Татар мәктәбенең 9нчы сыйныфы өчен татар әдәбиятыннан "Татар әдәбиятында суфичылык" темасына дәрес эшкәртмәсе
план-конспект урока (9 класс) по теме

Токранова Эльвира Ильясовна

Татар мәктәбенең 9нчы сыйныфы өчен татар әдәбиятыннан "Татар әдәбиятында суфичылык" темасына дәрес эшкәртмәсе.

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon urok_tei.doc81 КБ

Предварительный просмотр:

Татар әдәбияты

9нчы класс

 Тема: Татар әдәбиятында суфичылык.

Максатлар:

1.“Суфичылык әдәбияты”ның асылына төшенү;

Татар әдәбиятында суфичылыкның урынын ачыклау;

XVII гасырда суфичылык әдәбиятына мөрәҗәгать итүнең сәбәпләрен билгеләү;

Суфичылык рухында язылган әсәрләрне таный белү;

2. Сәбәп- нәтиҗә бәйләнешләрен урнаштыра белү;

Сүзлек, язма чыганак,  шигъри текстлардан файдалана белү;

Төркемнәрдә эш ысулларын ныгыту;

3.Халыкның үткәненә, рухи мираска ихтирам тәрбияләү.

Әхлаклылык  сыйфатлары тәрбияләү.

Дәрес тибы: белемнәрне ныгыту дәресе

Методлары:

  1. Күрсәтү-аңлату;
  2. Эзләнү;
  3. Әңгәмә;
  4. Документлар, текстлар белән эш;
  5. Төркемнәрдә эш;
  6. Гомумиләштерү һәм нәтиҗәләр ясау;

Дәресне җиһазлау:  Ярдәмлек һәм белешмә әдәбият, мультимедиа презентация, электрон дәреслек, биремнәр язылган карточкалар һәм текстлар, ял моменты өчен шәмнәр.

Кулланылган әдәбият:

  1. Дәреслек.
  2. Татар әдәбиятыннан хрестоматия (Борынгы һәм урта гасыр, 19нчы йөз әдәбияты) Татар урта гомуми белем мәктәбе... 9нчы сыйныфы... өчен.- Казан, “Мәгариф”, 2000
  3. Әдәбият белеме: Терминнар һәм төшенчәләр сүзлеге.- Казан: Мәгариф, 2007.-231 б.
  4. Әдәбият белеме сүзлеге.
  5. Рашитов Ф.А. История татарского народа: С древнейших времен до наших дней: Учебное пособие для национальных школ, лицеев.- Саратов: Регион. Проволж. Изд-во “Детская книга”, 2001
  6. И.А.Гыйләҗиев, В.И. Пискарев. Татарстан тарихы. (16г. 2 ярт.-17 г.) Гомуми белем мәктәбенең 7нче сыйныфы өчен.- Казан, ТаРИХ, 2005
  7. Татарстан тарихы:Төп мәктәп өчен уку әсбабы. Казан: ТаРИХ, 2001-544б.
  8. Новейший словарь иностранных слов.
  9. Борынгы һәм урта гасыр әдәбияты  ( Интерактив хрестоматия, методик кулланма) Мультимедиа басма. Казан, 2008
  10. Н.Гариф .

Дәрес планы:

  1. Актуальләштерү. Татар әдәбиятында һәм халык тормышында дин. Укытучы сүзе.
  2. Яңа тема. Үзләштерү алдагы белемнәргә таянып төркемнәрдә эш аша үткәрелә.
  3. Белемнәрне ныгыту. Төркемнәрдә эш дәвамы.
  4. Йомгаклау. Өй эше. Дәрескә нәтиҗә, билгеләр кую.

Дәрес конспекты:

Укытучы эшчәнлеге

Укучылар эшчәнлеге

I.-Исәнмесез, укучылар!  Хәерле көн, барыбызга да. Бүген көннәребез имин, үзебез исән-сау, Аллага шөкер. Барчабызны да яманлыклар, авырулар, ялгыш адымнардан Ходай сакласын! Алла бирса, бүгенге дәресебез дә уңышлы үтәр. “Аллага шөкер, Ходай сакласын, Алла бирса” дигәнне без әби- бабай, әти-әнидән, еш ишетәбез, үзебез дә шуңа күнегәбез, әйтәбез. Ничек, уйлыйсыз, нигә шулай икән?

