Токранова Эльвира Ильясовна

сайт учителя татарского языка и литературы

Кешеләргә файдалы булу үзе бәхет.

Профессия: учитель

Профессиональные интересы: чтение, участие в конференциях и конкурсах

Увлечения: чтение, вязание, вышивание, рукоделие

Регион: Республика Татарстан

Населенный пункт: пгт. Рыбная Слобода

Место работы: МБОУ "Рыбно-Слободская СОШ№2"

Навигация

Ссылка на мой мини-сайт:
https://nsportal.ru/tokranova-elvira-ilyasovna
Минем белән бергә бәхетем туган- Өлешемә тигән көмешем. Шул бәхетне эзләп юлга чыктым, Шул бәхетне эзләп килешем.
М.Мирза

Бу биткә кергәнсез икән, Сез минем кунагым. Рәхим итегез!

О себе

Мин, Токранова Эльвира Ильяс кызытумышым белән Татарстанның Балык Бистәсе районы Олы Әшнәк авылыннан. Урта мәктәпне тәмамлагач, Казан Дәүләт педагогика университетында 1994-1998 нче елларда белем алдым. Татар филологиясе факультетын "татар теле, әдәбияты һәм Татарстан тарихы" белгечлеге буенча "кызыл диплом"га тәмамладым. 1998-2005 нче еллларда Казан шәһәре Авиатөзелеш районының 26нчы мәктәбендә татар теле укытучысы һәм директор урынбасары булып эшләдем. 2005-2011нче елларда Балык Бистәсе районы Казаклар Чаллысы мәктәбендә белем бирдем. Бүгенге көндә Балык Бистәсенең 2 нче мәктәбендә укытам. Гаилә хәлем: кияүдә, бер кыз һәм бер малай үстерәм. Эшчәнлегемнең әһәмиятле вакыйгалары: -Татар теленнән медаль эшләрен тикшерү буенча Республика комиссиясе әгъзасы: көмеш(2005ел), алтын(2006ел); - Барлыгы 19 укучым фән олимпиадаларының муниципаль турында, 1укучым шәһәр турында, 2 укучым Республика турында призлы урыннар яулады; -"Ел укытучысы-2010" бәйгесенең муниципаль этабы җиңүчесе, "Ел укытучысы-2011" бәйгесенең Республика туры лауреаты; -2003 һәм 2010 елларда ТР МФМ Мактау Грамотасы белән; укучыларны олимпиадаларга әзерләгән өчен Казан шәһәре Мәгариф идарәсе(2005ел), ТР МФМ (2011,2014ел) хатлары белән;, 2010 елда Балык Бистәсе муниципаль районы Администрация башлыгы мактау хатлары белән бүләкләндем; -Республика дәрәҗәсендә үткәрелгән конференция материаллары җыентыкларында методик эшкәртмәләрем бар, шул исәптән ТР МФМ чыгарган "Татар теленнән иң яхшы дәрес эшкәртмәләре"(2004ел) җыентыгында да бар.

Книги, которые сформировали мой внутренний мир

Ә.Еники "Матурлык", В.Нуруллин "Әгәр син булмасаң", А.Гыйләҗев "Балта кем кулында?", "Җомга көн кич белән", Ш.Камал "Буранда", Д.Лондон "Мартин Иден", Р.Хаггард " Доктор Тёрн"

Моё портфолио

Мактану өчен түгел, уртаклашу өчен...

Добавить грамоту в портфолио
Портфолио: