшчәнлеген оештыра белү; уку эшчәнлеге нәтиҗәләрен контрольгә ала белү.

Танып белү универсаль уку гамәлләре:

-уку максатын мөстәкыйль билгеләү; тиешле мәгълүматны табу, билгеләү; сөйләм берәмлекләрен логик эзлеклелеккә салу; объектларны чагыштыру, классификацияләү өчен уртак билгеләрне  билгеләү, чагыштырып  нәтиҗә ясый белү күнекмәләрен формалаштыру.

Коммуникатив универсаль уку гамәлләре:

- фикерне төгәл итеп җиткерү; әңгәмәдәшең белән аралашу калыбын төзү; мәгълүматны туплау өчен күмәк эш башкару.

П р е д м е т- язучы Рабит Батулла биографиясен истә калдыру, “Курай уйный бер малай” әкияте белән таныш булу.

Шәхескә  кагылышлы - эстетик тәрбия бирү.

Материал: дәреслек (3-4 әкиятләр, 112-11 нче битләр); “Балачак әдипләре” Казан “Мәгариф” нәшрияты, 2008, 1 китап.

Җиһазлау: Р.Батулла портреты, курай тавышы (ноутбукта), Р.Батулла китапларыннан күргәзмә

Дәрес барышы:

I. Мотивлаштыру-ориентлаштыру

1. Дәресне оештыру.

    Исәнләшү. Уңай психологик халәт тудыру.

2. Өй эшен тикшерү.

Укучыларның өй эшләрен тыңлау.

1) Рабит Батулла “Курай уйный бер малай” әкиятенең эчтәлеген сөйләү (1-2 әкиятләр)

2) Сорауларга җавап бирү:

    - Әкияттәге вакыйгалар кайсы чорда бара?

    - Әсәр кайсы ягы белән әкияткә, нинди сыйфатлары белән хикәягә охшаган?

    - Конфликт кемнәр арасында бара?

    - Каршылыкны тудырган сәбәпләр кайда?

3. Уку мәсьәләсен кую.

- Сорауларга җавап бирү.

- Укучылар Зәй районыннан чыккан нинди язучыларны, шагыйрьләрне беләсез? (М.Әгъләмов, Р.Батулла, С.Рафиков, Г.Тавлин һ.б.)

- Зәй районыннан чыкан язучылар, шагыйрьләр язган нинди әсәрләрне укыганыгыз бар?

- Бүгенге дәреснең темасы - Рабит Батулла “Курай уйный бер малай” әкияте.

Рабит  Мөхлис  улы  Батулла  1938  нче  елның  26  нчы  мартында  Татарстанның

Зәй  районы  Түбән  Олыҗы  авылында  туа.  Ул  әдәбиятның  төрле  жанрларында иҗат  итә. Ул  әкиятләр,  хикәяләр  яза.  Аның  пьесалары,  сценарийлары  телевизор  экранна -рыннан  күрсәтелә,  курчак  театрларында  куела.  Балалар  өчен  ,,Куян  баласы  Наян”,  ,,Курай  уйный  бер  малай”,  ,,Үлемсез  егет”,  ,,Тычкан  баласы  Чикыл”, ,,Йол-

дызлар  һаман  исән”,  ,,Гөлчәһрә”,  ,,Ташсуар  патша”,  ,,Карачкы  Каратай”,  кебек

повесть - әкиятләр  иҗат  иткән. (Исемнәре  тактага  язылган)

  - Аннары  ул  өлкәннәр  өчен  дә  иҗат  итә.

 Бүгенге  көндә  дә  исән,  телевидениедә  еш  чыгышлар  ясый.

Темадан чыгып, дәрескә уку мәсьәләсен укучылар белән бергәләп кую: Рабит Батулла “Курай уйный бер малай” әкиятен уку, эчтәлекне аңлау, эзлекле итеп сөйли белү.