- Бүгенге дәресебезнең максатларын билгелик. (слайд 2)

-Әй, бәһале, әй кадерле. әй гөнаһсыз, яшь бала!

Рәхмәте бик киң аның, һәрдаим таян син Аллага!

Я Ходай, күрсәт, диген, ушбу җиһанда якты юл;

Ул- рәхимле, әткәң- әнкәңнән дә күп шәфкатьле ул! (Г.Тукай) (слайд 3)

Кем Ул- белмим, вә нәрсәдер,

Белмим дип юл да эзләнмим,

Мәгәр аннан бүтән затка

Җегенмим мин вә тезләнмим. (С.Рәмиев) (слайд 4)

 Бу өзекләр күренекле татар шагыйрьләнең әсәрләреннән. Тоталитар режимлы совет чорында да кешеләр яшерен генә дини йолалар үтәгәннәр, Ходайдан ярдәм сораганнар. Татар әдәбиятында да дини мотивлар һәм тулы бер дини юнәлеш яшәгән. Бу гаҗәп түгел. Чөнки дин- ул кешенең рухи халәте, шәхси яшәеш дөньясы. “Әгәр дә алла булмаса, аны кешеләргә уйлап табарга туры килер иде” дигән бер акыл иясе.

II. Без сезнең белән быел татар әдәбиятында дини мотивларның киң колач алып яшәгән чорын, алай гына да түгел,  әдәбиятның төп принцибы дин булган чорын- урта гасырларны өйрәнәбез.

Урта гасырлар татар әдәбиятында түбәндәге иҗат юнәлешләре билгеләнә:яңарыш әдәбияты, дини дидактика, суфичылык. (слайд 5) Бүгенге сөйләшү темабыз- Суфичылык әдәбияты. Без бу төшенчә белән өлешчә таныш. Төркемнәрдә эшлибез, һәм үзебез белгәннәр белән уртаклашып белемебезне тигезлик. (биремнәр белән карточкалар таратыла, өстәлләрдә тиешле белем чыганаклары белән китаплар) Исегезгә төшерәм. Төркемнәрдә эшнең төп принцибы- эш бүленешенең дөрес оештырылышы.

-Суфилык- динилекнең югары дәрәҗәсе. Минем сезгә аны тышкы сыйфатлары белән христиан монахлыгына охшаган булуы турында әйткәнем бар. Әйдәгез чын суфи образын сезнең фикерләргә таянып бәялик әле.

 Ул...

- Укучылар, хәзер үзебез укыган әсәрләрне күзаллыйк. Аларда суфичылык идеяләрен табып күрсәтик. Дәфтәрләргә фикерләрегезне терки бару сорала.

(Укучыларга әсәрләр язылган карточкалар һәм сораулар тәкъдим ителә) XIV г.     Мәхмүт Болгари
«Нәһҗел фәрадис»

... Ул кичә казый төш күрә: кыямәт булмыш; барлык халык кубарылган. Берәүләр оҗмахка, икенчеләр тәмугка барырлар. Казый оҗмах капкасына барды. Анда энҗедән корылган гаять күрекле ...бер сарай күрде. Казый шул йортка үтәргә теләде, әмма фәрештәләр аны туктаттылар... (слайд 12)

XIV г.      Хисам Кятиб
“Җөмҗөмә солтан”

Янә күрдем бер кавем мин: теле юк,

Һәм тагын бер кавем- авызы, кулы юк.

Телсезләр- элек хөкем чыгаручы булган,

Ялган хөкем белән тотканнар урын.

Кулсыз- аяксыз тәкый анлар, имеш,

Кем алардан күршеләре рәнҗемеш... (слайд 13)

XVIг. Өмми Камал иҗаты

... Кани ул Адәм, Хаува, ки әүвәл

Бу патшалыкка килде ялангач, кунды, кичде...

Кани Нух, Хәлил, Исхак, Йагъкуб,

Я Йосыф- маһе Кәнган?!- Кунды, кичде...

... Кәмал Өмми җиһанга алданма,

Чөнки ул синең кебек ничәләрдән калды. (слайд 14)

XVII г. Мәүла Колый иҗаты

Надан белмәс: хәләл, харәм бердер аңа,

Коңгыз-корт тик дөнья өчен көчен түгә.

Үлсә, туплаганы юкка чыгар,

Малы-милке бу дөньяда калыр булгай.

Үлсә надан, малы-милке гүргә бармас,

Галим үлсә, гыйлемлеге үздин калмас,

Гыйлем белгән рәхмәт хакдин кирү калмас,

Тәмуглардин үзен азат кыйлыр булгай. (слайд 15)

Әйдәгез, барлык нәтиҗәләребезне гомумиләштерик. Димәк, суфичылык әдәбияты түбәндәге фикерләрне үткәрә: Дөньялыкта яхшылык кылган оҗмахлы булыр;

Начарлык эшләгәннәр тәмугъка эләгер;

Дөнья фани- бар кеше дә үләчәк;

Дөнья рәхәтләре монда кала, белемнәрең генә үзеңнеке.

Укучылар аз гына ял итеп алыйк. Суфичылык әдәбияты на махсус символлар хас. (слайд 16)

 Алар:

Шәм- Аллаһ

Шәраб- хакыйкать

Исерү- хакыйкатькә ирешү, Аллаһ белән кушылу

Гөл, былбыл, күбәләк- Аллага мәхәббәтне белдерү өчен кулланыла. Сезнең алдыгызда шәм һәм күбәләк...

 Шәмнәрне кабызабыз һәм күзләрне йомабыз. Тынлык һәм җылылык... Үзегезне ялгыз гына учак янында утырасыз итеп хис итегез. Әлеге халәттә булып караучылар ялгызлыкның ни икәнен һәм таянырдай җылылык чыганагына омтылышны тояр.

III.-Суфичылык  төрки әдәбиятына ислам дине аша килеп керә. Төрки халыклар үзара һәм көнчыгыш халыклары белән актив аралашкан чакта без бу күренешнең аеруча калку булуын күрәбез. Идел буенда Суфи Аллаһияр, Әхмәт Ясәви идеяләре киң тарала. (китаплары күрсәтелә)  “Төрки суфичылык” дөньявилыкны алга куйган, яхшылыкка өндәгән.

Бу турыда күренекле галим Х.Миңнегуловның фикерен тыңлыйк.

- Без суфичылык әдәбиятын 17нче гасыр кысаларында тикшерәбез, Әлеге чорда бу күренешнең дәвам итүенә ни сәбәпче булды икән? Беренче чиратта бу дин, икенчедән әдәби традицияләр. Өченчедән заманның тарихи шартлары. (слайд 18) Төркемнәрдә документлардан һәм белгәннәрегездән файдаланып түбәндәге сорауларга җавап бирегезче. (Карточкалар һәм тарихи чыганаклар тәкъдим ителә.)

17 гасырда безнең төбәк кешесе:

- туганнары сугышта үтерелгән;

- күп еллар буе яшәгән җиреннән куылган;

иненнән баш тартып икенче дине тотарга мәҗбүр ителгән;

- өстәмә налоглар түләгән;

Әйтегез әле, мондый халәттә яшәүче кешеләр нинди хисләр кичерде икән?

Димәк, суфичылык әдәбиятының 17нче гасырда саклануы очраклы күренеш түгел, ә фикерләрне тасвир итү чарасы. (слайд 19) 

Суфичылык- 17нче гасырда әдәбиятыбыз-ны, халкыбызны саклап калучы сәбәпләрнең берсе. (слайд 20) Киләсе дәрестә бу чорның суфи шагыйрьләре М.Колый һәм Габди  иҗатлары белән якыннан танышырбыз.

  IV.   Өй эше- дәреслек материалы белән танышу.

     Дин- яхшылык чыганагы. Әдәбиятта суфичылык- яхшылыкка өндәү чарасы ул. Күренекле язучыбыз Г.Исхакыйның мондый сүзе бар: “Әүвәл әхлак бозыла, икенче, дин бетә, өченчедән, ул халык үзе бетә” . Әхлагыбызны саклыйк, укучылар.  