- Курай” сүзенә төшенчә бирү, курайның нәрсә икәнлеген аңлату.

Курай (тат. лат. quray) — татар һәм башкорт халыкларының милли тынлы музыка коралы

Татарларда курай элек-электән үк киң таралган уен коралы булган. Курайларның тавыш югарылыгы, ягъни музыкаль регистрның көйләнеш югарылыгы, төрле булырга мөмкин һәм ул курайчының (гадәттә курайчылар коралларын үзләре ясаган) теләге, аның тавыш көпшәсе үлчәмнәрен (озынлыгын, юанлыгын) нинди итеп сайлаганлыгы белән бәйле. Гадәттә, курайларның озынлыгын тотам белән үлчиләр. Шуннан чыгып курайлар җиде, сигез, тугыз, яисә ун тотамлы озынлыкта булалар.

II. Уку мәсьәләсен өлешләп чишү.

1. Укытучы укучыларны язучы Р.Батулланың бай иҗат эшчәнлеге белән таныштыра.

2. Әкиятнең 3, 4 нче өлешләрен укырга әзерлек. Укытучы дөрес итеп укыганны тыңлау, кабатлау. Дөрес уку.

3. Әсәр белән эш.

1) Өченче, дүртенче әкиятләрне дөрес, сәнгатьле уку.

2) Эчтәлек буенча сорауларга жавап бирү:

 - Бу өлештә нәрсә турында сүз бара?

- Әкияттәге вакыйгалар кайсы чорда бара?

- Кемнәр катнаша? Алар нишлиләр?

- Әкияттә нинди яңа геройлар килеп кушыла?        

- Конфликт кемнәр арасында бара?

- Каршылыкны тудырган сәбәпләр кайда?

- Курай образына нинди мәгънә салынган?

- Вакыйгалар һәм геройлар кайсы якка үзгәрәләр?

3) Укучылар эчтән яки ярымтавыш белән укыйлар, кычкырып укырга әзерләнәләр.

4) Әсәрне чылбыр буенча сәнгатьле уку.

5) Сайлап уку:

    - Рольләргә бүлеп уку.

III. Рефлексив бәяләү.

1.- Дәрескә куелган уку мәсьәләсе чишелдеме?

 - Р.Батулланың әкияттәге герое нинди: уңаймы, тискәреме?

 - Конфликт кемнәр арасында барды?

2. Дәрескә гомуми бәя. Укучыларга билге кую.

3. Өй эше:  3-4 бүлекләрне укырга, эчтәлекне сөйләргә.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Рабит Батулла "Чикыл белән Мырый"

Технологическая карта  урока проведенное в 4 классе...

Рабит Батулланың "Чикыл белән Мырый" әкияте буенча ачык дәрес конспекты

Рабит Батулланың "Чикыл белән Мырый" әкияте буенча ачык дәрес конспекты. 4 нче сыйныф рус төркеме. 2015 уку елы...

Рабит Батулланың "Чикыл белән Мырый" әкияте буенча ачык дәрескә презентация

Рабит Батулланың "Чикыл белән Мырый" әкияте буенча ачык дәрескә презентация 2015 нче уку елы....

Татар мәктәбенең 9нчы сыйныфы өчен татар әдәбиятыннан "Татар әдәбиятында суфичылык" темасына дәрес эшкәртмәсе

Татар мәктәбенең 9нчы сыйныфы өчен татар әдәбиятыннан "Татар әдәбиятында суфичылык" темасына дәрес эшкәртмәсе....

Рабит Батулланың тормыш юлы һәм иҗаты

Рабит Батулланың тормыш юлы һәм иҗаты...

Рабит Батулла сайты

Сайт адресы: http://batulla.tatarЯзучының китаплары: Рабит Батул­ла китапларыӘдип турында мәгълүмат: Язучы-прозаик, драматург Рабит Батул­ла (Роберт Мөхлис улы Батуллин) 1938 ел...