Төркемнәрнең эшен бәяләү, укучыларга билгеләр кую.

Көтелгән җаваплар:

-Болай әйтү гадәткә кергән. Ул сүзләр күңелгә тынычлык, ышаныч бирә.

- Әти- әнидән өйрәнеп әйтәбез. Һ.б

Укучыларга биремнәр язылган карточкалар тәкъдим ителә. Алар  төркемнәрдә сорауларга җавап әзерлиләр һәм кем җавап бирәчәген ачыклыйлар.

  1. “Суфичылык” сүзенең килеп чыгышы (этимологиясенә) аңлатма бирегез.
  2. Кем соң ул- “суфи”?
  3. Әлеге агым кайда һәм кайчан килеп чыккан?
  4. “Суфи” сүзенең “Йон” төшенчәсенән тыш тагын нинди мәгънәләре бар?

Сорауларга җаваплар алына, өстәмәләр кертелә.(слайд 6,7,8,9,10)

Укучыларның җавапларына нигезләнеп түбәндәгеләр ачыклана:

Үзен тулысынча Аллага багышлый;

Дөньяның барлык рәхәтләреннән ваз кичә;

Иң кыен шартларда яшәү рәвешен сайлый;

Төп шөгыле- аллага гыйбадәт кылу;

Кешеләргә яхшылык эшли;

Үзен ризык куллануда чикли;

Алланың бөеклеге турында әсәрләр яза;

Кешеләрне туры юлга( Алла юлына) өнди;

Үз фикерләрен тарату өчен дәрвиш булып йөри; (слайд 11)

1.Әсәрләр белән танышып чыгыгыз.

2.Өзектә бирелгән төп фикерне әйтегез. Суфичылык әдәбияты нәрсәгә өнди?

Сорауларны укыйлар һәм дәфтәргә терки баралар.

Көтелгән җаваплар:

-Казый Шәйх Гыймранның мосафирларны туйдыру өчен акча бирергә дигән үтенечен кире кага, акчаны бер яхүд бирә һәм оҗмахлы була.

- яхшылык кылган кеше дине нинди булуга карамастан оҗмахлы;

- Тәмугъ газаплары тасвирлана.

- Җөмҗөмә дә бер үтенечне кире кагып оҗмахка эләкми, тик тәүбә иткәч, кире җиргә кайтарылып гөнаһларын юарга мөмкинлек ала.

- Дөньяның фани булуы тасвирлана.

- Бар да узачак, яхшылык эшләп калырга кирәк.

-Гыйлем алу- саваплы эш. Байлык туплаган кеше аның белән бер ни эшли дә алмый, гыйлем туплаганның белеме үзе белән яши. Үлгәч тә үзендә кала.

Укучыларның җаваплары аша нәтиҗә ясала

Укучыларга өстәл уртасына шәм куела, алар кулларын сузып тыныч кына ял итәләр, шның белән бергә суфичылык әдәбитындагы символларның мәгънәсенә дә төшенәләр.

Укучылар мультимедиа дәреслектән өзек  карыйлар.

  1. Казан ханлыгын алуда русларның максатлары нидә иде?
  2. Казан ханлыгы халкы нинди язмышка дучар ителде? Бу чорда әдәби әсәрләр аз язылуның сәбәбе нидә?
  3. Бу чорда язылган әсәрләрне атагыз, алар ни турыда?
  4. Төбәк тарихына күз салыйк, 17нче гасырда без яшәгән территория нинди булган?(шәхси сорау. Аерым укучыга әзерлек өчен алдан бирелә)

Көтелгән җаваплар:

  1. Күңел төшенкелеге,курку;
  2. Пессимизм, нәфрәт;
  3. Бүгенгенең өметсезлеге, чарасызлык;
  4. Үткәннәрне сагыну;
  5. Киләчәккә өмет булмау;
  6. Ышанычны югалту, бары үзеңә һәм Аллага таяну;